Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

«Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»

«Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»

1, 2. а) Рут белән Нагомия сәяхәтен һәм алар кичергән кайгыны тасвирлап бир. ә) Рут һәм Нагомия сәяхәте нәрсә белән аерылып тора?

КАЛКУ урында урнашкан һәм еш кына каты җилләр исеп торган киң Моаб тигезлеге буйлап ике ялгыз хатын бара. Аларның берсе Нагомия, икенчесенең исеме Рут. Кичкә таба, күләгәләр инде озыная башлагач, Рут үз каенанасына күз салып, төнне үткәрер өчен берәр урын табарга вакыт түгелме икән дип уйлап куя. Ул Нагомияне бик нык ярата һәм аның турында кайгыртыр өчен көченнән килгәнне эшләргә әзер.

2 Аларның һәрберсе үз уйларына чумып, үз кайгысы турында уйлап бара. Нагомия күп еллар элек үз ирен югалткан, әмма күптән түгел, бер кайгы өстенә икенчесен өстәп, ике улы — Килйон белән Махлон үлеп киткән. Рут та үз ире Махлонның үлеме турында хәсрәтләнеп бара. Алар Нагомия белән бергә Исраилдәге Бәйтлеһем шәһәренә юл тоталар. Әмма Нагомия үзенең туган йортына кайтса, Рут өчен Исраил җире — ят җир. Ул үзенең туганнарын, туган җирен, гореф-гадәтләрен, шул исәптән илаһларын калдырып, шул җиргә барырга булган. (Рут 1:3—6 укы.)

3. Рут иманын үрнәк итеп тотарга нинди сорауларга җавап булышыр?

3 Ни өчен бу яшь хатын үз тормышында шундый кискен үзгәреш ясарга булган? Яңа тормышка ияләшер өчен һәм Нагомия турында кайгыртыр өчен, ул кайдан көч табар? Бу сорауларга җавап безгә Моаб кызы Рут иманыннан күп кенә сабаклар алырга булышыр. (Шулай ук  «Миниатюр хәзинә» дигән рамканы кара.) Ни өчен соң бу ике хатын ерак Бәйтлеһемгә барырга булган? Әйдә, башта моны белик.

Гаиләгә кайгы килә

4, 5. а) Ни өчен Нагомия гаиләсе Моабка күченергә булган? ә) Нагомиягә Моабта нинди авырлыклар кичерергә туры килгән?

4 Рут Үле диңгездән көнчыгышта урнашкан кечкенә Моаб илендә үскән. Бу илнең зур өлеше сирәк урманнар белән капланган калку тигезлекләрдә урнашкан. Аларны бүлгәләп тирән тарлавыклар үтә. Исраил җире ачлыктан интеккән чакта да «Моаб җире» еш кына уңдырышлы булып калган. Нәкъ шул сәбәпле Рут Махлон һәм аның гаиләсе белән танышкан да (Рут 1:1).

5 Исраилдәге ачлык Нагомиянең ирен — Әлимәликне үз хатынын һәм ике улын алып, туган җиреннән Моаб җиренә, анда килмешәк булып яшәр өчен, китәргә мәҗбүр иткән. Андый күченү аларның иманнары өчен сынау булгандыр, чөнки исраиллеләр Йәһвә сайлаган изге урында билгеле вакытта килеп гыйбадәт кылырга тиеш булган (Кан. 16:16, 17). Нагомия үз иманын тере килеш саклап калган. Әмма, ире үлгәч, аны кайгы баскан (Рут 1:2, 3).

6, 7. а) Ни өчен Нагомияне үз улларының хатынлыкка Моаб кызларын алулары кайгыга салгандыр? ә) Ни өчен Нагомиянең үз киленнәре белән мөгамәләсе мактауга лаек?

6 Соңрак Нагомиянең уллары Моаб кызларына өйләнгән. Бу да Нагомияне кайгыга салгандыр (Рут 1:4). Ул бит белгән: борынгы бабасы Ибраһим күп тырышлыклар куеп, улы Исхакка хатынны Йәһвәгә табынган халык арасыннан тапкан (Ярат. 24:3, 4). Соңрак Муса Кануны исраиллеләргә үз улларына чит ил кызларын алмаска һәм кызларын чит ил кешеләренә бирмәскә кушкан, чөнки андый кешеләр белән никахка керү Аллаһы халкын потка табынырга этәрә алган (Кан. 7:3, 4).

7 Моңа карамастан, Махлон белән Килйон Моаб кызларына өйләнгән. Нагомияне бу борчыса да һәм күңелсезләндерсә дә, ул үз киленнәрен, Рут белән Өрпәне, эчкерсез яраткан һәм алар белән үзен игелекле тоткан. Алар да бер көн Йәһвәгә табына башларлар дип өметләнгәндер Нагомия. Һәрхәлдә, Рут та, Өрпә дә Нагомияне яраткан. Башларына кайгы төшкәндә, андый җылы мөнәсәбәтләр аларга булышкан. Рут та, Өрпә дә баласыз тол хатын булып калганнар (Рут 1:5).

8. Ни өчен Рут Йәһвәгә тартылгандыр?

8 Рутның дине аңа шул кайгы-хәсрәтне кичереп чыгарга ярдәм итә алганмы? Юктыр. Моаблылар күп кенә илаһларга, шул исәптән төп илаһлары Кемошка табынганнар (Сан. 21:29). Ул чорда рәхимсез һәм куркыныч йолалар киң таралган булган һәм кайбер халыклар үз балаларын корбанга китергән. Моаблылар динендә дә андый гадәт булгандыр. Ире Махлон һәм каенанасы Нагомия Рутка Исраил халкының яратучы һәм мәрхәмәтле Йәһвә Аллаһысы турында күп нәрсә сөйләгән булгандыр. Бу белем Рут өчен, һичшиксез, яңа булган һәм аңа нык тәэсир иткән. Чөнки Йәһвә кешеләр белән куркытып түгел, ә аларга ярату күрсәтеп җитәкчелек иткән. (Канун 6:5 укы.) Уртак кайгы, кичергән бәла-казалар аркасында Рут өчен Нагомия тагын да якынрак булып киткәндер. Ул Нагомиянең чиксез кодрәтле Йәһвә Аллаһының гаҗәеп эшләре, яратуы һәм кешеләргә карата шәфкате турында сөйләгәннәрен бирелеп тыңлагандыр.

Рут кайгы-хәсрәт кичергәндә Нагомиягә сыенып акыллы эш иткән

9—11. а) Рут, Өрпә һәм Нагомия нәрсә эшләргә булган? ә) Рут, Өрпә һәм Нагомия кичергән бәла-казадан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Нагомия исә үзенең туган якларыннан хәбәрләр көтеп яшәгән. Бер көнне ул, бәлки, берәр күчеп йөрүче сәүдәгәрдән, Исраилдәге ачлыкның беткәне турында ишеткән. Йәһвә үз халкына игътибар иткән. Бәйтлеһемнең исеме — «икмәк йорты» — яңадан җисеменә туры килә башлаган. Һәм Нагомия үз туган җиренә кайтырга булган (Рут 1:6).

10 Рут белән Өрпә нәрсә эшләр? (Рут 1:7) Кичергән уртак кайгы-хәсрәт аларны Нагомиягә якын итте бит. Рутны Нагомиягә, күрәсең, аның игелеге һәм Йәһвәгә нык иман итүе аеруча җәлеп иткәндер. Тол хатыннарның өчесе дә Яһүдиягә барырга булган.

11 Рут турындагы хәбәрдән шуны күрәбез: бәла-казаларга яхшы кеше дә, явыз кеше дә дучар була, һәм якынын яхшы кеше дә, явыз кеше дә югалтырга мөмкин (Вәг. 9:2, 11). Шулай ук зур бәхетсезлеккә төшкәндә, башкалардан, аеруча Йәһвәдә сыеныч эзләгән кешеләрдән, ярдәм һәм юаныч эзләргә кирәк, ә Нагомия нәкъ шундый кеше булган да (Гыйб. сүз. 17:17).

Рутның тугры мәхәббәте

12, 13. Ни өчен Нагомия Рут белән Өрпәгә үз туган йортларына кайтырга куша, һәм Рут белән Өрпә башта моны ничек кабул итә?

12 Бу өч тол хатын шактый гына ара үткәннән соң, Нагомияне башка бер нәрсә борчый башлый. Ул үзе белән баручы бу ике яшь тол хатын турында, аларның үзенә һәм ике улына күрсәткән яратулары турында уйлана. Нагомиянең үз киленнәренең болай да авыр тормышларын тагы да авыррак итәсе килми. Алар үз туган җирләрен калдырып, аның белән бергә китсәләр, Бәйтлеһемдә нишләрләр?

13 Шуңа күрә Нагомия болай ди: «Барыгыз, әниләрегез йортына кайтыгыз. Сез мәрхүм ирләрегезгә һәм миңа тугры мәхәббәт күрсәткән кебек, Йәһвә дә сезгә тугры мәхәббәт күрсәтсен». Ул шулай ук Йәһвә аларның һәрберсенә башка ир бирер, һәм алар яңа тормыш башлар дип өмет белдерә. Рут китабында: «[Нагомия] киленнәрен үпте, ә тегеләре кычкырып елый башлады»,— дип әйтелә. Әйе, Рут белән Өрпә игелекле һәм юмарт каенаналарын бик нык ярата. Алар: «Юк, без синең белән синең халкың янына барабыз»,— дип үз сүзендә тора (Рут 1:8—10).

14, 15. а) Өрпә кемнәр янына кайтып китә? ә) Нагомия Рутны үзен калдырырга ничек күндерергә тырыша?

14 Әмма Нагомия үз дигәнендә нык тора. Ул аларга барысын аңлатып бирә: ире булмаганга, ул аларга Исраилдә әллә ни булыша алмас, аларны кияүгә бирерлек уллары да юк, киләчәге дә өметсез булып күренә. Ул алар турында кайгырта алмаганына бик нык борчыла һәм моның хакында аларга сөйли. Өрпәгә Нагомиянең сүзләре хак булып күренә. Моабта аның туганнары, әнисе һәм йорты бар. Моабта калу аның өчен кулайрак кебек күренә, һәм ул, Нагомияне үбеп саубуллашкач, күңелсезләнеп кайтып китә (Рут 1:11—14).

15 Ә Рут нәрсә эшли? Нагомиянең сүзләре аңа да кагыла бит. «Ә Рут калды»,— дип әйтелә Рут китабында. Күрәсең, Нагомия берникадәр юл үткәч, Рутның үзенә ияреп барганын күрә. Шунда ул Рутка: «Менә, тол килендәшең үз халкы һәм илаһлары янына кайтып китте. Син дә килендәшең белән кайт»,— дип әйтә (Рут 1:15). Нагомиянең сүзләре бер бик мөһим якны ачыклый. Өрпә үз халкы янына гына түгел, ә «илаһлары» янына да кайтып киткән. Кемошка һәм башка ялган илаһларга табыну аны канәгатьләндергән. Ә Рутның карашы нинди булган?

16—18. а) Рут тугры мәхәббәтне ничек күрсәткән? ә) Тугры мәхәббәт турында әйткәндә, без Рут мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Шулай ук шул ике хатын күрсәтелгән рәсемгә игътибар ит.)

16 Шушы буш юлда Нагомия белән торганда, Рут аның күзләренә карый. Аның кабул иткән карарының дөреслегенә күңелдә бер шиге дә юк. Ул Нагомияне һәм аның Аллаһысын бик ярата. Шуңа күрә ул болай ди: «Берүзеңне калдырып, сине ташлап китәргә үгетләмә мине. Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, син кайда кунсаң, мин дә шунда кунармын. Синең халкың минем халкым, синең Аллаһың минем Аллаһым булыр. Син кайда үлсәң, мин дә шунда үләрмен, һәм мине шунда җирләрләр. Безне үлемнән башка бүтән берәр нәрсә аерса, өстемә Йәһвә каргышы төшсен» (Рут 1:16, 17).

«Синең халкың минем халкым, синең Аллаһың минем Аллаһым булыр»

17 Рут гаҗәеп сүзләр әйтә. Алар хәтта бүген дә, якынча 3 000 ел үтсә дә, кешеләргә билгеле. Бу сүзләр Рутның бик күркәм бер сыйфатын — тугры мәхәббәтне ачыклый. Рут шулкадәр тугры булган һәм Нагомияне шулкадәр яраткан ки, хәтта аның белән теләсә кайсы җиргә барырга әзер булган. Аларны үлем генә аера алган. Нагомиянең халкы Рутның халкы булып китәргә тиеш булган, чөнки ул Моабтагы бар нәрсәсен, хәтта илаһларын да ташлап китәргә әзер булган. Өрпәдән аермалы буларак, Рут Нагомиянең Аллаһысы Йәһвәнең үз Аллаһысы булуын тели һәм моның турында чын күңелдән әйтә. *

18 Шулай итеп, алар Бәйтлеһемгә кадәр озын юлларын икәү генә дәвам иткән. Ул шәһәргә барып җитәр өчен, бер чыганакта әйтелгәнчә, якынча бер атна кирәк булган. Һичшиксез, зур кайгы кичергән бу ике хатын бер-берсендә таяныч тапкан.

19. Синеңчә, Руттан үрнәк алып, гаиләдә, дуслар белән аралашканда һәм җыелышта тугры мәхәббәтне ничек күрсәтеп була?

19 Бүген күп кенә кешеләргә кайгы-хәсрәт кичереп яшәргә туры килә. Изге Язмаларда безнең көннәр «аеруча авыр вакытлар» дип атала, шуңа күрә без төрле бәла-казаларга дучар булабыз һәм кайгы-хәсрәт кичереп яшибез (2 Тим. 3:1). Шунлыктан Рут күрсәткән тугры мәхәббәт безнең көннәрдә аеруча мөһим. Тугры мәхәббәт — үз максатына ирешкәнче күрсәтелә торган өзлексез ярату. Андый мәхәббәт бу караңгы дөньяда игелек кылуга дәртләндереп тора. Ул гаиләдә, дуслар арасында, мәсихче җыелышта кирәк. (1 Яхъя 4:7, 8, 20 укы.) Андый мәхәббәт үстереп, без Рутның гаҗәеп үрнәге буенча эш итәбез.

Рут һәм Нагомия Бәйтлеһемдә

20—22. а) Нагомиянең Моабтагы тормышы үзенә ничек тәэсир иткән? ә) Нагомия үз авырлыклары турында нинди хаталы карашта тора? (Ягъкуб 1:13 дә кара.)

20 Әлбәттә, тугры мәхәббәт турында әйтү — бер нәрсә, ә менә аны үз эшләрең белән күрсәтү — гел башка нәрсә. Рутның хәзер үз тугры мәхәббәтен Нагомиягә генә түгел, ә шулай ук үз Аллаһысы итеп сайлаган Йәһвәгә дә күрсәтергә мөмкинлеге бар.

21 Ниһаять, бу ике хатын Бәйтлеһемгә барып җитә. Бу кечкенә шәһәр Иерусалимнан көньякта якынча 10 километр ераклыкта урнашкан. Күрәсең, Нагомияне һәм аның гаиләсен монда бик яхшы беләләр, чөнки бар кеше аның кайтуы турында ишеткәч, шау-гөр килә башлый. Хатыннар аңа карап: «Бу Нагомия түгелме соң?» — диешә. Мөгаен, Моаб җирләрендә яшәү аны бик нык үзгәрткән; аның йөзеннән һәм тотышыннан аңа зур авырлыклар аша үтәргә һәм кайгы-хәсрәт кичерергә туры килгәне күренеп тора (Рут 1:19).

22 Ул үз кыз туганнарына һәм күрше хатыннарга үткән елларда кичергән бар газапларын сөйләп бирә. Ул хәтта Нагомия («ягымлылыгым») дигән исемен Мара («ачы») дип үзгәртергә кирәк ди. Мескен Нагомия! Берничә гасыр алдарак яшәгән Әюп кебек, ул да бар авырлыкларны аңа Йәһвә Аллаһы җибәргән дип уйлый (Рут 1:20, 21; Әюп 2:10; 13:24—26).

23. Рут нәрсә турында уйлый башлаган, һәм Муса Кануны ярлыларны ничек яклаган? (Искәрмәне дә кара.)

23 Шулай итеп, бу ике хатын Бәйтлеһемдә урнаша. Рут үзен һәм Нагомияне кайгырту юлын эзли башлый. Ул Йәһвә үз халкына биргән Канунда ярлылар турында кайгыртырга куша торган закон булганын белеп ала. Бу закон буенча, ярлы кешегә уңыш җыю вакытында уракчылар артыннан калганны, шулай ук кыр читендә һәм почмакларында урылмыйча калганны җыярга рөхсәт ителә * (Лев. 19:9, 10; Кан. 24:19—21).

24, 25. Богазның басуларына килеп чыккач, Рут нәрсә эшләгән? Һәм башак җыю нинди эш булган?

24 Безнеңчә апрель азакларында Исраилдә арпа ура торган булганнар. Шуңа күрә Рут, кем рөхсәт итсә, шуның артыннан калган башакларны җыяр өчен, басуга чыга. Үзе дә белмичә, ул Нагомиянең ире Әлимәликнең туганы — Богаз исемле бер бай кешенең басуына килеп чыга. Канун буенча, төшеп калган башакларны җыярга рөхсәт ителсә дә, Рут бер яшь кеше — уракчылар башлыгы янына килеп, аңардан рөхсәт сорый. Рөхсәт алгач, Рут җыя башлый (Рут 1:22—2:3, 7).

25 Ул уракчылар артыннан җыеп бара. Алар чакматаштан ясалган ураклары белән арпа урып, көлтәләр бәйли, ә Рут иелә-иелә алар төшереп калдырганны җыеп бара һәм соңрак сугып-җилгәрер өчен бер урынга илтеп куя. Бу бик кыен, мәшәкатьле эш һәм кояш күтәрелә барган саен аны башкару тагы да авыррак була. Шулай да Рут арпа җыюын дәвам итә һәм маңгаеннан тирен сөртеп, уракчылар өчен ясалган чатыр күләгәсендә бераз капкалап алыр өчен генә туктап ала.

Үзе һәм Нагомия турында кайгыртыр өчен, Рут хәтта гади, авыр эшне дә тырышып башкарырга әзер булган

26, 27. Богаз нинди кеше булган, һәм ул үзен Рут белән ничек тоткан?

26 Рут аңа берәрсе игътибар итәр дип уйламагандыр да. Әмма Богаз аны күреп ала да уракчылар башлыгыннан аның турында сораштыра башлый. Йәһвә Аллаһыга иман итүче Богаз үз хезмәтчеләрен, кайберләре бер көнгә генә ялланган яки чит ил кешесе булса да: «Йәһвә куәт бирсен!» — дип сәламли. Алар да аңа охшаш сүзләр белән җавап кайтара. Бу олы яшькә җиткән рухи карашлы кеше Рутны үз кызын кайгырткандай кайгыртырга була (Рут 2:4—7).

27 Богаз Рутны «кызым» дип атый һәм аңа, башка эшчеләр аны рәнҗетмәсен өчен, үз басуына килеп йөреп, аның хезмәтче кызлары янында җыярга куша. Ул шулай ук аны төш вакытында хезмәтчеләре белән бергә ашарга чакыра. (Рут 2:8, 9, 14 укы.) Өстәвенә, ул аны мактый һәм рухын күтәреп җибәрә. Ул нәрсә әйтә?

28, 29. а) Кешеләр Рут турында нәрсә сөйләгән? ә) Руттан үрнәк алып, син Йәһвәнең канатлары астында сыену урыны ничек эзли аласың?

28 Рут Богаздан ни өчен ул аңа, чит ил кешесенә, шулкадәр игелекле дип сорагач, Богаз Рутның үз каенанасы Нагомиягә кылган бар эшләре турында ишеткәнен сөйләп бирә. Күрәсең, Нагомия үзенең яраткан килене Рутны мактап, Бәйтлеһемдәге хатыннарга сөйли, һәм бу хәбәр Богазга да ирешә. Аңа Рутның Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлавы да билгеле, чөнки ул болай ди: «Йәһвә сиңа кылган эшләрең өчен әҗерен бирсен. Син Исраил Аллаһысы Йәһвә канатлары астына сыеныч эзләп килгәнсең, ул сиңа тулысы белән кайтарсын» (Рут 2:12).

29 Бу сүзләр Рутны дәртләндереп җибәргәндер! Һичшиксез, кош баласы үз ата-анасының канаты астында сыену урыны эзләгән кебек, Рут та Йәһвә Аллаһының канатлары астында андый урын эзләргә булган. Ул Богазга җылы сүзләре өчен рәхмәтләр белдерә һәм кичкә кадәр аның басуында эшли (Рут 2:13, 17).

30, 31. Тугры мәхәббәт, эшчән һәм рәхмәтле булу турында әйткәндә, без Руттан нәрсәгә өйрәнәбез?

30 Рут үз иманын эшләре белән күрсәткән һәм шулай итеп хәзерге экономик яктан авыр көннәрдә яшәүчеләр өчен яхшы үрнәк калдырган. Ул башкалар аңа булышып торырга тиеш дип санамаган һәм һәркайсы ярдәмне рәхмәт белдереп кабул иткән. Үзенең якын кешесе турында кайгыртыр өчен, ул озак һәм тырыш хезмәт, хәтта кара эш башкарырга әзер булган һәм моны үзе өчен оят дип санамаган. Аңа тыныч-имин эшләү һәм нинди кешеләр арасында булу турында акыллы киңәш бирелгәч, ул аны үз рәхмәтләрен белдереп кабул иткән. Ә иң мөһиме — ул беркайчан да шуны онытмаган: чын сыенычны яклап торучы Ата — Йәһвә Аллаһы гына бирә ала.

31 Руттан үрнәк алып, тугры мәхәббәт күрсәтеп яшәсәк, аның кебек басынкы, эшчән һәм рәхмәтле кеше булсак, безнең дә иманыбыз башкалар өчен үрнәк булыр. Ләкин Йәһвә Рут белән Нагомия турында ничек кайгырткан? Бу сорауга җавапны без киләсе бүлектән белербез.

^ 17 абз. Шунсы игътибарга лаек: башка чит ил кешеләреннән аермалы буларак, Рут «Аллаһы» дигән титулны гына түгел, ә шулай ук Аллаһының исемен дә кулланган. Бер басмада: «Шулай итеп [бу китапны] язучы шуны күрсәткән: бу чит ил кешесе хак Аллаһыга гыйбадәт кыла башлаган»,— дип әйтелә («The Interpreter’s Bible»).

^ 23 абз. Бу гаҗәеп закон булган, һәм Рутның андый закон турында туган якларында ишеткәне булмагандыр. Борынгы Якын Көнчыгышта ул көннәрдә тол хатыннарга мөнәсәбәт бик начар булган. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Ире үлгәч, тол хатын, гадәттә, улларына таянган. Ә уллары булмаса, аңа үзен коллыкка сатарга я фахишә булырга туры килгән яисә аны үлем көткән».