Петернең икенче хаты 1:1—21

1  Бу хатны мин, Гайсә Мәсихнең колы һәм рәсүле Шиму́н Пете́р, безнеке кебек кадерле иманга ия булганнарга язам. Алар аңа Аллаһыбызның һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең гаделлеге ярдәмендә ия булдылар.  Сезгә Аллаһы һәм Хуҗабыз Гайсә турындагы төгәл белем+ аша юмарт игелек һәм иминлек тагы да мулрак бирелсен.  Безгә бит, без Аллаһыга бирелгән булып яши алсын өчен, бар кирәкле нәрсә аның илаһи кодрәте ярдәмендә, Аллаһы турындагы төгәл белем аша бүләк ителде. Ул безне үз даны һәм яхшылыгы аша чакырып,+  алар ярдәмендә безгә иң бөек һәм кадерле вәгъдәләр бүләк итте.+ Ул бу вәгъдәләрне сез алар аша, тыелгысыз тән теләкләре тудырган дөнья бозыклыгыннан азат ителеп, Аллаһы шикелле рухлар булсын өчен бирде.+  Нәкъ шуңа күрә бар тырышлыкларыгызны куеп,+ иманыгызга яхшылыкны өстәгез,+ яхшылыкка — белем,+  белемгә — тотнаклылык, тотнаклылыкка+ — чыдамлылык, чыдамлылыкка — Аллаһыга бирелгәнлек,+  Аллаһыга бирелгәнлеккә — туганнарча ярату, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез.+  Әгәр дә бу сыйфатлар сездә булса һәм ташып торса, сез Хуҗабыз Гайсә Мәсих турындагы төгәл белемне кулланып җимеш китерерсез* һәм ялкауланмассыз.+  Ә инде берәр кешедә алар булмаса, ул сукыр, яктылыктан күзләрен каплый*+ һәм элекке гөнаһларыннан сафландырылганын+ оныткан. 10  Шуңа күрә, кардәшләр, Аллаһының чакырылганнары+ һәм сайланганнары буларак, тугры калыр өчен бар көчегезне куегыз. Шулай эшләп, сез беркайчан да ялгышмаячаксыз+ 11  һәм, мул фатихалар алып, Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына+ керәчәксез.+ 12  Шуңа күрә сез язган сүзләрем турында белсәгез дә һәм үзегездә булган хакыйкатьтә нык торсагыз да, болар турында хәтерегезгә һәрвакыт төшереп торачакмын. 13  Мин, әлегә кеше тәнендә*+ булганда, боларның барысын сезнең хәтерегезгә төшереп,+ сезне дәртләндерүне дөрес дип саныйм, 14  чөнки шуны беләм: миңа Хуҗабыз Гайсә Мәсих ачыклаганча, тиздән бу тәнемне салырга туры киләчәк.+ 15  Шуңа күрә, сез минем китүемнән соң моның барысын исегезгә төшереп тора алсын өчен, һәрвакыт көчемнән килгәнне эшләп торачакмын. 16  Сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең көче һәм аның килү чоры турында сөйләгәндә, без оста төзелгән уйдырмаларга иярмәдек, ә аның никадәр бөек икәнен үз күзләребез белән күреп сөйләдек.+ 17  Чөнки күктәге Ата, Аллаһы — бөек данның чыганагы: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм»+,— дигән сүзләр* әйткәндә, Гайсәгә хөрмәт белән дан бирелде. 18  Әйе, без күктән килгән бу сүзләрне аның белән бергә изге тауда булганда ишеттек. 19  Шуңа күрә без пәйгамбәрлек сүзенә тагын да ныграк ышанабыз. Һәм сез аңа (таң атканчы һәм таң йолдызы+ калыкканчы) караңгы урында — йөрәкләрегездә балкып торган яктырткычка+ карагандай игътибар белән карап, бик әйбәт эшлисез. 20  Сез иң элек шуны беләсез: Язмадагы бер пәйгамбәрлек тә һичнинди шәхси фикергә нигезләнмәгән, 21  чөнки пәйгамбәрлек беркайчан да кеше ихтыярыннан тумаган,+ кешеләр Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә* сөйләгән.+

Искәрмәләр

Яки «уңышлы булырсыз».
Я, бәлки, «сукыр, ерактан начар күрүче».
Сүзгә-сүз «чатырда».
Сүзгә-сүз «тавыш».
Сүзгә-сүз «хәрәкәткә китерелеп».

Искәрмәләр

Медиаматериал