Яхъя 4:1—54

4  Фарисейларга Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр әзерләве һәм аларны суга чумдыруы+ турында хәбәр иреште.  (Чынында исә суга чумдыруны Гайсә үзе түгел, ә шәкертләре үткәрә иде.)  Бу турыда белгәч, ул, Яһүдияне калдырып, кабат Гәлилә́ягә китте.+  Аңа Сама́рия аша үтәргә туры килде.  Ул Сама́риянең Сиха́р дигән шәһәренә килеп җитте. Бу шәһәр Ягъкуб үзенең улы Йосыфка биргән кыр янында урнашкан.+  Анда Ягъкуб коесы бар иде.+ Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Сәгать алтылар иде.  Шунда, су алырга дип, сама́рияле бер хатын килде. Гайсә аңа: «Миңа эчәргә бирче»,— диде.  (Ә шәкертләре, ризык сатып алырга дип, шәһәргә киткәннәр иде.)  Сама́рияле хатын исә: «Ничек инде син, яһүд була торып, миннән, сама́рияле хатыннан, эчәргә сорыйсың?» — дип әйтте. (Чөнки яһүдләр сама́риялеләрне өнәп бетерми иделәр.)+ 10  Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Аллаһының юмарт бирелгән бүләген+ һәм синнән: „Миңа эчәргә бирче“,— дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең аңардан сорар идең, һәм ул сиңа тереклек суы бирер иде».+ 11  Хатын аңа болай диде: «Әфәнде, синең чумырып алырга савытың да юк, кое да тирән. Ул тереклек суын кайдан алдың соң? 12  Бу коены безгә атабыз Ягъкуб биргән. Ул үзе дә, угыллары да, мал-туары да шушы коедан эчкән. Әллә син аңардан да бөегрәкме?» 13  Моңа Гайсә болай диде: «Бу суны эчкән һәркем янә сусар. 14  Ә мин бирәчәк суны эчүче кеше һичкайчан сусамас,+ ләкин мин биргән су аңа мәңгелек тормыш бирә торган үзендәге чишмә кебек булачак».+ 15  Хатын аңа: «Әфәнде, миңа шул суны бирче. Мин башка сусамас идем һәм монда су алырга килеп йөрмәс идем»,— дип әйтте. 16  «Бар, иреңне чакырып кил»,— диде аңа Гайсә. 17  Хатын исә: «Минем ирем юк»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «„Ирем юк“,— дип, син дөресен әйттең, 18  чөнки синең биш ирең бар иде, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең»,— диде. 19  Шунда хатын болай дип әйтте: «Әфәнде, синең пәйгамбәр икәнеңне күреп торам.+ 20  Безнең ата-бабаларыбыз бу тауда табынганнар. Сез исә, кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез».+ 21  Гайсә аңа болай диде: «Ханым, ышан сүземә, шундый вакыт якынлашып килә ки, сез Атага бу тауда да, Иерусалимда да табынмаячаксыз. 22  Сез кемгә табынуыгызны белмисез,+ ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдләрдән башлана.+ 23  Әмма вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли.+ 24  Аллаһы — Рух ул,+ һәм аңа гыйбадәт кылучылар рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш».+ 25  Хатын аңа: «Беләм, Мәсих дип аталган зат киләчәк һәм, килгәч, безгә бөтенесен сөйләп бирәчәк»+,— диде. 26  «Ул кеше — синең белән сөйләшеп торучы мин ул»,— диде аңа Гайсә.+ 27  Шул вакыт аның шәкертләре әйләнеп кайтты һәм аның хатын белән сөйләшеп торуын күреп, гаҗәпләнделәр. Әмма берсе дә: «Сиңа аңардан нәрсә кирәк?» яки «Бу хатын белән ник сөйләшәсең?» — дип сорамады. 28  Хатын исә, үзенең су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм кешеләргә: 29  «Барыгыз, кылган бар эшләремне әйтеп биргән кешене күрегез. Ул Мәсих түгел микән?» — диде. 30  Алар, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр. 31  Ул арада шәкертләре аны: «Остаз,+ ашап ал инде»,— дип кыстады. 32  Ә Гайсә аларга: «Минем сез белми торган ризыгым бар»,— диде. 33  Шунда шәкертләре үзара: «Әллә аңа берәрсе ашарга китерде микән?» — диештеләр. 34  Гайсә аларга болай дип әйтте: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү+ һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү.+ 35  Сез: „Урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар“,— дисез түгелме? Ә мин сезгә шуны әйтәм: башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән, һәм урак өсте җиткән.+ 36  Уракчы инде эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә чәчүче белән уракчы бергә куана.+ 37  Шулай итеп, бу очракка: „Берсе чәчә, ә икенчесе ура“,— дигән әйтем туры килә. 38  Мин сезне үзегез чәчеп үстермәгәнне урырга җибәрдем. Башкалар эшләде, ә сез аларның эшләреннән файдаланасыз». 39  «Ул кылган бар эшләремне әйтеп бирде»+,— дип әйткән хатынның шаһитлеген ишеткәч, шул шәһәрдәге күп кенә сама́рияле Гайсәгә иман итә башлады. 40  Шунлыктан сама́риялеләр, аның янына килеп, аңардан үзләре янында калуын үтенде, һәм ул анда ике көн үткәрде. 41  Аның сүзләрен ишеткәч, тагы күп кенә кеше аңа ышана башлады, 42  һәм алар теге хатынга: «Без инде синең сүзләреңне ишеткәнгә түгел, ә үзебез ишеткәнгә һәм бу кешенең чыннан да дөньяны коткаручы булуын белгәнгә ышанабыз»,— диде.+ 43  Ике көннән соң Гайсә аннан Гәлилә́ягә китте. 44  (Ләкин пәйгамбәргә үз туган җирендә ихтирам юклыгы турында Гайсә үзе шаһитлек биргән иде.)+ 45  Ул Гәлилә́ягә килгәч, гәлилә́ялеләр аны кабул иттеләр, чөнки үзләре дә Иерусалимдагы бәйрәмдә булганга,+ аның анда кылган бар эшләрен күргән иделәр.+ 46  Шуннан соң ул суны шәрабка әйләндергән урынга — Гәлилә́ядәге Кәнә́ шәһәренә кабат килде.+ Анда патшага хезмәт итүче бер түрә бар иде, аның улы Кәпернаумда авырып ята иде. 47  Ул, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлилә́ягә килгәнен ишетеп, аның янына килде һәм аңардан, үзләренә барып, үлем түшәгендә яткан улын савыктыруын үтенде. 48  Әмма Гайсә аңа: «Билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез һич тә ышанмаячаксыз»+,— диде. 49  Патшаның түрәсе аңа: «Әфәндем, балам үлгәнче килә күр инде»,— дип дәште. 50  «Бар, синең улың савыкты»+,— диде аңа Гайсә. Теге кеше, Гайсәнең сүзләренә ышанып, кайтып китте. 51  Кайтып килгәндә, аның каршысына хезмәтчеләре чыктылар һәм аңа улының савыкканы турында әйттеләр. 52  Шунда ул, улына ничәләрдә хәл кергәне турында сораштырды. Алар аңа: «Кызышуы кичә сәгать җиделәрдә бетте»+,— диделәр. 53  Шулай итеп бу әти кеше Гайсәнең аңа: «Улың савыкты»,— дигән сүзләре нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен аңлады,+ һәм ул үзе дә, өендәгеләренең барысы да ышана башлады. 54  Бу Гайсәнең Яһүдиядән Гәлилә́ягә килгәч кылган икенче могҗизасы булды.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Самария: Гайсә көннәрендә Самария Римның өлкәсе булган, һәм Гайсә вакыт-вакыт аның аша сәяхәт иткән. Соңрак аның шәкертләре анда мәсихчеләр динен китергән. Бүген аның чикләре төгәл билгеле булмаса да, аның төньягында — Гәлиләя, көньягында — Яһүдия, көнчыгышында — Үрдүн елгасы, ә көнбатышында Урта диңгез яры буендагы тигезлекләр булган. Бу өлкәнең күпчелек өлеше Ифраим кабиләсе һәм Манашше кабиләсенең яртысы (Үрдүннең көнбатыш ягы) кайчандыр ия булган җирләрне биләп торган. Гайсә, Иерусалимга барганда һәм аннан кайтканда, вакыт-вакыт Самария аша үткән булса да (Ях 4:3—6; Лк 9:51, 52; 17:11), рәсүлләренә Самария шәһәрләрендә вәгазьләмәскә кушкан, чөнки алар башлыча «Исраил халкының югалган сарыклары», ягъни яһүдләр, янына барырга тиеш булган (Мт 10:5, 6). Әмма бу тыю кыска вакытка гына булган. Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә яхшы хәбәрне «Самариягә» һәм «җир читенә кадәр» җиткерергә кушкан (Рс 1:8, 9). Иерусалимда эзәрлекләүләр купкач, кайбер шәкертләр, мәсәлән Филип, яхшы хәбәрне Самария буйлап игълан итеп йөргән. Соңрак анда Петер белән Яхъяны, самариялеләр изге рухны ала алсын өчен, җибәргәннәр (Рс 8:1—17, 25; 9:31; 15:3).

Сихар: Самариянең бу шәһәре хәзерге Наблус янындагы Аскар авылының урынын биләп торган дип санала. Бу авыл Шехемнән төньяк-көнчыгышка таба якынча 1 км ераклыкта һәм Ягъкуб коесыннан төньяк-төньяк-көнчыгышка таба 0,7 км ераклыкта урнашкан. (Ә6 һәм Ә10 кушымт. кара.) Кайберәүләр кайбер борынгы дөньяви язучыларның язмаларына һәм Сурия Синай кулъязмасында «Сихар» урынында «Сихем» торганына нигезләнеп, Сихар Шехем урынын биләп торган дип саныйлар. Әмма иң ышанычлы грек кулъязмалары «Сихар» язылышын раслый, һәм, археологик табылдыклар күрсәткәнчә, бу хәбәр язылган вакытта соңрак Шехем (Телль-Балата) барлыкка килгән урында беркем дә яшәмәгән.

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

Ягъкуб коесы: Бир-Якуб (Беэр-Яаков) дип санала. Ул хәзерге Наблустан көньяк-көнчыгышка таба якынча 2,5 км ераклыкта, Телль-Балатадан — Шехем биләп торган дип саналган урыннан — ерак түгел генә урнашкан. Бу кое тирән; аның суы беркайчан да авызына кадәр күтәрелми. XIX гасырда ясалган үлчәүләр күрсәткәнчә, коеның тирәнлеге ул вакытта якынча 23 м булган. Борынгы вакытта кое тагы да тирәнрәк булгандыр, чөнки хәзер аның төбендә күп сынык-ватыклар ята (Ях 4:11). Кое якынча май ахырыннан алып, көзге яңгырларга кадәр гадәттә сусыз булганга, кайберәүләр уйлаганча, ул үз суларын яңгырлардан һәм грунт суларыннан ала. Башкалар исә кое чишмә белән дә туена дип саный. (Бу шигырьдәге кое сүзенә аңлатманы кара.) Изге Язмаларда турыдан-туры бу коены Ягъкуб казыган дип әйтелми, ләкин анда Ягъкубның шул тирәдә җире булган дип әйтелә (Яр 33:18—20; Йш 24:32). Ягъкуб, күрәсең, бу коены, бәлки, үзенең зур гаиләсен һәм көтүләрен су белән тәэмин итәр өчен, казыган я казыткан. Ул шулай итеп үз күршеләре белән авырлыклар булдырмаска тырышкан; аларның шул өлкәдә инде, һичшиксез, башка су чыганаклары булган. Яки аңа, ул тирәдәге башка коелар корый калса, икенче су чыганагы кирәк булгандыр.

арыган Гайсә: Изге Язмаларда Гайсә турында ул «арыган» дип монда гына әйтелә. Бу көндезге 12 ләр тирәсе булгандыр. Шул иртә Гайсә, күрәсең, Яһүдиядәге Үрдүн үзәненнән Самариядәге Сихар шәһәренә алып баручы юл буйлап 900 м я югарырак күтәрелгән. (Ях 4:3—5; А7 кушымт. кара.)

кое: Яки «чишмә; чыганак». Бу контекстта, Сихардагы Ягъкуб коесын күрсәтер өчен, ике төрле грек сүзе кулланыла. Бу шигырьдә ике мәртәбә «кое» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе пеге́ еш кына чишмәне аңлата; андый чишмә, бәлки, Ягъкуб коесының чыганагы булып торгандыр. Яг 3:11 дә бу төшенчә букваль «чишмәне» күрсәтер өчен кулланыла, ә Ях 4:14 тә ул образлы рәвештә кулланыла һәм шулай ук «чишмә» дип бирелә. Ях 4:12 дә Ягъкуб коесын күрсәтер өчен грек сүзе фре́ар кулланыла; ул кое, сулык я упкын дигәнне аңлатырга мөмкин (1Иш 19:22, Септуагинта; Лк 14:5; Ач 9:1). Чишмәләр еш кына коелар чыганагы булган, ә чишмәләрне кайвакыт чистартканнар һәм тирәнәйткәннәр, шуңа күрә аңлашыла ни өчен монда бер үк су чыганагы өчен «чишмә» һәм«кое» дигән сүзләр кулланылгандыр. (Бу шигырьдәге Ягъкуб коесы дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)

Сәгать алтылар иде: Ягъни көндезге уникеләр тирәсе. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

яһүдләр самариялеләрне өнәп бетерми иделәр: Изге Язмаларда беренче тапкыр искә алынган самариялеләр ун кабиләле патшалыкта яшәгән яһүдләр булган; ул вакытта аны әле ассириялеләр яулап алмаган (2Пат 17:29). Самариялеләрнең башка яһүдләрдән бүленүе элегрәк, Йәрәбәм ун кабиләле Исраил патшалыгында потка табыну урнаштыргач, башланган (1Пат 12:26—30). Ассириялеләр аны яулап алганнан соң, «самарияле» дип Самария өлкәсендә калган кешеләрнең токымнары, шулай ук шул җирдә яшәр өчен китерелгән чит ил кешеләре атала башлаган. Самариялеләр үзләрен Манашше белән Ифраим кабиләләреннән килеп чыккан дип санасалар да, күпләр, һичшиксез, чит ил кешеләре белән кушылып киткән, һәм, Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, бу катнаш халык Самариядәге табынуны тагы да боза барган (2Пат 17:24—41). Яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайткач, самариялеләр, үзләрен Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән дип әйтсәләр дә, Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең һәм шәһәр стеналарының төзелүенә каршы төшкән. Аннары, алар, бәлки, б. э. к. IV гасырда, Гәризим тавында үз гыйбадәтханәләрен төзегән; аны яһүдләр б. э. к. 128 елда җимергән. Әмма самариялеләр шул тауда табынуларын дәвам иткән, һәм I гасырда алар Рим империясендәге Яһүдия белән Гәлиләя арасында урнашкан Самария өлкәсендә яшәгән. Алар Изге Язмаларның беренче биш китабын гына, һәм бәлки, Йошуа китабын кабул иткән, ләкин кайбер шигырьләрдә, үз гыйбадәтханәләренең кайда урнашканын нигезләр өчен, үзгәрешләр ясаган. Гайсә көннәренә самарияле дигән исем милли һәм дини төсмер алган, ә яһүдләр самариялеләргә җирәнеп караган (Ях 8:48).

...өнәп бетерми иделәр: Җәяләр эчендәге бу сүзләр кайбер кулъязмаларда юк, ләкин мондагы язылышны күп кенә борынгы, ышанычлы кулъязмалар раслый.

мин бирәчәк суны: «Су» һәм «чишмә» төшенчәләре монда образлы рәвештә кулланыла. Элегрәк үзенең самарияле хатын белән сөйләшүендә Гайсә «тереклек суын» искә алган. (Ях 4:10 га аңлатманы кара.) Гайсә бу су турында аны алган кешеләрдә ул мәңгелек тормыш бирә торган чишмә кебек булып китәчәк дип әйтә. Аллаһы Сүзе суны, кешеләрне камил тормышка кайтарыр өчен, Аллаһы биргән бар нәрсәләрнең символы буларак куллана. Бу символик суның мөһим бер өлеше — Гайсәнең йолым корбаны. Бу контекстта Гайсә үзен тыңлаган һәм үзенең шәкертләре булып киткән кешеләр алачак рухи фатихаларга игътибар итә. Алар Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында «белем алып», шул белем нигезендә иман белән эш итә башлагач, аларның мәңгелек тормышка ия булырга өмете булачак (Ях 17:3). Гайсәнең сүзләре буенча, бу символик суны кабул иткән кешедә ул тормыш бирә торган фатихалар чишмәсе булып китәр. Андый кешедә шулай ук бу «тормыш суын» башкалар белән уртаклашырга теләк туа. (Ач 21:6; 22:1, 17; Ях 7:38 гә аңлатманы кара.)

тереклек суы: Бу грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз кулланылганда, агым суны, чишмә суын я чишмә-кое суын аңлата. Ул су чокырындагы торгын судан аерылып тора. Лв 14:5 тә «чишмә суы» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзтезмәсе сүзгә-сүз «тереклек суы» дигәнне аңлата. Ир 2:13 һәм 17:13 тә Йәһвә «тереклек суы чыганагы [яки «чишмәсе»]», ягъни тормыш бирүче символик су чыганагы, итеп сурәтләнә. Гайсә, самарияле хатын белән сөйләшкәндә, «тереклек суы» төшенчәсен күчмә мәгънәдә кулланган, ләкин башта ул хатын, күрәсең, аның сүзләрен туры мәгънәдә аңлаган. (Ях 4:11; Ях 4:14 кә аңлатманы кара.)

Ягъкуб коесы: Бир-Якуб (Беэр-Яаков) дип санала. Ул хәзерге Наблустан көньяк-көнчыгышка таба якынча 2,5 км ераклыкта, Телль-Балатадан — Шехем биләп торган дип саналган урыннан — ерак түгел генә урнашкан. Бу кое тирән; аның суы беркайчан да авызына кадәр күтәрелми. XIX гасырда ясалган үлчәүләр күрсәткәнчә, коеның тирәнлеге ул вакытта якынча 23 м булган. Борынгы вакытта кое тагы да тирәнрәк булгандыр, чөнки хәзер аның төбендә күп сынык-ватыклар ята (Ях 4:11). Кое якынча май ахырыннан алып, көзге яңгырларга кадәр гадәттә сусыз булганга, кайберәүләр уйлаганча, ул үз суларын яңгырлардан һәм грунт суларыннан ала. Башкалар исә кое чишмә белән дә туена дип саный. (Бу шигырьдәге кое сүзенә аңлатманы кара.) Изге Язмаларда турыдан-туры бу коены Ягъкуб казыган дип әйтелми, ләкин анда Ягъкубның шул тирәдә җире булган дип әйтелә (Яр 33:18—20; Йш 24:32). Ягъкуб, күрәсең, бу коены, бәлки, үзенең зур гаиләсен һәм көтүләрен су белән тәэмин итәр өчен, казыган я казыткан. Ул шулай итеп үз күршеләре белән авырлыклар булдырмаска тырышкан; аларның шул өлкәдә инде, һичшиксез, башка су чыганаклары булган. Яки аңа, ул тирәдәге башка коелар корый калса, икенче су чыганагы кирәк булгандыр.

кое да тирән: Ях 4:6 га аңлатманы кара.

атабыз Ягъкуб: Самариялеләр үзләрен Ягъкубның Йосыф аша токымнары дип санасалар да, ул көннәрдәге күп кенә яһүдләр, күрәсең, моны кире каккан булыр иде. Самариялеләрнең чит ил халыкларыннан барлыкка килгәннәрен күрсәтер өчен, кайбер яһүдләр аларны «куфлылар», ягъни Куф халкы, дигән еврей төшенчәсе белән атаган. Куф дигән исем Ассирия патшасы Самария шәһәрләренә күчергән халыкның туган шәһәрен күрсәтә; ул аларны б. э. к. 740 елда, Исраил сөргенгә киткәннән соң күчергән. Бу урын, бәлки, Бабылдан төньяк-көнчыгышка таба якынча 50 км ераклыкта урнашкан булгандыр (2Пат 17:23, 24, 30).

мин бирәчәк суны: «Су» һәм «чишмә» төшенчәләре монда образлы рәвештә кулланыла. Элегрәк үзенең самарияле хатын белән сөйләшүендә Гайсә «тереклек суын» искә алган. (Ях 4:10 га аңлатманы кара.) Гайсә бу су турында аны алган кешеләрдә ул мәңгелек тормыш бирә торган чишмә кебек булып китәчәк дип әйтә. Аллаһы Сүзе суны, кешеләрне камил тормышка кайтарыр өчен, Аллаһы биргән бар нәрсәләрнең символы буларак куллана. Бу символик суның мөһим бер өлеше — Гайсәнең йолым корбаны. Бу контекстта Гайсә үзен тыңлаган һәм үзенең шәкертләре булып киткән кешеләр алачак рухи фатихаларга игътибар итә. Алар Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында «белем алып», шул белем нигезендә иман белән эш итә башлагач, аларның мәңгелек тормышка ия булырга өмете булачак (Ях 17:3). Гайсәнең сүзләре буенча, бу символик суны кабул иткән кешедә ул тормыш бирә торган фатихалар чишмәсе булып китәр. Андый кешедә шулай ук бу «тормыш суын» башкалар белән уртаклашырга теләк туа. (Ач 21:6; 22:1, 17; Ях 7:38 гә аңлатманы кара.)

тереклек суы гөрләп агачак: Гайсә монда, бәлки, Чатыр кору бәйрәме (Куыш кору бәйрәме) вакытында тотылган йоланы күздә тоткандыр. Бу йола буенча, Силуам сулыгыннан су алынган һәм иртәнге корбан китерелә торган вакытта алтын савыттан шәраб белән бергә мәзбәхкә агызылган. (Ях 7:2 гә аңлатманы; сүзлектән «Куыш кору бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.) Бәйрәмнең бу үзенчәлеге Еврей Язмаларында искә алынмый; ул соңрак өстәлгән булган. Шулай да, күпчелек белгечләр әйтүенчә, андый йоланы бәйрәмнең җиде көне дәвамында үтәгәннәр, ә сигезенче көнне юк. Рухани бәйрәмнең беренче көнендә — шимбә көнне — агызырга тиешле су Силуам сулыгыннан гыйбадәтханәгә моннан алдагы көнне китерелгән булган. Киләсе көннәрдә рухани алтын чүлмәккә су тутырыр өчен Силуам сулыгына барган. Һәм ул, вакытны исәпләп, гыйбадәтханәгә руханилар корбан кисәкләрен мәзбәх өстенә салырга әзер торганда кайтырга тырышкан. Ул Су капкалары аша үтеп, Руханилар ишегалдына кергәндә, руханилар өч мәртәбә быргы кычкырткан. Аннары су бер чанга, ә шәраб икенче чанга агызылган, шуннан алар мәзбәх нигезенә агып төшкән. Аннан соң музыка уйнап Халлел мәдхияләрен җырлаганнар (Зб 113—118), ә кешеләр кулларындагы пальма ботакларын мәзбәхкә таба болгаганнар. Бу вакыйга шатлыклы катнашучыларның Ишагыянең мондый пәйгамбәрлек сүзләрен исләренә төшергәндер: «Коткару чишмәләреннән сез шатланып су алырсыз» (Иш 12:3).

тереклек суы: Бу грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз кулланылганда, агым суны, чишмә суын я чишмә-кое суын аңлата. Ул су чокырындагы торгын судан аерылып тора. Лв 14:5 тә «чишмә суы» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзтезмәсе сүзгә-сүз «тереклек суы» дигәнне аңлата. Ир 2:13 һәм 17:13 тә Йәһвә «тереклек суы чыганагы [яки «чишмәсе»]», ягъни тормыш бирүче символик су чыганагы, итеп сурәтләнә. Гайсә, самарияле хатын белән сөйләшкәндә, «тереклек суы» төшенчәсен күчмә мәгънәдә кулланган, ләкин башта ул хатын, күрәсең, аның сүзләрен туры мәгънәдә аңлаган. (Ях 4:11; Ях 4:14 кә аңлатманы кара.)

бу тауда: Ягъни Гәризим тавы. (Ә10 кушымт. кара.) Бу тау Еврей Язмаларында дүрт тапкыр искә алына (Кн 11:29; 27:12; Йш 8:33; Хк 9:7). Самариялеләр бу тауда, бәлки б. э. к. IV гасырда, Иерусалим гыйбадәтханәсенә көндәш булып торган үз гыйбадәтханәсен төзегән; аны яһүдләр б. э. к. 128 елда җимергән булган. Самариялеләр Изге Язмаларның беренче биш китабын гына, һәм бәлки, Йошуа китабын, ләкин үз үзгәрешләрен кертеп кенә кабул иткән; ул Самариялеләрнең биш китабы буларак билгеле. Ул китап самариялеләрнең борынгы еврей теленнән барлыкка килгән хәрефләре белән язылган. Андагы текст еврей телендәге Изге Язмаларның масорет текстыннан аерылып тора: анда якынча 6 000 урында үзгәрешләр бар, аларның күпчелеге әһәмиятле түгел, ләкин җитдиләре дә бар. Мәсәлән, Кн 27:4 тә әйтелгәнчә, «Гибал тавында» Муса кануны акбур белән буялган ташларга язып куелырга тиеш булган. Самариялеләр исә «Гибал тавы» урынына «Гәризим тавы» дип язган (Кн 27: 8). Андый үзгәрешне алар Гәризим Аллаһының изге тавы булган дигән ышануларын дәлилләр өчен керткән.

котылу яһүдләрдән башлана: Яки «котылу яһүдләрдән килә». Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: яһүд халкына котылуга алып килүче Аллаһы Сүзе, саф гыйбадәт һәм хакыйкать ышанып тапшырылган булган (Рм 3:1, 2). Алар шулай ук Мәсих чыгарга тиеш халык итеп сайланган булган, һәм шулай итеп Аллаһының Ибраһим «токымы» турындагы вәгъдәсе үтәлергә тиеш булган (Яр 22:18; Гл 3:16). Гайсә самарияле хатын белән сөйләшкән вакытта, кеше Аллаһы турындагы хакыйкатьне, аның таләпләрен һәм Мәсих турындагы нечкәлекләрне яһүдләрдән генә белә алган. Аллаһы җитәкчелекне һаман да Исраил аша биреп торган, һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән һәркем моны аның сайланган халкы белән бергә эшләргә тиеш булган.

Аллаһы — Рух ул: Грек сүзе пне́ума монда рухи затны күрсәтер өчен кулланыла. (Сүзлектән «Рух» кара.) Изге Язмалар күрсәткәнчә, Аллаһы, данлыклы Гайсә һәм фәрештәләр — рухлар алар (1Кр 15:45; 2Кр 3:17; Ев 1:14). Рух кешеләрнекеннән бик нык аерылып торган яшәү формасы, һәм аны кеше күзе күрә алмый. Рухларның «кеше тәненнән» күпкә өстенрәк «рухи тәне» бар (1Кр 15:44; Ях 1:18). Изге Язмаларны язучылар Аллаһы турында, мәсәлән, аның бите, күзләре, колаклары, куллары бар дип әйтсәләр дә, андый сурәтләү — кешеләргә Аллаһының нинди икәнен аңларга ярдәм итәр өчен образлы сөйләм генә. Изге Язмаларда Аллаһының шәхес икәнлеге ачык итеп күрсәтелә. Ул шулай ук материаль Галәмнең чигеннән тышта яши; шуңа күрә Мәсих «Ата янына китәм» дип әйткән дә (Ях 16:28). Ев 9:24 тә Мәсих, «безнең хакка Аллаһы алдына барып басар өчен», «күкнең үзенә кергән» дип әйтелә.

рух... буенча табынырга: Сүзлектәге «Рух» турында мәкаләдән күренгәнчә, грек сүзе пне́ума төрле мәгънәләргә ия. Мәсәлән, ул Аллаһының эш итүче көчен, ягъни изге рухны, шулай ук кешеләрне этәрүче көчне, ягъни аларның фикер йөртү рәвешен аңлатырга мөмкин. «Рух» дигән төшенчәнең бар мәгънәләре бер уртак якка ия: алар күзгә күренмәгән нәрсәгә карый. Гайсә Ях 4:21 дә аңлатканча, Атага табыну берәр нинди физик урында, мәсәлән, Гәризим тавында яки Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә булмаячак. Аллаһы материаль түгел, һәм аны күреп я сизеп булмаганга, аңа табыну берәр гыйбадәтханә я тау белән инде бәйле булырга тиеш түгел. Изге Язмалардагы башка шигырьләрдә Гайсә шуны күрсәткән: Аллаһыга яраклы итеп гыйбадәт кылыр өчен, кеше белән Аллаһының күренмәс изге рухы идарә итәргә тиеш; бу рух шулай ук «ярдәмче» дип атала (Ях 14:16, 17; 16:13). Шуңа күрә «рух буенча табыну», күрәсең, Аллаһы рухы җитәкчелек иткән табынуны аңлата; бу рух кешегә Аллаһының Сүзен өйрәнү һәм куллану аша Аның фикерләү рәвешенә туры килергә ярдәм итәчәк. Димәк, Гайсәнең Аллаһыга «рух буенча» табыну турындагы сүзләре Аллаһыга хезмәт итүгә карата эчкерсез булудан һәм ашкынучан, ягъни илһам тулы, рухка ия булудан күпкә күбрәкне үз эченә ала.

хакыйкать буенча табынырга: Аллаһы кабул иткән табыну күзаллау, риваятьләр я ялганга нигезләнә алмый. Ул Аллаһы үз Сүзендә үзе һәм үзенең ниятләре турында ачкан фактларга нигезләнергә һәм «хакыйкать» буенча булырга тиеш (Ях 17:17). Андый табыну «күзгә күренмәгән», ләкин Аллаһы Сүзендә ачылган нәрсәләргә туры килергә тиеш. (Ев 9:24; 11:1; шулай ук бу шигырьдәге рух... буенча табынырга дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)

Беләм, Мәсих... киләчәк: Самариялеләр Мусаның биш китабын гына кабул иткән; алар бүген Тәүрат буларак билгеле. Алар калган Еврей Язмаларын, бәлки, Йошуа китабыннан тыш, кире каккан. Шулай да, самариялеләр, Мусаның язмаларын кабул иткәнгә, киләчәк Мәсихне, Мусадан бөегрәк пәйгамбәрне көткәннәр (Кн 18:18, 19).

Мәсих: Месси́ас дигән грек сүзе (маши́ах дигән еврей сүзенең транслитерациясе) Мәсихче Грек Язмаларында ике мәртәбә генә (монда һәм Ях 1:41 дә) очрый. Маши́ах титулы «(сыекча белән) майлау» һәм «майлау» дигәнне аңлаткан маша́х дигән еврей фигыленнән барлыкка килгән (Чг 29:2, 7). Изге Язмалар язылган чорда руханилар, идарәчеләр һәм пәйгамбәрләр, йола буенча, май белән майланган булган (Лв 4:3; 1Иш 16:3, 12, 13; 1Пат 19:16). «Майланган зат» дигән мәгънәне грек сүзе христо́с та йөртә. Ул Мәсихче Грек Язмаларында 500 дән артык тапкыр очрый. Ул да татар телендәге Изге Язмаларда «Мәсих» дип тәрҗемә ителә. (Мт 1:1 гә аңлатманы кара.)

Мәсихнең: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.

Ул кеше — синең белән сөйләшеп торучы мин ул: Бу, күрәсең, Гайсә үзен ачыктан-ачык Мәсих дип таныган беренче очрак. Ул моны хәтта яһүд түгел, ә самарияле булган хатынга ача (Ях 4:9, 25). Күпчелек яһүдләр самариялеләргә җирәнеп караган һәм алар белән исәнләшмәгән, ә күп кенә яһүди ир-атлар хатын-кызларга түбәнсетеп караган. Соңрак Гайсә башка хатыннарга да хөрмәт күрсәткән: ул, үледән терелтелгәч, беренче булып аларга күренгән (Мт 28:9, 10).

мин ул: Грекча эго́ эйми́. Кайберәүләр бу сүзтезмә Чг 3:14 нең Септуагинтадагы тәрҗемәсенә сылтама дип уйлый һәм моны Гайсәне Аллаһыга тиңләштерер өчен куллана. Әмма Чг 3:14 тәге язылыш Ях 4:26 дагысыннан аерылып тора (эго́ эйми́ го он, «Мин Булучы; Мин Бар Булучы»). Моннан тыш, эго́ эйми́ дигән сүзтезмә Септуагинтада Ибраһим, Илгазәр, Ягъкуб, Давытның һәм башкаларның сүзләрен бирер өчен кулланыла (Яр 23:4; 24:34; 30:2; 1Ел 21:17). Мәсихче Грек Язмаларында эго́ эйми́ дигән сүзтезмә Гайсә әйткән сүзләрне бирер өчен генә кулланыла дип әйтеп булмый. Шул ук грек сүзләре Ях 9:9 да Гайсә савыктырган кешенең җавабында кулланыла. Алар «бу мин» дигән фикерне белдерә. Бу сүзләрне шулай ук Җәбраил фәрештә, Петер, Паул һәм башкалар да кулланган (Лк 1:19; Рс 10:21; 22:3). Билгеле, аларның сүзләре Чг 3:14 кә сылтама түгел. Төп нөсхәдә синоптик Яхшы хәбәрләрдәге параллель урыннарны чагыштыру шуны күрсәтә: Мк 13:6 һәм Лк 21:8 дәге эго́ эйми́ (сүзгә-сүз «Мин ул») дигән сүзтезмә — Мт 24:5 тәге «Мәсих — мин ул» дип тәрҗемә ителгән тулырак фикернең кыскарак әйтелеше.

хатын белән сөйләшеп: Муса канунының рухына каршы килеп, яһүдләр йоласы ир-атларның кешеләр алдында хатын-кызлар белән сөйләшүен хупламаган. Гайсә көннәрендә, күрәсең, андый караш киң таралган булган. Шуңа күрә Гайсәнең шәкертләре аның самарияле хатын белән сөйләшеп торуын күргәч, аларның ни өчен гаҗәпләнгәннәре аңлашыла. Талмуд буенча, борынгы вакытта яшәгән раввиннар галим «берәр хатын-кыз белән урамда сөйләшергә тиеш түгел» дип киңәш иткән. Ә Мишна буенча, бер раввин болай дигән: «Хатын-кызлар белән күп сөйләшмә. [...] Хатын-кызлар белән күп сөйләшүче үзенә зыян китерә һәм Канун өйрәнүен калдыра, ә ахыр чиктә аны Гәһәннә көтә» (Авот 1:5).

Урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар: Арпа уңышын яһүдләрнең нисан аенда (март-апрель), якынча Пасах бәйрәме вакытында җыя башлаганнар. (Ә15 кушымт. кара.) Артка таба дүрт ай санасак, Гайсә бу сүзләрне кислев аенда (ноябрь-декабрь) әйткән булып чыга. Ул вакытта яңгырлар көчәя башлаган һәм көннәр суыта барган. Шуңа күрә Гайсәнең урак өсте инде җиткән дигән сүзләре, күрәсең, образлы урак өстен аңлата; монда сүз букваль уңыш җыю турында түгел, ә кешеләрне җыю турында бара (Ях 4:36).

өлгергән: Сүзгә-сүз «ак». Грек сүзе леуко́с ак төсне һәм ачык төснең төрле төсмерләрен, мәсәлән ачык сарыны, аңлата. Бу уңышның өлгергәнен һәм җыярга әзер булганын күрсәтә. Гайсә монда «урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар» дип әйтә, шуңа күрә тирә-яктагы кырлар, күрәсең, яшел төстә — яңа үсеп чыккан арпа төсендә булган. Шулай итеп Гайсә, игеннәр өлгергән, һәм урак өсте җиткән дигәндә, һичшиксез, букваль урак өстен түгел, ә рухи урак өстен күздә тоткан. Кайбер галимнәр санаганча, Гайсә, үз тыңлаучыларын кырларга карагыз дип өндәгәндә, бәлки, үзенә таба якынлашып килүче самариялеләр турында әйткәндер, ә игеннәрнең «ак» булуы турында әйткәндә, самариялеләр, бәлки, киеп йөргән ак төсле киемнәрне күздә тоткандыр. Яки Гайсәнең сүзләре аларның аның хәбәрен кабул итәргә әзер булганнарын күрсәтүче образлы әйтем булгандыр (Ях 4:28—30).

күп кенә самарияле Гайсәгә иман итә башлады: Гайсәнең самарияле хатын белән сөйләшүенең нәтиҗәсе ап-ачык булган. Бу хатынның шаһитлеге ярдәмендә күп кенә самариялеләр Гайсәгә ышана башлаган. Рухи урак өсте башлыча яһүдләр арасында башланган булса да, Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәр күрсәткәнчә, тиздән самариялеләрне үз эченә алган тагы да зуррак урак өсте башланырга тиеш булган. Гайсәнең бу самарияле хатынга вәгазьләве, һичшиксез, шул самариялеләрнең күпләре Филипнең вәгазен кабул итсен өчен нигез салган (Ях 4:34—36; Рс 1:8; 8:1, 14—17).

Аллаһы Бәрәне: Гайсә суга чумдырылганнан соң аны чүлдә Иблис вәсвәсәләгән. Гайсә аннан кайтканнан соң, Чумдыручы Яхъя аның турында «Аллаһы Бәрәне» дип әйткән. Бу сүзтезмә монда һәм Ях 1:36 да гына очрый. (А7 кушымт. кара.) Гайсәне бәрән белән чагыштыру урынлы. Изге Язмалар буенча, кешеләр сарыкларны гөнаһлы булганнарын таныганга һәм Аллаһыга якынлашырга теләгәнгә китергән булган. Бу Гайсәнең камил кеше буларак тормышын кешелек өчен бирәчәк корбанының прообразы булып торган. «Аллаһы Бәрәне» дигән сүзтезмә Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмалардагы күп кенә өземтәне хәтерләтәдер. Чумдыручы Яхъя Еврей Язмаларын яхшы белгәнгә, аның сүзләре аста әйтелгәннәрнең берсен я берничәсен күрсәткәндер: Ибраһим үз улы Исхак урынына китергән сарык тәкәсе (Яр 22:13), коллыкта булган исраиллеләргә азат ителү өчен юл ачкан Мисырда чалынган Пасах бәрәне (Чг 12:1—13) яки һәр иртә һәм кич Иерусалимдагы Аллаһының мәзбәхендә корбанга китерелгән сарык тәкәсе (Чг 29:38—42). Шулай ук Яхъяның уенда, бәлки, Ишагыянең пәйгамбәрлеге булгандыр; анда Йәһвә «минем хезмәтчем» дип атаган кеше турында «аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар» дип әйтелә (Иш 52:13; 53:5, 7, 11). Рәсүл Паул, көринтлеләргә беренче хатын язганда, Гайсәне «безнең Пасах бәрәнебез» дип атаган (1Кр 5:7). Рәсүл Петер Мәсихнең кыйммәтле каны турында «кимчелексез һәм тапсыз бәрәннең» каны дип әйткән (1Пт 1:19). Һәм Ачылыш китабында данлыклы Гайсә турында образлы рәвештә 25 тапкырдан күбрәк «Бәрән» дип әйтелә. (Менә кайбер мисаллар: Ач 5:8; 6:1; 7:9; 12:11; 13:8; 14:1; 15:3; 17:14; 19:7; 21:9; 22:1.)

дөньяны коткаручы: Бу сүзтезмә монда һәм 1Ях 4:14 тә генә очрый. Ул Гайсәнең бу «дөньядан» булган иман күрсәткән кешеләрне гөнаһтан коткарачагын күрсәтә. (Ях 1:29; 3:17 гә аңлатмаларны кара.)

хөкем итәр: Яки «гаепләр». Йәһвә үз Улын кешелек дөньясын хөкем итәр өчен, ягъни гаепләр өчен, түгел, ә, мәхәббәттән чыгып иман итүчеләрне коткарыр өчен җибәргән (Ях 3:16; 2Пт 3:9).

дөньяның: Грек сүзе ко́смос кешелек белән тыгыз бәйле; шул мәгънәдә ул дөньяви грек әдәбиятында һәм шулай ук Изге Язмаларда кулланыла. Бу контекстта һәм Ях 3:16 да ко́смос сүзе бөтен кешелекне аңлата. Кешелек монда гөнаһта, ягъни Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһта, гаепле итеп сурәтләнә.

үз туган җирендә: Сүзгә-сүз «үз атасының урынында». Монда «туган җир» дип бирелгән грек сүзе Мт 13:54 һәм Мк 6:1 дә «туган як» дип, ә Лк 4:24 тә «үз иле» дип тәрҗемә ителә һәм Гайсәнең туган шәһәре Насараны күрсәтә. Әмма бу контекстта ул, күрәсең, бөтен Гәлиләяне аңлата (Ях 4:43).

Гәлиләядәге Кәнә... ...Кәпернаумда: Кәнәдән (Хирбет-Кана) Кәпернаумга алып баручы юлның озынлыгы якынча 40 км. (Ях 2:1 гә аңлатманы кара.)

патшага хезмәт итүче бер түрә: Грек төшенчәсе басилико́с патшаның (басиле́ус) туганын я аңа хезмәт итүчене аңлата. Монда ул, күрәсең, Гәлиләя тетрархы Һируд Антипаның сарай хезмәтчесен күрсәтә. Һируд Антипаны халык «патша» дип атаган. (Мт 14:9; Мк 6:14 кә аңлатмаларны кара.)

Һируд патша: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлектән «Һируд (Ирод)» кара.) Маттай һәм Лүк Антипаның «тетрарх», ягъни «өлкә башлыгы», дигән рәсми рим титулын куллана. (Мт 14:1; Лк 3:1 гә аңлатмаларны кара.) Һируд Антипа идарә иткән өлкә Гәлиләя белән Переядән торган. Әмма халык аны «патша» дип атаган. Бу титулны бер тапкыр Маттай кулланган (Мт 14:9). Ә Марк Һирудка карата «патша» титулы гына куллана (Мк 6:22, 25—27).

Патша: Мт 14:1 гә аңлатма буенча, Һируд Антипаның рәсми Рим титулы «тетрарх» булган. Әмма халык аны «патша» дип атаган.

Кәнә: Бәлки, кане́ (камыш) дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән; шунлыктан «камыш җире». Бу шәһәрне Яхъя гына искә ала. Ул аны, бәлки, Әшир кабиләсе җирендәге Канәдән (еврейча Кана́) аерыр өчен (Йш 19:24, 28), һәрчак Гәлиләядәге Кәнә дип атый (Ях 2:11; 4:46; 21:2). Күп галимнәр фикеренчә, Кәнә Насарадан төньякка таба якынча 13 км ераклыкта урнашкан хәзерге Хирбет-Кана урынын биләп торган булган; анда Бет-Нетофа үзәненең (Эль-Баттуф үзәне) төньяк кырыендагы калкулыкта борынгы авылның җимерекләре сакланып калган. Гарәпчә бу урын һаман да Кана-эль-Джелил, ягъни Гәлиләядәге Кәнә, буларак билгеле. Якындагы сазлы үзән камыш белән капланган, бу Кәнә исеменең мәгънәсенә туры килә. Анда борынгы су чокырлары калдыклары һәм, күпләр уйлавынча, синагога җимерекләре (б. э. I гасырының азагына я б. э. II гасырына караган) бар. Анда шулай ук балчык савыт ватыклары һәм тәңкәләр табылган булган; алар б. э. I гасырына һәм соңрак вакытка карый дип санала. Чиркәү уйлавынча, Кәнә Насарадан төньяк-көнчыгышка таба 6,5 км ераклыктагы Кафр-Канна урынында урнашкан булган, чөнки хаҗиләре Насарадан анда җиңел генә барып җитә алган. Әмма бу урын исеменең Изге Язмаларда искә алынган Гәлиләядәге Кәнә исеме белән бернинди лингвистик бәйләнеше юк кебек.

үзләренә барып: Сүзгә-сүз төшеп». Ягъни Кәпернаумга. Борынгы заманда Хирбет-Кана (күрәсең, Изге Язмаларда искә алынган Кәнә; Ях 2:1 гә аңлатманы кара) яныннан Гәлиләя диңгезе ярына алып барган юл үткән, һәм ул яр буйлап Кәпернаумга кадәр сузылган; Кәпернаум диңгез өсте тигезлегеннән якынча 200 м түбәнрәк урнашкан. Шуңа күрә төп нөсхәдә Кәпернаумга «төшеп» диелгән.

Кәнә: Бәлки, кане́ (камыш) дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән; шунлыктан «камыш җире». Бу шәһәрне Яхъя гына искә ала. Ул аны, бәлки, Әшир кабиләсе җирендәге Канәдән (еврейча Кана́) аерыр өчен (Йш 19:24, 28), һәрчак Гәлиләядәге Кәнә дип атый (Ях 2:11; 4:46; 21:2). Күп галимнәр фикеренчә, Кәнә Насарадан төньякка таба якынча 13 км ераклыкта урнашкан хәзерге Хирбет-Кана урынын биләп торган булган; анда Бет-Нетофа үзәненең (Эль-Баттуф үзәне) төньяк кырыендагы калкулыкта борынгы авылның җимерекләре сакланып калган. Гарәпчә бу урын һаман да Кана-эль-Джелил, ягъни Гәлиләядәге Кәнә, буларак билгеле. Якындагы сазлы үзән камыш белән капланган, бу Кәнә исеменең мәгънәсенә туры килә. Анда борынгы су чокырлары калдыклары һәм, күпләр уйлавынча, синагога җимерекләре (б. э. I гасырының азагына я б. э. II гасырына караган) бар. Анда шулай ук балчык савыт ватыклары һәм тәңкәләр табылган булган; алар б. э. I гасырына һәм соңрак вакытка карый дип санала. Чиркәү уйлавынча, Кәнә Насарадан төньяк-көнчыгышка таба 6,5 км ераклыктагы Кафр-Канна урынында урнашкан булган, чөнки хаҗиләре Насарадан анда җиңел генә барып җитә алган. Әмма бу урын исеменең Изге Язмаларда искә алынган Гәлиләядәге Кәнә исеме белән бернинди лингвистик бәйләнеше юк кебек.

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

сәгать җиделәрдә: Ягъни көндезге берләр тирәсендә. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

икенче могҗизасы: Монда Гайсә, Яһүдиядән кайтканда, Гәлиләядә башкарган ике могҗизаның икенчесе турында сүз бара. Беренче могҗиза турында Ях 2:11 дә әйтелә. Гайсә Гәлиләядә бу икенче могҗизасын башкарыр алдыннан Иерусалимда башка куәтле эшләр эшләгән (Ях 2:23).

Медиаматериал

Гәризим тавы
Гәризим тавы

Бу видеороликта Гәризим тавы (1), Ягъкуб коесының гомум кабул ителгән урыны (2), анда Гайсә самарияле хатын белән сөйләшкән (Ях 4:6, 7), һәм Гибал тавы (3) күрсәтелә. Гәризим тавы Самария өлкәсенең уртасында урнашкан. Аның түбәсенең биеклеге Урта диңгез өсте тигезлегеннән 850 м артык. Бүгенге көндәге Наблус шәһәре бу таулар арасындагы уңдырышлы Шехем үзәнендә урнашкан. Самариялеләрнең гыйбадәтханәсе Гәризим тавында, бәлки, б. э. к. IV гасырда төзелгән, ләкин б. э. к. 128 елда җимерелгән булган. Күрәсең, самарияле хатын Гайсә Мәсихкә Гәризим тавы турында әйткән: «Безнең ата-бабаларыбыз бу тауда табынганнар. Сез исә, кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез». Чын гыйбадәт кылу берәр урынга бәйле булмаганын күрсәтер өчен, Гайсә аңа болай дип җавап биргән: «Шундый вакыт якынлашып килә ки, сез Атага бу тауда да, Иерусалимда да табынмаячаксыз» (Ях 4:20, 21).

Уракчылар
Уракчылар

Изге Язмалар язылган чорда уракчылар кайвакыт иген сабакларын җирдән йолкып кына чыгарганнар. Әмма гадәттә алар иген сабакларын урак белән кисеп алганнар (Кн 16:9; Мк 4:29). Игеннәрне уру гадәттә төркемләп эшләнә торган эш булган: уракчылар өлгергән игенне кырдан җыеп алганнар (Рт 2:3; 2Пат 4:18). Изге Язмаларны язган кайбер язучылар, мәсәлән, Сөләйман патша, Һошия пәйгамбәр һәм рәсүл Паул, уру эшен мөһим хакыйкатьләрне аңлатыр өчен кулланган (Гс 22:8; Һш 8:7; Гл 6:7—9). Гайсә дә яхшы билгеле булган бу һөнәрне фәрештәләрнең һәм үз шәкертләренең шәкертләр булдыру эшендә уйнаячак рольләрен күрсәтер өчен кулланган (Мт 13:24—30, 39; Ях 4:35—38).