Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Ул курку һәм шикләр белән көрәшкән

Ул курку һәм шикләр белән көрәшкән

1—3. Үткән көнне Петер нинди вакыйгаларга шаһит булган, һәм төнлә ул нәрсә кичергән?

КӨЙМӘДӘ баручы Петер төнге караңгылыкка карап-карап ала. Аңа көнчыгышта офыкта тонык яктылык күренә. Әллә таң атып килә инде? Ул инде озак вакыт ишкәк ишеп бара, шуңа күрә куллары һәм аркасы сызлый. Чәчләрен тузгытып үткән җил, Гәлиләя диңгезендә дулкыннар күтәреп, улап куя. Балык тоту көймәсенә бер-бер артлы дулкыннар бәрелеп тора, суык су тамчылары Петернең йөзенә эләгә. Ишкәк ишеп ул үз юлын дәвам итә.

2 Берничә сәгать элек Петер үз юлдашлары белән Гайсәне берүзен генә ярда калдырып киткән иде. Көндез Гайсә берничә икмәк һәм берничә балык алып, меңләгән ач кешене тукландырган иде. Һәм Петер дә, аның юлдашлары да моны үз күзләре белән күреп тордылар. Бу могҗизадан соң халык Гайсәне патша итеп куярга җыенган иде, әмма Гайсәнең сәясәттә катнашасы килми. Ул үз шәкертләрен дә сәясәттә катнашмаска өйрәтә. Гайсә, халык төркемен калдырып киткәч, үз шәкертләренә көймәгә утырып аръякка чыгарга кушты, ә үзе, ялгыз гына дога кылыр өчен, тауга менеп китте. (Марк 6:35—45; Яхъя 6:14—17 укы.)

3 Шәкертләр көймәгә утырып киткәндә, ай югарыда күктә иде; ә хәзер ул әкрен генә көнбатышка таба баеп бара. Шулай да алар нибары берничә километр гына үтә алды. Улап торган җил, шаулап торган дулкыннар аркасында сөйләшү әллә ни җиңел түгел. Петер, күрәсең, үз уйларына батып утыра.

Ике ел эчендә Петер шактый күп нәрсәләрне белде, әмма аңа әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе

4. Петер нәрсә белән көрәшеп безнең өчен искиткеч үрнәк калдырган?

4 Ул үткән вакыйгаларны искә төшереп уйлап утырадыр. Петернең Насара шәһәреннән булган Гайсә белән очрашканына инде ике елдан артык вакыт узды. Шул еллар вакыйгаларга бай булды. Петер шактый күп нәрсәләрне белде, әмма аңа әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Һәм ул моңа әзер: ул шик һәм курку кебек хисләр белән көрәшә. Шулай итеп ул безнең өчен искиткеч үрнәк калдырган. Әйдә, Петернең мисалын карап чыгыйк.

«Без Мәсихне очраттык»

5, 6. Петернең тормышын сурәтләп бир.

Петер Гайсәне очраткан көнне беркайчан да онытмаячак. Аның бертуганы Әндри беренче булып аңа гаҗәеп яңалык җиткерде: «Без Мәсихне очраттык». Бу сүзләрдән соң Петернең тормышы үзгәрә башлады (Яхъя 1:41).

Петер Кәпернаумда яши, бу шәһәр Гәлиләя диңгезе дип аталган төче сулы күлнең төньяк ярында урнашкан. Петер һәм Әндри — балык тотучылар. Алар белән бу эштә Зебеди уллары — Ягъкуб белән Яхъя катнаша. Петер һәм аның хатыны белән бергә каенанасы һәм Әндри яши. Үз гаиләсе турында кайгыртыр өчен, Петергә күп кенә көч куярга, тырышып эшләргә һәм үз эшендә оста булырга кирәк. Алар төннәр буе авыр эш башкаралар: ике көймә арасына ятьмә салалар, соңыннан аны тартып чыгаралар һәм тотылган балыкны көймәгә тутыралар. Көндез дә аларның хәл җыеп алырлык вакыты юк: тотылган балыкны бушатып карап чыгасы, сатасын сатасы, ятьмәләрне төзәтеп чистартасы бар.

7. Петер Гайсә турында нәрсә ишеткән, һәм ни өчен бу яңалык дулкынландыргыч булган?

7 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Әндри Чумдыручы Яхъяның шәкерте булган. Ул Петергә Яхъя сөйләгәнне җиткергән, һәм, һичшиксез, Петер моны бик зур кызыксыну белән тыңлаган. Бер тапкыр Яхъя Насара шәһәреннән булган Гайсәгә күрсәтеп: «Менә Аллаһы Бәрәне!» — дигән, һәм Әндри моны күреп торган. Ул шунда ук Гайсәнең шәкерте булып киткән һәм Петергә Мәсихнең килүе турында дулкынландыргыч яңалыкны ашкынып җиткергән (Яхъя 1:35—40). Якынча 4000 ел алдарак, Гадән бакчасындагы фетнәдән соң, Йәһвә Аллаһы кешелеккә чын өмет китерәчәк Коткаручы турында вәгъдә биргән булган (Ярат. 3:15). Әндри кешелекне коткарачак нәкъ шул затны — Мәсихне очраткан да! Петер дә Гайсә белән очрашырга ашыга.

8. Гайсәнең Петергә биргән исеме нинди мәгънә йөртә, һәм ни өчен кайберәүләр шул исем аңа туры килми дип уйлый?

8 Шул көнгә кадәр Петерне Шимун дип атаганнар. Әмма Гайсә Петергә карый да болай ди: «„Син Шимун, Яхъя улы. Син Кифас дип аталырсың“... (Кифас „Петер“ дигәнне аңлата.)» (Яхъя 1:42). «Кифас» дигән сүз «таш» я «кыя» дигән мәгънә йөртә. Гайсә үз сүзләрен, күрәсең, пәйгамбәрлек итеп әйткән. Ул Петернең кыя кебек нык, какшамас булуын һәм мәсихчеләр өчен ышанычлы таяныч булачагын алдан күреп, аны шулай дип атаган. Петер үзен андый кеше итеп күргәнме? Ай-һай. Хәтта бүген дә Яхшы хәбәр китапларын укыган кайбер кешеләр Петерне кыя кебек нык һәм какшамас кеше итеп күз алдына китерми. Ә кайберләре Изге Язмаларда Петер ышанычсыз, үзгәрүчән, икеләнүчән холыклы кеше итеп күрсәтелә дип әйтә.

9. Йәһвә белән аның Улы бездә нәрсә күрергә тырыша, һәм ни өчен безгә үзебезгә аларның карашлары белән карарга өйрәнергә кирәк?

9 Әлбәттә, Петернең кимчелекләре булган, һәм Гайсә аларны күреп торган. Ләкин ул үз Атасыннан — Йәһвәдән үрнәк алып, кешеләрнең һәрвакыт яхшы якларын күрергә тырышкан. Гайсә Петернең нинди була алганын күргән. Аның Петергә шул сыйфатларын мөмкин кадәр яхшырак күрсәтергә булышасы килгән. Йәһвә һәм аның Улы бездә дә яхшы якларыбызны күрергә тырыша. Әмма без кайчак үзебездә яхшы яклар әллә ни күп түгел дип уйлыйбыздыр. Ләкин безгә үзебезгә аларның карашлары белән карарга өйрәнергә һәм, Петердән үрнәк алып, аларга үзебезне үзгәртергә һәм формалаштырырга юл куярга кирәк. (1 Яхъя 3:19, 20 укы.)

«Курыкма»

10. Петер нәрсәләр күргән, шулай да нинди эшкә кире кайткан?

10 Күрәсең, Петер, Гайсә вәгазьләп йөргәндә, күпмедер вакыт аның белән бергә йөргән. Ул Гайсәнең Кәнә шәһәрендә туй мәҗлесендә беренче могҗизасын кылып суны шәрабка әйләндергәнен күргән. Ләкин күпкә мөһимрәге шул: ул Гайсәнең Аллаһы Патшалыгы турындагы өмет уята торган гаҗәеп хәбәрен ишеткән. Шулай да ул Гайсәне калдырып, кире балык тоту эшенә кайтырга булган. Әмма берничә айдан соң Петер Гайсәне кабат очраткан. Шунда Гайсә аны үзе белән күбрәк вакыт вәгазьләр өчен чакырган.

11, 12. а) Петер төне буе нинди эш башкарган? ә) Гайсәне тыңлап торганда, Петер нәрсә турында уйлагандыр?

11 Петер бу төнне бернәрсә дә тота алмый: алар кат-кат ятьмәләрен суга салып чыгарсалар да, анда бернәрсә дә юк. Һичшиксез, Петер, балыкны табар өчен һәм аны тотар өчен, бар тәҗрибәсен һәм бар осталыгын куллана, балык тукланган төрле җирләргә ятьмәсен салып карый. Әмма бар тырышлыклары юкка гына. Күп кенә балыкчылар кебек ул да кайвакыт: «Эх, балык өерләрен тонык су аша күрә алсам иде я аларны берәр ничек ятьмәгә кертә алсам иде»,— дип хыялланып йөргәндер. Әлбәттә, андый уйлардан аңа тагы да күңелсезрәк булып китә. Ул бит балыкны күңел ачар өчен генә түгел, ә гаиләсен тукландырыр өчен тота. Шулай итеп Петер ярга буш кул белән кайта. Хәзер аңа ятьмәләрне чистартырга кирәк. Нәкъ шул эшне башкарганда, аның янына Гайсә килә.

Гайсә үз вәгазенең төп темасы — Аллаһы Патшалыгы турында сөйләгәндә, Петер аны һәрвакыт теләп тыңлый

12 Халык Гайсәнең әйткән сүзләрен ишетергә теләп, аны кысрыклап тора. Шуңа күрә Гайсә Петернең көймәсенә керә дә аңа ярдан читкәрәк китәргә куша. Гайсә халыкны шул көймәдән өйрәтә башлый, һәм аның судан чагылган тавышы бар халыкка ачык ишетелеп тора. Петер дә Гайсәне бирелеп тыңлый. Гайсә үз вәгазенең төп темасы — Аллаһы Патшалыгы турында сөйләгәндә, Петер аны һәрвакыт теләп тыңлый. Бу өмет бирә торган хәбәрне бөтен Исраил буйлап таратуда Мәсихкә булышу зур хөрмәт булыр иде! Әмма бу акыллы булырмы? Үз гаиләсе турында Петер ничек кайгыртыр? Шунда ул, бәлки, бер балык та тота алмаган төнне кабат исенә төшергәндер (Лүк 5:1—3).

13, 14. Гайсә Петер хакына нинди могҗиза кылган, һәм Петергә бу ничек тәэсир иткән?

13 Гайсә үз сүзен тәмамлагач, Петергә болай ди: «Тирәнрәк бер җиргә кереп, ятьмәләрегезне салыгыз». Петер шикләнеп тора. «Остаз, без төне буе тырышып эшләдек, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, син кушасың икән, ятьмәләрне салам»,— дип әйтә. Петер әле генә ятьмәләрен юып куйган иде. Аның ятьмәләрне суга бер дә саласы килми. Аеруча хәзер, балык тукланмаган вакытта ятьмә салуның бер файдасы да юк! Шулай да ул Гайсә сүзләренә буйсына һәм икенче көймәдәге дусларына, үзенә иярергә чакырып, кул болгый (Лүк 5:4, 5).

14 Петер ятьмәләрне судан тартып чыгара башлый. Алар андый авыр булыр дип ул бер дә уйламаган иде! Һаман да ышанып бетмичә, ул ныграк тарта һәм тиздән ятьмәләрдә бәргәләнгән бик күп балык күрә! Шунда ул, кул болгап, икенче көймәдәге кешеләрне ярдәмгә чакыра. Алар килгәч, бар бу балыкның бер көймәгә генә сыеп бетмәячәген аңлыйлар һәм икенче көймәгә сала башлыйлар; әмма балык шулкадәр күп була ки, көймәләр бата башлый. Петер таң кала. Моңа кадәр аның Мәсихнең нинди кодрәткә ия икәнен күргәне бар иде, әмма бу очракта ул үз кодрәтен Петер хакына куллана. Әйе, бу кеше хәтта балыкны ятьмәгә керергә мәҗбүр итә ала! Петерне курку хисе биләп ала. Ул тезләнеп болай ди: «Хуҗам, мин синең яныңда булырга лаеклы түгелмен, мин бит гөнаһлы кеше». Ул Аллаһы кодрәтенә ия булган һәм андый искиткеч эшләр башкарган Зат янында булырга лаекмы соң? (Лүк 5:6—9 укы.)

«Хуҗам... мин бит гөнаһлы кеше»

15. Гайсә Петернең шикләре һәм куркуы нигезсез булуын ничек күрсәткән?

15 Гайсә аңа йомшак кына: «Курыкма, моннан ары кешеләр тотучы булырсың»,— дип әйтә (Лүк 5:10, 11). Петергә куркып я шикләнеп торасы юк. Аның үз гаиләсе турында кайгырта алырмы дигән шикләре дә, шулай ук үзен вәгазь эшенә яраксыз дип санавы да нигезсез. Гайсәнең шактый зур эш башкарасы бар, аның бу хезмәте кешелекнең тарихын үзгәртәчәк. Ул «ихластан кичерә» торган Аллаһыга хезмәт итә (Ишаг. 55:7). Йәһвә Петергә гаиләсе турында да кайгыртып торырга, вәгазь эшен дә башкарырга ярдәм итеп торачак (Мат. 6:33).

16. Ягъкуб, Яхъя һәм Петер, Гайсәнең чакыруын ишеткәч, нәрсә эшләгән, һәм ни өчен бу иң акыллы карар булган?

16 Ягъкуб белән Яхъя кебек, Петер дә, Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, аңа шунда ук буйсына. «Көймәләрне ярга тартып чыгаргач, алар бөтен нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киттеләр» (Лүк 5:11). Шулай итеп Петер Гайсәгә һәм Гайсәне җиргә җибәргән Аллаһыга иман итүен күрсәткән. Бу аның иң акыллы карары булган. Аллаһыга хезмәт итәр өчен үз шикләрен һәм куркуларын җиңгән бүгенге мәсихчеләр дә шундый ук иман күрсәтәләр. Йәһвә үзенә таянган кешеләрне беркайчан да калдырмас (Зәб. 22:4, 5).

«Нигә шиккә төштең?»

17. Петер ике ел эчендә булган нинди вакыйгаларны исенә төшергән?

17 Петернең Гайсә белән беренче очрашуыннан соң якынча ике ел үтә. Хәзер, бу бүлекнең башында әйтелгәнчә, Петер шул җилле төнне Гәлиләя диңгезе буйлап ишкәк ишеп бара. Ул нинди хатирәләргә бирелеп йөзә? Без моны белмибез. Шул вакыт эчендә шулкадәр күп вакыйгалар булды бит! Гайсә Петернең каенанасын савыктырды, Таудагы вәгазен сөйләде. Өйрәтеп һәм кодрәтле эшләр башкарып, Гайсә Йәһвәнең сайланган заты — Мәсих булуын кат-кат күрсәтте. Айлар узды, Петер үзенең куркуга һәм шикләргә бирелүчән булуы белән көрәшергә өйрәнде. Гайсә аны хәтта 12 рәсүлнең берсе итеп сайлады! Әмма Петергә үзенең шул кимчелекләре белән әле көрәшәсе дә көрәшәсе. Һәм ул үзе моны тиздән күрәчәк.

18, 19. а) Петернең Гәлиләя диңгезендә күргәннәрен сурәтләп бир. ә) Гайсә Петернең үтенеченә нинди җавап биргән?

18 Таң атар алдыннан, ягъни иртәнге өчләрдән соң, Петер кинәт ишкәк ишүен ташлап катып кала. Еракта, дулкыннар аша, аларга таба нәрсәдер якынлашып килә! Бәлки, бу — ай яктысының су чәчрәвекләрендә чагылуыдыр? Юк. Чагылган яктылык андый булмый. Якынлашып килгән нәрсә — кеше! Һәм ул диңгез өстеннән атлый! Якынлашкач, ул үзен көймәне читләтеп үтәргә җыенгандай тота. Шомланып киткән шәкертләр бу кеше өрәк дип уйлый. Шунда теге кеше: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»,— дип әйтә. Ул кеше — Гайсә (Мат. 14:25—28).

19 Шунда Петер: «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— ди. Әйе, ул үзен башта бик кыю тота. Гаҗәеп могҗиза күреп таң калган Петернең үз иманын ныгытасы килә. Аның үзенең су өстеннән барасы килә. Гайсә аңа йомшак кына үзе янына килергә рөхсәт итә. Петер көймәдән чыгып, дулкынланып торган диңгез өстенә баса. Ул суга батмыйча дулкыннар өстендә басып тора ала! Аның хисләрен күз алдыңа китер. Гайсәгә таба атлый башлагач, аның йөзендә гаҗәпләнү хисе чагылып тора торгандыр. Әмма тиздән аны башка бер хис биләп ала. (Маттай 14:29 укы.)

«Давылны күреп, ул куркуга төште»

20. а) Петер нәрсәгә карый башлаган, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган? ә) Гайсә Петергә нинди мөһим сабак биргән?

20 Петергә бар игътибарын Гайсәгә туплап атларга кирәк. Нәкъ Гайсә бит Петерне, Йәһвәнең кодрәтен кулланып, җилләр исеп дулкынланып торган диңгез өстендә тота. Гайсә моны, Петер аңа иман иткәнгә, эшли. Әмма Петер читкә карый. Изге Язмаларда: «Давылны күреп, ул куркуга төште»,— дип язылган. Петер зур дулкыннарның көймәгә бәреп торганына, чәчрәп киткән су тамчыларына, дулкыннарның җилдә күбекләнеп торуына карый башлый һәм куркуга бирелә. Ул шунда үзенең суга батып баруын, төпкә таба төшүен күз алдына китергәндер. Куркуы үскән саен, иманы «бата» бара. Кыя дип аталган һәм какшамас булып китәргә тиеш кеше какшаган иманы аркасында таш кебек бата башлый. Петер оста йөзә белсә дә, бу очракта шул сәләтен кулланып тормый һәм: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкыра. Гайсә аны кулыннан тотып судан тартып чыгара. Шуннан соң ул, әле су өстендә басып торганда, Петергә мөһим сабак биреп болай ди: «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?» (Мат. 14:30, 31)

21. Ни өчен шик — куркыныч, һәм без аңа каршы ничек көрәшә алабыз?

21 «Шиккә төштең» — бик төгәл сүзләр! Шик куәтле, җимергеч көч була ала. Шиккә бирелсәк, ул безнең иманыбызны җимерә башлар һәм, нәтиҗәдә, без рухи яктан бата башларбыз. Шиккә бирелмәс өчен, бар көчебезне куйыйк! Моның өчен нәрсә эшләргә? Дөрес нәрсәләргә игътибарыбызны туплап торырга кирәк. Әгәр дә без курку уята торган, боектыра торган, Йәһвәдән һәм аның Улыннан читкә алып китә торган нәрсәләр турында уйлап йөрсәк, шикләребез үсә барачак кына. Йәһвә һәм аның Улы үзләрен яратучылар хакына күп нәрсә эшләп тора. Әгәр аларга һәм аларның үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктәге эшләренә игътибарыбызны туплап торсак, без иманыбызга зыян китерә алган һәркайсы шиктән арына алачакбыз.

22. Ни өчен Петернең иманы үрнәк алырлык?

22 Петер, Гайсә белән бергә көймәгә кергәч, давылның тынычланып киткәненә игътибар итә. Гәлиләя диңгезендә тынлык урнаша. Шунда Петер башка шәкертләргә кушылып: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— дип әйтә (Мат. 14:33). Таң атканда, Петер күңеле рәхмәт хисе белән тулган булгандыр. Ул шик белән куркуга бирелмәскә кирәк икәнен аңлаган. Шулай да аның, Гайсә әйткәнчә, кыяга охшаш мәсихче булып киткәнче, әле күп кенә үзгәрешләр ясыйсы бар. Әмма ул көч куеп, иманын ныгытып торырга тәвәккәл булган. Син дә шулай эшләргә тәвәккәлме? Алайса, Петер иманын үрнәк итеп тот. Син аңардан күп нәрсәләргә өйрәнерсең!