Беренче Петер 5:1—14

5  Шуңа күрә мин, өлкән буларак, Мәсих газапларының шаһите һәм ачылачак данны+ уртаклашучы, арагыздагы өлкәннәрне болай дип өндим:  күзәтчеләр буларак,* үзегезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен+ мәҗбүриләп түгел, ә теләп,+ Аллаһы хуш күргәнчә; намуссыз табыш яратып түгел,+ ә тырышып;  Аллаһы мирасы өстеннән хакимлек итеп түгел,+ ә көтүгә үрнәк биреп көтегез.+  Һәм баш көтүче+ анык билгеле булгач, сез шиңмәс дан таҗын алачаксыз.+  Нәкъ шулай ук сез дә, яшьләр, үзегездән олырак булганнарга* буйсыныгыз.+ Әмма бер-берегез белән үзегезне басынкы тотыгыз, чөнки Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә.+  Шуңа күрә, Аллаһы сезне үз вакытында күтәрсен өчен,+ аның кодрәтле кулы астына буйсыныгыз,  бар мәшәкатьләрегезне* аңа йөкләгез,+ чөнки ул сезнең хакта кайгырта.+  Аек фикерле, уяу булыгыз!+ Дошманыгыз Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри.+  Дөньядагы бөтен кардәшлегегезнең шундый ук газапларга дучар булуын белеп, Иблискә каршы торыгыз+ һәм иманда нык булыгыз.+ 10  Әмма безне Мәсих белән бердәмлектә мәңгелек данга чакырган+ бар юмарт игелекнең Аллаһысы, сез берникадәр газап чиккәннән соң, сезне барысына үзе өйрәтәчәк, ныгытачак,+ көчле итәчәк,+ сезне нык нигезгә урнаштырачак. 11  Аңа мәңгегә кодрәт булсын. Амин. 12  Мин бу кыска хатымны Силуа́н*+ ярдәмендә яздым. Аны тугры кардәш дип саныйм. Мин бу хатны сезне дәртләндерер өчен һәм Аллаһының чын юмарт игелеге турында төпле шаһитлек бирер өчен яздым. Шул игелеккә нык тотынып торыгыз. 13  Бабылдагы сезнең кебек үк сайланган хатын-кыз* һәм улым Марк+ сезгә сәлам юллый. 14  Бер-берегезне кардәшләрчә үбеп* сәламләгез. Мәсих белән бердәмлектә торган һәммәгез исән-имин булсын.

Искәрмәләр

Яки «кайгырту белән күзәтеп».
Яки «өлкәннәргә».
Яки «бар борчылуларыгызны».
Аны Силас дип тә атаганнар.
Бу урында гр. текстындагы алмашлык хатын-кызларга кулланыла, һәм бу сүз, күрәсең, Бабылдагы җыелышны аңлата.
Сүзгә-сүз «мәхәббәт үбүе белән».

Искәрмәләр

Медиаматериал