Ишагыя 11:1—16

11  Иша́й төбеннән+ үсенте+ үсеп чыгар,Аның тамырларыннан чыккан үренте+ җимешләр бирер.  Аңарда Йәһвә рухы,+Зирәклек+ һәм аңлау рухы,Киңәш һәм куәт рухы,+Белем һәм Йәһвәгә карата курку-хөрмәт рухы булыр.  Ул Йәһвәгә карата курку-хөрмәт күрсәтеп, шатлык табар.+ Ул күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәс,Колаклары ишеткәннәре буенча гына фаш итмәс.+  Ул мескеннәрне дөреслек* белән хөкем итәр. Җирдәге юашларның файдасына кешеләрне намуслылык белән фаш итәр. Ул авызыннан чыккан таяк белән җиргә сугар+Һәм авызының сулышы* белән явызларны үтерер.+  Тәкъвалыкны биленә билбау итеп буар,Тугрылык белән билен бәйләр.+  Бүре вакыт-вакыт сарык бәрәне янында яшәр,+Каплан яшь кәҗә янында ятар,Бозау, арыслан һәм көр хайван — барысы бергә булыр.*+ Кечкенә малай аларны ияртеп йөрер.  Сыер һәм аю бергә тукланыр,Аларның балалары бергә ятар. Арыслан, үгез кебек, салам ашар.+  Имчәк бала күзлекле еланның оясы янында уйнар,Имчәктән аерылган бала кулын агулы елан өненә сузар.  Алар минем бөтен изге тавымда бернинди зыян китермәс+Һәм бернәрсә дә җимермәс,+Чөнки, диңгез сулар белән тулы булган кебек,Җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр.+ 10  Ул көнне Ишай тамыры+ халыклар өчен билге* булып торыр.+ Аңа җитәкчелек эзләп халыклар борылыр,*+Һәм аның тору урыны данланыр. 11  Ул көнне Йәһвә үз халкының исән калган калдыгын Ассирия,+ Мисыр,+ Па́трос,+ Куш,+ Ила́м,+ Шина́р,* Хаматтан һәм диңгез утрауларыннан+ үзенә кайтарыр өчен тагын, икенче мәртәбә, ярдәм кулын сузар. 12  Ул халыклар өчен билге* куяр һәм Исраилнең таралган кешеләрен җыяр.+ Ул җирнең дүрт почмагыннан Яһүднең чәчелгән халкын бергә җыяр.+ 13  Ифраимның көнчелеге юкка чыгар,+Яһүдкә дошманлык күрсәткән кешеләр юк ителер. Ифраи́м Яһүдтән көнләшмәс,Яһүд тә Ифраимга каршы тормас.+ 14  Алар көнбатышта өстән филистилеләр авышлыкларына ташланыр. Алар берләшеп көнчыгыш халкын талар,Эдо́м+ белән Моабка+ кулын сузар.* Амунлылар аларга буйсыныр.+ 15  Йәһвә Мисыр диңгезенең култыгын бүләр,*+Бөек елгага*+ йодрыгын селкер,Көйдергеч сулышы* белән аның җиде тармагына сугар,*Шулай итеп кешеләр елганы сандалларын салмыйча кичә алыр. 16  Һәм Мисыр җиреннән чыккан көнне Исраи́л өчен зур юл булгандай,Аның халкының исән калган калдыгы+ өчен Ассириядән үз җиренә зур юл булыр.+

Искәрмәләр

Яки «тәкъвалык».
Сүзгә-сүз «иреннәренең рухы».
Я, бәлки, «Бозау һәм арыслан бергә тукланыр».
Яки «Халыклар аны эзләр».
Яки «билге баганасы».
Ягъни Бабыл патшалыгы.
Яки «билге баганасы».
Яки «Үз хакимлекләрен Эдом белән Моабка җәелдерер».
Я, бәлки, «корытыр».
Ягъни Евфратка.
Яки «рухы».
Я, бәлки, «аны җиде тармакка бүләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал