Маттай 4:1—25

4  Шуннан соң рух Гайсәне чүлгә алып барды, һәм анда аны Иблис вәсвәсәләде.+  40 көн һәм 40 төн ураза тотканнан соң, Гайсә ачыкты.  Шунда Вәсвәсәче+ килеп аңа: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— диде.  Әмма ул аңа мондый җавап бирде: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш“».+  Шуннан соң Иблис аны изге шәһәргә+ алды һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырып,+  аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, аска ташлан, чөнки: „Ул үз фәрештәләренә синең турында боерык бирер“ һәм „Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачак“+,— дип язылган».  «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип тә язылган»,— диде аңа Гайсә.+  Аннары Иблис аны бик биек бер тауга алды да дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтеп,+  аңа: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— диде. 10  Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Кит, Шайтан! „Йәһвә Аллаһыңа табын+ һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит».+ 11  Шуннан соң Иблис аны калдырып китте,+ ә Гайсә янына фәрештәләр килде һәм аңа хезмәт күрсәтә башлады.+ 12  Яхъяның кулга алынуы+ хакында ишеткәч, Гайсә Гәлилә́ягә китте.+ 13  Аннары Насарадан чыгып, ул Зәбулу́н белән Нәфтәли́ җирләрендәге, диңгез янындагы Кәпернаумга+ барып урнашты. 14  Бу, Ишагыя́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды: 15  «И Зәбулун җире һәм Нәфтәли җире! Диңгезгә алып баручы юлдагы, Үрдү́н аръягындагы башка халыклар Гәлилә́ясе! 16  Караңгылыкта утыручы халык бөек яктылык күрде, һәм үлем шәүләсендә утыручылар өстенә яктылык+ балкыды».+ 17  Шул вакыттан алып Гайсә: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип вәгазьли башлады.+ 18  Гәлилә́я диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмә салучы абыйлы-энеле Шиму́н+ (аны Пете́р дип тә атыйлар)+ белән Әндрине+ күрде. Алар балыкчылар иде.+ 19  Ул аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— диде.+ 20  Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр.+ 21  Бераз юл үткәч, ул абыйлы-энеле Ягъкуб белән Яхъяны күрде.+ Алар көймәдә әтиләре Зебеди́ белән бергә ятьмәләрен төзәтә иделәр. Гайсә аларны чакырды,+ 22  һәм алар шундук көймәне һәм әтиләрен калдырып, аңа ияреп киттеләр. 23  Шуннан соң Гайсә бөтен Гәлилә́я буйлап китте.+ Ул аларның синагогаларында+ өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләде, кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып йөрде.+ 24  Бөтен Су́рия буйлап аның хакында хәбәр таралды. Шунда аның янына төрле чирләрдән һәм авыртудан интеккән бар авыруларны,+ җенлеләрне,+ эпилептикларны+ һәм паралич суккан кешеләрне алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды. 25  Шуңа күрә Гәлилә́ядән, Дека́полистан, Иерусалимнан, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән зур халык төркемнәре аңа ияреп йөрде.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

рух... алып барды: Яки «эш итүче көч... алып барды». Пне́ума дигән грек сүзе монда Аллаһының рухын аңлата. Бу рух, кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндереп, этәргеч көч булып эш итә ала. (Сүзлектән «Рух» кара.)

Иблис: Диа́болос дигән грек сүзеннән барлыкка килгән, мәгънәсе «яла ягучы» (Ях 6:70; 2Тм 3:3). Бу сүзнең фигыль формасы диаба́лло «гаепләргә; гаеп ташларга» дигәнне аңлата һәм Лк 16:1 дә «дип җиткергәннәр» дип тәрҗемә ителгән.

Язылган: Гайсә, Иблиснең вәсвәсәләренә җавап итеп, Еврей Язмаларыннан өзекләр китергәндә, бу сүзне өч мәртәбә кулланган (Мт 4:7, 10).

Йәһвә: Кн 8:3 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

изге шәһәргә: Иерусалимны белдерә; ул еш изге дип аталган, чөнки анда Йәһвәнең гыйбадәтханәсе урнашкан булган (Нк 11:1; Иш 52:1).

гыйбадәтханә стенасының өстенә: Яки «гыйбадәтханәнең иң югары ноктасына». Сүзгә-сүз «гыйбадәтханә канатына». «Гыйбадәтханә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе гыйбадәтханәнең изге урынын я гыйбадәтханәнең бар биналарын белдерергә мөмкин. Шуңа күрә бу сүзтезмә гыйбадәтханәнең бар биналарын уратып алган стенаның өске өлешен аңлата алган.

Йәһвә: Кн 6:16 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

дөньяның: Грек сүзе ко́смос; монда бозык кешеләр дөньясын аңлата.

патшалыкларын: Гомумән кеше хөкүмәтләрен белдерә.

күрсәтеп: Җеннәр хакиме, күрәсең, Гайсәгә чынбарлык булып тоелган күренеш күрсәткән.

бер табынсаң: «Табынырга» дип тәрҗемә итеп булган грек фигыле монда аорист заманында тора һәм бик тиз эшләнә торган бер гамәлне аңлата. «Бер табынсаң» дигән сүзләр шуны күрсәтә: Иблис Гайсәдән үзенә даими һәм дәвамлы табынуын сорамаган; ул бер генә «табынуын» сораган.

Шайтан: Сата́н дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән; мәгънәсе «каршы килүче; дошман».

Йәһвә: Кн 6:13 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

һәм аңа гына изге хезмәт башкар: Яки «аңа гына хезмәт ит». Латре́уо дигән грек фигыленең төп мәгънәсе хезмәт итү, әмма Мәсихче Грек Язмаларында ул Аллаһыга хезмәт итү яки гыйбадәт кылуга карата кулланылганга, аны тиешенчә «изге хезмәт башкарырга; хезмәт итәргә; гыйбадәт кылырга» дип тәрҗемә итеп була (Лк 1:74; 2:37; 4:8; Рс 7:7; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3). Гайсә өземтә итеп китергән Кн 6:13 тә «хезмәт ит» дип еврей сүзе ава́д тәрҗемә ителгән. Ул да «хезмәт итәргә» дигәнне аңлата, әмма шулай ук «гыйбадәт кылырга» дип тә бирелергә мөмкин (Чг 3:12, иск.; 2Иш 15:8, иск.). Гайсә Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булырга тәвәккәл булган.

ишеткәч: 11 нче шигырьдәге һәм бу шигырьдәге вакыйгаларны якынча бер ел аерып тора, һәм шул арада Ях 1:29—4:3 тәге вакыйгалар булган. Яхъяның хәбәрендә тагын бер нечкәлек өстәлә: Гайсә, Яһүдиядән Гәлиләягә барганда, Самария аша үткән; анда ул Сихар тирәсендәге бер кое янында самарияле бер хатынны очраткан. (Ях 4:4—43; А7 кушымт., «Гайсә хезмәтенең башы» дигән таблицаны һәм 2 нче картаны кара).

Зәбулун белән Нәфтәли җирләрендәге: Исраилнең төньяк чик өлкәсендә Гәлиләя диңгезенең көнбатыш һәм төньяк якларындагы өлкәләр һәм шул исәптән Гәлиләя өлкәсе (Йш 19:10—16, 32—39). Нәфтәли җиренең чиге Гәлиләя диңгезенең бөтен көнбатыш яры булган.

Кәпернаумга: «Наһум авылы» я «Юаныч авылы» дигән мәгънә йөрткән еврей исеменнән барлыкка килгән (Нм 1:1, иск.). Гайсә җирдә хезмәт иткәндә әһәмияте зур булган шәһәр; ул Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнбатыш ярында урнашкан булган һәм Мт 9:1 дә Гайсәнең «үз шәһәре» дип аталган.

Ишагыя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен: Мт 1:22 гә аңлатманы кара.

Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен: Бу һәм охшаш сүзтезмәләр Маттайның Яхшы хәбәрендә күп мәртәбә очрый. Алар, күрәсең, яһүдләрнең игътибарын Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих буларак роленә юнәлтә (Мт 2:15, 23; 4:14; 8:17; 12:17; 13:35; 21:4; 26:56; 27:9).

Диңгезгә алып баручы юлдагы: Күрәсең, Гәлиләя диңгезе буйлап сузылган һәм Урта диңгезгә алып барган борынгы бер юл.

Үрдүн аръягындагы: Бу контекстта, мөгаен, Үрдүн елгасының көнбатыш ягын аңлата.

башка халыклар Гәлиләясе: Гәлиләя Исраил һәм күрше халыклар арасында чик булып торган. Шуңа күрә Ишагыя, бәлки, бу төшенчәне куллангандыр да. Гәлиләянең урнашкан җире һәм аның аркылы үткән юллар аркасында бу халыклар белән бәйләнеш үсә барган, һәм шунлыктан яһүд булмаган кешеләр җиңел генә анда урнаша алган. Беренче гасырда инде анда күп кенә яһүд булмаган кешеләр яшәгән һәм бу төшенчә хәтта күбрәк тә туры килгән.

бөек яктылык: Ишагыянең Мәсих турындагы пәйгамбәрлеген үтәп, Гайсә үзенең күп кенә хезмәтен Гәлиләядә, Зәбулун белән Нәфтәли җирләрендә башкарган (Мт 4:13, 15). Андагы кешеләр турында алар рухи караңгылыкта яши дип уйлаганнар, һәм аларны хәтта үзләренең Яһүдиядәге милләттәшләре дә нәфрәт иткән (Ях 7:52). Һәм аларга Гайсә рухи аң-белем китергән.

үлем шәүләсендә: Күрәсең, бу төшенчә мондый фикерне аңлата: үлем, кешеләргә якынлашканда, образлы әйткәндә алар өстенә үз шәүләсен төшерә. Әмма Гайсә рухи аң-белем алып килгән; ул белем шул шәүләне юкка чыгарып, кешеләрне үлемнән коткара алган.

күкләр Патшалыгы якынлашты: Яңа дөнья хөкүмәте турындагы бу хәбәрне Гайсә вәгазьләгән (Мт 10:7; Мк 1:15). Чумдыручы Яхъя шундый ук хәбәрне Гайсәнең суга чумдырылуына якынча алты ай калганда игълан итә башлаган (Мт 3:1, 2); әмма Гайсә Патшалык «якынлашты» диеп, моңа өстәмә мәгънә кертә алган, чөнки ул билгеләнгән Патша буларак анда булган. Гайсә үлгәннән соң аның шәкертләре Патшалык «якынлашты» я якын дип игълан итмәгән; моның турында беркайда да язылмаган.

вәгазьли: Ягъни халык алдында игълан итү. (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)

вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.

Гәлиләя диңгезе: Төньяк Исраилдә төче сулы бер күл. («Диңгез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «күл» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.) Аны Киннерет диңгезе (Сн 34:11), Генисарет күле (Лк 5:1) һәм Тиберия диңгезе (Ях 6:1) дип тә атаганнар. Ул диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк урнашкан. Аның төньяктан көньякка сузылган озынлыгы 21 км, киңлеге 12 км, ә иң тирән урыны якынча 48 м. (А7 кушымт., 3Ә картаны, «Гәлиләя диңгезе тирәсендә кылган эшләре» исемлеген кара.)

ятьмә салучы: Оста балыкчы суда торып я кечкенә көймәдән түгәрәк ятьмәне су өстенә җәелеп төшәрлек итеп ыргыта алган. Диаметры, бәлки, 6—8 м булган бу ятьмәгә периметры буйлап йөкләр беркетелгәнгә, ул батып балыкны эләктергән.

Шимун (аны Петер дип тә атыйлар): Аның үз исеме Шимун булган; Петер (Пе́трос) — Кифас (Кефа́с) дигән семит исеменең грек формасы. Бу исемне аңа Гайсә биргән (Мк 3:16; Ях 1:42; Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)

балыкчылар: Балык тоту Гәлиләядә гадәти һөнәр булган. Петер һәм аның энесе Әндри икәү генә түгел, ә, күрәсең, Зебеди уллары Ягъкуб һәм Яхъя белән бергә балык тоту эше белән шөгыльләнгән (Мк 1:16—21; Лк 5:7, 10).

Шимун (аны Петер дип тә атыйлар): Татар Изге Язмаларында Петер дүрт төрле исем белән атала: 1) «Шимун»; ул «ишетү; тыңлау» дигәнне аңлаткан еврей фигыленнән килеп чыккан. 2) «Петер» («кыяташ кисәге» дигән мәгънә йөрткән грек исеме; бу исем белән Изге Язмаларда ул гына атала). 3) «Кифас» — семит телендә Петер исеменә тиң исем (бәлки, Әп 30:6 һәм Ир 4:29 да кулланылган еврей сүзе кефи́м [кыялар] белән тамырдаш). 4) Кушма исем «Шимун Петер» (Рс 15:14; Ях 1:42; Мт 16:16).

кеше тотучылар: Шимун белән Әндринең балык тотучы буларак һөнәре белән бәйле сүз уйнату. Бу аларның Патшалык өчен «кешеләр тотучы» булачагын күрсәткән (Лк 5:10). Шулай ук бу шуны да аңлаткан: шәкертләр әзерләү, балык тоту кебек, тырышлык һәм ныклык таләп иткән авыр эш булачак, һәм кайвакыт бу эшнең уңышы әз булачак.

алар шундук... калдырып: «Шундук» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе еутео́с ике мәртәбә: монда һәм 20 нче шигырьдә очрый. Петер белән Әндри кебек, Ягъкуб һәм Яхъя да шунда ук Гайсәнең үзенә даими иярергә чакыруын кабул иткән.

аңа ияреп киттеләр: Петер белән Әндри инде алты айдан күбрәк, әмма бер елдан азрак вакыт дәвамында Гайсәнең шәкертләре булган (Ях 1:35—42). Хәзер Гайсә аларны үз һөнәрләрен ташлап, үзенә даими иярергә чакыра (Лк 5:1—11; Мт 4:22 гә аңлатманы кара.)

Салумия: Бу исем, бәлки, «тынычлык» дигәнне аңлаткан еврей сүзеннән барлыкка килгән. Салумия Гайсәнең шәкерте булган. Мт 27:56 ны Мк 3:17 һәм 15:40 белән чагыштыру Салумиянең рәсүлләр Ягъкуб һәм Яхъяның әниләре булган дигән фараз кылырга нигез бирә; Маттай «Зебеди угылларының әниләрен» искә ала, ә Марк аны Салумия дип атый. Ә Мк 15:40 ны Ях 19:25 белән чагыштыру шуны күрсәтә: Салумия, күрәсең, Гайсәнең әнисе Мәрьямнең бертуган сеңелесе булган. Шулай икән, Ягъкуб белән Яхъя Гайсәнең якын туганнары булган. Моннан тыш, Мт 27:55, 56, Мк 15:41 һәм Лк 8:3 тән күренгәнчә, Салумия һәм башка күп хатыннар Гайсә белән бергә йөргән һәм аңа үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт иткән.

абыйлы-энеле Ягъкуб белән Яхъяны: Ягъкуб һәрвакыт үзенең энесе Яхъя белән бергә һәм күпчелек очракта беренче булып искә алына. Бу, бәлки, аның Яхъядан олырак булганын күрсәтәдер (Мт 4:21; 10:2; 17:1; Мк 1:29; 3:17; 5:37; 9:2; 10:35, 41; 13:3; 14:33; Лк 5:10; 6:14; 8:51; 9:28, 54; Рс 1:13).

Зебеди: Күрәсең, Гайсәнең әнисе Мәрьямнең бертуган кыз-кардәше Салумиянең ире, Гайсәнең абыйсы. Алай икән, Ягъкуб белән Яхъя аның якын туганнары булган. (Мк 15:40 ка аңлатманы кара.)

алар шундук... калдырып: «Шундук» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе еутео́с ике мәртәбә: монда һәм 20 нче шигырьдә очрый. Петер белән Әндри кебек, Ягъкуб һәм Яхъя да шунда ук Гайсәнең үзенә даими иярергә чакыруын кабул иткән.

вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.

өйрәтегез: Монда «өйрәтү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе үгет-нәсыйхәт бирү, аңлату, ышанычлы дәлилләр китерү һәм инандыруны үз эченә ала. (Мт 3:1; 4:23 кә аңлатмаларны кара.) Гайсә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтү — өзлексез процесс. Шәкертләрне аның тәгълиматларына, аның өйрәткәннәрен үтәргә һәм аның үрнәгенә иярергә өйрәтергә кирәк (Ях 13:17; Эф 4:21; 1Пт 2:21).

бөтен Гәлиләя буйлап китте: Бу Гайсәнең Гәлиләядә башкарган беренче вәгазьләү сәяхәтенең башланганын билгели. Ул аны күптән түгел генә сайлаган дүрт шәкерте: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән башкарган. (Мт 4:18—22; А7 кушымт. кара.)

синагогаларында: Сүзлектән «Синагога» кара.

өйрәтеп... вәгазьләде: Өйрәтү вәгазьләүдән аерылып тора, чөнки өйрәтүче игълан итүдән күбрәкне эшли; ул үгет-нәсыйхәт бирә, аңлата, ышанычлы дәлилләр китерә һәм инандыра. (Мт 3:1; 28:20 гә аңлатмаларны кара.)

яхшы хәбәрне: Бу эуанге́лион дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул татар телендәге кайбер Изге Язмаларда «инҗил» дип тәрҗемә ителгән. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).

Сурия: Ягъни Рим провинциясе Сурия, Гәлиләянең төньягындагы бер мәҗүси өлкә; ул Дәмәшекъ белән Урта диңгез арасында урнашкан булган.

эпилептикларны: Сүзгә-сүз «лунатик булу» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе. (Кайбер искерәк тәрҗемәләрдә «лунатик» дигән сүз кулланыла.) Хорафатчыл уйдырмалар буенча, бу чир билгеле бер ай фазаларына бәйле булган. Әмма Маттай моны күздә тотмаган, ул бу сүзне медик төшенчә итеп кулланган. Маттай, Марк һәм Лүк сурәтләгән чир билгеләре эпилепсиянекенә туры килә.

Декаполистан: Сүзлекне һәм Ә10 кушымт. кара.

Үрдүн аръягыннан: Бу контекстта, күрәсең, Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы өлкә; ул шулай ук Перея дип тә билгеле булган (пе́ран дигән грек сүзеннән барлыкка килгән, мәгънәсе «икенче як, аръягында»).

Медиаматериал

Чүл
Чүл

Изге Язмаларда «чүл» дип тәрҗемә ителгән төп нөсхә язылган телләрдәге сүзләр (еврейчә мидба́р һәм грекча э́ремос) башлыча кеше аз яши торган һәм эшкәртелмәгән җирне, еш кына куаклык һәм үлән үскән һәм хәтта көтүлек булган даланы аңлата. Бу сүзләр шулай ук чын-чынлап чүл дип атап булган сусыз җирләрне аңлатырга мөмкин. Яхшы хәбәрләрдә гадәттә Яһүдия чүле турында әйтелә. Шул чүлдә Яхъя яшәгән һәм вәгазьләгән, һәм шунда Иблис Гайсәне вәсвәсәләгән (Мк 1:12).

Яһүдия чүле, Үрдүн елгасының көнбатыш ягы
Яһүдия чүле, Үрдүн елгасының көнбатыш ягы

Бу уңдырышсыз өлкәдә Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлаган һәм Иблис Гайсәне вәсвәсәләгән.

Гыйбадәтханә стенасының өсте
Гыйбадәтханә стенасының өсте

Шайтан Гайсәне туры мәгънәдә «гыйбадәтханә стенасының өстенә [яки «парапетына; иң югары ноктасына»]» бастыра алган һәм аңа аска ташланырга әйткән. Әмма Гайсә басып тора алган төгәл урын билгеле түгел. «Гыйбадәтханә» дип бирелгән төшенчә гыйбадәтханәнең бар биналарын аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә Гайсә гыйбадәтханә комплексының көньяк-көнчыгыш почмагында (1) тора алган. Яки ул аның башка почмагында басып торгандыр. Шул урыннардан аска ташлану, Йәһвә булышмаса, һичшиксез үлемгә китерер иде.

Төньяк-көнбатышка таба караганда, Гәлиләя диңгезенең төньяк яры
Төньяк-көнбатышка таба караганда, Гәлиләя диңгезенең төньяк яры

1. Генисарет тигезлеге. Бу озынлыгы якынча 5 км, киңлеге якынча 2,5 км өчпочмак формасындагы уңдырышлы җир булган. Бу өлкәдә диңгез ярында Гайсә балыкчыларны: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны үзе белән хезмәт итәргә чакырган (Мт 4:18—22).

2. Яһүдләрнең ышанулары буенча, Гайсә Таудагы вәгазен монда сөйләгән (Мт 5:1; Лк 6:17, 20).

3. Кәпернаум. Хезмәтен башлагач, Гайсәнең тору урыны бу шәһәрдә булган. Маттайны ул Кәпернаумда я аның янында очраткан (Мт 4:13; 9:1, 9).

Гәлиләя диңгезе балыклары
Гәлиләя диңгезе балыклары

Изге Язмаларда Гәлиләя диңгезе турында сүз барганда, күп мәртәбә балыклар, балык тоту һәм балыкчылар турында әйтелә. Гәлиләя диңгезендә якынча 18 төр балык яши. Аларның якынча унысы гына сәүдә өчен яраклы булган. Бу 10 төрне 3 төркемгә бүлеп була. Беренчесе — монда күрсәтелгән каяз балыгы (Barbus longiceps) (1). Бу 3 төр балыкларның авыз кырыйларында мыекча бар, шуңа күрә аның семит телендәге исеме «чәч» дигәнне аңлата. Ул моллюсклар, әкәм-төкәм һәм вак балыклар ашый. Каяз балыгының озынлыгы 75 см җитәргә мөмкин, ә авырлыгы 7 кг артык булырга мөмкин. Икенче төркем тилапия (Tilapia galilea) (2) дип атала. Аның гарәпчә исеме «мушт», ягъни «тарак», чөнки бу төркемгә кергән 5 төр тилапияның арка канаты таракны хәтерләтә. Тилапияның бер төренең озынлыгы якынча 45 см җитә, ә авырлыгы 2 кг чамасы булырга мөмкин. Өченче төркем — монда күрсәтелгән киннерет сардинасы (Acanthobrama terrae sanctae) (3). Бу балык вак сельдька охшаш. Борынгы заманнардан ук аны тозлаганнар.

Ятьмә ыргыту
Ятьмә ыргыту

Гәлиләя диңгезендә балык тоткан кешеләр ике төр ыргытыла торган ятьмә кулланган: берсен, кечкенә балык тотар өчен, вак күзәнәкле итеп, ә икенчесен, зуррак балык тотар өчен, эрерәк күзәнәкле итеп үргәннәр. Башка төр ятьмә — зур ятьмә — белән балык тотар өчен ким дигәндә бер көймә һәм ир-атлар төркеме кирәк булган, ә ыргытыла торган ятьмә белән бер кеше көймәдә, яр буенда я суда торып балык тота алган. Андый ятьмәләр 6 м я зуррак диаметрлы булган, ә аның периметры буйлап ташлар я кургаш батыргычлар беркетелгән булган. Дөрес ыргытылса, ятьмә су өстенә яссы диск булып төшкән. Батыргычлы кырыйлары беренче булып баткан һәм балык ятьмәгә, ул диңгез төбенә төшкәндә, эләгеп калган. Балыкчы чумып балыкны ятьмәдән чыгарган я сак кына ятьмәне яр буена тартып чыгарган. Андый ятьмәне уңышлы кулланыр өчен зур осталык һәм тырышлыклар кирәк булган.

Ятьмә төзәтү
Ятьмә төзәтү

Балык тоту ятьмәләре кыйммәт булган, аларны яхшы хәлдә тоту зур тырышлыклар таләп иткән. Балыкчы күп кенә вакытын ятьмәләрне төзәтеп, юып һәм киптереп сарыф иткән. Балык тотып кайткач, ул һәрвакыт моны эшләгән (Лк 5:2). Маттай балык тоту ятьмәләрен сурәтләр өчен, өч грек сүзе кулланган. Гомуми төшенчә ти́ктион, күрәсең, күптөрле ятьмәләрне аңлатырга мөмкин (Мт 4:21). Грек сүзе сайи́ни зур ятьмәне белдерә; аны көймәдән салганнар (Мт 13:47, 48). «Ыргытылган нәрсә» дигән мәгънә йөрткән амфи́влистрон кечкенәрәк ятьмәне аңлата, һәм аны, күрәсең, балыкчылар ярдан я суга кереп сай суга ыргыткан (Мт 4:18).

Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе
Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе

Бу рәсем беренче гасырга караган табылдыкларга нигезләнеп ясалган. Аларның берсе — балык тоту көймәсенең калдыклары — Гәлиләя диңгезенең яры буендагы пычракка күмелгән булган, һәм аны казып чыгарганнар. Икенчесе — диңгез буендагы Мигдал шәһәрчегендәге бер йортта табылган мозаика. Андый көймәдә мачта һәм җилкән(нәр) була алган. Ә командасы, бәлки, биш кешедән: дүрт ишкәкче һәм көймәнең арткы өлешендә урнашкан бер койрыкчыдан торгандыр. Бу көймәнең озынлыгы якынча 8 м, уртасында киңлеге якынча 2,5 м һәм тирәнлеге 1,25 м булган. Ул, күрәсең, 13 я күбрәк кеше сыйдыра алган.

Балык тоту көймәсенең калдыклары
Балык тоту көймәсенең калдыклары

1985—1986 елларда корылык аркасында, Гәлиләя диңгезе суларының биеклеге кимеп, пычракка күмелгән борынгы көймә корпусының өлеше ачылган булган. Бу көймә калдыкларының озынлыгы 8,2 м, киңлеге 2,3 м һәм иң тирән урыны 1,3 м. Археологларның сүзләре буенча, бу көймә якынча б. э. к. I — б. э. I гасырларында төзелгән булган. Бу видеороликта шушы көймәнең якынча 2 000 ел элек суларны гизеп йөргәндә нинди була алганы күрсәтелгән. Ул хәзер Израильнең бер музеенда тора.

Беренче гасырдагы синагога
Беренче гасырдагы синагога

Бу рәсемдә борынгы синагогаларның ниндирәк булган икәне күрсәтелгән. Ул һәм аның кайбер үзенчәлекләре Гамлада табылган беренче гасырдагы синагогага туры китереп ясалган. Гамла Гәлиләя диңгезеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан.