Зәбур 65:1—13

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр. 65  И Аллаһы, сине Сионда мактау көтә,+Без сиңа биргән вәгъдәләребезне үтәрбез.+   И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер.+   Гөнаһларым миннән өстен чыкты,+Ләкин син җинаятьләребезне кичерәсең.+   Ишегалларыңда яшәү өчен+Үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле. Без изге гыйбадәтханәңдәге,*+Синең йортыңдагы яхшы нәрсәләргә туенырбыз.+   Син безгә курку-хөрмәт уяткан тәкъва эшләрең+ белән җавап бирерсең,И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз. Син — җир йөзендәге,Хәтта иң ерак диңгездәге кешеләрнең ышанычы.+   Син* тауларны көч-куәтең белән нык урнаштырдың,Син* зур кодрәткә төренгәнсең.+   Син* ярсулы диңгезләрне,Котырынып үкергән дулкыннарны тынычландырасың+ һәм милләтләрнең шау-шуын басасың.+   Синең галәмәтләреңнән ерак җирләрдә яшәүчеләрне курку-хөрмәт биләп алачак.+ Син көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшәүчеләрнең шатланып кычкыруына сәбәпче булырсың.   Син җир турында кайгыртасың,Аны уңдырышлы,* гаять бәрәкәтле итәсең.+ Син дәрьяларны су белән тутырдың. Кешеләрне икмәк белән тәэмин итәсең.+ Менә шулай син җирне әзерләдең. 10  Син аның буразналарын сугарасың һәм сөрелгән туфрагын* тигезлисең,Яңгырлар яудырып, аны йомшартасың, үсешен фатихалыйсың.+ 11  Син ел тәүлеген фатихаларың белән таҗландырасың,Үткән юлларыңнан муллык ташып тора.*+ 12  Көтүлекләрнең* сусыллыгы бетми+Һәм калкулыклар шатлыкка төренгән.+ 13  Көтүлекләр көтүләр белән тулы,Үзәннәр игеннәргә киенгән.+ Алар сөенеп кычкыра, әйе, алар җырлый.+

Искәрмәләр

Яки «изге урыныңдагы».
Сүзгә-сүз «Ул».
Сүзгә-сүз «Ул».
Сүзгә-сүз «Ул».
Сүзгә-сүз «мөлдерәмә итеп тутырасың».
Яки «һәм өемнәрен».
Сүзгә-сүз «май тамып тора».
Сүзгә-сүз «Чүлдәге көтүлекләрнең». Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал