Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда порнография турында нәрсә әйтелә? Киберсекс зыянлымы?

Изге Язмаларда порнография турында нәрсә әйтелә? Киберсекс зыянлымы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда турыдан-туры порнография һәм киберсекс турында әйтелми. Ләкин анда җенси мөнәсәбәтләргә карата бозык карашны тараткан һәм никахта булмаган кешеләрне җенси мөнәсәбәтләргә керергә дәртләндергән эшләргә Аллаһының карашы күрсәтелә. Берничә шигырьгә игътибар итик:

  •   «Фахишәлек, нәҗеслек, җенси нәфес, зарарлы теләк... тудыра торган әгъзаларыгызны үтерегез» (Көләсәйлеләргә 3:5). Порнография дөрес булмаган теләкләрне үтерми, ә киресенчә аларны үстерә. Ул кешене нәҗесли һәм Аллаһы алдында пычрата.

  •   «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була» (Маттай 5:28). Җенси әгъзаларга һәм мөнәсәбәтләргә кагылышлы әхлаксыз рәсемнәр башта дөрес булмаган фикерләрне, ә аннары дәрес булмаган эшләрне тудыра.

  •   «Арагызда фахишәлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын» (Эфеслеләргә 5:3). Күңел ачар өчен җенси азгынлыкны телгә алу, бигрәк тә аны карау яисә аның турында уку дөрес түгел.

  •   «Гөнаһлы тәннең эшләре ачык билгеле, һәм бу — нәҗеслек... һәм шуларга охшаш нәрсәләр. Инде элек кисәткәнемчә, сезне кабат кисәтәм: андый тормыш алып баручылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Порнография караучыны, киберсекс, телефон аша секс яисә секстинг белән шөгыльлләнүчене Аллаһы нәҗес, әхлакый яктан пычрак дип саный. Андый эшләр безнең өчен гадәти хәл булса, безнең Аллаһы хуплавын тулысынча югалтуыбыз бар.