Чыгыш 23:1—33

23  Ялган хәбәр таратмагыз.+ Усал ниятле шаһиткә әйләнеп, явыз кешегә кушылмагыз.+  Күпчелеккә ияреп, яманлык кылмагыз һәм шаһитлек биргәндә, күпчелеккә кушылып,* гаделлекне бозмагыз.  Ярлының эшен караганда, ике якны да тигез күрегез.+  Дошманыгызның адашкан үгезенә я ишәгенә тап булсагыз, аны хуҗасына кайтарып бирегез.+  Әгәр үзегезне күралмаган кешенең ишәге йөк авырлыгыннан егылганын күрсәгез, күрмәмешкә салышып, аны калдырып китмәгез. Аңа ишәктәге йөкне бушатырга булышыгыз.+  Ярлының эшен караганда, аңа чыгарылган хөкем карарын бозмагыз.+  Ялган гаепләүдән* ерак торыгыз, гаепсезнең һәм тәкъваның үлеменә сәбәпче булмагыз, чөнки мин явызны акламам.*+  Ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт үткен күзлеләрне сукырайта һәм тәкъваларның сүзләрен боза.+  Килмешәкне кысрыкламагыз. Сез чит ил кешесе булуның нәрсә икәнен беләсез, чөнки үзегез дә Мисыр җирендә килмешәк идегез.+ 10  Алты ел буе үз җирегездә ашлык чәчеп, уңыш җыегыз.+ 11  Ләкин җиденче елны аны эшкәртелмәгән килеш калдырыгыз, һәм ул сукаланмаган* көе ятсын. Халык арасындагы ярлылар анда үсеп чыкканны ашасын, ә алардан калганны кыргый хайваннар ашасын. Үзегезнең йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлыклары белән дә шулай эшләгез. 12  Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне эшләүдән тыелыгыз, шулчак үгезегез һәм ишәгегез ял итәр, колларыгыз һәм килмешәкләр көч җыяр.+ 13  Мин сезгә әйткәннең барысын төгәл үтәргә тырышыгыз.+ Башка илаһларның исемнәрен искә алмагыз, аларның исеме авызыгыздан чыкмасын.+ 14  Елына өч мәртәбә минем хөрмәтемә бәйрәм уздырыгыз.+ 15  Төче икмәк бәйрәмен үткәрегез.+ Җиде көн буе, мин сиңа кушканча, аби́б*+ аеның билгеләнгән вакытында төче икмәк ашагыз, чөнки сез Мисырдан шул вакытта чыктыгыз. Беркем дә минем каршыма буш кул белән килмәсен.+ 16  Шулай ук, үз көчегез белән кырда чәчеп үстергән беренче уңышыгызны җыеп алып, Беренче уңыш бәйрәме* уздырыгыз,+ ә ел азагында, кырдан үз хезмәтегезнең уңышын җыеп алгач, Уңыш җыю бәйрәме* үткәрегез.+ 17  Елга өч мәртәбә һәр ир кеше Раббысы Йәһвә каршына килергә тиеш.+ 18  Миңа китерелгән корбанның канын чүпрә салынган бернәрсә белән дә китермәгез. Бәйрәмнәремдә китерелгән хайван мае иртәнгә кадәр калмасын. 19  Үз җирегездән җыеп алган беренче уңышыгызның иң яхшысын Аллаһыгыз Йәһвә йортына китерегез.+ Кәҗә бәтиенең итен анасының сөтендә пешермәгез.+ 20  Сезне юлда сакласын һәм мин әзерләгән урынга алып килсен өчен,+ мин сезнең алдыгыздан бер фәрештә җибәрәм.+ 21  Аны тыңлагыз һәм аңа буйсыныгыз. Аңа каршы фетнә күтәрмәгез, чөнки ул сезнең җинаятьләрегезне кичермәячәк,+ ул минем исемемнән эш итә. 22  Әмма сез аңа тулысынча буйсынсагыз һәм әйткәнемнең барысын эшләсәгез, мин дошманнарыгызга дошманлык итәрмен, сезгә каршы торучыларга каршылык күрсәтермен. 23  Минем фәрештәм сезнең алдыгыздан барыр һәм сезне аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, кәнганлылар, хивлеләр һәм йәвүслеләргә китерер, һәм мин аларны юк итәрмен.+ 24  Аларның илаһларына сәҗдә кылмагыз һәм аларга хезмәт итмәгез, алар кебек эш итмәгез.+ Аларның потларын җимерегез һәм изге таш баганаларын ватып ташлагыз.+ 25  Аллаһыгыз Йәһвәгә хезмәт итегез,+ һәм ул сезне икмәк-су биреп фатихалар.+ Мин сезне чир-авырулардан саклармын.+ 26  Сезнең җирегездә хатыннар бала төшүне һәм кысыр булуны белмәс,+ һәм мин сезгә озын гомер бирермен. 27  Мин сезнең алдыгыздан үземнән курку җибәрермен+ һәм сез очраткан барча халыкларны аптырашта калдырырмын, һәм мин сезнең бөтен дошманнарыгызны, җиңелеп, сездән качып китәргә мәҗбүр итәрмен.+ 28  Мин сезнең алдыгыздан төшенкелек рухы җибәрермен,*+ һәм ул сездән хивлеләр, кәнганлылар һәм хитлеләрне куып җибәрер.+ 29  Мин аларны сездән бер ел эчендә куып чыгармам, югыйсә җир бушап калыр һәм кыргый хайваннар үрчеп, сезгә зыян китерер.+ 30  Сез ишәеп, бу җирне яулап алганга хәтле, мин аларны сездән аз-азлап куып чыгара барырмын.+ 31  Мин сезнең чигегезне Кызыл диңгездән алып филистилеләр диңгезенә* кадәр һәм чүлдән алып бөек елгага*+ кадәр сузармын, чөнки мин бу җирнең яшәүчеләрен сезнең кулыгызга бирермен, һәм сез аларны куып җибәрерсез.+ 32  Алар белән һәм аларның илаһлары белән килешү төземәгез.+ 33  Сезне миңа каршы гөнаһка тартмасыннар өчен, алар сезнең җирегездә яшәмәсен. Әгәр аларның илаһларына хезмәт итсәгез, бу сезнең өчен, һичшиксез, тозак булачак“».+

Искәрмәләр

Яки «күпләр хуп күргән шаһитлек биреп».
Сүзгә-сүз «сүздән».
Яки «тәкъва дип игълан итмәм».
Яки «сөрелмәгән».
Шулай ук Куыш (Чатыр) кору бәйрәме дип тә атала.
Шулай ук Атналар бәйрәме, ягъни Илленче көн бәйрәме дип тә атала.
Я, бәлки, «паника, дәһшәт чәчәрмен».
Ягъни Урта диңгезгә.
Ягъни Евфрат елгасына.

Искәрмәләр

Медиаматериал