Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайгырган балаларның кичерешләре

Кайгырган балаларның кичерешләре

Якын туганыңның үлеме аркасында кайгырсаң, югалтуыңны ничек кичерә аласың? Шундый ук кайгы кичергән өч яшь кешегә Изге Язмаларның ничек ярдәм иткәнен карап чык.

ДЭМИ СӨЙЛИ

Дэми

Әтинең башы авырта башлагач, без авырту басылыр дип уйлаган идек. Ләкин аның сызлануы көчәйгәч, әнием ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасын чакыртты. Табибларның әтиемне алып китүе һаман да исемдә. Ул чакта аны исән килеш соңгы мәртәбә күрүем дип бер дә уйламаган идем. Өч көн үткәч, әтием аневризмнан үлде. Миңа нибары алты яшь иде.

Еллар дәвамында мин үземне әтиемнең үлемендә гаепләдем. Мин табибларның аны алып китүен кат-кат күз алдыма китердем. Һәм үземнән: «Ник мин тик кенә басып тордым? Ни өчен берәр нәрсә эшләмәдем?» — дип сорый идем. Мин авырган карт кешеләргә карап: «Ни өчен алар исән, ә әтием юк?» — дип уйлый идем. Вакыт узу белән, әнием миңа хис-тойгыларым турында сөйләргә ярдәм итте. Без Йәһвә Шаһитләре булганга, җыелыш безгә бик булышты.

Кайбер кешеләр берәр нинди бәхетсезлектән соң кайгырасың, ә аннан соң кайгы басыла дип уйлый, ләкин минем очрагымда алай түгел иде. Мин яшүсмер чакларым башланганчы чын-чынлап кайгырмадым.

Әтиен я әниен югалткан яшьләргә минем киңәшем шул: «Кичерешләрегез турында берәрсенә сөйләгез. Күңелегезне никадәр иртәрәк бушатсагыз, шулкадәр әзрәк үзегезгә зыян китерерсез».

Тормышымда мөһим вакыйгалар булганда әтием янымда юк, бу бик авыр. Әмма мине Изге Язмаларда Ачылыш 21:4 тә язылган вәгъдә юата. Анда Аллаһы тиздән кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» дип әйтелә.

ДЕРРИК СӨЙЛИ

Деррик

Әтием белән бәйле кайбер яхшы хатирәләр күз алдымда: без әтием белән балык тотабыз, тауларда чатыр корып торабыз. Ул тауларны ярата иде.

Әтием йөрәк авыруыннан интекте; кечкенә чагымда аның янына бер-ике мәртәбә хастаханәгә баруым исемдә. Ләкин мин аның авыруының җитди булуын аңламый идем. Әтием, миңа тугыз яшь булганда, йөрәк авыруыннан үлде.

Ул үлгәч, мин еладым да, еладым. Миңа һава җитмәгәндәй булды, беркем белән дә сөйләшәсем килмәде. Миңа тормышымда беркайчан да шулкадәр начар булмады. Бер ни эшлисе килми иде. Башта җирле чиркәүгә йөргән яшьләр миңа теләктәшлек күрсәтте, ләкин бу озакка сузылмады. Чиркәүдә болай дия иделәр: «Әтиеңнең вакыты җиткән булгандыр», «Аны үзенә Аллаһы чакырып алды», «Ул хәзер күктә». Бу сүзләр мине бер дә канәгатьләндермәде, әмма Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәнен мин белми идем.

Аннары әнием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады, соңрак без абыем белән аңа кушылдык. Без кеше үлгәч аның белән нәрсә булганын белдек һәм шулай ук Аллаһының терелтү турындагы юатучы вәгъдәсе белән таныштык (Яхъя 5:28, 29). Миңа аеруча Ишагыя 41:10 дагы сүзләр ярдәм итте. Анда Аллаһы болай ди: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен». Йәһвәнең минем белән булганын белү кайгырган чакларымда минем өчен зур юату булды, һәм хәзер дә шулай.

ДЖИННИ СӨЙЛИ

Джинни

Миңа җиде яшь булганда, әнием рактан үлде. Ул үлгән көнне бар нәрсә өндә түгел, ә төштә булгандай булды. Аның өйдә үлгәнен һәм әби-бабамның шунда булганын хәтерлим. Һәркем тыныч иде. Ул көнне төшке ашка без йомырка тәбәсе ашадык. Бар тормышымның асты өскә килгән кебек тоелды.

Ул вакытта һәм аннан соңгы елларда да мин кечкенә сеңелем хакына көчле булырга тиешмен дип уйладым. Шуңа күрә хис-тойгыларымны күрсәтмәдем. Хәтта бүген дә мин күңелсез хисләремне басарга тырышам, һәм бу бер дә файдалы түгел.

Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелышы күрсәткән ярату һәм ярдәм һаман исемдә. Без Патшалык Залында үткән очрашуларга йөри генә башлаган булсак та, имандашларыбыз безне кайгыртучанлык белән чолгап алды. Әйтерсең лә, без еллар буе бер гаилә идек. Минемчә, әтиемә ел буена төшке аш пешерергә туры килмәде, чөнки төшке аш безне һәрчак ишек төбендә көтә иде.

Минем өчен Зәбур 25:16, 17 бик файдалы булды. Анда мәдхия җырлаучы Аллаһыга болай дип ялварган: «Миңа йөзеңне бор һәм илтифат кыл, мин бит ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ. Күңел кайгыларым күбәйде, газаплануымнан азат ит мине». Кайгылы чакта син беркайчан да асылда берүзең калмыйсың, моны белү бик юата. Аллаһы синең белән. Изге Язмалар ярдәмендә мин алга таба бара алдым һәм уңай нәрсәләргә, мәсәлән, Изге Язмалардагы терелтелү турындагы юатучы вәгъдәгә игътибарымны туплый алдым. Җирдәге оҗмахта әнием сәламәт булачак. Мин аны яңадан күрергә һәм яхшырак белергә өметләнәм (2 Петер 3:13).

Якыннарын югалткан кешеләр өчен Изге Язмалардагы юатучы хәбәр турында күбрәк белергә теләр идеңме? Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать ит.