Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БӘХЕТ ЮЛЫ

Канәгатьлек һәм юмартлык

Канәгатьлек һәм юмартлык

БӘХЕТ ҺӘМ УҢЫШ МАЛ-МӨЛКӘТ Я БАЙЛЫК БЕЛӘН ҮЛЧӘНӘ ДИГӘН ФИКЕРНЕ СЕЗ ЕШ ИШЕТӘСЕЗМЕ? Андый караш аркасында миллионлаган кеше күбрәк акча ясар өчен озак һәм хәлдән тайганчы эшли. Ләкин акча һәм мал-мөлкәт дәвамлы бәхет китерәме? Тәҗрибә нәрсә күрсәтә?

Бер журналда әйтелгәнчә, кешенең төп ихтыяҗлары канәгатьләндерелгәч, өстәмә керем аны инде бәхетлерәк итми («Journal of Happiness Studies»). Акча үзеннән-үзе начар түгел. Ә акчага «омтылу бәхетсезлеккә китерә» дип әйтелә башка бер журналның мәкаләсендә («Monitor on Psychology»). Бу сүзләрдә ике мең ел диярлек элек Изге Язмаларда язылган мондый киңәш чагыла: «Һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату бит. Кайберәүләр, моңа бирелеп... үзләрен күп газаплар белән яралаганнар» (1 Тимутигә 6:9, 10). Мәсәлән, нинди газаплар?

БАЙЛЫКНЫ ЮГАЛТЫРГА КУРКЫП БОРЧЫЛУ ҺӘМ ЙОКЫДАН КАЛУ. «Хезмәт итүче күп ашаса да, аз ашаса да, йокысы татлы була. Ә байга зур милке йокларга бирми» (Вәгазьче 5:12).

КӨТЕЛГӘН БӘХЕТ КИЛМӘГӘНДӘ, ӨМЕТ ӨЗЕЛҮ. Андый канәгатьсезлек өлешчә акчага омтылу теләген канәгатьләндереп булмаганга туа. «Көмеш сөйгән кеше — көмешкә, байлык сөйгән кеше табышка туймас» (Вәгазьче 5:10). Шулай ук байлыкка омтылу кешене бәхетле итә торган мөһим нәрсәләрне корбан итәргә этәрергә мөмкин. Мәсәлән, ул гаиләсе я дуслары белән вакыт үткәрми я рухи нәрсәләрдә катнашмый башларга мөмкин.

АКЧАЛАРНЫҢ КЫЙММӘТЕ БЕТҮ Я АЛАРНЫ ЮГАЛТУ АРКАСЫНДА КАЙГЫРУ ҺӘМ НИШЛӘРГӘ БЕЛМӘҮ. «Байлыкка омтылып, үз-үзеңне бетермә, җитәр, төшенүчән икәнеңне күрсәт. Аңа күз салырга өлгермәссең, ул инде юк булыр, чөнки канатлар булдырып, бөркеттәй очып китәр» (Гыйбрәтле сүзләр 23:4, 5).

БӘХЕТКӘ КИТЕРӘ ТОРГАН СЫЙФАТЛАР

КАНӘГАТЬЛЕК. «Без бит бу дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, һичнәрсә алып та китә алмыйбыз. Шуңа күрә ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк» (1 Тимутигә 6:7, 8). Канәгать кешеләргә зарлану һәм сукрану хас түгел, һәм аларны карашлары көнчелектән саклый. Аларның теләкләре мөмкинлекләреннән ашмаганга, алар үзләрен кирәкмәгән борчылудан һәм стресстан яклый.

ЮМАРТЛЫК. «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35). Юмарт кешеләр башкаларны бәхетле итеп шатланганга бәхетле. Алар, хәтта аз гына вакыт һәм көч бирә алса да, үзләрен бәхетле хис итә. Алар еш кына акчага сатып алып була алмаган нәрсәләрне: ярату, хөрмәт күп итеп ала һәм юмарт итеп кайтаручы эчкерсез дусларга ия була! (Лүк 6:38)

КЕШЕЛӘРНЕ ӘЙБЕРЛӘРДӘН ӨСТЕН КҮРҮ. «Мәхәббәт хөкем сөргән җирдә яшелчә ашау нәфрәт тулы урында симез үгез ите ашаудан яхшырак» (Гыйбрәтле сүзләр 15:17). Бу сүзләр нәрсә аңлата? Башкалар белән якын мөнәсәбәтләр байлыктан күпкә мөһимрәк. Һәм мәхәббәт бәхетле булыр өчен бик зарур; моны без соңрак карап чыгарбыз.

Көньяк Америкада яшәүче Сабина исемле бер хатын Изге Язмалардагы принципларның никадәр файдалы булуын үзендә татып караган. Аны ире ташлап киткән булган. Һәм аңа үзен һәм ике кызын кайгыртыр өчен күп көч куярга туры килгән. Ул ике эштә эшләп, көн саен иртәнге дүрттә торган. Эшләре күп булса да, ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Нәтиҗәсе нинди булган?

Сабинаның материаль хәле әллә ни үзгәрмәсә дә, тормышка карашы шактый үзгәргән! Мәсәлән, ул, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндергәнгә, үзен бәхетле сизгән (Маттай 5:3). Ул имандашлары арасында чын дуслар тапкан. Һәм белгәннәрен башкалар белән уртаклашып, бирү бәхете кичергән.

Инҗилдә: «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә»,— дип әйтелә (Маттай 11:19). Шул рәвешчә канәгать булу һәм юмартлык, шулай ук кешеләрне әйберләрдән өстен күрү кебек принципларның зирәклеге ап-ачык нәтиҗәләрдән күренә!