Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ

Порнография зыянсызмы я зыянлымы?

Порнография зыянсызмы я зыянлымы?

Бүгенге дөньяны порнография a басып алган. Реклама, мода, кино, музыка, журналлар, телетапшырулар, видеоуеннар, смартфоннар һәм башка төрле электрон җайланмалар, сайтлар һәм Интернеттагы бер-береңә фотографияләр җибәрү хезмәтләре — моның барысы порнография белән тулган. Ул, күрәсең, хәзерге җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше булып киткән. Аеруча бүген күбрәк кешене күбрәк урыннарда күбрәк порнография чолгап алган. (« Порнографиягә кагылышлы кайбер саннар» дигән рамканы карагыз.)

Порнография үзе дә үзгәрде. Профессор Гейл Дайнс болай дип яза: «Кайчандыр чиктән тыш җирәнгеч дип саналган сурәтләр безнең көннәрдә инде гадәти порнография итеп кабул ителә».

Безнең көннәрдәге порнография һәм аңа карата кешеләрнең мөнәсәбәте турында сез нәрсә уйлыйсыз? Ул — күңел ачуның зыянсыз бер төре генәме? Я кешене һәлак итүче агумы? Ә бәлки, сез ул зыянсыз да түгел, агу да түгел дип саныйсыздыр? Гайсә пәйгамбәр болай дигән: «һәр яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә һәр начар агач начар җимеш бирә» (Маттай 7:17). Порнография нинди җимешләр китерә? Бу сорауга җавап алыр өчен, порнографиягә кагылышлы кайбер төп сорауларны карап чыгыйк.

Порнография кешегә ничек тәэсир итә?

БЕЛГЕЧЛӘР НӘРСӘ ӘЙТӘ? Кеше бик тиз порнографиянең колы булып китә. Кайбер тикшерүчеләр һәм терапевтлар аны хәтта наркотик белән чагыштыра.

Интернеттагы порнографияне карау гадәтенә кереп киткән Брайан b болай дип әйтә: «Мине бернәрсә дә туктата алмый иде. Мин дөньяны онытып карап утыра идем. Тәнем калтырый иде, башым чатный иде. Бу гадәтемне ташлар өчен, мин күп тырышлыклар куйдым, шулай да еллар буе аннан арына алмадым».

Порнографияне карау я тыңлау гадәтенә бирелгән кешеләр еш кына бу гадәтләрен яшереп йөри. Алар үз-үзләренә бикләнәләр һәм алдакчы булып китәләр. Нәтиҗәдә, күпләре эчтән йомылып, оят, борчылу, боегу һәм ачу кебек хисләрдән интегеп яши. Кайвакыт алар хәтта үз-үзләренә кул салырга уйлый. һәр көн диярлек үз телефонына порнографияне йөкләгән Сергей: «Мин үз-үзем турында гына уйлап яши идем, өметсезлеккә бирелдем»,— дип әйтә. Ул: «Мин үземне кирәксез, гаепле, ялгыз һәм капканга эләккән җәнлек кебек хис иттем. Миңа шулхәтле уңайсыз иде, һәм мин ярдәм сорарга курка идем»,— дип өсти.

Порнографиягә хәтта күз салып алу да зыян китерә ала. Порнографиянең тәэсиренә кагылышлы материалны тикшерү буенча төп белгеч Джудит Рейсман Кушма Штатлары сенатының комитеты алдында чыгыш ясаганда болай дигән: «Порнографик сурәтләр хәтердә уелып кала, кеше миен үзгәртә, шулай ук кеше хәтерендә һәрвакыт, ул үзе теләмәсә дә, дәвамлы хатирәләр тудырып тора, биохимик бәйләнешләр булдыра, һәм аларны юк итү авыр я юк итү хәтта мөмкин дә түгел». 19 яшьлек Сьюзан порнографик сайтлар турында болай ди: «Андагы сурәтләр хәтеремдә уелып калды. Алар көтмәгәндә хәтеремә төшеп тора. Мин аларны хәтеремнән беркайчан да алып куя алмам дип уйлыйм».

НӘТИҖӘ: Порнография үз корбанын кол итә, аны изә (2 Петер 2:19).

Порнография гаиләләргә ничек тәэсир итә?

БЕЛГЕЧЛӘР НӘРСӘ ӘЙТӘ? «Порнография аркасында гаиләләр таркала»,— дип яза Уэнди һәм Ларри Мальц үзләренең китабында («The Porn Trap»).

Порнография гаиләләрне ничек җимерә?

  • Гаиләдәге ышанычны, дуслыкны һәм мәхәббәтне какшата (Гыйбрәтле сүзләр 2:12—17).

  • Кешене үзен эгоистларча тотарга, тормыш иптәшеннән читләшергә һәм аның белән канәгатьсез булырга этәрә (Эфеслеләргә 5:28, 29).

  • Әхлаксыз сексуаль фантазияләр һәм нәфесләр тудыра (2 Петер 2:14).

  • Кешене тормыш иптәшен бозык җенси мөнәсәбәтләргә тартырга этәрә (Эфеслеләргә 5:3, 4).

  • Эмоциональ яктан да һәм турыдан-туры да хыянәткә китерә (Маттай 5:28).

Изге Язмалар ир белән хатынга үзләрен бер-берсе белән «мәкерле тотмаска» куша (Малахий 2:16). Хыянәт иткән кеше — мәкерле кеше, хыянәт никахны тарката, ир белән хатынның аерым яшәвенә һәм аерылышуга китерә. Моның барысы аркасында балалар зыян күрә.

Порнография балаларга турыдан-туры да зыян китерә ала. Бу мәкаләдә искә алынган Брайан болай ди: «Миңа ун яшьләр тирәсе булганда без качыш уены уйнадык. Шунда мин әтиемнең порнографик журналларын таптым. Яшеренеп мин аны карый башладым. Ни өчен андагы сурәтләр мине үзләренә тарта икәнен мин үзем дә аңлап бетерми идем. Шулай итеп бу минем начар бер гадәтем булып китте, һәм бу гадәт күп елларга сузылды». Үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә: порнография яшүсмерләрне инде яшь чактан ук сексуаль яктан актив булырга, төрле кешеләр белән якынлык кылырга, көчләргә, котырынкы җенси мөнәсәбәтләрдә катнашырга һәм эмоциональ яктан тотрыксыз булырга этәрә.

НӘТИҖӘ: Порнография мәхәббәтне һәм дуслыкны җимерә һәм газаплар китерә (Гыйбрәтле сүзләр 6:27).

Изге Язмаларда порнография турында нәрсә әйтелә?

АЛЛАһЫ СҮЗЕНДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ: «Шуңа күрә фахишәлек, нәҗеслек, җенси нәфес, зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган әгъзаларыгызны үтерегез» (Көләсәйлеләргә 3:5).

Гади генә әйткәндә, Йәһвә c Аллаһы порнографияне нәфрәт итә. Кайберәүләр ул җенси мөнәсәбәтләргә катгый карашта торганга аны нәфрәт итә дип санаса да, бу алай түгел. Ул безгә җенси теләк биргән һәм аның нияте буенча ир белән хатын бу теләкне бер-берсенә рәхәтлек китерер өчен, бер-берсенә якынрак булыр өчен һәм балалар табар өчен кулланырга тиеш (Ягъкуб 1:17).

Алайса, ни өчен без Йәһвә порнографияне нәфрәт итә дип әйтә алабыз? Берничә сәбәпне карап чыгыйк.

  • Порнографиянең тормышны җимерә алуы аңа билгеле (Эфеслеләргә 4:17—19).

  • Ул безне ярата һәм аның безне һәркайсы зыяннан саклыйсы килә (Ишагыйя 48:17, 18).

  • Аның никахларны һәм гаиләләрне яклыйсы килә (Маттай 19:4—6).

  • Ул безнең әхлакый яктан саф булуыбызны һәм башкаларның хокукларын хөрмәт итүебезне тели (1 Тисалуникәлеләргә 4:3—6).

  • Ул җенси әгъзаларыбызны хөрмәт итүебезне һәм аларны дөрес куллануыбызны тели (Еврейләргә 13:4).

  • Ул шуны белә: порнографиядә җенси мөнәсәбәтләргә бозык, эгоистик караш һәм Шайтанның карашы чагыла (Яратылыш 6:2; Яһүд 6, 7).

НӘТИҖӘ: Порнография кешенең Аллаһы белән дуслыгын җимерә (Римлыларга 1:24).

Әмма Йәһвә порнография тозагыннан котылырга теләүче кешеләрне кызгана. Зәбур китабында: «Ходай юмарт һәм мәрхәмәтле, бик түземле һәм рәхимле. Чөнки Ул безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый»,— дип әйтелә (Мәдхия 102:8, 14). Ул басынкы кешеләрне аларга «ярдәм кирәк булганда, юмарт игелек һәм шәфкать күрсәтелсен» өчен үзенә таба борылырга чакыра. (Еврейләргә 4:16; « Порнография тозагыннан азат ителер өчен адымнар» дигән рамканы карагыз.)

Күп кенә кеше Аллаһы ярдәмен кабул иткән. Бу аларга булышканмы? Инҗилдә начар гадәтләрен ташлый алган кайбер кешеләр турында әйтелгән сүзләргә игътибар итегез: «Аллаһы сезне Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән үз рухы белән юып чистартты, изгеләндерде, тәкъва дип игълан итте» (1 Көринтлеләргә 6:11). Рәсүл Паул кебек андый кешеләр дә: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам»,— дип әйтә ала (Филипиялеләргә 4:13).

Порнография тозагыннан азат ителә алган Сьюзан болай ди: «Йәһвә генә сезгә бу начар гадәттән арынырга булыша ала. Аңардан ярдәм һәм җитәкчелек сорасагыз, сез аның каршында саф булырсыз. Ул өметләрегезне аклаячак».

a «Порнография» — җенси әгъзаларга һәм мөнәсәбәтләргә кагылышлы материал. Аның максаты — укучыда, караучыда, тыңлаучыда җенси теләк уяту. Порнография бастырылып я аудио- видеоматериал итеп чыгарылырга мөмкин.

b Бу мәкаләдәге исемнәр үзгәртелгән.

c Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.