Яхъя 15:1—27
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Мин — чын йөзем агачы: Гайсә кулланган метафора Еврей Язмаларындагы образлы әйтемнәрне хәтерләтә. Ишагыя пәйгамбәрлегендә «Исраил йорты» «Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йөзем бакчасы» дип атала (Иш 5:1—7). Йәһвә тугрылыксыз Исраилне «кыргый йөзем агачының начар үсентеләре» һәм «кыргыйланган йөзем агачы» дип атаган (Ир 2:21; Һш 10:1, 2). Ләкин бу тугрылыксыз халыктан аермалы буларак, Гайсә «чын йөзем агачы», ә аның Атасы — йөзем үстерүче. Үз шәкертләрен йөзем агачының «ботаклары» белән чагыштырганнан соң, Гайсә аларны үзе белән бердәмлектә калырга өндәгән. Ботаклар, корымыйча җимеш бирсен өчен, үзләренә йөзем агачыннан кирәклесен алып торырга тиеш. Нәкъ шулай ук шәкертләр дә, рухи яктан исән калып, җимешләр китерер өчен, Гайсә белән бердәмлектә калырга тиеш. Бу мисал шуны да күрсәтә: йөзем үстерүче йөзем агачының җимешләр китерүен көткән кебек, Йәһвә дә Мәсих белән бердәмлектә булган кешеләрдән рухи җимешләр көтә. Бу мисал Гайсәнең чын шәкертләре белән аның арасында һәм шәкертләр белән аның Атасы арасында булган бердәмлеккә басым ясый (Ях 15:2—8).
чистарта: Яки «кыркып кыскарта». Монда «чистарта» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Ях 15:3 тә «чистартылдыгыз» дип бирелгән грек сүзенең фигыль формасы.
җанын: Яки «тормышын». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсе контекстка карап билгеләнә. Ул монда кешенең тормышын аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Мин сезне инде коллар дип атамыйм: «Кол» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе ду́лос гадәттә берәр кешенең шәхси милке булып саналган кешегә карата кулланыла (Мт 8:9; 10:24, 25; 13:27). Ул шулай ук күчмә мәгънәдә дә кулланыла һәм Аллаһының вә аның Улы Гайсә Мәсихнең тугры хезмәтчеләрен белдерә; бу кешеләр дә (Рс 2:18; 4:29; Рм 1:1; Гл 1:10), фәрештәләр дә (Ач 19:10, анда си́ндулос [хезмәттәш] сүзе очрый) булырга мөмкин. Күчмә мәгънәдә бу төшенчә шулай ук гөнаһ коллыгында (Ях 8:34; Рм 6:16—20) я бозыклык коллыгында булган кешеләргә карата кулланыла (2Пт 2:19). Гайсә, үзенең камил тормышын корбан иткәч, үзенә ияргән бар кешеләрнең тормышын үз канының бәясенә сатып алган. Нәтиҗәдә, мәсихчеләр үзләренеке түгел, алар — «Мәсих коллары» (Эф 6:6; 1Кр 6:19, 20; 7:23; Гл 3:13). Гайсә, рәсүлләрне үз дуслары дип атаган булса да, аларны гөнаһтан йолып алганга, алар аның коллары булып киткән. Кайчак ул бу сүзне үзенең шәкертләренә карата кулланган (Ях 15:20).
дөнья: Бу контекстта грек сүзе ко́смос Аллаһы хезмәтчеләре булмаган кешелек дөньясын — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен күрсәтә. Гайсәнең үз хезмәтчеләре дөньяныкы түгел дип әйткәнен Яхшы хәбәр бәян итүчеләрдән Яхъя гына язган. Шул ук фикер тагын ике мәртәбә Гайсәнең, үзенең тугры рәсүлләре белән булганда, кылган соңгы догасында чагылган (Ях 17:14, 16).
исемең: Дүрт еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының шәхси исеме. Ул гадәттә татар телендә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем Еврей Язмаларында — 6 979 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. (Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең кулланышы турында белер өчен, А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Чг 34:5, 6; Гс 22:1, иск. белән чагыштыр.)
минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда ни өчен бу дөнья кешеләре үзенең шәкертләрен эзәрлекләячәк икәнен аңлата: алар бит Гайсәне Җибәрүчене белми. Аллаһыны белү аларга Гайсәнең исеме нәрсә аңлата икәнен аңларга һәм танырга ярдәм итәр иде (Рс 4:12). Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш. (Ях 17:3; Ач 19:11—16; шулай ук Зб 2:7—12 белән чагыштыр.)
аларның Канунында: Монда тулаем Еврей Язмалары турында сүз бара. Бу шигырьдәге өземтә Зб 35:19; 69:4 тән алынган. «Канун» сүзе шул ук мәгънәдә Ях 10:34; 12:34 тә кулланыла.
ярдәмче: Ях 14:16 га аңлатманы кара.
ярдәмчене: Яки «юатучыны; дәртләндерүчене; яклаучыны». Монда «ярдәмче» дип тәрҗемә ителгән сүз (пара́клетос) Изге Язмаларда изге рухның да (Ях 14:16, 26; 15:26; 16:7), Гайсәнең дә (1Ях 2:1) рольләрен сурәтләр өчен кулланыла. Ул сүзгә-сүз, ярдәм бирер өчен, «берәрсе янына чакырылган берәү» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Гайсә изге рух, ягъни көч, турында ярдәмче дип һәм бу ярдәмче «өйрәтәчәк», «шаһитлек бирәчәк», «ачык күрсәтәчәк», «җитәкләп барыр», «ишеткәнен сөйләр» һәм «кабул иткәнне җиткерәчәк» дип әйткәндә, образлы тел кулланган, ягъни җансыз нәрсәне җанландырып күрсәткән. Изге Язмаларда шәхес булмаган берәр нәрсәне гәүдәләндерү очраклары аз түгел. Моңа кайбер очраклар: зирәклек, үлем, гөнаһ һәм юмарт игелек (Мт 11:19; Лк 7:35; Рм 5:14, 17, 21; 6:12; 7:8—11). Бу нәрсәләрнең берсе дә шәхес түгел икәне ап-ачык. Аллаһы рухы еш кына җансыз төшенчәләр белән бергә искә алына, һәм бу аның шәхес түгел икәненә өстәмә дәлил булып тора (Мт 3:11; Рс 6:3, 5; 13:52; 2Кр 6:4—8; Эф 5:18). Кайбер белгечләр әйтүенчә, шушы «ярдәмче» турында сүз барганда, грек телендәге алмашлыкларның ир җенес формасында кулланылуы изге рухның шәхес икәнен күрсәтә (Ях 14:26). Әмма, «ярдәмче» дип бирелгән бу сүз ир җенес формасында булганга, «ярдәмченең» эшчәнлеге сурәтләнгәндә, грек грамматикасы буенча, алмашлыклар ир җенес формасында кулланылырга тиеш (Ях 16:7, 8, 13, 14). Ә «рух» дигәнне аңлаткан средний родтагы грек сүзе пне́ума кулланылганда, средний родтагы алмашлыклар кулланыла. (Ях 14:17 гә аңлатманы кара.)
баштан ук: Яки «мин башлагач ук», ягъни Гайсә үз хезмәтен башлагач.