Лүк 11:1—54

11  Бер көнне Гайсә дога кыла иде. Ул догасын тәмамлагач, шәкертләренең берсе аңа: «Хуҗам, Яхъя үзенең шәкертләрен дога кылырга өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче»,— диде.  Ул аларга болай дип әйтте: «Дога кылганда, болай диегез: „Атабыз, исемең изге ителсен.+ Синең Патшалыгың килсен.+  Безгә икмәгебезне көндәлек ихтыяҗларыбызга карап һәр көн бир.+  Безнең гөнаһларыбызны кичер,+ чөнки без дә үзебезгә бурычлы һәркемне кичерәбез.+ Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш“».+  Аннары ул аларга болай диде: «Әйтик, сезнең дустыгыз бар, ди. Һәм сез төн уртасында аның янына барып, аңа болай дисез: „Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле,  чөнки әле генә сәяхәт итүче бер дустым килде, ә минем аңа бирерлек бернәрсәм дә юк“.  Ә ул өй эченнән: „Борчып йөрмә әле, ишекләр инде бикле, балаларым да минем белән ятакта. Мин торып, сиңа бернәрсә дә бирә алмыйм“,— дияр.  Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына торып, икмәк бирмәсә дә, тегесе үз дигәнендә нык торганга,+ урыныннан күтәрелеп аңа бар кирәклесен бирер.  Шулай итеп, сезгә шуны әйтәм: бертуктаусыз сорагыз+ — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар.+ 10  Чөнки һәр сораучы ала,+ һәр эзләүче таба, һәм һәр шакучыга ачарлар. 11  Арагыздагы кайсы ата балык сораучы улына елан бирер?+ 12  Я йомырка сораса, кайсы ата чаян бирер? 13  Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны бигрәк тә бирәчәк!»+ 14  Соңрак Гайсә бер кешедән җенне куып чыгарды. Бу җен кешене телсез иткән иде.+ Җен чыккач, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды.+ 15  Ләкин аларның кайберләре: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибу́л ярдәме белән куып чыгара»,— диде.+ 16  Ә башкалары, аны вәсвәсәләр өчен, күктән могҗизалы күренеш күрсәтүен үтенде.+ 17  Гайсә, аларның уйларын белеп,+ болай диде: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер, һәм кешеләре бер-берсенә каршы сугышкан һәр гаилә таркалыр. 18  Нәкъ шулай ук Шайтан да үз-үзенә каршы сугыша икән, аның патшалыгы тар-мар ителәчәк. Сез бит, мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам, дисез. 19  Мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам икән, алайса, сезнең шәкертләрегез аларны кемнең ярдәме белән куып чыгара? Шуңа күрә шәкертләрегез сезне хөкем итәчәк. 20  Ә инде мин җеннәрне Аллаһы кодрәте+ белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз.*+ 21  Көчле һәм яхшы коралланган кеше үз йортын саклап торганда, аның милке иминлектә кала. 22  Ә инде аңардан көчлерәк берәү, аңа һөҗүм итеп, аны җиңсә, аның таянычын — бар коралын тартып алыр һәм аңардан талап алганнарны бүләр. 23  Минем якта тормаучы миңа каршы тора, минем белән җыймаучы — тарката.+ 24  Җен, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмагач: „Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле“,— ди.+ 25  Кайткач, ул аны себерелгән һәм бизәлгән хәлдә таба. 26  Шуннан соң ул бара да үзеннән явызрак башка җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар шул йортка кереп, анда яши башлый. Бу хәл шул кеше өчен элеккесенә караганда начаррак була».+ 27  Гайсә моны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын аңа: «Сине күтәреп йөргән карын һәм сине имезгән имчәкләр бәхетле!»+ — дип кычкырды. 28  Ул исә: «Юк, Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!»+ — дип җавап бирде. 29  Гайсә, үзе янына күп халык җыела башлагач, болай диде: «Бу явыз буын билге* эзләп йөри, әмма аңа Юны́с пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс.+ 30  Юныс+ нинәвәлеләр өчен билге булган кебек, Адәм Улы да бу буын өчен билге булыр. 31  Хөкем көнендә көньяк патшабикәсе,+ бу буын кешеләре белән бергә терелеп, аларны гаепләр, чөнки ул Сөләйманның зирәк сүзләрен тыңлар өчен җир читеннән килгән булган. Әмма монда Сөләйманнан бөегрәге бар.+ 32  Хөкем көнендә Нинәвә́ халкы бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки Нинәвә халкы Юныс вәгазен ишетеп тәүбә иткән.+ Әмма монда Юныстан бөегрәге бар. 33  Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны яшерен урынга яки савыт астына куймыйлар. Киресенчә, өйгә керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, аны югарырак урынга утырталар.+ 34  Тәннең яктырткычы — синең күзләрең. Күзләрең бер максатка төбәлгән булса, бөтен тәнең якты* булыр,+ ләкин көнчел булса, бөтен тәнең караңгы булыр.+ 35  Шуңа күрә сак бул, эчеңдәге яктылык караңгылык булмасын. 36  Ә инде бөтен тәнең якты һәм аның бер өлеше дә караңгы түгел икән, бар тәнең үзеңә яктылык биргән яктырткычтай балкып торачак». 37  Гайсә сөйләп бетергәч, бер фарисей аны кунакка чакырды. Һәм ул аның өенә кереп, табын янына утырды. 38  Фарисей исә, аның ашар алдыннан кулларын юмаганын күреп, гаҗәпләнеп калды.+ 39  Әмма Гайсә аңа болай диде: «Сез, фарисейлар, касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык* һәм явызлык белән тулы.+ 40  Акылсызлар! Тышкы якны булдырган Аллаһы эчке якны да булдырган түгелме соң? 41  Әмма сез күңелегездә булганны хәер итеп бирегез. Шул чакта сезнең калган бар нәрсәгез дә* чиста булыр.+ 42  Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле* яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез,+ ә гаделлеккә* һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез! Сезгә боларны да үтәргә, канунның калган өлешләрен дә кире какмаска кирәк иде.+ 43  Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез синагогаларда иң алгы урыннарны һәм базар мәйданнарында үзегезне сәламләүне яратасыз!+ 44  Кайгы сезгә, чөнки сез күзгә ташланмый торган каберләр төсле,+ кешеләр үзләре дә белмичә алар өстеннән йөри!» 45  Моны ишеткәч, Канунны яхшы белүче кешеләрнең берсе аңа: «Остаз, бу сүзләрең белән син безне дә рәнҗетәсең»,— диде. 46  Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Канунны яхшы белүчеләр, сезгә дә кайгы, чөнки сез кешеләр өстенә күтәреп булмаслык йөкләр саласыз, ә үзегез ул йөкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз!+ 47  Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләргә төрбәләр төзисез. Ә аларны сезнең ата-бабаларыгыз үтергән булган!+ 48  Сез ата-бабаларыгызның кылган эшләрен беләбез дисез, шулай да бу эшләр белән килешәсез, чөнки алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр,+ ә сез бу пәйгамбәрләргә төрбәләр төзисез. 49  Шуңа күрә Аллаһының зирәклеге болай дигән: „Мин аларга пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр җибәрәчәкмен, аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр.+ 50  Шунлыктан бу буын кешеләре барлык пәйгамбәрләрнең дөнья яратылганнан бирле түгелгән каны өчен җавапка тартылачак,+ 51  Һабил+ каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтерелгән Зәкәриянең канына кадәр — барысы өчен җавапка тартылачак“.+ Әйе, сезгә шуны әйтәм: бу буын кешеләре җавапка тартылачак. 52  Кайгы сезгә, Канунны яхшы белүчеләр, чөнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз. Үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачаулыйсыз!»+ 53  Гайсә аннан чыккач, канунчылар һәм фарисейлар аны бик нык кысрыклап, аңа тагы да күбрәк сораулар яудыра башлады, 54  шулай итеп алар Гайсәгә бәйләнерлек берәр сүз тапмакчы иде.+

Искәрмәләр

Яки «сезгә көтмәгәндә килгән».
Яки «могҗизалы дәлил».
Яки «яктылык тулы».
Яки «талау».
Я, бәлки, «сезнең өчен бар нәрсә».
Яки «башка барлык төр».
Яки «гадел хөкемгә».

Искәрмәләр

Хуҗам... безне дә дога кылырга өйрәтче: Бу шәкертнең үтенечен Лүк кенә искә ала. Дога турындагы бу сөйләшү Гайсә Таудагы вәгазен сөйләгәннән соң якынча 18 ай үткәч булган. Ул вакытта Гайсә үз шәкертләрен үрнәк догага өйрәткән (Мт 6:9—13). Бәлки, бу шәкерт шул вакытта булмагандыр, шуңа күрә Гайсә үрнәк доганың төп фикерләрен кабатлаган. Дога яһүдләр тормышының һәм гыйбадәтләренең өзлексез өлеше булган. Еврей Язмаларының Зәбур һәм башка китапларында бик күп догалар китерелгән. Шуңа күрә бу шәкерт бер дә белмәгән яки бер дә эшләмәгән нәрсә турында өйрәтергә сораган дип әйтеп булмый. Аңа, һичшиксез, яһүди дин җитәкчеләренең формаль рәвештә генә әйтелгән догалары да таныш булган. Ләкин ул, күрәсең, Гайсәнең дога кылганын күргән һәм раввиннарның икейөзле догалары һәм Гайсәнең догалары арасында зур аерма барлыгын сизгән (Мт 6:5—8).

исемең: Дүрт еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының шәхси исеме. Ул гадәттә татар телендә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем Еврей Язмаларында — 6 979 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. (Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең кулланышы турында белер өчен, А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Чг 34:5, 6; Гс 22:1, иск. белән чагыштыр.)

изге ителсен: Яки «исемеңне изге дип санасыннар; исемең белән изге нәрсә белән мөгамәлә иткәндәй мөгамәлә итсеннәр». Бу — акылга ия затларның: кешеләрнең дә, фәрештәләрнең дә Аллаһының исемен изге дип санаулары турында үтенеч. Гадән бакчасында беренче пар фетнә күтәргәннән бирле Йәһвәнең исеме хурлана. Бу үтенеч шулай ук Йәһвә эш итә башлап, үз исемен сафландырсын һәм шулай итеп үзен изгеләндерсен дигән фикерне дә үз эченә ала.

Синең Патшалыгың килсен: Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең җир өстеннән хакимлеген чагылдыра. Бу үтенеч — Аллаһыдан хәлиткеч адымнар ясап, үзенең Мәсих-Патша һәм аның хакимдәшләре җитәкчелегендәге Патшалыгын җир өстеннән бердәнбер хөкүмәт итеп куюы турындагы үтенеч. Гайсәнең Лк 19:11—27 дә язылган мисалы Аллаһы Патшалыгы хөкем карарын үтәр өчен, үзенең бар дошманнарын юк итәр өчен һәм үзенә өметләнүчеләрне бүләкләр өчен «киләчәк» икәнен раслый. (Мт 24:42, 44 кара.) Ул хәзерге явыз дөнья төзелешен, шул исәптән бөтен кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк һәм гадел яңа дөнья урнаштырачак (Дн 2:44; 2Пт 3:13; Ач 16:14—16; 19:11—21).

Дога кылганда, болай диегез: Бу сүзләрдән соң 2ә—4 нче шигырьләрдә китерелгән догада үрнәк доганың төп фикерләре чагыла; аңа Гайсә якынча 18 ай элек Таудагы вәгазендә өйрәткән (Мт 6:9ә—13). Шунысы игътибарга лаек: Гайсә бу доганы сүзгә-сүз әйтеп бирмәгән һәм моның белән бу доганы, аның мәгънәсен аңламыйча, яттан кабатларга кирәкми икәнен күрсәткән. Шулай ук Гайсә һәм аның шәкертләре соңрак кылган догаларында үрнәк догадагы сүзләр я сүзтезмәләрне төп-төгәл кабатламаган.

исемең: Мт 6:9 га аңлатманы кара.

изге ителсен: Мт 6:9 га аңлатманы кара.

Синең Патшалыгың килсен: Мт 6:10 га аңлатманы кара.

икмәгебезне көндәлек ихтыяҗларыбызга карап: Күп кенә контекстларда «икмәк» сүзен белдергән еврей һәм грек сүзләре ризыкны аңлата (Яр 3:19). Шулай итеп Гайсә Аллаһы хезмәтчеләренең Аңардан ризык биреп торуын ышаныч белән сорый алганнарын күрсәткән. Әмма аларга күп түгел, ә көненә җитәрлек ризык сорарга кирәк. Чүлдә Аллаһы исраиллеләргә могҗизалы рәвештә бирелгән маннаны «көненә күпме кирәк, шулкадәр» җыярга боерган булган. Гайсәнең бу сүзләре аның шәкертләренә шул боерыкны хәтерләткәндер (Чг 16:4). Бу үтенеч Гайсә якынча 18 ай элек Таудагы вәгазендә үз шәкертләрен өйрәткән үтенечкә охшаш, ләкин шундый ук түгел (Мт 6:9ә—13). Моннан шунысы ачык: Гайсә үз шәкертләренең шушы доганы сүзгә-сүз кабатлауларын теләмәгән (Мт 6:7). Гайсә мөһим тәгълиматларны кабатлаганда, мәсәлән монда доганың төп фикерләрен әйткәндә, ул бар кешеләрне исәпкә алган: бу тәгълиматларны ишетмәгән кешеләр файда алган, ә ишеткәннәренә ул төп фикерләрне исләренә төшергән.

бурычларыбызны: Гөнаһларны аңлата. Берәр кеше башка берәүгә каршы гөнаһ кылганда, аңардан бурычка ала, ягъни аңа бурычлы була, һәм шуңа күрә аның кичерүен эзләргә тиеш. Берәү Аллаһының үзен кичерүен теләсә, аңа үзенә бурычлы кешеләрне, ягъни үзенә каршы гөнаһ кылганнарны кичерергә кирәк (Мт 6:14, 15; 18:35; Лк 11:4).

Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш: Сүзгә-сүз «Безне вәсвәсәгә дучар итмә». Изге Язмаларда кайчак Аллаһының берәр нәрсәне рөхсәт итүе турында ул бу нәрсәне эшләгән дип әйтелә (Рт 1:20, 21). Шуңа күрә Гайсә монда Аллаһы кешеләрне гөнаһ эшләргә вәсвәсәли дип әйтми (Яг 1:13). Ул үз шәкертләрен, вәсвәсәдән сакланыр өчен я аны кичерер өчен, Аллаһының ярдәмен сорап дога кылырга дәртләндерә (1Кр 10:13).

үзебезгә бурычлы һәркемне: Яки «безгә каршы гөнаһ кылган һәркемне». Берәр кеше башка берәүгә каршы гөнаһ кылганда, образлы итеп әйткәндә, аңардан бурычка ала, ягъни аңа бурычлы була, һәм шуңа күрә аның кичерүен эзләргә тиеш. Таудагы вәгазендә өйрәткән үрнәк догада Гайсә гөнаһларыбыз сүзе урынына «бурычларыбыз» дигән сүзне кулланган. (Мт 6:12 гә аңлатманы кара.) Кичер дип бирелгән грек сүзенең сүзгә-сүз мәгънәсе «җибәрү», ягъни бурычны, аны кайтаруны таләп итмичә, бәхилләү.

Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш: Мт 6:13 кә аңлатманы кара.

Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле: Урта Көнчыгышта яшәүчеләр һәрчак үз кунакчыллыгы белән билгеле булган. Бу мисал моны яхшы күрсәтә. Кунак көтмәгәндә — төн уртасында килгән булса да (бу нечкәлек ул вакыттагы сәяхәтләрдә көтелмәгән тоткарлыклар килеп чыга алганын күрсәтә), хуҗа үзен аны ашатырга бурычлы дип санаган. Ул хәтта бурычка ризык алып торыр өчен шундый сәгатьтә үз күршесен борчырга тиеш дип уйлаган.

Борчып йөрмә әле: Бу мисалдагы күрше ярдәм итәргә ашкынып тормый. Ни өчен ул үзен дусларча тотмый? Чөнки ул инде йокларга яткан булган. Ул вакытта өйләр, аеруча ярлыларның өйләре, еш кына бер зур бүлмәдән торган. Бу кеше икмәк бирергә торса, ул, күрәсең, бар гаиләсен, шул исәптән йоклаган балаларын да уятыр иде.

үз дигәнендә нык торганга: Монда кулланылган грек сүзен сүзгә-сүз «тыйнаклык җитмәү» я «оятсызлык» дип тәрҗемә итеп була. Әмма бу контекстта ул үз дигәнендә нык торуны аңлата. Гайсә мисалындагы кеше нәкъ шулай эшли дә. Ул китми һәм үзенә кирәклесен үз дигәнендә нык торып сорарга оялмый. Һәм Гайсә үз шәкертләренә алар, дога кылганда, шундый ук рух чагылдырырга тиеш дигән (Лк 11:9, 10).

Бертуктаусыз сорагыз... эзләгез... шакыгыз: Монда кулланылган грек фигыленең формасы дәвамлы эш-хәрәкәтне күрсәтә, һәм «бертуктаусыз» дигән сүз белән бирелеп, даими дога кылырга кирәклеген аңлата. Өч фигыль моны көчәйтү өчен кулланыла. Гайсә Лк 11:5—8 дә язылган мисалында охшаш фикерне ассызыклый.

бертуктаусыз сорагыз... эзләгез... шакыгыз: Мт 7:7 гә аңлатманы кара.

явыз кешеләр булып та: Бөтен кешеләр мирас итеп алынган гөнаһ аркасында камил түгел, шуңа күрә алар чагыштырмача явыз.

бигрәк тә: Гайсә еш кына бу сүзләрне кулланып фикер йөрткән. Башта ул берәр билгеле фактны я таныш хакыйкатьне әйткән, ә аннары шул нигездә, кечкенәдән зурга күчеп, тагы да ышанычлырак нәтиҗә ясаган (Мт 10:25; 12:12; Лк 11:13; 12:28).

сез, явыз кешеләр булып та: Мт 7:11 гә аңлатманы кара.

бигрәк тә: Мт 7:11 гә аңлатманы кара.

Билзибул: Бәлки, Багалзибулның (мәгънәсе «чебеннәр хуҗасы») башка язылышы. Бу Багалга филистилеләр Әкрунда табынган (2Пат 1:3). Кайбер грек кулъязмаларында Билзибоул яки Бизебоул дигән язылыш кулланыла; мәгънәсе, бәлки, «биектәге яшәү урыны хуҗасы» я Изге Язмаларда кулланылмаган зе́вел (тирес) сүзен уйнату булса, «тирес хуҗасы». Лк 11:18 дән күренгәнчә, бу исем Шайтанга — җеннәр мирзасы, ягъни башлыгына — карата кулланыла.

гаилә: Ягъни өйдәгеләр. Төп нөсхә язылган телдә «гаилә» дип тәрҗемә ителгән төшенчә берәр гаиләне я ерак туганнарны, шул исәптән патшалар сараендагы кешеләрне аңлатырга мөмкин (Рс 7:10; Фп 4:22). Бу төшенчә Һирудлар һәм кайсарлар кебек идарә итүче династияләргә кулланылган. Ул династияләрдә эчке ызгышлар гадәти һәм җимергеч булган.

гаилә: Мк 3:25 кә аңлатманы кара.

Аллаһы кодрәте: Сүзгә-сүз «Аллаһы бармагы». Ягъни, Маттай хәбәрендәге элегрәк булган охшаш сөйләшүдән күренгәнчә, Аллаһының изге рухы. Монда Лүк хәбәрендә Гайсә җеннәрне «Аллаһы бармагы» белән куып чыгарган дип әйтелә, ә Маттай хәбәрендә Гайсә моны «Аллаһы рухы», ягъни эш итүче көче, белән эшләгән диелә (Мт 12:28).

себерелгән: Кайбер кулъязмаларда «иясез, себерелгән» диелсә дә, бу шигырьдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. «Иясез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Мт 12:44 тә очрый. Анда Гайсә охшаш сүзләр әйтә. Шуңа күрә, кайбер белгечләр уйлавынча, күчереп язучылар аны, Маттай хәбәренә туры китерер өчен, Лүк хәбәренә өстәгән булган.

Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан: Элегрәк Гайсә «Юныс... белән булган могҗизадан» дигән сүзтезмәне кулланып, аны үзенең үлеме һәм терелтелүен күрсәтә дип аңлаткан (Мт 12:39, 40). Юныс үзенең якынча өч көннән соң балык эченнән азат ителүен Кабердән терелеп тору белән чагыштырган (Юн 1:17—2:2). Гайсәнең кабердән терелтелүе нәкъ Юнысның балык эченнән азат ителүе кебек булырга тиеш булган. Гайсә тулы булмаган өч көн үле булганнан соң терелтелгән, әмма аннан соң да аны тәнкыйтьләгән каты күңелле кешеләр аңа иман итмәгән. Юныс шулай ук үзенең кыю итеп вәгазьләве белән дә билге булып торган; аның вәгазе ярдәмендә нинәвәлеләр тәүбә иткән (Мт 12:41; Лк 11:32).

көньяк патшабикәсе: Ягъни Шеба патшабикәсе. Аның патшалыгы Гарәбстанның көньяк-көнбатышында урнашкан дип санала (1Пат 10:1).

көньяк патшабикәсе: Мт 12:42 гә аңлатманы кара.

Яктырткычны: Борынгы заманнарда өйдә кулланылган гади яктырткыч зәйтүн мае тутырылган кечкенә балчык савыт булган.

савыт: Сибелмә әйберләр, мәсәлән, ашлык күләмен үлчәр өчен кулланылган. Монда искә алынган «савытның» (грекча мо́диос) күләме якынча 9 л булган.

Яктырткычны: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.

савыт: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.

Тәннең яктырткычы — күзләр: Тән өчен яхшы күргән күзләр караңгы урынны яктыртучы яктырткыч сыман. Алар кешегә тирә яктагы нәрсәләрне күрергә һәм аңларга булыша. Монда «күзләр» сүзе күчмә мәгънәдә кулланыла (Эф 1:18).

төбәлгән: Яки «саф; сәламәт». Хаплу́с дигән грек сүзенең төп мәгънәсе: «бер; гади». Ул максатчан я бер максатка бирелгән булу дигән фикер белдерергә мөмкин. Күзләр яхшы күрсен өчен, бер нәрсәгә туплана алырга тиеш. Кешенең образлы күзләре бер дөрес нәрсәгә «төбәлсә» (Мт 6:33), ул моның бөтен шәхесенә уңай тәэсирен күрер.

көнчел: Сүзгә-сүз «яман; явыз». Сәламәт булмаган күзләр ачык күрми. Шулай ук көнчел күзләр дә чын мәгънәдә мөһим нәрсәләргә туплана алмый (Мт 6:33). Андый күзләр канәгатьсез һәм комсыз, читкә карый һәм хәйләкәр. Алар кешегә әйберләрне дөрес бәяләргә бирми һәм аны эгоистик тормыш алып барырга этәрә. (Мт 6:22 гә аңлатманы кара.)

Тәннең яктырткычы — синең күзләрең: Мт 6:22 гә аңлатманы кара.

төбәлгән: Мт 6:22 гә аңлатманы кара.

көнчел: Мт 6:23 кә аңлатманы кара.

су белән юынмыйча: Күп кенә борынгы кулъязмаларда монда грек сүзе бапти́зо (чумдырып алу; батыру) кулланыла. Ул күбесенчә мәсихчеләр үткән суга чумдырылуны белдерә, ә Лк 11:38 дә ул кабатлана торган күпсанлы юу-юынуларны күрсәтер өчен кулланыла; андый юу-юынулар яһүдләрнең гореф-гадәтенә тамырланган булган. Башка борынгы кулъязмаларда монда «сибү; сибеп чистарту» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе ранти́зо кулланыла (Ев 9:13, 19, 21, 22). Кайсы гына язылыш дөрес булмасын, гомуми мәгънә бер үк кала: диндар яһүдләр ашар алдыннан йола буенча ничектер юынырга тиеш булган. Иерусалимдагы археологик табылдыклар яһүдләрнең ул вакытта йола буенча юыныр өчен ванналар кулланганын дәлилли, һәм бу шушы контекстта «суга чумып алу» дигәнне аңлаткан бапти́зо фигыленең туры килүен расларга мөмкин.

юмаганын: Ягъни йола буенча чистарыну. Монда кулланылган грек сүзе бапти́зо (чумдырып алу; батыру) күбесенчә мәсихчеләр үткән суга чумдырылуны белдерә, ә монда ул кабатлана торган күпсанлы юу-юынуларны күрсәтер өчен кулланыла; андый юу-юынулар яһүдләрнең гореф-гадәте булып киткән. (Мк 7:4 кә аңлатманы кара.)

хәер: Грек сүзе элеемоси́не «шәфкать» һәм «шәфкать күрсәтү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзләре белән бәйле. Ул фәкыйрьләргә ярдәм итәр өчен эчкерсез бирелгән акча я ризыкны аңлата.

күңелегездә булганны: Гайсә, киләсе шигырьдә гаделлек белән мәхәббәтнең мөһимлегенә басым ясаганга (Лк 11:42), монда йөрәк сыйфатлары турында әйтәдер. Игелекле эш эчтән, ягъни ярату тулы һәм юмарт йөрәктән, чыкса гына, ул чын шәфкать күрсәтү була.

хәер: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.

бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен: Муса кануны буенча, исраиллеләр бар уңышларының гошерен, ягъни уннан бер өлешен, түләргә тиеш булган (Лв 27:30; Кн 14:22). Канунда бөтнек һәм рута кебек үләннәрнең уннан бер өлешен түләргә кирәк дип аермачык әйтелмәсә дә, Гайсә бу йолага каршы чыкмаган. Ул канунчылар белән фарисейларны Канунның әллә ни әһәмиятле булмаган күрсәтмәләренә игътибарларын биреп, Канунның төп принципларын игътибарсыз калдырганнары өчен шелтәләгән. Алар гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмәгән. Гайсә, соңрак охшаш сүзләр әйткәндә, бөтнек, укроп һәм ак әнисне искә ала (Мт 23:23).

алгы урыннарны: Яки «иң яхшы урыннарны». Күрәсең, синагога башлыклары һәм югары дәрәҗәле кунаклар Язмалар төргәкләре янында утырган; аларны бөтен җыелыш күреп торган. Бу хөрмәтле урыннар андый күренекле кешеләр өчен билгеләнгән булгандыр.

базар мәйданнарында: Яки «җыелу урыннарында». Монда кулланылган грек сүзе агора́ сату-алу үзәге һәм халык җыелу урыны булып хезмәт иткән ачык урынны күрсәтә. Андый урыннар борынгы Якын Көнчыгыштагы, грек һәм Рим дөньясындагы зур һәм кечкенә шәһәрләрдә булган.

иң алгы урыннарны: Мт 23:6 га аңлатманы кара.

базар мәйданнарында: Мт 23:7 гә аңлатманы кара.

агартылган төрбәләргә: Исраилдә гадәттә төрбәләрне агартканнар. Моны, кешеләр алар яныннан үткәндә, абайламыйча, кабергә кагылудан нәҗес булып китмәсен өчен, эшләгәннәр (Сн 19:16). Яһүдләр Мишнасында (Шекалим 1:1) төрбәләрне ел саен, Пасах бәйрәменә бер ай калгач, агартканнар дип әйтелә. Гайсә бу сүзтезмәне икейөзлелекне күрсәтер өчен метафора итеп кулланган.

күзгә ташланмый торган каберләр: Яки «билгеләнмәгән каберләр». Гомумән алганда, яһүдләрнең каберләре, күрәсең, купшы бизәлгән булмаган. Бу шигырьдән күренгәнчә, кайбер каберләр шулкадәр беленми торган булган, кешеләр үзләре дә белмичә алар өстеннән йөреп, нәҗес булып китә алган. Муса кануны буенча, мәет белән бәйле нәрсәләргә кагылган кеше нәҗес дип саналган, шуңа күрә андый күренмәгән каберләр өстеннән йөргән кеше җиде көн нәҗес булыр иде (Сн 19:16). Шунлыктан, каберләр күренеп торсын өчен, яһүдләр аларны һәр ел агартканнар. Бу контекстта Гайсә, күрәсең, шуны күздә тоткан: кешеләр, фарисейларны яхшы дип санап, алар белән аралашканда, үзләре дә сизмичә аларның бозык карашларын һәм нәҗес фикер йөртүләрен йоктырган. (Мт 23:27 гә аңлатманы кара.)

Аллаһының зирәклеге болай дигән: Күрәсең, мәгънәсе «зирәк Аллаһы болай дигән». Икенче бер очракта Гайсә әйткән: «Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрәм» (Мт 23:34).

дөнья яратылганнан: «Яратылу» дип бирелгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узу» дип тәрҗемә ителгән. Монда ул «дөнья яратылу» сүзтезмәсендә, күрәсең, Адәм белән Хауваның балаларының яралуын һәм тууын күрсәтә. Гайсә «дөнья яратылуын» Һабил белән бәйли. Һабил, күрәсең, кешелек тарихында йолып алыначак беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле» тормыш төргәгенә язылган (Лк 11:50, 51; Ач 17:8).

дөнья яратылганнан: «Яратылу» дип бирелгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узу» дип тәрҗемә ителгән. Монда ул «дөнья яратылу» сүзтезмәсендә, күрәсең, Адәм белән Хауваның балаларының тууын күрсәтә. Гайсә «дөнья яратылуын» Һабил белән бәйли. Һабил, күрәсең, кешелек тарихында йолып алыначак беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле» тормыш төргәгенә язылган. (Лк 11:51; Ач 17:8; Мт 25:34 кә аңлатманы кара.)

тәкъва Һабил каныннан алып... Зәкәрия канына кадәр: Гайсә, бу сүзләрне әйткәндә, Йәһвәнең Еврей Язмаларында искә алынган бар үтерелгән шаһитләрен күздә тоткан; бу беренче китапта әйтелгән Һабилдән алып (Яр 4:8), 2Ел 24:20 дә искә алынган Зәкәриягә кадәрге шаһитләр булган; Елъязма китаплары еврей канонында соңгы булып торган. Шуңа күрә Гайсә Һабилдән алып Зәкәриягә кадәр дигәндә, ул, асылда, «иң беренче очрактан алып, соңгысына кадәр» дип әйткән.

Һабил каныннан башлап... Зәкәриянең канына кадәр: Мт 23:35 кә аңлатманы кара.

корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында: «Аллаһы йорты», ягъни гыйбадәтханә, Изге урын һәм Иң изге урынны үз эченә алган бинаны аңлата. 2Ел 24:21 буенча, Зәкәрия «Йәһвә йортының ишегалдында» үтерелгән булган. Корбан яндыру мәзбәхе эчке ишегалдында: Аллаһы йортының тышкы ягында һәм аның керү урыны каршысында урнашкан булган. (Ә8 кушымт. кара.) Бу Гайсәнең ул очракка кагылышлы урын турында әйткәне белән туры килгән.

белем ачкычын: Изге Язмалар буенча, букваль я образлы ачкычлар бирелгән кешеләргә күпмедер дәрәҗәдә хакимлек тапшырылган булган (1Ел 9:26, 27; Иш 22:20—22). Шуңа күрә «ачкыч» сүзе хакимлекне һәм җаваплылыкны символлаштыра башлаган. Бу контекстта «белем», күрәсең, Аллаһыдан килгән белемне күрсәтә, чөнки Гайсә дини җитәкчеләрне Канунны яхшы белүчеләр дип атый. Алар кешеләргә Аллаһы турында төгәл белем бирер өчен, ягъни Аллаһы сүзен аңлатып, аның мәгънәсен ачар өчен, үз хакимлекләрен һәм көчләрен кулланырга тиеш булган. Мт 23:13 тә Гайсә дини җитәкчеләр «кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куйган» дип әйтә. Бу ике шигырьне чагыштыру шуны күрсәтә: керү шул Патшалыкка керү хөрмәтенә ия булуны аңлата. Дини җитәкчеләр, кешеләргә Аллаһы турында төгәл белем бирмәгәнгә, күпләрдән Аллаһы Сүзен дөрес аңларга һәм Аллаһы Патшалыгына керергә мөмкинлекне алган.

аны бик нык кысрыклап: Бу сүзтезмә берәр кешене чолгап алу дигәнне аңлатырга мөмкин, ләкин монда ул, күрәсең, дини җитәкчеләрнең Гайсәгә карата үзләрен дошманнарча тотуын сурәтли. Алар аны куркытырга теләп, кысрыклаган. Монда кулланылган грек фигыле Мк 6:19 да «ачу саклаган» дип тәрҗемә ителә һәм Һирудиянең Чумдыручы Яхъяга карата янган нәфрәтен сурәтли.

Медиаматериал

Чаян
Чаян

Чаяннарның 600 дән күбрәк төре бар. Аларның зурлыгы, төрләренә карап, якынча 2,5 см алып 20 см кадәр булырга мөмкин. Аларның якынча 10 төре Израиль һәм Сириядә очрый. Чаянның чагуы гадәттә кеше үлеменә китерми, шулай да берничә төр чаянның агуы күп кенә куркыныч чүл кара еланнарының агуыннан көчлерәк. Израильдә очраган чаяннарның иң агулысы монда күрсәтелгән сары чаян (Leiurus quinquestriatus). Чаянның чагуы китергән көчле авырту турында Ач 9:3, 5, 10 да әйтелә. Чаяннар Яһүдия чүлендә, шулай ук Синай ярымутравында һәм аның «куркыныч чүлендә» киң таралган булган (Кн 8:15).

Өй яктырткычының аслыгы
Өй яктырткычының аслыгы

Бу өй яктырткычы аслыгының (1) рәсеме Эфестә һәм Италиядә табылган беренче гасыр табылдыкларына нигезләнеп ясалган. Яктырткыч аслыгының бу төре, күрәсең, бай йортларда кулланылган. Ярлырак йортларда яктырткычны түшәмгә асып куйганнар, стенадагы уемга (2) я балчыктан яки агачтан ясалган аслыкка куйганнар.

Рута
Рута

Рута — сабаклары төкле хуш исле күпьеллык куак. Аның биеклеге 1 м җитә, яфраклары соргылт яшел, оешма чәчәкләре сары. Монда күрсәтелгән рута төре (Ruta chalepensis latifolia) һәм иң киң таралган рута (Ruta graveolens) Израильдә үсә. Гайсә җирдә хезмәт иткән вакытта рутаны, дару һәм тәмләткеч итеп кулланыр өчен, үстергәннәр. Изге Язмаларда ул Лк 11:42 дә генә искә алына; анда Гайсә үләннәрнең уннан бер өлешен җентекләп түләп барган икейөзле фарисейларны хөкем иткән. (Мт 23:23 белән чагыштыр.)

Базар мәйданы
Базар мәйданы

Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.