Яхъя 8:12—59
Искәрмәләр
дөнья өчен яктылык: Гайсә үзен сурәтләр өчен кулланган метафора тыңлаучыларына Хатын-кызлар ишегалдында торган дүрт зур яктырткычны хәтерләткәндер; аларны Куыш кору бәйрәме (Чатыр кору бәйрәме) вакытында кабызып җибәргәннәр. (Ях 7:2; Ә11 кушымт. кара.) Бу яктырткычларның яктылыгы зур мәйданны яктыртып торган. Өстәвенә, «дөнья өчен яктылык» дигән сүзтезмә Ишагыянең «куе караңгылык җирендә яшәүчеләр» «бөек яктылык» күрәчәк һәм Йәһвәнең «хезмәтчесе» дип аталган берәү «халыклар өчен яктылык» булачак дип пәйгамбәрлек иткән сүзләренә охшаш (Иш 9:1, 2; 42:1, 6; 49:6). Таудагы вәгазендә Гайсә, үз шәкертләренә: «Сез — дөнья өчен яктылык»,— дип әйткәндә, шундый ук метафора кулланган (Мт 5:14). «Дөнья өчен яктылык» дигән бу сүзтезмә (монда грек сүзе ко́смос бөтен кешелекне аңлата) Ишагыянең Мәсих «халыклар өчен яктылык» булачак икәне турындагы сүзләренә туры килә. Ә Паул белән Барнабның Рс 13:46, 47 дәге сүзләре күрсәткәнчә, Иш 49:6 дагы бу пәйгамбәрлек сүзләр Мәсихнең бар шәкертләре дә халыклар өчен яктылык булып хезмәт итәргә тиеш дигән әмер булып тора. Гайсәнең дә, аның шәкертләренең дә хезмәте кешеләргә рухи белем биргән һәм аларны ялган дин тәгълиматлары коллыгыннан азат иткән.
Ата: Кайбер кулъязмаларда «ул» диелә, ләкин бу укылышны борынгы кулъязмалар раслый.
иганә савытлары торган урында: Сүзгә-сүз «хәзинәдә». Монда кулланылган грек сүзе Мк 12:41, 43 һәм Лк 21:1 дә дә очрый; анда ул «иганә савытлары» дип тәрҗемә ителгән. Бу төшенчә гыйбадәтханәнең бер өлешен күрсәтә; ул, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган урында урнашкан булган, анда 13 иганә савыты торган. (Ә11 кушымт. кара.) Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип һәм бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән дип санала. Ләкин бу шигырьдә ул хәзинә турында сүз бармый, ахры. (Мк 12:41 гә аңлатманы кара.)
иганә савытларын: Яһүдләрнең борынгы чыганаклары буенча, бу иганә тартмалары тек куелган торба яки мөгез быргы формасына охшаш булган, һәм, күрәсең, аларның өске өлешендә кечкенә тишек булган. Кешеләр аларга төрле иганәләр салган. Монда кулланылган грек сүзе Ях 8:20 дә дә очрый; ул «иганә савытлары торган урын» дип тәрҗемә ителгән. Бу урын, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган өлкәдә булган. (Мт 27:6 га аңлатманы һәм Ә11 кушымт. кара.) Раввиннарның чыганаклары буенча, бу ишегалды стеналары буйлап 13 иганә савыты торган. Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип санала; бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән.
күтәргәч: Ягъни баганага күтәреп үтергәч.
уйнаштан: Яки «фәхешлектән». Грекча порне́йа. (Мт 5:32 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Фәхешлек» кара.)
Без уйнаштан тумаган: Яки «Без никахсыз туган балалар түгел». Яһүдләр үзләре турында, алар Аллаһының һәм Ибраһимның законлы балалары, шуңа күрә Ибраһимга бирелгән вәгъдәләрнең мирасчылары, дип әйткән.
фахишәлек: Порне́йа дигән грек сүзе — Изге Язмалар буенча тыелган һәркайсы җенси мөнәсәбәтләрне аңлаткан гомуми сүз. Аңа зина, уйнашлык, өйләнешмәгән кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр, гомосексуализм һәм хайваннар белән якынлык кылу керә. (Сүзлекне кара.)
Ул башлангычтан ук: Монда Иблис кеше үтерү, ялганлау һәм Аллаһыга яла ягу юлына баскан вакыт турында сүз бара (1Ях 3:8, иск.).
Бер самарияле: Яһүдләр, гадәттә, самариялеләргә нәфрәт белән караган һәм алар белән уртак эшләр алып бармаган (Ях 4:9). Кайбер яһүдләр «самарияле» атамасын хәтта кимсетү һәм хурлау сүзе итеп кулланган (Ях 8:48). Мишнада бер раввинның мондый сүзләре китерелә: «Самариялеләрнең икмәген ашаган кеше дуңгыз итен ашаган кешегә тиң» (Шебиит 8:10). Күп кенә яһүдләр самарияленең шаһитлегенә ышанмас иде я аңардан һичнинди ярдәм кабул итмәс иде. Күпчелек яһүдләрнең җирәнүле карашын белгәнгә, Гайсә игелекле самарияле турындагы бу мисал ярдәмендә җитди сабак биргән.
самарияле: Монда яһүдләр «самарияле» төшенчәсен җирәнү һәм хурлык сүзе итеп кулланган. (Лк 10:33 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Самариялеләр» кара.)
син Ибраһимны күрдеңме?: Берничә кулъязмада «сине Ибраһим күрдеме?» диелә, ләкин бу укылышны борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый.
мин ул: Грекча эго́ эйми́. Кайберәүләр бу сүзтезмә Чг 3:14 нең Септуагинтадагы тәрҗемәсенә сылтама дип уйлый һәм моны Гайсәне Аллаһыга тиңләштерер өчен куллана. Әмма Чг 3:14 тәге язылыш Ях 4:26 дагысыннан аерылып тора (эго́ эйми́ го он, «Мин Булучы; Мин Бар Булучы»). Моннан тыш, эго́ эйми́ дигән сүзтезмә Септуагинтада Ибраһим, Илгазәр, Ягъкуб, Давытның һәм башкаларның сүзләрен бирер өчен кулланыла (Яр 23:4; 24:34; 30:2; 1Ел 21:17). Мәсихче Грек Язмаларында эго́ эйми́ дигән сүзтезмә Гайсә әйткән сүзләрне бирер өчен генә кулланыла дип әйтеп булмый. Шул ук грек сүзләре Ях 9:9 да Гайсә савыктырган кешенең җавабында кулланыла. Алар «бу мин» дигән фикерне белдерә. Бу сүзләрне шулай ук Җәбраил фәрештә, Петер, Паул һәм башкалар да кулланган (Лк 1:19; Рс 10:21; 22:3). Билгеле, аларның сүзләре Чг 3:14 кә сылтама түгел. Төп нөсхәдә синоптик Яхшы хәбәрләрдәге параллель урыннарны чагыштыру шуны күрсәтә: Мк 13:6 һәм Лк 21:8 дәге эго́ эйми́ (сүзгә-сүз «Мин ул») дигән сүзтезмә — Мт 24:5 тәге «Мәсих — мин ул» дип тәрҗемә ителгән тулырак фикернең кыскарак әйтелеше.
мин... бар идем: Каршы торучы яһүдләр Гайсәгә ташлар атарга теләгән, чөнки ул «Ибраһимны күрдем» дигән, ә аңа, алар әйткәнчә, «әле 50 яшь тә» булмаган (Ях 8:57). Гайсәнең җавабы аларга аның Ибраһим туганчыга кадәр күктә көчле рухи зат булганын белдерергә тиеш булган. Кайберәүләр бу шигырь Гайсәне Аллаһыга тиңли дип әйтә. Аларның сүзләре буенча, монда кулланылган грек сүзтезмәсе эго́ эйми́ (Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «Мин бар» дип бирелгән) Септуагинтадагы Чг 3:14 тә кулланыла һәм бу ике шигырьдә дә бертөрле тәрҗемә ителергә тиеш. (Ях 4:26 га аңлатманы кара.) Бу контекстта эйми́ дигән грек фигыле белән белдерелгән гамәл Ибраһим туганчыга кадәр башланган һәм һаман да дәвам иткән булган. Шуңа күрә «Мин бар» дип түгел, ә «мин... бар идем» дип тәрҗемә итү дөрес, һәм күп кенә борынгы һәм хәзерге тәрҗемәләрдә «мин... бар идем» дигән сүзтезмәгә охшаш сүзләр кулланыла. Шулай ук Гайсәнең Ях 8:54, 55 тә язылган фикер йөртүе аның үзен Атасына тиңләргә тырышмаганын күрсәтә.
аңа ыргытыр өчен, ташлар алдылар: Якынча ике ай үткәч, яһүдләр кабат Гайсәне гыйбадәтханәдә үтерергә тырышкан (Ях 10:31). Гыйбадәтханәдә төзү эшләре һаман да алып барылганга, яһүдләр ташларны төзелеш барган урыннан алган дип санала.