Маттай 22:1—46

22  Гайсә аларга мисаллар китереп сөйләвен дәвам итте:  «Күкләр Патшалыгы үз улы өчен туй мәҗлесе+ әзерләгән патшага охшаш.  Ул, чакырылган кешеләрне мәҗлескә җыярга дип, үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин тегеләрнең киләсе килмәгән.+  Шунда ул башка хезмәтчеләрен җибәргән һәм аларга болай дигән: „Чакырылган кешеләргә: „Табыным инде җәелгән, үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, барысы инде әзер. Туй мәҗлесенә килегез“,— дип әйтегез“.  Әмма ул кешеләр ваемсыз калганнар һәм берсе — үз басуына, ә икенчесе үз эшен карарга киткән,+  калганнары исә аның хезмәтчеләрен тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр.  Шунда патша, ярсып, үз гаскәрләрен җибәргән һәм шул үтерүчеләрне юк иткән, ә аларның шәһәрләрен яндырган.+  Аннан соң ул үз хезмәтчеләренә болай дигән: „Туй мәҗлесе әзер, ә чакырылган кешеләр мәҗлестә утырырга лаек булмадылар.+  Шуңа күрә зур юлларга чыгыгыз һәм очраткан һәр* кешене туй мәҗлесенә чакырыгыз“.+ 10  Шунда хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраткан һәр кешене — явызын да, яхшысын да җыйганнар, һәм мәҗлес бүлмәсе табын янында утыручылар* белән тулган. 11  Патша кунакларны карарга дип кергәч, анда туйга кия торган кием кимәгән бер кешене күреп алган 12  һәм аңардан: „Дустым, син монда туй киеме кимичә ничек кердең?“ — дип сораган. Тегесе эндәшмәгән. 13  Шунда патша үз хезмәтчеләренә: „Аны, аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап тешләрен шыкырдатачак“,— дигән. 14  Әйе, чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз». 15  Шунда фарисейлар, китеп, аның әйткән сүзенә бәйләнер өчен сәбәп эзләргә сүз куешты.+ 16  Алар үз шәкертләрен Һиру́д тарафдарлары+ белән бергә Гайсә янына җибәрде һәм болай дияргә кушты: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне, шулай ук башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез, чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың. 17  Шуңа күрә әйтче безгә: синеңчә, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?» 18  Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп, болай диде: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? 19  Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез». Алар аңа динар китерделәр. 20  Ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. 21  Алар: «Кайсарныкы»,— диделәр. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— диде.+ 22  Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калды һәм аны калдырып китте. 23  Шул ук көнне аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар+ килде һәм болай дип сорады:+ 24  «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 25  Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. 26  Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. 27  Ахырда хатын да үлеп китте. 28  Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит». 29  Гайсә аларга болай диде: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез.+ 30  Терелгәч, кешеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак бит.+ 31  Ә үлгәннәрнең терелүе турында әйткәндә, әллә Аллаһының сезгә: 32  „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“+,— дигәнен укымадыгызмыни? Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы».+ 33  Моны ишетеп, халык аның өйрәтүенә таң калды.+ 34  Фарисейлар, Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек иткәнен ишеткәч, бергә җыелды. 35  Аларның берсе, Канунны яхшы белүче, аны сынап болай дип сорады: 36  «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?»+ 37  Гайсә болай дип җавап бирде: «„Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“.+ 38  Бу — иң мөһим һәм беренче әмер. 39  Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.+ 40  Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән».+ 41  Фарисейлар бергә җыелып торганда, Гайсә алардан:+ 42  «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сорады. Алар: «Давытның»+,— дип җавап бирделәр. 43  Ул алардан болай дип сорады: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә,+ аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: 44  „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дип әйткән“?+ 45  Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?»+ 46  Аңа җавап итеп беркем дә бер сүз дә әйтә алмады һәм, шул көннән алып, инде һичкем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде.

Искәрмәләр

Яки «күпме очратасыз, шулкадәр».
Яки «кунаклар».

Искәрмәләр

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара).

туйга кия торган кием: Бу туй патша сараенда үткәнгә, патша, бәлки, үз кунакларына бу мәҗлес өчен махсус кием биргән булгандыр. Алай булса, шул киемне кимәү зур хөрмәтсезлек билгесе булган.

тешләрен шыкырдатачаклар: Яки «тешләрен кысачаклар». Бу сүзтезмә җәфалану, өметсезлек һәм ачуны аңлатырга һәм бу хисләр белән бергә тупас сүзләр һәм мәрхәмәтсез гамәлләр булырга мөмкин.

тешләрен шыкырдатачак: Мт 8:12 гә аңлатманы кара.

бәйләнер өчен сәбәп эзләргә: Сүзгә-сүз «аны тозакка эләктерергә», кошны ятьмәгә эләктергәндәй. Вг 9:12 дә Септуагинтада «тозак ярдәмендә тоту; тозакка эләктерү» дигән мәгънә йөрткән еврей сүзен белдерер өчен, аучылык белән бәйле шул ук грек төшенчәсе кулланыла. Фарисейлар ялагайлану һәм хәйләле сораулар ярдәмендә Гайсәдән үзенә каршы кулланырлык сүзләр әйттерергә тырышкан (Мт 22:16, 17).

Һируд тарафдарлары: Сүзлекне кара.

кайсарга: Яки «императорга». Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Рим императоры — Тиберий булган. Ләкин «кайсар» сүзе идарә итүче императорны гына түгел, ә Рим дәүләте хакимиятен һәм аның законлы вәкилләрен дә аңлатырга мөмкин. Аларны Паул «өстен торучы хакимлек», ә Петер «патша» һәм аның «идарәчеләре» дип атаган. (Рм 13:1—7; 1Пт 2:13—17; Тит 3:1; сүзлекне кара.)

салым: Бу еллык салым, бәлки, бер динарга, ягъни бер көнлек эш хакына тиң булган. Римлылар аны халык исәбе алу буенча исемлеккә кертелгән бар кешеләрдән түләткән (Лк 2:1—3).

Икейөзлеләр: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.

икейөзлеләр: Башта грек сүзе хипокрите́с грек (соңрак Рим) актерларына карата кулланылган; алар тавыш көчәйтер өчен билгеләнгән зур битлекләр кигән. Бу сүзне соңрак күчмә мәгънәдә: икейөзлеләнеп я кыланып, чын ниятләрен я йөзен яшергән кешегә карата куллана башлаганнар. Гайсә монда «икейөзлеләр» дип яһүд дине җитәкчеләрен атый (Мт 6:5, 16).

динар: Кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның бу көмеш тәңкәсе римлылар яһүдләрдән җыйган еллык «салымны» түләр өчен кулланылган булган (Мт 22:17). Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен бер динар түләгәннәр. Һәм Мәсихче Грек Язмаларында еш кына динар берәр хезмәт я товар бәясен күрсәтер өчен кулланыла (Мт 20:2; Мк 6:37; 14:5; Ач 6:6). Исраилдә төрле бакыр һәм көмеш тәңкәләр, шул исәптән Тирда сугылган көмеш тәңкәләр, кулланышта булган; соңгылары гыйбадәтханә хакына салым түләр өчен кулланылган. Әмма римлылар җыйган салымны түләр өчен, кешеләр, күрәсең, кайсарның сурәте төшерелгән көмеш динарны кулланган. (Сүзлекне һәм Ә14 кушымт. кара.)

күрсәтелгән һәм... исеме язылган: Ул вакытта киң кулланылган динарның алгы ягында лавр веногы кидерелгән Рим императоры Тиберийның башы сурәтләнгән һәм латинча «Илаһи Августның улы Кайсар Тиберий Август» дип язылган булган. Тиберий б. э. 14—37 елларында идарә иткән. (Шулай ук Ә14 кушымт. да кара.)

кайсарныкын — кайсарга: Монда һәм параллель урыннарда Мк 12:17 һәм Лк 20:25 тә язылган җавабында гына Гайсә Рим императорын искә ала. «Кайсарныкын» бирү Рим хакимияте башкарган хезмәт өчен түләүне һәм шулай ук андый хакимияткә күрсәтелергә тиеш хөрмәт белән чагыштырмача буйсынуны үз эченә ала (Рм 13:1—7).

Аллаһыныкын Аллаһыга: Бу кешенең Аллаһыга ихлас күңелдән гыйбадәт кылуын, аны бөтен җаны белән яратуын һәм аңа тулы, тугры буйсынуын үз эченә ала (Мт 4:10; 22:37, 38; Рс 5:29; Рм 14:8).

бирегез: Сүзгә-сүз «кайтарыгыз». Тәңкәләр кайсар боеруы буенча сугылган булган. Шуңа күрә аның бу тәңкәләрнең ниндидер өлешен кайтаруны таләп итәргә хокукы булган. Ләкин кайсарның кешедән тормышын үзенә багышлауны таләп итәргә хокукы булмаган. Аллаһы кешеләргә «тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне биргән» (Рс 17:25). Шунлыктан кеше үз тормышын һәм җан-тән белән бирелгәнлеген Аллаһыга гына «кайтара» ала; Аллаһының гына җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итәргә хакы бар.

үлеләрнең терелүен: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла (Мт 22:31; Рс 4:2; 24:15; 1Кр 15:12, 13). Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы кулланыла; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен күрсәтә. (Сүзлекне кара.)

энесе: Изге Язмаларда үлгән кешенең олыракмы яки кечерәкме икәне төгәл әйтелмәгән.

Аның хатынына икенчесе өйләнде: Борынгы еврейләрдә әгәр ир-ат угылсыз үлсә, аның бертуганы аның тол хатынына өйләнергә тиеш булган, һәм шулай итеп үлгән ир-атка, шәҗәрә җебе дәвам ителсен өчен, нәсел булдырылыр иде (Яр 38:8). Соңрак Муса Канунына кертелгән бу төзелеш левират никахы буларак билгеле булган (Кн 25:5, 6). Саддукейларның шушы шигырьдәге сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә көннәрендә левират никахы гамәлдә булган. Канун буенча, туганнар андый никахка керүдән баш тарта алган, ләкин берәр ир-ат «үз бертуганының нәсел җебен дәвам итәргә теләмәсә», ул үзен хур иткән (Кн 25:7—10; Рт 4:7, 8).

энесе аның хатынына өйләнде: Мк 12:21 гә аңлатманы кара.

Язмаларны: Еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла.

үлеләрнең терелүен: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла (Мт 22:31; Рс 4:2; 24:15; 1Кр 15:12, 13). Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы кулланыла; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен күрсәтә. (Сүзлекне кара.)

үлгәннәрнең терелүе: Мт 22:23 кә аңлатманы кара.

Аллаһының... [дигәнен]: Монда Гайсә Муса белән Йәһвә арасында якынча б. э. к. 1514 елда булган сөйләшү турында әйтә (Чг 3:2, 6). Ул вакытта Ибраһим инде 329 ел, Исхак 224 ел, ә Ягъкуб 197 ел үле булган. Шулай да Йәһвә: «Мин аларның Аллаһысы идем»,— дип түгел, ә: «Мин аларның Аллаһысы»,— дип әйтә (Мт 22:32).

Ул — үлеләрнең түгел... Аллаһысы: Борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмалар бу язылышны раслый. Ләкин кайбер кулъязмаларда «Аллаһы» сүзе кабатлана һәм болай тәрҗемә ителергә мөмкин: «Аллаһы — үлеләрнең Аллаһысы түгел». Кайбер тәрҗемәләрдә шулай язылган да. Еврей телендәге Мәсихче Грек Язмаларының бер тәрҗемәсендә (Б кушымт. Й18 дип атала) бу шигырьдә тетраграмматон кулланыла һәм болай дип бирелергә мөмкин: «Йәһвә — үлеләрнең Аллаһысы түгел». (Чг 3:6, 15 белән чагыштыр.)

ә тереләрнең Аллаһысы: Мк 12:27 гә аңлатманы кара.

ә тереләрнең: Лк 20:38 дә язылган параллель хәбәр буенча, Гайсә мондый сүзләр өсти: «Чөнки аның өчен [яки «аның карашыннан»] барысы да тере». Изге Язмалар күрсәткәнчә, Аллаһыдан читләшкән тере кешеләр аның карашыннан үлеләр (Эф 2:1; 1Тм 5:6). Ә Аллаһының хупланган хезмәтчеләре үлсә дә, Йәһвәнең карашыннан әле дә тере, чөнки аның нияте, аларны үледән терелтү нияте, һичшиксез, үтәләчәк (Рм 4:16, 17).

эндәшмәслек: Бу грек фигыле (сүзгә-сүз «борынчык кидерү») «сүзсез калдыру» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу сүзтезмә, хәйләле сорау бирелгәнгә, бик туры килгән. Гайсәнең җавабы шулкадәр көчле булган, саддукейлар бернәрсә дә җавап бирә алмаган (1Пт 2:15).

акылың: Ягъни фикерләү сәләтләре. Кеше, Аллаһы турында белем алыр өчен һәм аны яратуда үсәр өчен, үзенең акыл сәләтләрен кулланырга тиеш (Ях 17:3; Рм 12:1). Монда Кн 6:5 тән өземтә китерелгән. Кн 6:5 тә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. Әмма Маркның грек телендә язылган хәбәрендә дүрт төшенчә: йөрәк, җан, акыл һәм кодрәт искә алына. Төрле төшенчәләрнең кулланылуына берничә сәбәп булырга мөмкин. «Акыл» сүзе еврей телендәге төшенчәләрнең уртак мәгънәсен тулыландырыр өчен өстәлгәндер. Борынгы еврей телендә «акыл» төшенчәсе өчен махсус сүз булмаса да, бу төшенчәне еш кына «йөрәк» сүзе үз эченә алган. «Йөрәк» төшенчәсе, символик мәгънәдә кулланылганда, бөтен эчке кешене, шул исәптән кешенең фикерләвен, хисләрен, карашларын һәм мотивларын күрсәтә. (Кн 29:4; Зб 26:2; 64:6; шушы шигырьдәге йөрәгең сүзенә аңлатманы кара.) Шуңа күрә еврей текстында «йөрәк» сүзе торганда, грек Септуагинтасында еш кына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Яр 8:21; 17:17; Гс 2:10; Иш 14:13). Маркның акыл сүзен куллануы шуны да күрсәтәдер: «кодрәт» сүзе өчен еврей төшенчәсе һәм «акыл» сүзе өчен грек төшенчәсе ниндидер уртак мәгънәгә ия. («Кодрәт» сүзе түгел, ә «акыл» сүзе кулланылган Мт 22:37 дәге өзек белән чагыштыр.) Төшенчәләрнең уртак мәгънәгә ия булуы канунчының үз җавабында ни өчен «төшенүчәнлек» сүзен кулланганын аңларга ярдәм итәргә мөмкин (Мк 12:33, иск.). Бу шулай ук Яхшы хәбәр язучыларның, Кн 6:5 тән өзек китергәндә, ни өчен шул ук сүзләрне кулланмаганын аңларга булыша. (Шушы шигырьдәге кодрәтең сүзенә аңлатманы һәм Мт 22:37; Лк 10:27 гә аңлатмаларны кара.)

йөрәгең... җаның... кодрәтең... акылың: Канунны яхшы белүче кеше монда Кн 6:5 не өземтә итеп китергән. Еврей телендәге төп нөсхәдә шул шигырьдә өч төшенчә кулланыла: йөрәк, җан һәм кодрәт. Әмма грек телендә язылган Лүк хәбәре буенча, бу кеше дүрт төшенчәне: йөрәк, җан, кодрәт һәм акылны искә ала. Аның җавабы, күрәсең, шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә төп нөсхәдәге өч еврей сүзе бөтен дүрт грек төшенчәсен үз эченә алган дип саналган. (Күбрәк нечкәлекләрне белер өчен, Мк 12:30 га аңлатманы кара.)

Йәһвәне: Кн 6:5 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

йөрәгең: Бу төшенчә, символик мәгънәдә кулланылганда, кешенең тулаем эчке дөньясына кагыла. Әмма «җан» һәм «акыл» белән бергә искә алынганда, ул, күрәсең, таррак мәгънә йөртә һәм башлыча кешенең теләкләрен һәм хис-тойгыларын аңлата. Монда кулланылган өч сүз (йөрәк, җан һәм акыл) бер-берсеннән мәгънәләре буенча тулысынча аерылып торган сүзләр түгел. Аларның кайбер уртак яклары бар, һәм алар, бергә кулланылганда, Аллаһыны тулысынча бирелеп яратырга кирәк икәнен бик яхшы ассызыклый.

җаның: Яки «бөтен барлыгың». (Сүзлекне кара.)

акылың: Ягъни фикерләү сәләтләре. Кеше Аллаһы турында белем алыр өчен һәм аны яратуда үсәр өчен үзенең акыл сәләтләрен кулланырга тиеш (Ях 17:3; Рм 12:1). Монда Кн 6:5 тән өземтә китерелгән. Кн 6:5 тә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. Әмма грек телендәге Маттайның хәбәрендә «кодрәт» төшенчәсе урынына «акыл» төшенчәсе куелган. Төрле төшенчәләрнең кулланылуына берничә сәбәп булырга мөмкин. Беренчедән, борынгы еврей телендә «акыл» төшенчәсе өчен махсус сүз булмаса да, бу төшенчәне еш кына «йөрәк» дигәнне аңлаткан еврей сүзе үз эченә алган. «Йөрәк» төшенчәсе, символик мәгънәдә кулланылганда, бөтен эчке кешене, шул исәптән кешенең фикерләвен, хисләрен, карашларын һәм мотивларын күрсәтә. (Кн 29:4; Зб 26:2; 64:6; шушы шигырьдәге йөрәк сүзенә аңлатманы кара.) Шуңа күрә еврей текстында «йөрәк» сүзе торганда, грек Септуагинтасында еш кына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Яр 8:21; 17:17; Гс 2:10; Иш 14:13). Икенчедән, «кодрәт» дип бирелгән еврей сүзе физик кодрәтне һәм акыл я фикерләү сәләтен үз эченә ала алган, шуңа күрә Маттай Кн 6:5 не өзек итеп китергәндә, «кодрәт» сүзе урынына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллангандыр. Ничек кенә булмасын, еврей һәм грек сүзләренең мәгънәләре буенча өлешчә туры килүе Яхшы хәбәр язучыларның, Канун китабыннан өзек китергәндә, ни өчен шул ук сүзләрне кулланмаганын аңларга ярдәм итәргә мөмкин. (Мк 12:30; Лк 10:27 гә аңлатмаларны кара.)

ярат: Монда «ярат» дип грек сүзе агапа́о тәрҗемә ителгән. Бу фигыль һәм тамырдаш исем ага́пе (мәхәббәт) Мәсихче Грек Язмаларында 250 дән артык тапкыр очрый. Исем ага́пе 1Ях 4:8 дә «Аллаһы — мәхәббәт ул» сүзтезмәсендә кулланыла, һәм Изге Язмаларда Аллаһы принципларга нигезләнгән фидакарь мәхәббәт күрсәтүдә иң яхшы үрнәк итеп күрсәтелә. Аллаһы үз мәхәббәтен уйлап һәм актив күрсәтә. Аның мәхәббәте эмоцияләр белән хис-тойгыларны гына түгел, ә тугрылыкны һәм эш-гамәлләрне дә үз эченә ала. Андый ярату күрсәткән кешеләр моны Аллаһыдан үрнәк алып, үз ихтыярлары белән эшли (Эф 5:1). Шуңа күрә кешеләргә андый яратуны күрсәтергә әмер биреп була. Бу контекстта искә алынган ике иң мөһим әмер — нәкъ шундый әмерләр. Гайсә монда Кн 6:5 не өземтә итеп китерә. Еврей Язмаларында еврей фигыле ахе́в я аха́в (яратырга) һәм исем ахава́х (мәхәббәт) башлыча яратуны күрсәтер өчен кулланыла. Аларның һәм өстәрәк искә алынган грек сүзләренең мәгънәләре охшаш. Йәһвәне яратуга килгәндә, бу сүзләр кешенең Аллаһыга тулысынча тугры булырга һәм аңа гына хезмәт итәргә теләген белдерә. Гайсә андый яратуны камил рәвештә чагылдырган. Ул Аллаһыны ярату Йәһвәгә карата җылы хисләр тоюдан күбрәкне таләп итә икәнен күрсәткән. Андый ярату кешенең бөтен тормышына: аның бар фикерләренә, сүзләренә һәм эшләренә тәэсир итә. (Ях 3:16 га аңлатманы кара.)

ярата: Грек фигыле агапа́о («яратырга») Яхъяның Яхшы хәбәрендә беренче мәртәбә монда очрый. Бу грек фигыле һәм тамырдаш исем ага́пе (мәхәббәт) аның Яхшы хәбәрендә 44 мәртәбә кулланыла, димәк, алар анда, бергә алынган башка өч яхшы хәбәр белән чагыштырганда, ешрак очрый. Изге Язмаларда агапа́о һәм ага́пе еш кына принципларга нигезләнгән фидакарь мәхәббәтне аңлата. Бу аның шушы шигырьдәге кулланышыннан күренә, чөнки анда Аллаһы турында ул дөньяны, ягъни гөнаһтан йолып алуга мохтаҗ кешелекне, ярата дип әйтелә (Ях 1:29). Грек исеме ага́пе 1Ях 4:8 дә кулланыла. Анда Яхъя «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтә. Мәхәббәт «рух җимешенә» кергән сыйфатлар арасында беренче булып китерелә (Гл 5:22) һәм 1Кр 13:4—7 дә җентекләп сурәтләнә. Бу сүзнең Изге Язмалардагы кулланышыннан күренгәнчә, мәхәббәт башка кешегә карата туган хистән күбрәкне үз эченә ала. Күп кенә контекстларда ул киңрәк мәгънәгә ия; андый яратуны еш кына уйлап һәм аңлы рәвештә күрсәтәләр (Мт 5:44; Эф 5:25). Шуңа күрә мәсихчеләр үстергән мәхәббәтнең бурыч, принцип һәм әдәплелекне үз эченә алган әхлакый ягы булырга тиеш. Әмма ул хиссез түгел, чөнки ул еш кына җылы якын күрү хисен күздә тота (1Пт 1:22). Бу шушы төшенчәнең Яхъяның Яхшы хәбәрендәге кулланышыннан күренә. Яхъя «Ата Угылны ярата» дип язганда (Ях 3:35), агапа́о сүзенең формасын кулланган, ә Гайсәнең шул ук мөнәсәбәтләрне сурәтләүче сүзләрен язганда, ул филе́о («ярата») дигән грек фигыленең формасын кулланган (Ях 5:20).

Якыныңны ярат: Муса кануны исраиллеләргә якыннарын яратырга кушкан (Лв 19:18). «Якының» дигән төшенчә башка бер кешене аңлатса да, кайбер яһүдләр аны милләттәшләренә генә, аеруча гореф-гадәтләрне тоткан яһүдләргә, куллана башлаган, ә бөтен башка кешеләр дошманнар дип саналган.

Икенчесе: Мт 22:37 дә Гайсәнең фарисейлар биргән сорауга җавабы китерелә, әмма Гайсә, туры җавап бирү белән генә чикләнмичә, икенче әмерне өземтә итеп китерә (Лв 19:18) һәм бу ике әмер үзара тыгыз бәйле дип һәм аларга бөтен Канун белән пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән дип өйрәтә (Мт 22:40).

Якыныңны: Монда «якының» (сүзгә-сүз «якындагы берәү») дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең мәгънәсе күршедә яшәүче кешеләрне белдерү белән генә чикләнмәскә мөмкин. Ул сүз берәр кеше белән ниндидер мөнәсәбәттә булган һәркемне аңлатырга мөмкин. (Лк 10:29—37; Рм 13:8—10; Мт 5:43 кә аңлатманы кара.)

Канунны... пәйгамбәрләр язганны: «Канун» бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары. «Пәйгамбәрләр язганы» Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын аңлата. Әмма бу төшенчәләр бергә искә алынганда, бу сүзтезмә бөтен Еврей Язмаларына күрсәтә дигән нәтиҗә ясап була (Мт 7:12; 22:40; Лк 16:16).

бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре: Мт 5:17 гә аңлатманы кара.

нигезләнгән: Сүзгә-сүз «элү; асу» дигәнне аңлаткан грек фигыле монда образлы «-га/-гә бәйле булу; нигезләнү» мәгънәсендә кулланыла. Шулай итеп Гайсә үз эченә Ун әмерне алган Канун гына түгел, ә тулаем Еврей Язмалары яратуга нигезләнгән икәнен күрсәткән (Рм 13:9).

Мәсихнең: Монда грек телендә «Мәсих» титулы алдында билгелелек артикле тора, һәм шулай итеп, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак дәрәҗәсенә басым ясала.

Мәсихнең: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.

изге рух ярдәмендә: Сүзгә-сүз «рухта». Ягъни Аллаһының рухы тарафыннан рухландырылган я Аллаһының рухы тәэсире астында. (Сүзлектән «Рух» кара.)

Йәһвә: Зб 110:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

аяк астыңа: Ягъни хакимлегең астына.

Медиаматериал

Кайсар Тиберий
Кайсар Тиберий

Тиберий б. э. к. 42 елда туган булган. Б. э. 14 елында ул Римның икенче императоры булып киткән. Тиберий б. э. 37 елының март аенда үлгән. Ул Гайсәнең җирдә хезмәт итүе вакытында император булган, шуңа күрә Гайсә салым түләнә торган акчага карата: «Кайсарныкын — кайсарга... бирегез»,— дигәндә, Тиберий идарә итүче кайсар булган (Мк 12:14—17; Мт 22:17—21; Лк 20:22—25).