Яхъя 1:1—51

1  Башлангычта Сүз булган,+ Сүз Аллаһы белән булган,+ һәм Сүз илаһ булган.+  Ул башлангычта Аллаһы белән булган.+  Бар нәрсә аның аша булдырылган,+ һәм ансыз һичнәрсә булдырылмаган.  Аның ярдәмендә булдырылганнар тормыш булган, һәм тормыш кешеләр* өчен яктылык булган.+  Яктылык караңгылыкта балкый,+ ләкин караңгылык аны җиңә алмый.  Аллаһы тарафыннан җибәрелгән бер кеше килде, аның исеме Яхъя иде.+  Ул, яктылык хакында шаһитлек бирү өчен+ һәм һәртөрле кеше аның аша иман итә башласын өчен, шаһит булып килде.  Ул үзе яктылык түгел иде,+ ул шул яктылык хакында шаһитлек бирергә җибәрелгән иде.+  Һәртөрле кешегә яктылык бирүче чын яктылык дөньяга әле килергә тиеш кенә иде.+ 10  Ул дөньяда булды,+ һәм дөнья аның аша булдырылган иде,+ тик дөнья аны танымады.* 11  Ул үзенекеләре янына килде, әмма алар аны кабул итмәде.+ 12  Ә үзен кабул иткән бар кешеләргә ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде,+ чөнки алар аның исеменә иман иттеләр.+ 13  Алар каннан да түгел, ата-ана я ир теләгәнгә дә түгел, ә Аллаһы теләгәнгә тудылар.+ 14  Сүз кеше булды+ һәм безнең арабызда яшәде. Без аның данын күрдек, атадан бердәнбер угылга+ бирелә торган данны күрдек. Ул Аллаһы мәрхәмәте һәм хакыйкать белән тулы иде.+ 15  (Яхъя пәйгамбәр аның турында шаһитлек биргән, әйе, нәкъ ул: «Минем артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде»,— дип кычкырып әйтүче булган.)+ 16  Аның юмарт игелеге ташып торганга, без барыбыз юмарт игелек өстенә юмарт игелек алып тордык. 17  Канун Муса аша бирелде,+ ә юмарт игелек+ һәм хакыйкать Гайсә Мәсих аша килде.+ 18  Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән.+ Аны Ата өчен иң якын булган+ бердәнбер илаһ+ ачып бирде.+ 19  Яһүдләр Иерусалимнан руханилар белән ле́вилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?»+ — дип сорарга җибәргәч, 20  ул җаваптан качмады һәм: «Мин Мәсих түгел»,— дип турыдан-туры әйтте.+ 21  Алар аңардан: «Кем соң син, Ильясмы?»+ — дип сорадылар. «Юк»,— диде ул аларга.+ «Ә, бәлки, син Пәйгамбәрдер?»+ — дип сорадылар алар. Ул кабат: «Юк»,— диде. 22  Шуңа күрә алар: «Алайса, кем соң син? Әйт, чөнки безне монда җибәрүчеләргә җавап бирәсебез бар. Үзең хакында нәрсә әйтерсең?» — диделәр аңа. 23  Ул: «Мин Ишагыя́ пәйгамбәр әйткәнчә: „Йәһвәнең юлын тигезләгез“+,— дип чүлдә кычкыручының тавышы»,— диде.+ 24  Теге кешеләрне исә фарисейлар җибәргән иде. 25  Алар аңардан: «Әгәр син Мәсих тә, Ильяс та, Пәйгамбәр дә түгел икәнсең, ни өчен, алайса, суга чумдырылу үткәрәсең?» — дип сорадылар. 26  Яхъя аларга мондый җавап бирде: «Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән берәү бар. 27  Ул минем артымнан килә. Мин аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел».+ 28  Моның барысы Яхъя пәйгамбәр суга чумдыра торган урында — Үрдү́н елгасы аръягындагы Битаниядә булды.+ 29  Икенче көнне Яхъя, үзе янына килүче Гайсәне күреп, болай диде: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче+ Аллаһы Бәрәне!+ 30  Аның турында мин: „Артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде“,— дип әйткән идем.+ 31  Мин үзем дә аны белми идем, ләкин ул Исраи́л халкына ачык билгеле булсын өчен, суга чумдырырга килдем».+ 32  Яхъя шулай ук мондый шаһитлек бирде: «Мин шуны күрдем: күктән аңа күгәрчен рәвешендә рух иңде һәм аның өстендә калды.+ 33  Мин аны үзем дә белми идем, әмма мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң,+ изге рухка чумдыручы шул булыр“+,— дигән иде. 34  Мин моны күрдем һәм аның Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирдем».+ 35  Киләсе көнне Яхъя, үзенең ике шәкерте белән шул урында торганда, 36  узып баручы Гайсәне күреп: «Менә Аллаһы Бәрәне!»+ — диде. 37  Шул ике шәкерте, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсәгә ияреп китте. 38  Гайсә исә артына борылып карады да, аларның үзенә ияреп баруларын күреп: «Сез нәрсә телисез?» — диде. Алар аңардан: «Равви́ („остаз“ дигәнне аңлата), син кайда тукталдың?» — дип сорадылар. 39  Гайсә аларга: «Әйдәгез, күрерсез»,— диде. Алар, барып, аның тукталган урынын күрделәр һәм ул көнне аның белән бергә калдылар. Сәгать уннар тирәсе иде. 40  Яхъяның әйткәннәрен ишеткән теге ике шәкертнең берсе Шиму́н Петернең бертуганы Әндри́+ иде. 41  Башта ул бертуганы Шимунны эзләп тапты һәм аңа: «Без Мәсихне+ очраттык»,— диде. (Мәсих «майланган зат» дигәнне аңлата.) 42  Ул аны Гайсә янына китерде. Гайсә, Шимунга карап: «Син Шимун,+ Яхъя улы. Син Кифа́с дип аталырсың»,— диде. (Кифас «Пете́р» дигәнне аңлата.)+ 43  Икенче көнне Гайсә Гәлилә́ягә барырга булды һәм, Филипне+ тапкач, аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде. 44  Ә Фили́п, Әндри белән Петер кебек, Битсәи́дә шәһәреннән иде. 45  Ул, Натанаилне+ табып: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән+ кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф+ улы Гайсә»,— диде. 46  Ләкин Натанаи́л аңа: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип әйтте.+ «Әйдә, үзең күрерсең»,— диде аңа Филип. 47  Гайсә, үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күргәч, аның хакында: «Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— диде.+ 48  Натанаил аңардан: «Син мине каян беләсең?» — дип сорады. «Мин сине инҗир агачы төбендә, Филип сине әле чакырганчы күрдем»,— дип җавап бирде аңа Гайсә. 49  Натанаил аңа: «Остаз,* син — Аллаһы Улы, син — Исраил Патшасы»+,— диде. 50  Гайсә аңа: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем дигәнгә миңа ышандыңмы? Син моннан да бөегрәк нәрсәләр күрерсең»,— дип җавап бирде 51  һәм болай дип өстәде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Адәм Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез».+

Искәрмәләр

Яки «кешелек».
Яки «белмәде».
Сүзгә-сүз «Равви».

Искәрмәләр

Яхъя: Ягъни Чумдыручы Яхъя. Шушы Яхшы хәбәрне язучы рәсүл Яхъя Чумдыручы Яхъя турында 19 мәртәбә әйтә, ләкин, башка Яхшы хәбәр язучылардан аермалы буларак, ул беркайчан да «Чумдыручы» дигән кушаматны кулланмый. (Мт 3:1; Мк 1:4 кә аңлатмаларны кара.) Рәсүл Яхъя өч Мәрьямне аерып күрсәтә (Ях 11:1, 2; 19:25; 20:1). Әмма Чумдыручы Яхъя турында әйткәндә, аңа андый аерма ясарга кирәк булмаган, чөнки рәсүл үзен беркайчан да исеме белән атамаган һәм беркемнең дә нинди Яхъя күздә тотыла икәне турында ялгыш фикер тумас иде. Бу шушы Яхшы хәбәрне рәсүл Яхъя язган икәненә тагын бер дәлил булып тора. («Яхъя китабына кереш сүз» һәм Яхъя Исемгә аңлатманы кара.)

Гайсәнең яраткан шәкерте: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Яхъяның Яхшы хәбәрендә билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип биш мәртәбә әйтелә (Ях 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның беренчесе. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10). Сәбәпләрнең берсе — шушы Яхшы хәбәрдә рәсүл Яхъя исеме белән аталмый; Ях 21:2 дә генә аның һәм бертуганы турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. Икенче сәбәпне Ях 21:20—24 тә табып була; анда «Гайсәнең яраткан шәкерте» дигән сүзтезмә шушы Яхшы хәбәрне язучыга карата кулланыла. Шулай ук Гайсә бу рәсүл турында болай дигән: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» Бу сүзләрдән мондый нәтиҗә ясап була: монда әйтелгән кеше Петердән һәм башка рәсүлләрдән озаграк яшәргә тиеш, һәм бу рәсүл Яхъяга туры килә. (Ях Исемгә һәм Ях 1:6; 21:20 гә аңлатмаларны кара.)

Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Бу Яхшы хәбәр язучысының исеме шушы хәбәрдә әйтелми. Әмма б. э. II һәм III гасырларына бу китап рәсүл Яхъяныкы дип киң танылган булган. Бу Яхшы хәбәрдә Яхъя исеме искә алынганда, ул Чумдыручы Яхъяга күрсәтә. Рәсүл Яхъя бу хәбәрдә исеме белән аталмаса да, аның һәм аның бертуганы Ягъкуб турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. (Ях 21:2; Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 1:6 га аңлатманы кара.) Бу Яхшы хәбәрнең соңгы шигырьләрендә язучы үзен «Гайсәнең яраткан шәкерте» дип атый (Ях 21:20—24), һәм бу сүзтезмәне рәсүл Яхъяга каратыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Ях 13:23 кә аңлатманы кара.)

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр үзләрен үз хәбәрләренең язучысы дип күрсәтмәгән, һәм андый исемнәрнең төп нөсхәдә булмаганы ап-ачык. Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең кайбер кулъязмаларында Эуанге́лион ката́ Иоа́ннен («Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр [яки «Инҗил»]») дигән исем очрый, ә башкаларында Ката́ Иоа́ннен («Яхъя бәян иткән») дигән кыска исем кулланыла. Андый исемнәрнең кайчан өстәлгәнен я кайчан куллана башлаганнарын төгәл әйтеп булмый. Кайберәүләр уйлаганча, бу б. э. икенче гасырында булган, чөнки озын исем кулланылган Яхшы хәбәр кулъязмалары икенче гасырның азагына я өченче гасырның башына карый. Марк китабы «Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы турындагы яхшы хәбәрнең башы» дигән сүзләр белән башлана. Кайбер галимнәр әйтүенчә, шушы сүзләр, бәлки, бу хәбәрләрне сурәтләр өчен, ни өчен «инҗил» (сүзгә-сүз «яхшы хәбәр») дигән төшенчә кулланылганына сәбәп булгандыр. Андый исемнәрне язучының исеме белән бергә, бәлки, гамәли сәбәпләр аркасында куллана башлаганнардыр. Шулай итеп китапларны төгәл билгеләп булган.

баштан ук: Бу сүзтезмә Яһүднең туган көненә я аның рәсүл булып сайланган көненә күрсәтми; Гайсә аны төне буе дога кылганнан соң сайлаган (Лк 6:12—16). Бу сүзтезмә Яһүднең мәкерле эш итә башлаганын күрсәтә; Гайсә моны шунда ук күреп алган. (Ях 2:24, 25; Ач 1:1; 2:23; Ях 6:70; 13:11 гә аңлатмаларны кара.) Бу шулай ук шуны да белдерә: Яһүднең эшләре аның фикер йөртүенең кинәт үзгәрүе нәтиҗәсендә булмаган, ә алдан уйланылган һәм планлаштырылган булган. Мәсихче Грек Язмаларында «баш» (грекча архе́) төшенчәсенең мәгънәсе, контекстка карап, төрле була. Мәсәлән, 2Пт 3:4 тә бу грек төшенчәсе кешелекнең башлануын күрсәтә. Ләкин күпчелек очракларда ул таррак мәгънәдә кулланыла. Мисал өчен, Петер изге рух «башта безгә иңгән кебек, аларга да [мәҗүсиләргә] иңде» дип әйткән (Рс 11:15). Петер үзенең туу көне я рәсүл булып чакырылган вакыт турында әйтмәгән. Ә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме көне, ягъни изге рухның билгеле бер максат өчен иңдерелә башлавы, турында әйткән (Рс 2:1—4). «Баш» төшенчәсенең мәгънәсе контекстка карап ничек үзгәрә икәненә башка мисаллар да бар: Лк 1:2; Ях 15:27 һәм 1Ях 2:7.

илаһлар: Яки «алла кебекләр». Гайсә монда Зб 82:6 дан өземтә китерә. Анда элохи́м (илаһлар) дигән еврей сүзе кешеләргә, ягъни Исраилдәге хөкемчеләргә, карата кулланыла. Алар, Аллаһының вәкилләре һәм аның исеменнән сөйләүчеләр булып хезмәт иткәнгә, «илаһлар» булган. Шул ук рәвешчә, Мусага ул Һарун белән фиргавенгә «Аллаһы урынына» булырга тиеш дип әйтелгән булган (Чг 4:16, иск.; 7:1, иск.).

Башлангычта: Изге Язмаларда «башлангыч; баш» дигән төшенчәнең мәгънәсе контекстка карап, төрле була ала. Монда грек сүзе архе́ Барлыкка Китерүче Аллаһының «башлангычын» аңлата алмый, чөнки ул мәңгелек, һәм аның башлангычы юк (Зб 90:2). Шуңа күрә ул, күрәсең, Аллаһы барлыкка китерә башлаган вакытны аңлата. Аллаһының беренче иҗади эше Сүз дип аталган. Бу Гайсә булып киткән затның күктәге исеме (Ях 1:14—17). Шуңа күрә Гайсәне генә тиешенчә «яратылганнарның беренчесе» дип атап була (Кл 1:15). Ул «Аллаһының иң беренче итеп яраткан заты» булган (Ач 3:14), шуңа күрә ул башка рухи затлар һәм галәм барлыкка китерелгәнче бар булган. Чынлыкта, «күктәге һәм җирдәге» бөтен нәрсә Гайсә «аркылы яратылган». (Кл 1:16; «башлангыч; баш» дигән төшенчәнең тагын ничек кулланылганын белер өчен, Ях 6:64 кә аңлатманы кара.)

Сүз: Грекча хо ло́гос. Монда титул буларак кулланыла; бу сүз шулай ук Ях 1:14 һәм Ач 19:13 тә дә очрый. Рәсүл Яхъя бу титулга Гайсә ия икәнен күрсәткән. Бу титул Гайсәгә карата, ул җирдә яшәгәнче, рухи зат булганда, җирдәге хезмәте вакытында, камил кеше булганда һәм күккә күтәрелгәннән соң да кулланылган. Аллаһының Сүзе буларак ул Барлыкка Китерүченең башка рухи улларына һәм кешеләргә белем һәм күрсәтмәләр тапшырган. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр: Гайсә җиргә килгәнче, Йәһвә күп очракларда кешеләр белән Сүз — үзенең сөрән салучы фәрештәсе — аша сөйләшкән (Яр 16:7—11; 22:11; 31:11; Чг 3:2—5; Хк 2:1—4; 6:11, 12; 13:3).

белән: Сүзгә-сүз «таба». Бу контекстта грек бәйлеге прос якында булу һәм дуслыкны аңлата. Ул шулай ук аерым шәхесләрне, бу очракта Сүз һәм бердәнбер хак Аллаһыны күрсәтә.

Сүз илаһ булган: Яки «Сүз илаһи [ягъни „илаһ кебек“] булган». Яхъяның бу сүзләре «Сүзнең» (грекча хо ло́гос; бу шигырьдәге Сүз дигән сүзгә аңлатманы кара), ягъни Гайсә Мәсихнең, үзенчәлеген сурәтли. Сүз — Аллаһының беренче булып барлыкка китерелгән Улы, һәм Аллаһы аның аша башка һәммә нәрсәне барлыкка китергән. Сүзнең андый уникаль дәрәҗәсе аны «илаһ; илаһ кебек; илаһи; илаһи зат» итеп сурәтләргә нигез булып тора. Күп кенә тәрҗемәчеләр бу сүзтезмәне «Сүз Аллаһы булган» дип белдерә, шулай итеп алар Гайсәне Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга тиңли. Әмма Яхъяның «Сүз» Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы булган дип әйтәсе килмәгән; моңа җитди сәбәпләр бар. Беренчедән, ул моннан алдагы гади җөмләдә һәм аннан соңгы гади җөмләдә ап-ачык итеп «Сүз» «Аллаһы белән» булган дип язган. Икенчедән, грек сүзе тео́с 1 һәм 2 нче шигырьләрдә өч мәртәбә очрый. Беренче һәм өченче очракта грек телендә тео́с алдында билгелелек артикле тора, ә икенче очракта артикль юк. Күп галимнәр икенче тео́с алдында билгелелек артикленең булмавы мөһим дип әйтә. Бу контекстта артикль кулланылганда, тео́с Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыны белдерә. Ә артикль булмаганда, тео́с сүзе икенче мәгънәгә ия була һәм «Сүзнең» үзенчәлеген тасвирлый. Шуңа күрә Изге Язмаларның инглиз, француз һәм немец телләренә күп кенә тәрҗемәләрендә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге кебек, «Сүз» «илаһ; илаһи; илаһи зат; илаһ кебек» булган дип әйтелә. Моны Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең копт теленең саид һәм бохайр диалектларына борынгы тәрҗемәләре раслый. Алар, бәлки, б. э. III һәм IV гасырларында ясалган булгандыр. Бу тәрҗемәләрдә Ях 1:1 дәге беренче тео́с сүзе икенчесеннән аерылып тора. Бу сүзне шулай итеп тәрҗемә итү «Сүзнең» үзенчәлеген, аның табигате Аллаһыныкы кебек булганын ассызыклый, ләкин аны үз Атасы Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга тиңләштерми. Кл 2:9 да да «Аллаһының асылы Мәсихтә бөтен тулылыгы белән гәүдәләнеп яши» дип әйтелә. Ә 2Пт 1:4 буенча, хәтта Мәсихнең варисташлары да «Аллаһы шикелле рухлар» булып китәчәк. Өстәвенә, Септуагинтада грек сүзе тео́с гадәттә «Аллаһы» дип тәрҗемә ителә торган эл һәм элохи́м дигән еврей сүзләренә тиң, ә аларның төп мәгънәсе «көчле зат; кодрәтле зат» дип санала. Бу еврей сүзләре чиксез кодрәтле Аллаһыны, башка илаһларны һәм кешеләрне белдерер өчен кулланыла. (Ях 10:34 кә аңлатманы кара.) «Сүзне» «илаһ», ягъни «көчле зат», дип атау Иш 9:6 дагы пәйгамбәрлеккә туры килә; анда Мәсих «Көчле илаһ» дип («Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы» дип түгел) аталачак һәм ул Патшалык гражданнары булып яшәячәк барлык кешеләргә «Мәңгелек ата» булачак дип алдан әйтелгән. Моны аның Атасы «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» һичшиксез эшләячәк (Иш 9:7).

Сүз: Грекча хо ло́гос. Монда титул буларак кулланыла; бу сүз шулай ук Ях 1:14 һәм Ач 19:13 тә дә очрый. Рәсүл Яхъя бу титулга Гайсә ия икәнен күрсәткән. Бу титул Гайсәгә карата, ул җирдә яшәгәнче, рухи зат булганда, җирдәге хезмәте вакытында, камил кеше булганда һәм күккә күтәрелгәннән соң да кулланылган. Аллаһының Сүзе буларак ул Барлыкка Китерүченең башка рухи улларына һәм кешеләргә белем һәм күрсәтмәләр тапшырган. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр: Гайсә җиргә килгәнче, Йәһвә күп очракларда кешеләр белән Сүз — үзенең сөрән салучы фәрештәсе — аша сөйләшкән (Яр 16:7—11; 22:11; 31:11; Чг 3:2—5; Хк 2:1—4; 6:11, 12; 13:3).

Аның: Ягъни Сүз. (Ях 1:1 гә аңлатманы кара.)

булдырылганнар: Иң борынгы грек кулъязмаларында 3 һәм 4 нче шигырьләрдә бернинди тыныш билгеләре юк. Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьләр Весткотт һәм Хорт, Нестле һәм Аланд, шулай ук Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре әзерләгән грек текстларындагы тыныш билгеләре буенча тәрҗемә ителгән. Бу тәрҗемә күрсәткәнчә, тормыш һәм яктылык Сүз аша булдырылган (Кл 1:15, 16). Кайбер тәрҗемәләрдә грек текстын башкача аңлау чагыла. Әмма күп белгечләр «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге язылыш белән килешә.

тормыш... яктылык: Бу ике тема Яхъяның Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәренең аерылгысыз өлеше булып тора. Аллаһы Тормыш Бирүче, һәм Гайсә, ягъни Сүз, ярдәмендә тормышның барлык башка төрләре «булдырылган» (Ях 1:3). Бу мәгънәдә тормыш Гайсә Мәсих аша барлыкка килгән. Шулай ук Гайсә ярдәмендә Аллаһы гөнаһлы, үлемле кешеләргә мәңгелек тормышка ия булырга мөмкинлек биргән. Шуңа күрә Гайсәне кешеләр өчен яктылык булып киткән тормыш дип атап була. Ях 1:9 да Сүз турында «һәртөрле кешегә яктылык бирүче чын яктылык» дип әйтелә. «Дөнья өчен яктылык» булган Гайсәгә ияреп баручы кешеләрнең «тормыш бирүче яктылыгы булачак» (Ях 8:12). «Тормышның Баш Җитәкчесе» Сүз кешеләрнең мәңгелек тормышка алып баручы юлын яктыртып тора (Рс 3:15).

Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды».

Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». Күрәсең, кушамат итеп кулланыла һәм Яхъяның башкаларны суга чумдырганын күрсәтә. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий «кушаматы Чумдыручы булган Яхъя» турында язган.

Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». Монда һәм Мк 6:14, 24 тә кулланылган хо бапти́зон дигән грек сыйфат фигыле «чумдыручы берәү» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Аның грек телендәге исем формасы баптисте́с Мк 6:25; 8:28 дә һәм Маттай белән Лүк хәбәрләрендә очрый. Бу ике форма бер-берсеннән бераз гына аерылып торса да, бер үк мәгънә йөртә. Шуңа күрә төп нөсхәдә Мк 6:24, 25 тә алар синонимнар буларак кулланыла. (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)

Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Бу Яхшы хәбәр язучысының исеме шушы хәбәрдә әйтелми. Әмма б. э. II һәм III гасырларына бу китап рәсүл Яхъяныкы дип киң танылган булган. Бу Яхшы хәбәрдә Яхъя исеме искә алынганда, ул Чумдыручы Яхъяга күрсәтә. Рәсүл Яхъя бу хәбәрдә исеме белән аталмаса да, аның һәм аның бертуганы Ягъкуб турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. (Ях 21:2; Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 1:6 га аңлатманы кара.) Бу Яхшы хәбәрнең соңгы шигырьләрендә язучы үзен «Гайсәнең яраткан шәкерте» дип атый (Ях 21:20—24), һәм бу сүзтезмәне рәсүл Яхъяга каратыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Ях 13:23 кә аңлатманы кара.)

Аллаһы тарафыннан җибәрелгән бер кеше: Яки «Аллаһыдан йөкләмә алган бер кеше». Чумдыручы Яхъяның йөкләмәсе Аллаһыдан булган (Лк 3:2) һәм вәгазьче, ягъни хәбәрче, эшен үз эченә алган. Яхъя үзе янына килгән яһүдләргә Мәсихнең һәм Аллаһы Патшалыгының килүе турында гына әйтеп калмаган, ә шулай ук аларны үз гөнаһларыннан тәүбә итәргә дәртләндергән (Мт 3:1—3, 11, 12; Мк 1:1—4; Лк 3:7—9). Чумдыручы Яхъя пәйгамбәр, өйрәтүче (аның шәкертләре булган) һәм яхшы хәбәрне таратучы булып хезәмт иткән (Лк 1:76, 77; 3:18; 11:1; Ях 1:35).

Яхъя: Ягъни Чумдыручы Яхъя. Шушы Яхшы хәбәрне язучы рәсүл Яхъя Чумдыручы Яхъя турында 19 мәртәбә әйтә, ләкин, башка Яхшы хәбәр язучылардан аермалы буларак, ул беркайчан да «Чумдыручы» дигән кушаматны кулланмый. (Мт 3:1; Мк 1:4 кә аңлатмаларны кара.) Рәсүл Яхъя өч Мәрьямне аерып күрсәтә (Ях 11:1, 2; 19:25; 20:1). Әмма Чумдыручы Яхъя турында әйткәндә, аңа андый аерма ясарга кирәк булмаган, чөнки рәсүл үзен беркайчан да исеме белән атамаган һәм беркемнең дә нинди Яхъя күздә тотыла икәне турында ялгыш фикер тумас иде. Бу шушы Яхшы хәбәрне рәсүл Яхъя язган икәненә тагын бер дәлил булып тора. («Яхъя китабына кереш сүз» һәм Яхъя Исемгә аңлатманы кара.)

аның: Ягъни Чумдыручы Яхъя. (Рс 19:4 белән чагыштыр.)

шаһит булып: Яки «шаһитлек өчен». «Шаһит» дип тәрҗемә ителгән грек исеме мартири́а Яхъяның Яхшы хәбәрендә, бергә алынган башка өч яхшы хәбәр белән чагыштырганда, ике мәртәбәдән ешрак очрый. Шаһитлек бирү дип тәрҗемә ителгән тамырдаш фигыль мартире́о Яхъяның Яхшы хәбәрендә 39 мәртәбә, ә башка Яхшы хәбәрләрдә 2 мәртәбә очрый (Мт 23:31; Лк 4:22). Бу грек фигыле Чумдыручы Яхъяга карата шулкадәр еш кулланыла ки, аны, кайберәүләр әйтүенчә, «Шаһит Яхъя» дип атап булыр иде (Ях 1:8, 15, 32, 34; 3:26; 5:33). Яхъяның Яхшы хәбәрендә бу фигыль шулай ук Гайсәнең хезмәтенә карата да еш кулланыла. Гайсә турында еш кына ул «шаһитлек бирде» дип әйтелә (Ях 8:14, 17, 18). Гайсәнең Понти Пилатка әйткән мондый сүзләре аеруча игътибарга лаек: «Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем» (Ях 18:37). Яхъя язган Ачылыш китабында Гайсә «Тугры шаһит» һәм «тугры һәм хак шаһит» дип атала (Ач 1:5; 3:14).

дөньяга: Грек сүзе ко́смос монда кешелекне аңлата. Бу контекстта дөньяга... килергә тиеш дигән сүзтезмә, күрәсең, башлыча Гайсәнең кеше буларак тууын түгел, ә аның суга чумдырылуы вакытында килүен күрсәтә. Суга чумдырылганнан соң ул, кешеләргә яктылык китереп, үзенә билгеләнгән хезмәтне башкарган. (Ях 3:17, 19; 6:14; 9:39; 10:36; 11:27; 12:46; 1Ях 4:9 белән чагыштыр.)

дөнья аның аша булдырылган иде: Грек сүзе ко́смос («дөнья») монда кешелекне аңлата. Бу шушы шигырьнең азагындагы дөнья аны танымады дигән сүзләрдән күренә. Бу грек төшенчәсе кайвакыт дөньяви язмаларда гомумән Галәмне һәм иҗади эшләрне белдерер өчен кулланылган, һәм рәсүл Паул, грекларга мөрәҗәгать иткәндә, аны шул мәгънәдә куллангандыр (Рс 17:24). Әмма Мәсихче Грек Язмаларында бу төшенчә гадәттә кешелекне я аның ниндидер өлешен аңлата. Чыннан да, Гайсә бөтен нәрсәне, шул исәптән күкләрне һәм җир белән андагы бар нәрсәне, булдыруда катнашкан. Ләкин бу шигырьдә аның кешелекне барлыкка китерүдәге роленә игътибар ителә (Яр 1:26; Ях 1:3; Кл 1:15—17).

Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)

бердәнбер: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; нәселнең бердәнбер әгъзасы; уникаль» дигәнне аңлата. Бу төшенчә угылларга карата да, кызларга карата да кулланыла. Бу контекстта ул бердәнбер баланы күрсәтә. Шул ук грек сүзе Яһирның «бердәнбер» кызына һәм бер кешенең Гайсә савыктырган «бердәнбер» улына карата кулланыла (Лк 8:41, 42; 9:38). Грек Септуагинтасында моногене́с дигән сүз Ифтахның кызы турында әйтелгәндә очрый: «Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде» (Хк 11:34). Рәсүл Яхъяның хәбәрләрендә моногене́с сүзе биш мәртәбә Гайсәгә карата кулланыла. (Бу төшенчә, Гайсә белән бәйле кулланылганда, нинди мәгънә йөрткәнен белер өчен, Ях 1:14; 3:16 га аңлатмаларны кара.)

бердәнбер: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; нәселнең бердәнбер әгъзасы; уникаль» дигәнне аңлата. Бу төшенчә угылларга карата да, кызларга карата да кулланыла. Бу контекстта ул бердәнбер баланы күрсәтә. Шул ук грек сүзе Наиндагы тол хатынның «бердәнбер» улына һәм бер кешенең Гайсә җеннән азат иткән «бердәнбер» улына карата кулланыла (Лк 7:12; 9:38). Грек Септуагинтасында моногене́с дигән сүз Ифтахның кызы турында әйтелгәндә очрый: «Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде» (Хк 11:34). Рәсүл Яхъяның хәбәрләрендә моногене́с сүзе биш мәртәбә Гайсәгә карата кулланыла. (Бу төшенчә, Гайсә белән бәйле кулланылганда, нинди мәгънә йөрткәнен белер өчен, Ях 1:14; 3:16 га аңлатмаларны кара.)

бердәнбер: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; нәселнең бердәнбер әгъзасы; уникаль» дигәнне аңлата. Бу төшенчә угылларга карата да, кызларга карата да кулланыла. Бу контекстта ул бердәнбер баланы күрсәтә. Шул ук грек сүзе Наиндагы тол хатынның «бердәнбер» улына һәм Яһирның «бердәнбер» кызына карата кулланыла (Лк 7:12; 8:41, 42). Грек Септуагинтасында моногене́с дигән сүз Ифтахның кызы турында әйтелгәндә очрый: «Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде» (Хк 11:34). Рәсүл Яхъяның хәбәрләрендә моногене́с сүзе биш мәртәбә Гайсәгә карата кулланыла. (Бу төшенчә, Гайсә белән бәйле кулланылганда, нинди мәгънә йөрткәнен белер өчен, Ях 1:14; 3:16 га аңлатмаларны кара.)

Сүз кеше булды: Гайсә тууыннан алып үлеменә кадәр кеше булган. Гайсә үзенең кеше булып китүенең максатын болай дип аңлаткан: «Шул икмәк — ул минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен» (Ях 6:51). Өстәвенә, Гайсә кеше булганга күрә генә кеше кичергәнне кичерә алган һәм шулай итеп кеше хәленә керүче Баш рухани булып китә алган (Ев 4:15). Гайсә бер үк вакытта кеше дә, илаһи зат та була алмаган; Изге Язмаларда ул «фәрештәләрдән чак кына түбәнрәк куелган» дип әйтелә. (Ев 2:9; Зб 8:4, 5; бу шигырьдәге кеше сүзенә аңлатманы кара.) Әмма кайберәүләр Гайсәнең кеше булып килгәне белән килешми. Мәсәлән, белемне (грекча гно́сис) мистик юл белән алып була икәненә ышанган гностиклар грек фәлсәфәсен һәм көнчыгыш мистицизмны христиан ышанулары белән берләштергән. Алар бөтен физик нәрсә явызлык дип санаган. Шуңа күрә, алар өйрәткәнчә, Гайсә кеше булып килә алмаган, ә аңарда кеше тәне булган кебек кенә күренгән. Б. э. I гасырының ахырында, күрәсең, гностицизмның башлангыч төре киң таралган булган, шуңа күрә Яхъя, «Сүз кеше булды» дип язып, моңа аерым басым ясагандыр. Яхъя үзенең хатларында Гайсә «кеше булып» килмәгән дигән ялган тәгълимат турында кисәткән (1Ях 4:2, 3; 2Ях 7).

кеше: Сүзгә-сүз «тән». Грек сүзе саркс монда тәне булган физик, тере зат мәгънәсендә кулланыла. Гайсә, кеше булып тугач, инде рух булмаган. Ул, үткәндә фәрештәләр кебек, үзенә кеше тәнен алып кына тормаган, ә кеше булган (Яр 18:1—3; 19:1; Йш 5:13—15). Шуңа күрә Гайсә үзен тиешенчә «Адәм Улы» дип атый алган. (Ях 1:51; 3:14; Мт 8:20 гә аңлатманы кара.)

яшәде: Сүзгә-сүз «чатырда яшәде». Кайберәүләр уйлавынча, Сүз «безнең арабызда яшәде [сүзгә-сүз «чатырда яшәде»]» дигән сүзтезмә Гайсә чын кеше түгел, ә кеше тәнен алган рухи зат булган дигәнне аңлата. Әмма Петер, үзенең тәне турында вакытлыча яшәү урыны буларак әйткәндә, «кеше тәнендә [сүзгә-сүз «чатырда»]» дип тәрҗемә ителгән тамырдаш исемне кулланган (2Пт 1:13, иск.). Петер үзенең үлеме якын булганын һәм үзенең кеше булып түгел, ә рух булып терелтеләчәген белсә дә, ул үзе турында кеше тәнен алган рухи зат булган дип әйтмәгән. (2Пт 1:13—15; шулай ук 1Кр 15:35—38, 42—44; 1Ях 3:2 кара.)

Без аның данын күрдек: Гайсәнең тормышында һәм хезмәтендә Яхъя һәм башка рәсүлләр дан, шөһрәт һәм бөеклекне күргән. Боларга Йәһвә сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган шәхес кенә ия була алган. Өстәвенә, рәсүл Яхъя, Ягъкуб һәм Петер белән бергә, Гайсә кыяфәтенең үзгәрүен үз күзләре белән күргән (Мт 17:1—9; Мк 9:1—9; Лк 9:28—36). Шуңа күрә Яхъя монда, бәлки, Гайсәнең Аллаһы сыйфатларын чагылдырганын гына түгел, ә шулай ук 60 елдан артык вакыт элек булган шул күренешне дә күздә тоткандыр. Бу вакыйга рәсүл Петердә дә көчле тәэсир калдырган; ул үзенең хатларын Яхъя үзенең Яхшы хәбәрен язганга кадәр якынча 30 ел элек язган булган. Петер Гайсәнең кыяфәте үзгәрүен «пәйгамбәрлек сүзенең» үтәлүенә гаҗәеп дәлил итеп күрсәткән (2Пт 1:17—19).

бердәнбер угылга: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; уникаль» дигәнне аңлата. Изге Язмаларда бу төшенчә угылларга карата да, кызларга карата да кулланыла. (Лк 7:12; 8:42; 9:38 гә аңлатмаларны кара.) Рәсүл Яхъя язган язмаларда бу төшенчә Гайсәгә карата гына кулланыла (Ях 3:16, 18; 1Ях 4:9). Яхъя бу төшенчәне беркайчан да Гайсәнең тууына һәм кеше булып яшәвенә карата кулланмый, ә Гайсәне җиргә килгәнчегә кадәрге тормышында Сүз буларак сурәтләр өчен куллана; Сүз «башлангычта», хәтта «дөнья яратылганга кадәр», «Аллаһы белән булган» (Ях 1:1, 2; 17:5, 24). Гайсә Йәһвәнең Беренче угылы булганга һәм Аллаһы аны үзе барлыкка китергәнгә, ул — «бердәнбер угыл». Башка рухи затлар шулай ук «Аллаһының уллары» дип аталса да (Яр 6:2, иск.; Әп 1:6; 2:1; 38:4—7), бар бу угылларны Йәһвә шул беренче Угыл аша барлыкка китергән булган (Кл 1:15, 16). Шулай итеп, моногене́с дигән төшенчә Гайсәнең «үзенә күрә бер; уникаль; тиңдәшсез» булуын да һәм аның Аллаһы үзе барлыкка китергән бердәнбер угыл булуын да аңлата (1Ях 5:18).

Аллаһы мәрхәмәте: Яки «юмарт игелек». Монда кулланылган грек сүзе ха́рис Мәсихче Грек Язмаларында 150 дән артык тапкыр очрый, һәм, контекстка карап, аның мәгънәсе төрле төсмерләргә ия. Аллаһының кешеләргә күрсәткән юмарт игелеге турында сүз барганда, бу сүз Аллаһының юмартлыктан чыгып бирелгән ниндидер бүләген аңлата һәм аның моның өчен бернәрсә дә көтмәве күздә тотыла. Бу Аллаһының мул итеп бирүен, юмарт мәхәббәтен һәм игелеген белдерә, һәм кеше боларга лаек булыр өчен бернәрсә эшләмәгән; андый игелек юмартлыктан чыгып кына бирелә (Рм 4:4; 11:6). Бу төшенчә кешенең игелек алырга лаеклы булмаганына һәрчакта да басым ясамый; менә ни өчен Гайсә Аллаһының мәрхәмәте, ягъни игелеге, белән тулы иде дип әйтелә. Гайсә турында сүз барганда, бу төшенчә тиешенчә «Аллаһы мәрхәмәте», «Аллаһы... хуплавы» яки «илтифат» дип бирелгән (Лк 2:40, 52). Башка контекстларда бу грек төшенчәсе «илтифат», «хуплау», «юмарт бүләк» һәм «бүләк» дип тәрҗемә ителгән (Лк 1:30; Рс 2:47; 7:46; 1Кр 16:3; 2Кр 8:19).

Аллаһы мәрхәмәте һәм хакыйкать белән тулы: «Сүз», ягъни Гайсә Мәсих, Аллаһының мәрхәмәтенә ия булган һәм һәрчак хакыйкатьне сөйләгән. Әмма, контекст күрсәткәнчә, бу сүзтезмә үз эченә күбрәкне ала; Йәһвә үзенең юмарт игелеген һәм хакыйкатен тулысынча аңлатыр һәм күрсәтер өчен махсус үз Улын сайлаган (Ях 1:16, 17). Аллаһының бу сыйфатлары Гайсәдә шулкадәр тулы чагылган ки, Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйтә алган (Ях 14:9). Аллаһы үзенең юмарт игелеген һәм хакыйкатен, теләп кабул итүче һәркемгә Гайсә аша биргән.

Минем артымнан килүче: Чумдыручы Яхъя Гайсәдән якынча алты айга элегрәк туган һәм үз хезмәтен аңардан элегрәк башлаган. Шул мәгънәдә Гайсә Яхъяның «артыннан», ягъни аңардан соң, килгән (Лк 1:24, 26; 3:1—20). Әмма Гайсә Яхъяга караганда бөегрәк эшләр башкарган, шуңа күрә ул Яхъядан һәр яктан алга чыккан, ягъни өстен булган. Чумдыручы Яхъя шулай ук Гайсәнең җиргә килгәнчегә кадәр яшәгәнен танып, ул миннән элек бар иде дигән.

юмарт игелек өстенә юмарт игелек: «Юмарт игелек» дип грек сүзе ха́рис тәрҗемә ителә. Бу контекстта ул Аллаһының мул итеп бирүен, юмарт мәхәббәтен һәм игелеген белдерә. Андый игелек юмартлыктан чыгып кына бирелә, кеше аңа лаек була алмый. (Сүзлектән «Юмарт игелек» кара.) Ике ха́рис сүзен грек бәйлеге анти́ (монда «өстенә» дип бирелгән) белән бергә куллану мул, дәвамлы һәм бер-бер артлы баручы юмарт игелекне аңлата. Бу фикерне «дәвамлы [яки «даими»] юмарт игелек» дип тә биреп була.

Аллаһы мәрхәмәте һәм хакыйкать белән тулы: «Сүз», ягъни Гайсә Мәсих, Аллаһының мәрхәмәтенә ия булган һәм һәрчак хакыйкатьне сөйләгән. Әмма, контекст күрсәткәнчә, бу сүзтезмә үз эченә күбрәкне ала; Йәһвә үзенең юмарт игелеген һәм хакыйкатен тулысынча аңлатыр һәм күрсәтер өчен махсус үз Улын сайлаган (Ях 1:16, 17). Аллаһының бу сыйфатлары Гайсәдә шулкадәр тулы чагылган ки, Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйтә алган (Ях 14:9). Аллаһы үзенең юмарт игелеген һәм хакыйкатен, теләп кабул итүче һәркемгә Гайсә аша биргән.

Канун... юмарт игелек һәм хакыйкать: Мәсихче Грек Язмаларында Муса аша бирелгән канун еш кына «юмарт игелек» белән чагыштырыла (Рм 3:21—24; 5:20, 21; 6:14; Гл 2:21; 5:4; Ев 10:28, 29). Муса кануны «Мәсихкә җитәкләп алып бара торган саклаучы» булган һәм «күләгә», ягъни пәйгамбәрлек образлар, үз эченә алган; алар Мәсихтә үтәлгән булган (Гл 3:23—25; Кл 2:16, 17; Ев 10:1). Канун шулай ук кешеләргә «гөнаһ турында төгәл белем» биргән (Рм 3:20). Бу төгәл белем ярдәмендә кешеләр «гөнаһ өчен түләү — үлем» икәнен һәм «һәр җинаятьче дә, буйсынмаучан кеше дә гадел җәзасын ала» икәнен аңлаган (Рм 6:23; Ев 2:2). Монда Яхъя «Канун» һәм Гайсә Мәсих аша килгән «юмарт игелек һәм хакыйкать» арасындагы аерманы күздә тота. Гайсә Канунда алдан әйтелгән нәрсәләрне чынга ашырган; боларга гөнаһлар кичерелү һәм йолып алыну өчен китерелгән корбаннар да керә (Лв 4:20, 26). Ул шулай ук шуны ачкан: Аллаһы гөнаһлы кешеләр өчен үз Улын гөнаһ йолу корбаны итеп биреп, аларга карата үзенең «юмарт игелеген», ягъни «юмарт бүләген» (грек төшенчәсе ха́рис кайвакыт шулай тәрҗемә ителә), бирәчәк. (Кл 1:14; 1Ях 4:10; һәм сүзлектән «Юмарт игелек» кара.) Гайсә яңа «хакыйкать» — бу корбанның кешеләрне гөнаһ белән үлемнән азат итәчәге турында хакыйкатьне ачкан. (Ях 8:32; Ях 1:14 кә аңлатманы кара.)

Сүз илаһ булган: Яки «Сүз илаһи [ягъни „илаһ кебек“] булган». Яхъяның бу сүзләре «Сүзнең» (грекча хо ло́гос; бу шигырьдәге Сүз дигән сүзгә аңлатманы кара), ягъни Гайсә Мәсихнең, үзенчәлеген сурәтли. Сүз — Аллаһының беренче булып барлыкка китерелгән Улы, һәм Аллаһы аның аша башка һәммә нәрсәне барлыкка китергән. Сүзнең андый уникаль дәрәҗәсе аны «илаһ; илаһ кебек; илаһи; илаһи зат» итеп сурәтләргә нигез булып тора. Күп кенә тәрҗемәчеләр бу сүзтезмәне «Сүз Аллаһы булган» дип белдерә, шулай итеп алар Гайсәне Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга тиңли. Әмма Яхъяның «Сүз» Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы булган дип әйтәсе килмәгән; моңа җитди сәбәпләр бар. Беренчедән, ул моннан алдагы гади җөмләдә һәм аннан соңгы гади җөмләдә ап-ачык итеп «Сүз» «Аллаһы белән» булган дип язган. Икенчедән, грек сүзе тео́с 1 һәм 2 нче шигырьләрдә өч мәртәбә очрый. Беренче һәм өченче очракта грек телендә тео́с алдында билгелелек артикле тора, ә икенче очракта артикль юк. Күп галимнәр икенче тео́с алдында билгелелек артикленең булмавы мөһим дип әйтә. Бу контекстта артикль кулланылганда, тео́с Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыны белдерә. Ә артикль булмаганда, тео́с сүзе икенче мәгънәгә ия була һәм «Сүзнең» үзенчәлеген тасвирлый. Шуңа күрә Изге Язмаларның инглиз, француз һәм немец телләренә күп кенә тәрҗемәләрендә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге кебек, «Сүз» «илаһ; илаһи; илаһи зат; илаһ кебек» булган дип әйтелә. Моны Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең копт теленең саид һәм бохайр диалектларына борынгы тәрҗемәләре раслый. Алар, бәлки, б. э. III һәм IV гасырларында ясалган булгандыр. Бу тәрҗемәләрдә Ях 1:1 дәге беренче тео́с сүзе икенчесеннән аерылып тора. Бу сүзне шулай итеп тәрҗемә итү «Сүзнең» үзенчәлеген, аның табигате Аллаһыныкы кебек булганын ассызыклый, ләкин аны үз Атасы Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга тиңләштерми. Кл 2:9 да да «Аллаһының асылы Мәсихтә бөтен тулылыгы белән гәүдәләнеп яши» дип әйтелә. Ә 2Пт 1:4 буенча, хәтта Мәсихнең варисташлары да «Аллаһы шикелле рухлар» булып китәчәк. Өстәвенә, Септуагинтада грек сүзе тео́с гадәттә «Аллаһы» дип тәрҗемә ителә торган эл һәм элохи́м дигән еврей сүзләренә тиң, ә аларның төп мәгънәсе «көчле зат; кодрәтле зат» дип санала. Бу еврей сүзләре чиксез кодрәтле Аллаһыны, башка илаһларны һәм кешеләрне белдерер өчен кулланыла. (Ях 10:34 кә аңлатманы кара.) «Сүзне» «илаһ», ягъни «көчле зат», дип атау Иш 9:6 дагы пәйгамбәрлеккә туры килә; анда Мәсих «Көчле илаһ» дип («Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы» дип түгел) аталачак һәм ул Патшалык гражданнары булып яшәячәк барлык кешеләргә «Мәңгелек ата» булачак дип алдан әйтелгән. Моны аның Атасы «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» һичшиксез эшләячәк (Иш 9:7).

илаһлар: Яки «алла кебекләр». Гайсә монда Зб 82:6 дан өземтә китерә. Анда элохи́м (илаһлар) дигән еврей сүзе кешеләргә, ягъни Исраилдәге хөкемчеләргә, карата кулланыла. Алар, Аллаһының вәкилләре һәм аның исеменнән сөйләүчеләр булып хезмәт иткәнгә, «илаһлар» булган. Шул ук рәвешчә, Мусага ул Һарун белән фиргавенгә «Аллаһы урынына» булырга тиеш дип әйтелгән булган (Чг 4:16, иск.; 7:1, иск.).

Ата өчен иң якын: Сүзгә-сүз «Ата күкрәгендә». Бу сүзтезмә махсус илтифатка һәм якын дуслыкка ия булуны аңлата. Бу образлы әйтем ятакка ятып ашау гадәтен хәтерләтә; шулай ашаган кеше якын дустының күкрәгенә иелә алган (Ях 13:23—25). Шулай итеп Гайсә Йәһвәнең иң якын дусты итеп сурәтләнә; ул Аллаһының кем икәнлеген башкаларга караганда тулырак һәм җентекләбрәк аңлата алган (Мт 11:27).

бердәнбер илаһ: Яхъя монда Сүз, ягъни «Гайсә Мәсих», турында әйтә; ул аны элегрәк «илаһ» дип атаган (Ях 1:1, 17). Яхъя Гайсә турында Аллаһының бердәнбер Улы дип әйтә (Ях 1:14; 3:16). Бу шигырьдә Яхъя Гайсәне «бердәнбер илаһ» дип атый. Бу төшенчә Гайсәнең Аллаһы төзелешендәге уникаль урынын ассызыклый. Изге Язмаларда «илаһ» дигән төшенчәнең кулланышын исәпкә алсак, Гайсәне «илаһ» дип атау дөрес булган. Бу титул көчле зат дигән төп фикерне белдерә, һәм ул Изге Язмаларда хәтта кешеләргә карата да кулланыла. (Зб 82:6; Ях 1:1; 10:34 кә аңлатмаларны кара.) Гайсә «илаһ», ягъни көчле зат, чөнки аңа көч һәм хакимлекне чиксез кодрәтле Аллаһы, Ата биргән (Мт 28:18; 1Кр 8:6; Ев 1:2). Гайсәне генә Аллаһы үзе барлыкка китергән һәм бар нәрсә аның аша «булдырылган» (Ях 1:3), шуңа күрә ул тиешенчә «бердәнбер илаһ» дип атала. Бу сүзтезмә Гайсә, Аллаһының барлык рухи улларына караганда, данлырак һәм өстенрәк уникаль урын алып тора икәнен күрсәтә. Кайбер кулъязмаларда монда «бердәнбер Угыл» дип язылган, һәм бу кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә чагыла. Әмма борынгырак һәм иң ышанычлы кулъязмаларда «бердәнбер илаһ» (грек телендә билгелелек артикле белән) я «бердәнбер илаһ» (грек телендә билгелелек артиклесез) дип язылган.

Ильяс: «Минем Аллаһым — Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.

Ильясмы: Мт 11:14 кә аңлатманы кара.

Пәйгамбәрдер: Ягъни Муса алдан әйткән һәм озак вакыт көтелгән пәйгамбәр (Кн 18:18, 19; Ях 1:25—27; 6:14; 7:40; Рс 3:19—26).

Йәһвәнең: Монда өземтә итеп китерелгән Иш 40:3 тә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (А5 һәм Б кушымт. кара.) Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр Маттай, Марк һәм Лүк бу пәйгамбәрлекне Чумдыручы Яхъяга карата куллана, ә монда Яхъяның Яхшы хәбәрендә Чумдыручы Яхъя бу пәйгамбәрлекне үзенә карата куллана. Яхъя Гайсә турында алдан хәбәр бирүче буларак Йәһвәнең юлын тигезләгән; Гайсә үз Атасының вәкиле булып, аның исеменнән килергә тиеш булган (Ях 5:43; 8:29).

чумдырам: Грек сүзе бапти́зо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалардагы башка өзекләр күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Бер очракта Яхъя Үрдүн үзәнендәге бер урында Сәлим янында суга чумдырылу үткәргән, «чөнки анда зур сулык бар иде» (Ях 3:23). Филип хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар икесе дә суга кергәннәр (Рс 8:38). Шул ук грек сүзе Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә.

аяк киеменең: Башка кешенең аяк киеменең каешын чишү я башка кешенең аяк киемен салдыру я күтәреп бару түбән эш дип саналган (Мт 3:11; Мк 1:7; Лк 3:16); аны гадәттә берәр кол башкарган.

Үрдүн елгасы аръягындагы Битаниядә: Ягъни Үрдүн елгасының көнчыгыш ягы. Мәсихче Грек Язмаларында бер тапкыр гына искә алынган бу Битания Иерусалим янындагы Битания белән бер түгел (Мт 21:17; Мк 11:1; Лк 19:29; Ях 11:1). Бу Битаниянең Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында төгәл кайда урнашкан булганы билгеле түгел. Кайберәүләрнең фикеренчә, ул Үрдүн елгасы аръягында Әрихә каршында, Гайсә, күпләр санаганча, суга чумдырылу үткән урында урнашкан булган. Әмма Ях 1:29, 35, 43; 2:1 дәге хәбәр Әрихә янындагы урынга түгел, ә Гәлиләядәге Кәнә шәһәренә якынрак урынга күрсәтә кебек. Димәк, Битания, күрәсең, Гәлиләя диңгезеннән көньякка таба берникадәр ераклыкта урнашкан булган, ләкин бүген аның төгәл урынын билгеләп булмый. (Ә10 кушымт. кара.)

Битаниядә: Кайбер кулъязмаларда «Битания» дип түгел, ә «Битабара» дип язылган, һәм бу кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә чагыла. Әмма иң ышанычлы кулъязмаларда «Битания» диелгән.

дөньяның: Грек сүзе ко́смос кешелек белән тыгыз бәйле; шул мәгънәдә ул дөньяви грек әдәбиятында һәм шулай ук Изге Язмаларда кулланыла. Бу контекстта һәм Ях 3:16 да ко́смос сүзе бөтен кешелекне аңлата. Кешелек монда гөнаһта, ягъни Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһта, гаепле итеп сурәтләнә.

Аллаһы Бәрәне: Гайсә суга чумдырылганнан соң аны чүлдә Иблис вәсвәсәләгән. Гайсә аннан кайтканнан соң, Чумдыручы Яхъя аның турында «Аллаһы Бәрәне» дип әйткән. Бу сүзтезмә монда һәм Ях 1:36 да гына очрый. (А7 кушымт. кара.) Гайсәне бәрән белән чагыштыру урынлы. Изге Язмалар буенча, кешеләр сарыкларны гөнаһлы булганнарын таныганга һәм Аллаһыга якынлашырга теләгәнгә китергән булган. Бу Гайсәнең камил кеше буларак тормышын кешелек өчен бирәчәк корбанының прообразы булып торган. «Аллаһы Бәрәне» дигән сүзтезмә Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмалардагы күп кенә өземтәне хәтерләтәдер. Чумдыручы Яхъя Еврей Язмаларын яхшы белгәнгә, аның сүзләре аста әйтелгәннәрнең берсен я берничәсен күрсәткәндер: Ибраһим үз улы Исхак урынына китергән сарык тәкәсе (Яр 22:13), коллыкта булган исраиллеләргә азат ителү өчен юл ачкан Мисырда чалынган Пасах бәрәне (Чг 12:1—13) яки һәр иртә һәм кич Иерусалимдагы Аллаһының мәзбәхендә корбанга китерелгән сарык тәкәсе (Чг 29:38—42). Шулай ук Яхъяның уенда, бәлки, Ишагыянең пәйгамбәрлеге булгандыр; анда Йәһвә «минем хезмәтчем» дип атаган кеше турында «аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар» дип әйтелә (Иш 52:13; 53:5, 7, 11). Рәсүл Паул, көринтлеләргә беренче хатын язганда, Гайсәне «безнең Пасах бәрәнебез» дип атаган (1Кр 5:7). Рәсүл Петер Мәсихнең кыйммәтле каны турында «кимчелексез һәм тапсыз бәрәннең» каны дип әйткән (1Пт 1:19). Һәм Ачылыш китабында данлыклы Гайсә турында образлы рәвештә 25 тапкырдан күбрәк «Бәрән» дип әйтелә. (Менә кайбер мисаллар: Ач 5:8; 6:1; 7:9; 12:11; 13:8; 14:1; 15:3; 17:14; 19:7; 21:9; 22:1.)

күгәрчен рәвешендә: Күгәрченнәрне изге хезмәттә дә кулланганнар, алар символик мәгънә дә белдергән. Аларны корбаннар итеп китергәннәр (Мк 11:15; Ях 2:14—16), һәм алар мәкерсезлек һәм сафлык символы булган (Мт 10:16). Нух көймәдән очырып җибәргән күгәрчен кире әйләнеп кайтып, томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын китергән. Бу туфан суларының кимегәнен (Яр 8:11) һәм ял итү, тынычлык вакыты якын икәнен күрсәткән (Яр 5:29). Шуңа күрә, Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә күгәрченне, бәлки, аның Мәсих буларак роленә игътибар итәр өчен куллангандыр: Мәсих, Аллаһының саф һәм гөнаһсыз Улы, үз гомерен кешелек өчен корбан итәргә һәм үзенең Патша булып идарә итүе вакытында булачак ял итү һәм тынычлык чоры өчен нигез салырга тиеш булган. Аллаһының изге рухы, ягъни эш итүче көче, Гайсәгә, ул суга чумдырылганда, төшкәндә, бәлки, пырылдап очып үз оясына якынлашкан күгәрченгә охшаш булгандыр.

Адәм Аллаһының улы: Бу сүзләр кешелекнең башлангычын күрсәтә һәм Яратылышның хәбәре белән туры килә; анда беренче кешене Аллаһы үз сурәтендә барлыкка китергән дип язылган (Яр 1:26, 27; 2:7). Бу сүзләр шулай ук Аллаһы тарафыннан рухландырылган башка сүзләргә дә, мәсәлән Рм 5:12; 8:20, 21 һәм 1Кр 15:22, 45 тә язылганнарга ачыклык кертә.

Аллаһы Улы: Бу сүзтезмә Изге Язмаларда еш кына Гайсәгә карата кулланыла (Ях 1:49; 3:16—18; 5:25; 10:36; 11:4). Аллаһы кеше түгел, һәм аның хатыны юк, шуңа күрә бу сүзтезмә образлы әйтемдер. Ул Гайсәнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре угылның үз әтисе белән мөнәсәбәтләренә охшаш икәнен аңларга ярдәм итә. Бу образлы әйтем шулай ук шуны күрсәтә: Гайсә үз тормышын Йәһвәдән алган, Аллаһы үзе аны барлыкка китергән. Шул ук мәгънәдә беренче кеше Адәм дә «Аллаһы улы» дип аталган. (Лк 3:38 гә аңлатманы кара.)

теге ике шәкертнең берсе: Бу ике шәкерт Ях 1:35 тә искә алынган иде. Исеме әйтелмәгән шәкерт, күрәсең, рәсүл Яхъя; ул Зебеди улы булган һәм бу Яхшы хәбәрне язган (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10). Андый нәтиҗә шуннан күренә: шушы Яхшы хәбәрне язучы беркайчан да үзен исеме белән атамый, беркайчан да рәсүл Яхъяны исеме белән искә алмый, ә Чумдыручы Яхъяны һәрвакыт «Яхъя» гына дип атый.

Яхъя, үзенең ике шәкерте белән: Чумдыручы Яхъяның ике шәкертенең берсе «Шимун Петернең бертуганы Әндри» булган. (Ях 1:40 ка аңлатманы кара.)

Яхъя, үзенең ике шәкерте белән: Чумдыручы Яхъяның ике шәкертенең берсе «Шимун Петернең бертуганы Әндри» булган. (Ях 1:40 ка аңлатманы кара.)

теге ике шәкертнең берсе: Бу ике шәкерт Ях 1:35 тә искә алынган иде. Исеме әйтелмәгән шәкерт, күрәсең, рәсүл Яхъя; ул Зебеди улы булган һәм бу Яхшы хәбәрне язган (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10). Андый нәтиҗә шуннан күренә: шушы Яхшы хәбәрне язучы беркайчан да үзен исеме белән атамый, беркайчан да рәсүл Яхъяны исеме белән искә алмый, ә Чумдыручы Яхъяны һәрвакыт «Яхъя» гына дип атый.

Шул ике шәкерте... Гайсәгә ияреп китте: Бу өзек күрсәткәнчә, Гайсәнең беренче шәкертләре Чумдыручы Яхъяның шәкертләре арасыннан булган. (Ях 1:35, 40 ка аңлатмаларны кара.)

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

Сәгать уннар тирәсе: Ягъни көндезге дүртләр. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

теге ике шәкертнең берсе: Бу ике шәкерт Ях 1:35 тә искә алынган иде. Исеме әйтелмәгән шәкерт, күрәсең, рәсүл Яхъя; ул Зебеди улы булган һәм бу Яхшы хәбәрне язган (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10). Андый нәтиҗә шуннан күренә: шушы Яхшы хәбәрне язучы беркайчан да үзен исеме белән атамый, беркайчан да рәсүл Яхъяны исеме белән искә алмый, ә Чумдыручы Яхъяны һәрвакыт «Яхъя» гына дип атый.

Мәсихнең: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.

Мәсихне: Месси́ас дигән грек сүзе (маши́ах дигән еврей сүзенең транслитерациясе) Мәсихче Грек Язмаларында ике мәртәбә генә очрый. (Ях 4:25 кара.) Маши́ах титулы «(сыекча белән) майлау» һәм «майлау» дигәнне аңлаткан маша́х дигән еврей фигыленнән барлыкка килгән (Чг 29:2, 7). Изге Язмалар язылган чорда руханилар, идарәчеләр һәм пәйгамбәрләр, йола буенча, май белән майланган булган (Лв 4:3; 1Иш 16:3, 12, 13; 1Пат 19:16). Монда Ях 1:41 дә «Мәсих» титулы «майланган зат» дигәнне аңлата диелә. «Майланган зат» дигән мәгънәне грек сүзе христо́с та йөртә. Ул Мәсихче Грек Язмаларында 500 дән артык тапкыр очрый. Ул да татар телендәге Изге Язмаларда «Мәсих» дип тәрҗемә ителә. (Мт 1:1 гә аңлатманы кара.)

Шимун (аны Петер дип тә атыйлар): Аның үз исеме Шимун булган; Петер (Пе́трос) — Кифас (Кефа́с) дигән семит исеменең грек формасы. Бу исемне аңа Гайсә биргән (Мк 3:16; Ях 1:42; Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)

Шимун (аны Петер дип тә атыйлар): Татар Изге Язмаларында Петер дүрт төрле исем белән атала: 1) «Шимун»; ул «ишетү; тыңлау» дигәнне аңлаткан еврей фигыленнән килеп чыккан. 2) «Петер» («кыяташ кисәге» дигән мәгънә йөрткән грек исеме; бу исем белән Изге Язмаларда ул гына атала). 3) «Кифас» — семит телендә Петер исеменә тиң исем (бәлки, Әп 30:6 һәм Ир 4:29 да кулланылган еврей сүзе кефи́м [кыялар] белән тамырдаш). 4) Кушма исем «Шимун Петер» (Рс 15:14; Ях 1:42; Мт 16:16).

Юныс улы: Яки «Барюныс». Күп кенә еврей исемнәрендә еврей сүзе бен я арамей сүзе бар кулланылган (икесенең дә мәгънәсе «угыл»), аннан соң ата исеме куелган. Бар дигән арамей сүзенең кайбер исемнәрдә кулланылуы арамей теленең Гайсә көннәрендәге еврей теленә йогынты ясаганына дәлил булып тора; мәсәлән, ул Бартолмай, Бартимәй һәм Барйошуа исемнәрендә очраган.

Син Шимун: Татар Изге Язмаларында Шимун дүрт төрле исем белән атала. (Мт 4:18; 10:2 гә аңлатмаларны кара.) Бу очракта Гайсә, күрәсең, Шимунны беренче тапкыр очрата һәм аңа семит исеме Кифас (Кефа́с) бирә. Бу исем Әп 30:6 һәм Ир 4:29 да кулланылган еврей сүзе кефи́м (кыялар) белән тамырдаштыр. Монда бу Яхшы хәбәрне язучы Яхъя мондый аңлатма да китерә: Кифас «Петер» дигәнне аңлата; Петер «кыяташ кисәге» дигән мәгънә йөрткән грек исеме. Изге Язмаларда Шимун гына бу семит исемен дә, шулай ук бу грек исемен дә йөртә. Натанаилдә «һичнинди мәкер» булмаганын аңларга сәләтле булган Гайсә (Ях 1:47; 2:25) Петернең дә асылын аңлый алган. Петер, аеруча Гайсә үлеп терелтелгәч, кыядай нык сыйфатлар күрсәткән һәм җыелыш өчен ныклык һәм тотрыклылык таянычы булган (Лк 22:32; Рс 1:15, 16; 15:6—11).

Яхъя: Кайбер борынгы кулъязмалар буенча, рәсүл Петернең атасы монда Яхъя дип атала. Башка борынгы кулъязмаларда ул Юныс дип атала. Мт 16:17 дә Гайсә Петергә «Юныс улы Шимун» дип дәшә. (Мт 16:17 гә аңлатманы кара.) Кайбер белгечләр әйтүенчә, Яхъя һәм Юныс исемнәренең грек формалары, бәлки, бер үк еврей исеменең төрле әйтелешедер.

Натанаилне: «Аллаһы бирде» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан исем. Күрәсең, Бартолмайның икенче исеме; ул Гайсәнең 12 рәсүленең берсе булган (Мт 10:3). Бартолмай (мәгънәсе «Толмай улы») ата исеменнән барлыкка килгән атау сүзе булган. Натанаилне Бартолмай, ягъни Толмай улы, дип атау гадәти булган, чөнки башка кешене дә Бартимәй генә, яки Тимәй улы, дип атаганнар (Мк 10:46). Маттай, Марк һәм Лүк, Бартолмай турында әйткәндә, аны Филип белән бергә искә ала. Шулай ук Яхъя да, Натанаил турында әйткәндә, аны Филип белән искә ала; бу да Бартолмай һәм Натанаил бер үк шәхес булган икәненә дәлил булып тора (Мт 10:3; Мк 3:18; Лк 6:14; Ях 1:45, 46). Ул вакытта кешенең бер исемнән күбрәк исеме булуы сирәк булмаган (Ях 1:42).

Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында: Бу сүзләр Яхшы хәбәрләрдә берничә тапкыр кулланылган «Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары» кебек сүзтезмәләрне хәтерләтә (Мт 5:17; 7:12; 11:13; 22:40; Лк 16:16). Монда «Канун» бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары, ә «пәйгамбәрләр» Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын аңлата. Бу төшенчәләр бергә искә алынганда, бөтен Еврей Язмаларына күрсәтә дигән нәтиҗә ясап була. Монда искә алынган шәкертләр һичшиксез Еврей Язмаларын яхшы белгән, һәм Филип, бәлки, мондый шигырьләрдәге өзекләрне күздә тоткандыр: Яр 3:15; 22:18; 49:10; Кн 18:18; Иш 9:6, 7; 11:1; Ир 33:15; Йз 34:23; Мик 5:2; һәм Мл 3:1. Чыннан да, Изге Язмалардагы күп кенә шигырьләр күрсәткәнчә, бөтен Еврей Язмалары Гайсә турында шаһитлек бирә (Лк 24:27, 44; Ях 5:39, 40; Рс 10:43; Ач 19:10).

Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?: Күпләр уйлавынча, Натанаилнең бу сүзләре мондый фикерне чагылдырган: Насара әһәмиятсез бер авыл булган һәм аны хәтта Гәлиләя халкы да шундый дип санаган (Ях 21:2). Насараны Еврей Язмалары да, Иосиф Флавий да аерым искә алмый, ә, мәсәлән, якындагы Йәфи (Насарадан көньяк-көнбатышка таба 3 км азрак ераклыкта урнашкан) турында Йш 19:12 дә искә алына һәм шулай ук Иосиф Флавий да яза. Әмма Гәлиләядәге бар шәһәрләр дә Еврей Язмаларында һәм Иосиф Флавий тарафыннан телгә алынамы? Юк. Шунысы да игътибарга лаек: Насара Яхшы хәбәрләрдә һәрчак «шәһәр» (грекча по́лис) дип атала, ә бу төшенчә халкы авылныкыннан күбрәк булган торак пунктны күрсәтә (Мт 2:23; Лк 1:26; 2:4, 39; 4:29). Насара калкулыклар арасындагы түбән урында урнашкан булган; алар Ездрилон (Йәзриил) үзәнлеге өстеннән калкып торган. Күп халык яшәгән бу өлкә янында берничә шәһәр һәм шәһәрчек булган. Ул мөһим сәүдә юлларына якын урнашкан булганга, аның халкы ул вакыттагы иҗтимагый, дини һәм сәяси эшләрдән хәбәрдар булган. (Лк 4:23 белән чагыштыр.) Насарада синагога да булган (Лк 4:16). Димәк, Насара, күрәсең, әһәмиятсез авыл булмаган. Шуңа күрә Натанаил Филипнең якындагы Насарадан булган ниндидер кеше Вәгъдә ителгән зат була алган дип уйлаганына тик гаҗәпләнүен белдергәндер, чөнки Изге Язмаларда Мәсих Яһүдтәге Бәйтлеһемнән булачак дип алдан әйтелгән булган (Мик 5:2; Ях 7:42, 52).

чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк: Ягъкубның бар токымнары исраиллеләр булган, ләкин Гайсә монда һичшиксез туганлык бәйләнештән күбрәкне күздә тоткан. Исраил исеменең мәгънәсе «Аллаһы белән көрәшүче (бирешмәүче)», һәм бу исем Ягъкубка фатиха алу өчен фәрештә белән көрәшкәннән соң бирелгән булган. Игезәк абыйсы Исаудан аермалы буларак, Ягъкуб изге нәрсәләрне кадерләгән һәм Аллаһы илтифатын алыр өчен бар көчен куярга әзер булган (Яр 32:22—28; Ев 12:16). Гайсәнең Натанаилгә әйткән сүзләре шуны күрсәткән: Натанаил тумыштан гына түгел, ә борынгы бабасы Ягъкубныкына охшаш иман күрсәткәнгә һәм аның кебек Аллаһы ихтыярын үтәргә теләгәнгә исраилле булган. Гайсәнең сүзләре (бәлки, Зб 32:2 не чагылдыра) шуны да күрсәткән: Натанаилдә бернинди икейөзлелек я мәкер булмаган.

Син моннан да бөегрәк нәрсәләр күрерсең: Тиздән Натанаил бу сүзләрнең үтәлүен күрә башлаган. Үзенең туган шәһәре Гәлиләядәге Кәнәдә үткән туй мәҗлесендә Натанаил Гайсәнең беренче могҗизасын — суны яхшы шәрабка әйләндергәнен — үз күзләре белән күргән (Ях 2:1—11; 21:2). Соңрак рәсүлләр итеп билгеләнгән башка 11 шәкерт белән бергә Натанаил Гайсәнең авыруларны савыктырганына, җеннәрне куып чыгарганына һәм хәтта үлеләрне терелтеп торгызганына шаһит булган. Өстәвенә, Натанаил белән башка рәсүлләргә могҗизалар кылырга һәм «Күкләр Патшалыгы якынлашты» дип игълан итәргә вәкаләт бирелгән булган (Мт 10:1—8).

Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)

хак сүз: Сүзгә-сүз «хак сүз, хак сүз». Грекча аме́н аме́н. Грек сүзе аме́н еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала (Мт 5:18; Мк 3:28; Лк 4:24). Яхъяның Яхшы хәбәрендә генә бу төшенчә бер-бер артлы кабатлана (аме́н аме́н), һәм төп нөсхәдә бөтен 25 очракта шулай язылган. «Сезгә хак сүз әйтәм» дигән сүзтезмәне «Мин сезне ышандырам» я «Мин сезгә хакыйкать сөйлим» дип тә тәрҗемә итеп була.

күкне: Монда кулланылган грек төшенчәсе физик күкләрне, ягъни күк йөзен, я рухи күкләрне аңлатырга мөмкин.

фәрештәләренең: Яки «хәбәрчеләренең». Грек сүзе а́нгелос һәм аңа туры килгән еврей сүзе мала́х Изге Язмаларда якынча 400 тапкыр очрый. Ике сүзнең дә төп мәгънәсе «хәбәрче». Сүз рухи хәбәрче турында барганда, бу сүзләр «фәрештә» дип, ә кешеләргә карата кулланылганда, «хәбәрче» дип тәрҗемә ителә. Сүз кеше я фәрештә турында барамы, моны гадәттә контекст күрсәтә, ә ике мәгънәнең дә булуы мөмкин икән, искәрмәләрдә еш кына икенче тәрҗемә китерелә. (Яр 16:7; 32:3; Әп 4:18, иск.; 33:23, иск.; Вг 5:6; Иш 63:9; Мт 1:20; Яг 2:25; Ач 22:8; сүзлекне кара.) Символлар күп булган Ачылыш китабында фәрештә сүзе кайвакыт кешеләрне аңлата (Ач 2:1, 8, 12, 18; 3:1, 7, 14).

Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

Адәм Улы янына: Яки «Адәм Улына хезмәт итеп». Фәрештәләренең... күтәрелеп һәм... төшеп йөрүләре турында әйткәндә, Гайсә Ягъкубның күренешен күздә тоткандыр: Ягъкуб фәрештәләрнең баскыч буйлап менеп-төшеп йөрүен күргән (Яр 28:12); моннан фәрештәләрнең Йәһвә һәм ул хуплаган кешеләр арасындагы эшләрдә мөһим роль уйнаганы күренә. Гайсәнең бу сүзләре шуны да күрсәтә: аның белән йөргән кешеләр Аллаһы фәрештәләренең Гайсәгә хезмәт иткәненә һәм Атасының аны махсус рәвештә кайгыртканына һәм җитәкләгәненә дәлилләр алачак.

Медиаматериал

Яхъя китабына кереш сүз (видеоролик)
Яхъя китабына кереш сүз (видеоролик)
Яхъя 1:1 нең копт теленең саид диалектына тәрҗемәсе
Яхъя 1:1 нең копт теленең саид диалектына тәрҗемәсе

Монда күрсәтелгән кулъязмада (б. э. 600 елларына карый) Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең копт теленең саид диалектына тәрҗемәсе бар. Гайсә җирдә хезмәт иткәннән соң гасырлар дәвамында Мисырда копт телендә сөйләшкәннәр. Мәсихче Грек Язмалары иң беренче итеп тәрҗемә ителгән телләр арасында сурия, латин һәм копт телләре булган. Копт теленә тәрҗемәләр б. э. III гасырына инде әзер булган, шуңа күрә алар ул вакытта грек текстын ничек аңлаганнарын белергә булыша. Мәсәлән, иң күп бәхәсләр тудырган Ях 1:1 нең икенче өлешен карап чыгу аеруча кызык булыр. Күп кенә тәрҗемәләрдә анда әйтелә: «Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган». Грек (койне), сурия һәм латин телләреннән аермалы буларак, копт теленең саид диалектында билгесезлек артикле бар. Монда күрсәтелгәнчә, ике урында копт сүзе «Аллаһы» (билгеләнгән) бераз төрлечә язылган: бер очракта (1) билгелелек артикле белән (кызыл түгәрәккә алынган), ә икенче очракта (2) билгесезлек артикле белән (кызыл түгәрәккә алынган). Шуңа күрә татар теленә бу өзек болай дип тәрҗемә ителгән: «Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз илаһ булган». («Сүз илаһ булган» дигән сүзләрне тәрҗемә итү турында күбрәк белер өчен Ях 1:1 гә аңлатманы кара.)

1. Билгелелек артикле (кызыл түгәрәккә алынган) Аллаһы

2. Билгесезлек артикле (кызыл түгәрәккә алынган) илаһ

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең II гасыр кулъязмасы
Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең II гасыр кулъязмасы

Монда Изге Язмаларның борынгы кулъязмасының беренче бите күрсәтелгән. Ул Бодмер папирусы 2 (P66) дип атала һәм якынча б. э. 200 елында күчереп язылган һәм кодекс итеп тегелгән. Бу грек телендәге кулъязма Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең (яки Инҗилнең) зур өлешен үз эченә ала. Аның беренче бите Эуанге́лион Ката́ Йоа́нен («Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр») дигән исем (билгеләнгән) белән башлана. Андый исемнәр, күрәсең, төп нөсхә текстында булмаган, ә соңрак аларны күчереп язучылар өстәгән. Андый исемнәрне язучының исеме белән бергә, бәлки, гамәли сәбәпләр аркасында куллана башлаганнардыр. Шулай итеп китапларны төгәл билгеләп булган.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр. Кайбер төп вакыйгалар
Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр. Кайбер төп вакыйгалар

Вакыйгалар мөмкин кадәр хронологик тәртиптә китерелгән

Һәр Яхшы хәбәр буенча ясалган картада вакыйгалар тезмәсе үзенчә күрсәтелә

1. Үрдүн елгасы аръягындагы Битания янында Яхъя Гайсәне «Аллаһы Бәрәне» дип атый (Ях 1:29)

2. Гәлиләядәге Кәнәдә Гайсә беренче могҗизасын кыла (Ях 2:3, 7—9, 11)

3. Гайсә гыйбадәтханәне беренче мәртәбә чистарта (Ях 2:13—15)

4. Гайсә Яһүдия җиренә китә; аның шәкертләре суга чумдырылу үткәрә; Яхъя Айнунда суга чумдырылу үткәрә (Ях 3:22, 23)

5. Гайсә Сихардагы Ягъкуб коесы янында самарияле бер хатын белән сөйләшә (Ях 4:4—7, 14, 19, 20)

6. Гайсә Гәлиләядәге Кәнәдә бер түрәнең улын ерактан савыктыра; бу аның анда кылган икенче могҗизасы (Ях 4:46, 47, 50—54)

7. Гайсә Иерусалимда Битзата дип аталган сулык янында авырган бер кешене савыктыра (Ях 5:2—5, 8, 9)

8. Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш ягы; Гайсә якынча 5 000 ир-атны могҗизалы рәвештә тукландыргач, кешеләр аны патша итеп куярга тели (Мт 14:19—21; Ях 6:10, 14, 15)

9. Кәпернаумдагы синагогада Гайсә үзен «тормыш икмәге» дип атый; күпләр өчен аның сүзләре абыну ташы булып китә (Ях 6:48, 54, 59, 66)

10. Силуам сулыгы янында Гайсә тумыштан сукыр бер кешене савыктыра (Ях 9:1—3, 6, 7)

11. Гыйбадәтханәдәге Сөләйман колоннадасында яһүдләр Гайсәне ташлар атып үтерергә ниятли (Ях 10:22, 23, 31)

12. Яһүдләр Гайсәне кулга алырга тырышканда, ул элек Яхъя чумдырган урынга китә; Үрдүн аръягында күпләр Гайсәгә иман итә башлый (Ях 10:39—42)

13. Гайсә Битаниядә Лазарны үледән терелтә (Ях 11:38, 39, 43, 44)

14. Яһүдләр Иерусалимда Гайсәне үтерергә ният коргач, ул чүл янындагы өлкәгә, Ифраим шәһәренә китә (Ях 11:53, 54)

15. Гайсә Битфәгиядән алып баручы юлдан ишәккә атланып бара һәм тантаналы рәвештә Иерусалимга керә (Мт 21:1, 7—10; Мк 11:1, 7—11; Лк 19:29, 30, 35, 37, 38; Ях 12:12—15)

16. Гайсә үз шәкертләре белән Кидрон үзәне аша Гитсимәнгә бара (Мт 26:30; Мк 14:26; Лк 22:39; Ях 18:1)

17. Гитсимән бакчасында Яһүд Гайсәне сата һәм Гайсә кулга алына (Мт 26:47—50; Мк 14:43—46; Лк 22:47, 48, 54; Ях 18:2, 3, 12)

18. Идарәче сараенда Гайсәне камчылыйлар һәм мыскыл итәләр (Мт 27:26—29; Мк 15:15—20; Ях 19:1—3)

19. Гайсәне Голгофа дигән урында баганага кадаклап куялар (Мт 27:33—36; Мк 15:22—25; Лк 23:33; Ях 19:17, 18)

20. Үледән терелтелгән Гайсә бакчада, төрбә янында магдалалы Мәрьямгә күренә (Мт 28:1, 5, 6, 8, 9; Ях 20:11, 12, 15—17)

21. Гәлиләя диңгезе ярында Гайсә үз шәкертләренә күренә; Петер Гайсәне үз яратуына ышандыра (Ях 21:12—15)

Йәзриил үзәне
Йәзриил үзәне

Насара янындагы бер кыядан көньякка караганда монда күрсәтелгән күренеш ачыла. Изге Язмаларда еш искә алынган бу уңдырышлы Йәзриил үзәне көнчыгышка һәм көнбатышка таба сузылган (Йш 17:16; Хк 6:33; Һш 1:5). Сул якта еракта Мөре тавы күренеп тора; аның битендә Наин шәһәре урнашкан. Наинда Гайсә бер тол хатынның улын үледән терелткән булган (Хк 7:1; Лк 7:11—15). Офык уртасында Гилбуа тавы күренә (1Иш 31:1, 8). Гайсә якындагы Насарада үскән һәм, бәлки, шушы урынга килеп йөргәндер; бу җирдән Исраил тарихында мөһим роль уйнаган берничә урын күренеп тора (Лк 2:39, 40).