Микай 5:1—15

5  «Син үзеңне җәрәхәтлисең,И камап алынган шәһәр. Безне чолгап алдылар.+ Алар Исраи́л хөкемчесенең яңагына таяк белән сугалар.+  Һәм син, Бәйтлеһе́м Ифра́т,+Яһүдтәге шәһәрләр* арасында иң кечкенәсе. Минем өчен Исраилдә идарәче булачак зат синнән чыгар.+ Ул чыгышы буенча борынгы заманнардан, элекке көннәрдән.  Йөкле хатын бала тудырганчыга кадәрАллаһы аларны калдырып торыр. Һәм идарәченең туганнарыннан калган кешеләр Исраил халкына кайтыр.  Ул торып басар да Йәһвә кодрәте белән,Аллаһысы Йәһвәнең мәһабәт исеме белән көтүне көтәр.+ Алар тыныч-имин яшәр,+Чөнки ул вакытта аның бөеклеге җир читенә хәтле барып җитәр.+  Ул тынычлык китерер.+ Ассириялеләр илебезгә бәреп кереп, ныгытылган манараларыбызны таптаса,+Без аларга каршы җиде көтүче, әйе, кешеләр арасыннан сигез мирза* күтәрербез.  Алар Ассирия җиренҺәм Нәмру́д+ җирен аның чикләрендә кылыч белән җәзалар.+ Ассириялеләр илебезгә бәреп кереп, җиребезне таптаганда,Шул идарәче безне коткарыр.+  Ягъкуб калдыгы күп халыклар арасындаЙәһвә биргән чык кебек,Үсемлекләргә яуган яңгыр сыман булыр. Алар кешегә үз өметләрен багламый,Кеше улларыннан ярдәм көтми.  Ягъкуб калдыгы халыклар арасында,Күп халыклар арасындаУрмандагы хайваннар арасындагы арыслан сыман,Сарык көтүләре аша үтеп аларга ташланып ботарлаучыЯшь арыслан шикелле булыр;Аларны коткарырлык берәү дә юк.  Син үзеңә каршы чыгучыларны җиңәрсең,Бар дошманнарың юк ителер». 10  «Ул көнне,— ди Йәһвә,—Мин атларыңны һәлак итәрмен, хәрби арбаларыңны җимерермен. 11  Мин җиреңдәге шәһәрләрне юк итәрмен,Бөтен ныгытмаларыңны тар-мар итәрмен. 12  Сихерчелек белән башка шөгыльләнмәссең,Араңда бер сихерче дә калмас.+ 13  Кисеп һәм уеп ясалган потларыңны һәм изге баганаларыңны юк итәрмен. Син үз кулларың белән ясаган әйберләргә бүтән сәҗдә кылмассың.+ 14  Изге агач баганаларыңны* йолкып чыгарырмын,+Шәһәрләреңнең эзе дә калмас. 15  Мин тыңламаучан халыкларданАчуланып һәм ярсып үч алырмын».

Искәрмәләр

Яки «Яһүд гаиләләре».
Яки «җитәкче».

Искәрмәләр

Медиаматериал