Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Ул шәфкатьле булырга өйрәнгән

Ул шәфкатьле булырга өйрәнгән

1. Юнысның нинди юлны үтәсе булган, һәм аңарда нинди хисләр туган?

ӘЙЕ, Юнысның уйланыр өчен вакыты күп. Аллаһы бит аңа 800 километр ераклыкта урнашкан шәһәргә барырга кушкан. Ә бу бер ай яки хәтта күбрәк вакыт барырга кирәк дигән сүз! Башта пәйгамбәргә бар юллардан я иң кыскасын, я иң куркынычсызын сайларга, ә аннары таулар һәм үзәнлекләр буйлап, шул юлдан читкә тайпылмыйча, барырга кирәк. Аңа чиксез Сурия чүле аша үтәргә һәм елгалар, шул исәптән зур Евфрат елгасы аркылы чыгарга туры киләчәк. Ул Сурия, Месопотамия һәм Ассириянең шәһәрләрендә һәм авылларында чит ил кешеләре арасында кунарга тиеш. Көннәр, атналар уза. Юныс үзе өчен шундый куркыныч булган шәһәргә — Нинәвәгә якынлашып килә.

2. Юныс Йәһвәнең йөкләмәсен үтәмичә качып булмый икәнен ничек аңлаган?

2 Ул бу йөкләмәсен үтәмичә кача алмый. Юныска бу бик яхшы билгеле. Ул бер тапкыр качып караган иде инде. Үткән бүлектән белгәнебезчә, Йәһвә сабырлык күрсәтеп Юнысны өйрәткән: диңгездә зур давыл булдырган һәм могҗиза кылып — зур балыкка аны йотарга кушып — аны коткарган. Өч көннән соң балык Юныска бернинди зыян китермичә, аны ярга чыгарган. Курку-хөрмәт белән тулы Юныс күпкә тыңлаучанрак булып киткән (Юныс 1, 2 нче бүлекләр).

3. Йәһвә Юныс белән үзен ничек тоткан һәм, нәтиҗәдә, нинди сорау туа?

3 Йәһвә Юныска икенче тапкыр Нинәвәгә барырга кушкач, пәйгамбәр буйсынып ерак юлга чыга һәм көнчыгышка юл тота. (Юныс 3:1—3 укы.) Әмма Юныс, Аллаһы аны төзәткәч, тулысынча үзгәргәнме? Йәһвә үз пәйгамбәре белән үзен шәфкатьле тоткан: аны үлемнән коткарган, ул тыңлаучан булмаса да, җәза бирмәгән һәм, үз йөкләмәсен үтәсен өчен, аңа тагын бер мөмкинлек биргән. Моның барысы Юнысны шәфкатьле булырга өйрәткәнме? Камил булмаган кешеләргә, гадәттә, бу сыйфатны күрсәтү бик авыр. Юныс мисалын карап чыгыйк һәм үзебезгә сабак алыйк.

Хөкем хәбәренә көтелмәгән җавап

4, 5. Ни өчен Йәһвә Нинәвәне «бөек шәһәр» дип санаган, һәм бу Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

4 Юнысның Нинәвәгә карашы Йәһвәнең карашыннан аерылып торган. «Нинәвә исә зур шәһәр иде, аны йөреп чыгар өчен өч көн кирәк иде»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Юныс 3:3). Йәһвә Нинәвәне өч тапкыр «бөек шәһәр» дип атый (Юныс 1:2; 3:2; 4:11). Ни өчен бу шәһәр Йәһвә өчен бөек, яки мөһим булган?

5 Туфаннан соң Нәмруд исемле кеше берничә шәһәр, шул исәптән Нинәвәне дә төзегән, шуңа күрә Нинәвә борынгы шәһәр булган. Нинәвә үзе янында төзелгән берничә шәһәр белән бергә зур гына бер район тәшкил иткән: аның бер башыннан икенчесенә чыгар өчен, өч көн вакыт кирәк булган (Ярат. 10:11; Юныс 3:3). Нинәвә үзе — бик күренекле шәһәр: аның зур храмнары, куәтле стеналары һәм башка мәһабәт биналары булган. Әмма Йәһвә ул шәһәрне шул корылмалар аркасында түгел, ә анда яшәгән кешеләр аркасында мөһим дип саный. Нинәвәдә яшәгән халык саны ул вакыт өчен шактый зур булган. Анда яшәүче халык бозык булса да, Йәһвә алар турында борчылып торган. Әйе, Аллаһы һәр кешене кадерли һәм һәр кешенең тәүбә итеп дөрес булганны эшләргә өйрәнүен тели.

Юныс Нинәвине бозык эшләр кылучы зур бер шәһәр дип санаган

6. а) Ни өчен Юныс шәһәргә кергәч, тагы да ныграк куркуга бирелгәндер? (Искәрмәне дә кара.) ә) Юнысның вәгазьләп йөргәне үзе турында нәрсәне ачыклый?

6 Юныс 120 000 нән артык кеше яшәгән шул шәһәргә — Нинәвәгә килгәч, тагын да ныграк куркып киткәндер. * Ул Аллаһының хөкемен игълан итәр өчен, күрәсең, яраклы урын эзләп, көне буе халык тулы урамнар буйлап йөри. Юныс Аллаһы хәбәрен халыкка ничек җиткергән? Ул Ассирия телен өйрәнгәнме? Я Йәһвә аңа могҗизалы рәвештә бу телдә сөйләшергә сәләт биргәнме? Без белмибез. Бәлки, Юныс үз туган телендә — еврей телендә сөйләгәндер һәм Нинәвәдәге кешеләргә Аллаһы хәбәрен тәрҗемәче аша җиткергәндер. Аның хәбәре гади булган һәм халыкка әллә ни ошамагандыр. «Тагын 40 көн генә үтәр, һәм Нинәвә һәлак булыр»,— дип игълан итә Юныс (Юныс 3:4). Ул кат-кат курыкмыйча сөйли. Шулай итеп ул мәсихчеләргә аеруча бүген кирәк булган гаҗәеп иман һәм кыюлык үрнәге калдырган.

Юнысның хәбәре гади булган һәм халыкка әллә ни ошамагандыр

7, 8. а) Юнысның хәбәрен ишеткәч, Нинәвә халкы нәрсә эшләгән? ә) Юнысның хәбәрен ишеткәч, Нинәвә патшасы нәрсә эшләгән?

7 Нинәвәлеләр Юныс хәбәренә колак сала. Пәйгамбәр алар аны дошман итеп күрә башларлар дип уйлагандыр. Әмма хәл башкарак булып чыга. Кешеләр аны тыңлап, аның сүзе буенча эш итә! Тиздән инде бөтен шәһәр Аллаһының хөкеме турында сөйләп йөри. (Юныс 3:5 укы.) Бае да, ярлысы да, көчлесе һәм көчсезе дә, яше һәм карты да — барысы тәүбә итә һәм ураза тота башлый. Тиздән моның турында хәбәр патшага да барып җитә.

Нинәвәдә вәгазьләр өчен Юныска кыюлык һәм иман кирәк булган

Патша да, Юнысның хәбәрен ишеткәч, тәүбә итә. Ул үз тәхетеннән торып, үзенең бай киемнәрен сала да, үз халкы кебек, матәм киеме кия һәм хәтта «көлгә утыра». Ул үз мирзалары белән бергә указ чыгара һәм шәһәрдәге яшәүчеләр үзләре игълан иткән ураза хәзер хөкүмәт игълан иткән ураза булып китә. Патша кешеләргә үзләрен һәм үз хайваннарын матәм киеме белән капларга куша. * Ул үз халкының явызлык кылуда һәм көч куллануда гаепле булуын басынкылык белән таный. Аллаһы аларның тәүбә итүләрен күреп, үзен шәфкатьле тотар дип өметләнә ул һәм: «Кем белә, бәлки, Аллаһы... ачуын тыяр, һәм без һәлак булмабыз»,— ди (Юныс 3:6—9).

9. Изге Язмаларны тәнкыйтьләүче кайбер кешеләр нинәвәлеләргә кагылышлы нинди шик белдерә, һәм ни өчен алар ялгыша?

9 Изге Язмаларны тәнкыйтьләүче кайбер кешеләр нинәвәлеләрнең үз фикер йөртүләрен шулхәтле тиз үзгәртүләренә шикләнә. Шулай да Изге Язмалар белгечләре андый үзгәрешне аңлап була дип саный, чөнки борынгы халыкларга юк-барга ышану һәм үз карашларын үзгәртеп тору хас булган. Гайсә пәйгамбәр дә нинәвәлеләрнең тәүбә итүләре турында әйтеп киткән. (Маттай 12:41 укы.) Ул бу вакыйгаларны үзе күктән күзәтеп торган, шуңа күрә аның сүзләре аеруча игътибарга лаек (Яхъя 8:57, 58). Шулай итеп кешеләр безгә бозык булып күренсә дә, алар һичкайчан тәүбә итмәячәк дип уйламыйк. Кеше йөрәген бер Йәһвә генә белә.

Аллаһының шәфкате һәм кешеләрнең каты хөкеме

10, 11. а) Нинәвәлеләрнең тәүбә итүләрен күргәч, Йәһвә нәрсә эшләгән? ә) Ни өчен, бер дә шикләнмичә, Йәһвә чыгарган карар хаталы булмаган дип әйтеп була?

10 Нинәвәлеләрнең тәүбә итүләрен күргәч, Йәһвә нәрсә хис иткән? «Аларның ни эшләгәннәрен, үзләренең явыз юлларын калдырганнарын күргәч, Аллаһы аларга бәла китерү ниятеннән кире кайтты һәм бәла җибәрмәде»,— дип язган соңрак Юныс (Юныс 3:10).

11 Бу сүзләр Йәһвә Нинәвәгә җәза бирергә җыенып, хата җибәргән дигәнне аңлатамы? Юк. Изге Язмаларда Йәһвәнең гаделлеге камил дип әйтелә. (Канун 32:4 укы.) Йәһвәнең Нинәвәгә каршы чыккан гадел ачуы басылган. Ул нинәвәлеләрнең үзгәргәннәрен һәм аларга инде җәза кирәк түгел икәнен күргән. Шуңа күрә Аллаһы аларга шәфкать күрсәткән.

12, 13. а) Йәһвә үзенең акыл белән эш итүчән, юл куючан һәм шәфкатьле Аллаһы булуын ничек күрсәткән? ә) Ни өчен Юнысның пәйгамбәрлеге ялган булмаган?

12 Күп кенә дини җитәкчеләрнең тәгълиматлары кешеләрдә Аллаһы каты хөкемнәр чыгара, ул кырыс һәм хәтта аяусыз дигән фикер тудырса да, Йәһвә андый түгел. Ул — акыл белән эш итүчән, юл куючан һәм шәфкатьле Аллаһы. Йәһвә явыз кешеләргә җәза бирергә булса, башта, җирдәге вәкилләрен җибәреп, аларны кисәтә, чөнки ул явыз кешеләрнең тәүбә итүләрен һәм үз юлларын үзгәртүләрен тели (Йәз. 33:11). Нинәвәдә яшәүчеләр нәкъ шулай эшләгән дә. Ул үз пәйгамбәре Ирмиягә болай дигән: «Әгәр мин берәр халыкның я патшалыкның тамырын корытырмын, аны җимерермен һәм юк итәрмен дип әйткәннән соң, бу халык үз явыз юлын калдырса, мин аңа бәла китерү ниятемнән кире кайтырмын» (Ирм. 18:7, 8).

Аллаһы бозык кешеләрнең нинәвәлеләрдән үрнәк алып эш итүләрен — тәүбә итүләрен һәм үзгәртүләрен тели

13 Димәк, Юнысның пәйгамбәрлеге ялган булып чыкканмы? Юк. Ул бит аларны, тәүбә итмәсәләр, көткән җәзага дучар булачаклар дип кисәткән, ә нинәвәлеләр үз явыз эшләрен калдырган. Әгәр алар кабат явыз эшләренә кайтса, Аллаһы аларга җәза бирер иде. Һәм соңрак нәкъ шулай булып чыккан да (Саф. 2:13—15).

14. Йәһвәнең нинәвәлеләр белән үзен шәфкатьле тотуына Юнысның карашы нинди булган?

14 Юныс шәһәр җимереләчәк дип уйлаган булган, әмма шәһәр зыян күрмәгән. Юнысның моңа карашы нинди булган? «Юныска исә бу һич тә ошамады, һәм аның ачуы чыкты»,— дип әйтелә Юныс 4:1 дә. Аның Аллаһыга дога кылып әйткән сүзләре Чиксез Кодрәт Иясен шелтәләү сүзләре булып яңгырый! Юныс аңа үз өендә каласы калган дип зарлана һәм ул Таршишка, Йәһвәнең Нинәвәгә бәла-каза җибәрмәячәген алдан ук белгәнгә, качкан дип әйтә. Аннары ул үзенә үлем сорый башлый һәм аның өчен үлем яшәүдән яхшырак ди. (Юныс 4:2, 3 укы.)

15. а) Ни өчен Юныс күңелсез уйларга баткан? ә) Йәһвә кайгыга баткан үз пәйгамбәре белән үзен ничек тоткан?

15 Юнысны нәрсә күңелсезләндергән? Аның уйлары безгә билгеле булмаса да, бөтен халык алдында Нинәвәнең юк ителүе турында игълан иткәне билгеле. Кешеләр аңа ышанган, ләкин шәһәр юк ителмәгән. Бәлки, ул мыскыллап көлүләрдән һәм үзен ялган пәйгамбәр дип атауларыннан курыккандыр? Безгә бу билгеле булмаса да, шул ачык күренә: Юныс кешеләрнең тәүбә итүләренә һәм Йәһвәнең үзен шәфкатьле тотуына шатланмаган. Ул, күрәсең, үзен жәлләп һәм үз исеменә тап төшкән дип кайгырып күңелсез уйларга баткандыр. Шулай да шәфкатьле Аллаһы үз боеккан хезмәтчесендә әле дә яхшы сыйфатлар күреп торган. Юнысны үзен хөрмәтсез тотканы өчен җәзага тартыр урынына Йәһвә аңа йомшак кына уйланырга дәртләндерә торган бер сорау биргән: «Нәрсә, шулкадәр ачулы булырга сәбәп бар дип уйлыйсыңмы?» (Юныс 4:4) Юныс җавап биргәнме? Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелми.

16. Кайбер кешеләр Йәһвә белән нинди яклардан риза түгел, һәм без Юныс мисалыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

16 Юнысны үзен шулай тотканы өчен хөкем итү җиңел. Әмма камил булмаган кеше карашы еш кына Аллаһы карашы белән туры килми. Мәсәлән, кайбер кешеләр Йәһвә бәла-казалардан сакларга, явыз кешегә җәза бирергә я хәтта бу бозык дөнья төзелешен инде күптән юк итәргә тиеш дип уйлый. Ләкин Юныс мисалы шуны исебезгә төшереп тора: Йәһвә Аллаһы белән риза булмаганда, карашны һич тә Йәһвәгә түгел, ә безгә үзебезгә үзгәртергә кирәк.

Йәһвә Юнысны шәфкатьле булырга өйрәтә

17, 18. а) Нинәвәдән чыккач, Юныс нәрсә эшләгән? ә) Йәһвәнең могҗизалары, шул исәптән зур яфраклы кынтар кабагы үстерүе, Юныска ничек тәэсир иткән?

17 Нинәвәдән чыккач, хәсрәткә баткан Юныс өенә түгел, ә көнчыгышка китә. Анда, таулы җирдә, шәһәрне күзәтеп торыр өчен уңайлы урын булган. Ул үзенә ышык ясый да, эченә кереп, Нинәвәгә карап утыра башлый. Ул әле дә шәһәрнең юк ителүен күрергә өметләнәдер. Йәһвә бу каты күңелле кешене шәфкатьле булырга ничек өйрәтер?

18 Төнлә Йәһвә кынтар кабагы үстерә. Уянгач, Юныс куе итеп үскән бу зур яфраклы үсемлекне күрә. Ул аның кечкенә ышыгына караганда күпкә күбрәк күләгә бирә. Юныс җанланып китә һәм үсемлеккә «бик сөенә». Бәлки, ул Аллаһы шушы могҗизаны кылып — үсемлек биреп аны хуплавын һәм фатихалавын күрсәтә дип уйлыйдыр. Әмма Йәһвәнең максаты — Юнысны эсселектән коткару һәм аның ачуын басу гына түгел, ә аның йөрәгенә үтеп керә алган сабак та бирү. Шуңа күрә Аллаһы тагын берничә могҗиза кыла. Ул бер кортка шул үсемлекне кимереп корытырга куша. Аннары ул «көйдергеч көнчыгыш җиле җибәрә». Шунда Юнысның эсселектән «хәле бетә» һәм ул кабат боегып, Аллаһыдан үлем сорый (Юныс 4:6—8).

19, 20. Кынтар кабагы мисалын кулланып, Йәһвә Юныс белән ничек фикер алышкан?

19 Йәһвә Юныска кабат сорау бирә: «Нәрсә, кынтар кабагы аркасында шулкадәр ачулы булырга хакың бар дип уйлыйсыңмы?» Тәүбә итәр урынына Юныс үзен аклап, болай ди: «Әйе, хакым бар. Шулкадәр ачуым чыкты, хәтта үләсем килә». Шунда Йәһвә аңа биргән сабакны аңлатып бирә (Юныс 4:9).

Йәһвә үсемлек ярдәмендә Юнысны шәфкатьле булырга өйрәткән

20 Аллаһы Юныс белән фикер алышып: «Син үзең карап үстермәгән кынтар кабагын кызгандың. Ә ул бер төн эчендә үсеп чыкты һәм бер төн эчендә юк булды»,— ди аңа. Аннары Аллаһы: «Мин дә бөек шәһәр Нинәвәне кызганырга тиеш түгелме әллә? Анда бит яхшылыкны яманлыктан аера белмәүче 120 000 нән артык кеше яши, шулай ук аларның бик күп маллары да бар»,— дип өсти * (Юныс 4:10, 11).

21. а) Йәһвә Юныска сабак бирер өчен нәрсә эшләгән? ә) Юныс турындагы хикәя безгә үз-үзебезне намус белән тикшереп чыгарга ничек булыша ала?

21 Аллаһының шул үсемлекне үстереп, Юныска нинди сабак бирергә җыенганын аңлыйсыңмы? Юныс, үсемлек үсеп чыксын өчен, бернәрсә дә эшләмәгән. Ә Йәһвә нинәвәлеләргә тормыш та биргән һәм алар хакында, башкалар турында кебек, кайгыртып та торган. Ни өчен ниндидер үсемлек Юныс өчен 120 000 кеше һәм күп санлы хайванга караганда кадерлерәк булып киткән? Ул үз-үзе турында чиктән тыш күп уйлаганга түгелме? Үсемлек корыгач, ул кайгыра башлаган. Әлбәттә, ул бит аңа күләгә биргән! Нинәвәгә ачуы чыгуның сәбәбе дә шул ук булмаганмы? Кешеләр алдында үз дәрәҗәсен төшермәскә омтылу, үз сүзләренең хак булуын күрсәтү — шул ук үз-үзе турында чиктән тыш борчылу булмаганмы? Юныс турындагы хикәя безгә үз-үзебезне намус белән тикшереп чыгарга булыша ала. Без дә бит кайвакыт үз-үзебез турында гына уйлап эш итәбез. Йәһвә безне, үзеннән үрнәк алып, фидакарьлек рухын тагы да киңрәк күрсәтергә, тагы да кызганучан һәм шәфкатьлерәк булырга сабырлык белән өйрәтә. Аңа моның өчен рәхмәтле булыйк!

22. а) Юныс Йәһвәнең шәфкатьле булырга өнди торган сабагын үзләштергәнме? ә) Барыбызга да нәрсәгә өйрәнергә кирәк?

22 Юныс Йәһвә биргән сабакны үзләштергәнме? Юныс китабы Йәһвәнең соравы белән тәмамлана. Бу сорауга җавап анда юк. Изге Язмаларны тәнкыйтьләп торучыларның кайберләре Юныс бу сорауга җавап бирмәгән дип әйтә. Әмма Юныс җавап биргән, аның үзе язган китабы җавап булып яңгырый, һәм күп кенә фактлар шуны раслый: бу китапны ул үзе язган. Күз алдыңа китер: туган якларына кайткан Юныс үзе кичереп чыкканны язып утыра. Инде олы яшькә җиткән, басынкы һәм акыл туплаган пәйгамбәр, үз хаталары, тыңламаучан булуы һәм үзсүзләнеп шәфкатьле булырга теләмәгәне турында язганда, башын күңелсез генә селкеп куя. Әлбәттә, Юныс Йәһвә зирәклек белән биргән сабакны үзләштергән. Ул шәфкатьле булырга өйрәнгән. Ә син өйрәнерсеңме? (Маттай 5:7 укы.)

^ 6 абз. Самариядә — ун буынлы Исраилнең башкаласында ул вакытта якынча 20—30 мең кеше яшәгәндер. Бу Нинәвә халкының дүрттән бер өлеше дигән сүз. Гөрләп чәчәк аткан чагында Нинәвә, күрәсең, дөньяның иң зур шәһәре булган.

^ 8 абз. Хайваннарны матәм киеме белән каплау сәер булып күренсә дә, борынгы заманда андый очраклар булгалаган. Грек тарихчысы Геродот сүзләре буенча, борынгы фарсылар бер билгеле гаскәр башлыгының үлеме турында кайгырып, матәм тотканнар. Бу матәм йолаларында йорт хайваннары да катнашкан.

^ 20 абз. Аллаһының аларны «уң кулны сул кулдан аера белмәүче» кешеләр дип атаганы шуны күрсәтә: ул кешеләр үзләрен балаларча тотып, аның нормаларын санга сукмаган.