Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Тормыш иптәшегезнең кайбер яклары ачуыгызны китерсә, нәрсә эшләп була?

Тормыш иптәшегезнең кайбер яклары ачуыгызны китерсә, нәрсә эшләп була?
  •   Тормыш иптәшегез барысын алдан планлаштырырга ярата, ә сезгә кинәт эш итү ошый.

  •   Сез тыныч холыклы һәм тотнаклы, ә тормыш иптәшегез — экстраверт һәм зур төркемдә аралашырга ярата.

 Тормыш иптәшегезнең берәр ягы ачуыгызны китерәме? Моңа игътибарны туплау никахыгызга зыян китерергә мөмкин. Изге Язмаларда юкка гына әйтелми: «Гаепне искә төшереп торучы якын дусларны аера» (Гыйбрәтле сүзләр 17:9).

 Тормыш иптәшегезнең ачуыгызны китергән үзенчәлеге аркасында бәхәсләшер урынына, аңа уңай яктан карарга тырышыгыз.

Бу мәкаләдә

 Проблемага башка яктан карагыз

 Тормыш иптәшегезнең ачуыгызны китергән үзенчәлеге сезне җәлеп иткән сыйфатының өлеше булырга мөмкин. Өч мисал карап китик:

 «Минем ирем барысын бик әкрен эшли. Ләкин бу үзенчәлек ярдәмендә ул сабырлык күрсәтә, аеруча миңа карата. Кайвакыт аның әкрен булуы ачуымны китерсә дә, бу ягы мине җәлеп иткән сыйфатының өлеше булып тора» (Челси).

 «Хатыным барысын җентекләп планлаштыра. Үзен тыныч хис итәр өчен, аңа һәрнәрсәне контрольдә тотарга кирәк. Кайвакыт бу ачуымны китерә. Икенче яктан, ул, нечкәлекләргә игътибарлы булганга, бер эшне дә үз агымына куймый» (Кристофер).

 «Ирем кайвакыт битараф булып күренә, һәм мине бу күңелсезләндерә. Шул ук вакыт аның нәкъ хисләргә бирелмичә аек акыллы булуы мине үзенә җәлеп итте дә. Киеренке хәл туганда, аның тынычлык саклавы мине сокландыра» (Даниэлла).

 Челси, Кристофер һәм Даниэлла аңлаганча, еш кына тормыш иптәшенең көчле һәм көчсез яклары бер үк сыйфатның өлешләре булып тора. Шуңа күрә берсен алып атып, икенчесен калдырып булмый, чөнки алар аерылгысыз.

 Әлбәттә, кайбер сыйфатларның уңай яклары юк. Мәсәлән, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кайбер кешеләр тиз «кызып китүчән» (Гыйбрәтле сүзләр 29:22). Шуңа күрә кеше, «һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелектән» арыныр өчен, тырышлыклар куярга тиеш a (Эфеслеләргә 4:31).

 Берәр үзенчәлек ачуыгызны китергәндә, Изге Язмалардагы мондый киңәш буенча эш итегез: «Бер-берегезгә карата сабыр булып... яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез» (Көләсәйлеләргә 3:13).

 Өстәвенә, ачуыгызны китергән сыйфатның уңай ягын — сезне җәлеп иткән үзенчәлекне — табарга тырышыгыз. Джозеф исемле ир болай ди: «Игътибарны ачу китергән якка туплау, бриллиантның очлы кырыен гына күреп, матурлыгын санга сукмауга тиң».

 Карап чыгар өчен сораулар

 Беренчедән, һәрберегез аерым киләсе сораулар турында уйланыгыз. Ә аннары җавапларыгызны бергәләп карап чыгыгыз.

  •   Синеңчә, тормыш иптәшеңнең берәр сыйфаты аркасында гаиләгездә бәхәсләр туамы? Әгәр шулай икән, бу нинди сыйфат?

  •   Бу чыннан да җитди кимчелекме яисә ул сине генә ачуландыручы якмы?

  •   Бу сыйфатның уңай ягы бармы? Әгәр булса, ул нинди?Һәм ни өчен син тормыш иптәшеңнең бу ягын кадерлисең?