Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Ул уяу булган һәм көткән

Ул уяу булган һәм көткән

1, 2. Ильяска үзенә әллә ни ошап бетмәгән нинди йөкләмәне үтәргә кирәк булган, һәм Ильяс Ахабтан нәрсә белән аерылып торган?

ИЛЬЯСНЫҢ үзенең күктәге Атасы белән берүзе генә каласы килгән иде дә булып чыкмады. Чөнки тирә-яктагы җыелган халык аның әле генә күктән ут сораганын һәм утның җиргә төшкәнен үз күзләре белән күреп торды, шуңа күрә хәзер аларның күбесе, күрәсең, бу чын пәйгамбәрнең илтифатын казанырга теләп көтеп тора. Ләкин Ильяс, Кармил тавы башына менеп Йәһвә Аллаһыга дога кылыр алдыннан, бер йөкләмәне үтәргә тиеш. Аңа Ахаб патша белән сөйләшергә кирәк. Бу йөкләмә аңа әллә ни ошап бетми.

2 Ильяс белән Ахаб бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Ахаб патшалар кия торган киемнәр киеп йөри, ул — комсыз, ихтыярсыз бер мөртәт. Ильяс исә пәйгамбәрләр кия торган, гади, тыйнак кием киеп йөри. Аның киеме, бәлки, берәр хайван тиресеннән ясалгандыр я аны дөя яки кәҗә йоныннан тукып ясаганнардыр. Ул үзе батыр, саф һәм иманлы кеше. Шул көнне булган вакыйгалар бу ике кешенең холкы турында әле күп нәрсәне ачыклаячак.

3, 4. а) Ни өчен Ахаб һәм Багалга табынучылар хурлык кичергән? ә) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Бу көн Ахаб өчен һәм Багалга табынучылар өчен хурлык көне булып чыкты. Ахаб һәм аның хатыны — патшабикә Изәбел — ун буынлы Исраил патшалыгында яшәүче кешеләргә мәҗүсиләр динен тагарга тырышканнар иде дә уңышсызлыкка дучар булдылар, ә Багал үзе ялган илаһ итеп күрсәтелде. Шул ялган илаһ, үзенә табынучы кешеләр котырынып һәм кычкырып биесәләр дә, үзләрен җәрәхәтләп кан чыгарсалар да, җавап итеп хәтта күктән ут та җибәрә алмады. Ул үзенең 450 пәйгамбәрен дә үлемнән саклап кала алмады. Әмма бу ялган илаһ тагын бер яктан көчсез булып чыкты: инде өч ел ярым аның пәйгамбәрләре корылыкны бетерсен дип үтенсәләр дә, ул бернәрсә дә эшли алмады. Ләкин тиздән Йәһвә, корылыкны бетереп, үзенең хак Аллаһы булуын күрсәтәчәк (1 Пат. 16:30—17:1; 18:1—40).

4 Әмма бу кайчан булыр? Ул вакытка кадәр Ильяс нәрсә эшләп торыр? Бу нык иманлы кешедән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдәгез, Изге Язмалардан бу сорауларга җавап алыйк. (1 Патшалар 18:41—46 укы.)

Ул дога кылып торган

5. Ильяс Ахабка нәрсә әйткән, һәм Ахабның булган вакыйгалардан бер сабак та алмаганы нәрсәдән күренә?

5 Ильяс Ахаб янына килеп болай ди: «Бар, ашап-эчеп ал, чөнки каты яңгыр тавышы ишетелә». Бу явыз патша шул көнне булган вакыйгалардан үзе өчен берәр нинди сабак алганмы? Изге Язмаларның бер урынында да ул үз хаталарын таныган дип әйтелми. Ул тәүбә дә итмәгән, Ильяс пәйгамбәрдән үзенә Йәһвәдән кичерү сорап дога кылырга ярдәм итүен дә үтенмәгән. Ул «ашап-эчеп алырга дип» киткән (1 Пат. 18:41, 42). Ә Ильяс нәрсә эшләгән?

6, 7. Ильяс нәрсә турында дога кылган һәм ни өчен?

6 «Ә Ильяс Кармил тавы башына менде дә, җиргә тезләнеп, башын тезләре арасына иде». Ахаб корсагын тутырып утырганда, Ильяс күктәге Атасына дога кыла. Ильясның үзен басынкы тотканына игътибар ит: ул җиргә кадәр түбән иелгән, хәтта башы тезләре тирәсенә җиткән. Ни өчен Ильяс алай эшли? Монда фаразлар кыласы юк. Ягъкуб 5:18 дә Ильяс корылыкның бетүен сорап дога кылган дип әйтелә. Күрәсең, нәкъ моның турында ул Кармил тавы башында дога кыла да.

Ильясның догасыннан шуны күрәбез: ул Аллаһы ихтыярының үтәлүен теләгән

7 Алдарак Йәһвә: «Мин җир йөзенә яңгыр яудырачакмын»,— дип әйткән булган (1 Пат. 18:1). Шуңа күрә Ильяс Йәһвәнең шул ихтыяры үтәлсен дип дога кыла. Гайсә дә, бер мең ел үткәч, үз шәкертләрен Аллаһының ихтыяры үтәлүе турында дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:9, 10).

8. Дога кылу турында әйткәндә, без Ильяс мисалыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Ильяс үрнәге, дога кылу турында әйткәндә, безне күп нәрсәгә өйрәтә. Аны иң беренче чиратта Аллаһы ихтыярының үтәлеше борчыган. Дога кылганда шуны истә тотарга кирәк: «Аның [Аллаһының] ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14). Шуңа күрә Аллаһы догаларыбызны кабул итсен өчен, безгә аның ихтыярын белергә кирәк. Нәкъ шуңа күрә без Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнәбез дә. Ильяс үз туган җирендәге кешеләрнең корылыктан интегеп яшәгәннәрен күреп торган, моның аркасында да ул корылыкның бетүе турында дога кылган. Шул көнне Йәһвәнең кылган могҗизасын күргәч, аның күңеле Йәһвәгә карата рәхмәт хисе белән тулгандыр. Безнең догаларыбызда да Аллаһыга карата рәхмәт хисе чагылсын һәм башкалар турында кайгыртуыбыз күренсен. (2 Көринтлеләргә 1:11; Филипиялеләргә 4:6 укы.)

Ул бер дә шикләнмәгән һәм уяу булган

9. Ильяс үз хезмәтчесенә нәрсә кушкан, һәм без нинди ике сыйфатны карап чыгарбыз?

9 Ильяс Йәһвәнең корылыкны бетерәчәгенә бер дә шикләнмәгән, әмма кайчан Йәһвә моны эшләячәк икәнен ул белмәгән. Шулай да пәйгамбәр нәрсә эшләгән? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул үзенең хезмәтчесенә: „Югарырак менеп, диңгез ягына кара әле“,— дип әйтте. Тегесе менде дә диңгез ягына карады һәм: „Анда бернәрсә дә юк“,— диде. Ильяс аңа: „Бар, тагын кара әле“,— дип әйтте, һәм җиде тапкыр шулай булды» (1 Пат. 18:43). Ильяс мисалыннан без ким дигәндә ике сабак алабыз. Беренчедән, ул Йәһвәнең эш итәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Икенчедән, ул уяу булган.

Ильяс Йәһвәнең тиздән эш итәчәген күрсәтүче билгеләр эзләгән

10, 11. а) Ильяс Йәһвәнең вәгъдәсенә бер дә шикләнмәгәнен ничек күрсәткән? ә) Ни өчен без дә Аллаһы вәгъдәләренә ышана алабыз?

10 Ильяс Йәһвә үз вәгъдәсен, һичшиксез, үтәячәк икәнен белгән, шуңа күрә Аллаһының тиздән эш итәчәген күрсәтүче билгеләр эзләвен дәвам иткән. Ул үз хезмәтчесенә офыкта яңгырның якынлашып килүен күрсәтүче берәр билге юкмы икәнен күрер өчен өскәрәк менеп карарга кушкан. Ильяс янына төшкәч, хезмәтче: «Анда бернәрсә дә юк»,— дип, аңа күңелсез хәбәр җиткергән. Офык чиста, күк йөзендә болыт әсәре дә юк. Әмма бер сәер нәрсәгә игътибар иттеңме? Хәтерләсәң, Ильяс Ахаб патшага: «Каты яңгыр тавышы ишетелә»,— дип әйткән иде. Күк йөзендә бер болыт та булмый торып, ничек Ильяс андый сүзләр әйтә алган?

11 Ильяс Йәһвәнең ниятен яхшы белгән. Йәһвәнең пәйгамбәре һәм вәкиле буларак, ул Аллаһының үз сүзен үтәячәгенә бер дә шикләнмәгән. Аның Аллаһыга ышанычы шулкадәр нык булган ки, ул хәтта инде каты яңгыр тавышын ишетеп торган дип әйтеп була. Бу Изге Язмаларда Муса турында әйтелгән сүзләрне искә төшерә: «Муса... күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган». Син дә Аллаһыны иман күзләрең белән күрәсеңме? Аның үзенә һәм вәгъдәләренә иман итәр өчен сәбәпләр күп (Евр. 11:1, 27).

12. Ильяс уяу булуын ничек күрсәткән һәм, кечкенә бер болыт турында ишеткәч, нәрсә эшләгән?

12 Шулай ук Ильясның уяу булганына игътибар ит. Ул үз хезмәтчесенә бер тапкыр түгел, ике тапкыр да түгел, ә җиде тапкыр барып карарга кушкан! Аның хезмәтчесе тегендә-монда йөреп инде арып беткәндер, әмма Ильяс яңгырның якынлашуын күрсәтүче билге күрергә теләгән, һәм ул бирешмәгән. Ниһаять, җиденче тапкыр әйләнеп кайткач, хезмәтче: «Диңгездән кеше учы кадәр зурлыкта бер кечкенә болыт күтәрелә»,— дип хәбәр итә. Күз алдыңа китер: хезмәтче кулын сузып Бөек диңгез офыгыннан күтәрелеп баручы кечкенә болытның зурлыгын үз учы белән күрсәтә. Бу кечкенә болытка хезмәтченең әллә ни исе китмәгәндер. Ә Ильяс өчен бу болыт бик мөһим булган. Шуңа күрә ул үз хезмәтчесенә болай ди: «Бар, Ахабка: „Арбаңны җик! Каты яңгыр астына эләкмәс өчен, ашык!“ — дип әйт» (1 Пат. 18:44).

13, 14. а) Ильяс кебек уяу булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз? ә) Йәһвәгә ашкынып хезмәт итәр өчен нинди сәбәпләр бар?

13 Ильяс кабат безгә яхшы үрнәк күрсәтә. Без дә мөһим вакытта яшибез: Аллаһы үз ниятен үтәр өчен тиздән эш итәчәк. Ильяс корылыкның тәмамлануын көтеп яшәгән булса, бүген Аллаһы хезмәтчеләре бу бозык дөнья төзелешенең ахырын көтеп яшиләр (1 Яхъя 2:17). Йәһвә Аллаһы эш итә башлаганчы, без дә, Ильяс кебек, һәрвакыт уяу булырга тиеш. Аллаһы Улы Гайсә үз шәкертләренә мондый киңәш биргән: «Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез» (Мат. 24:42). Аның шәкертләре ахырның кайчан киләчәген һич тә белмәячәкләр дип әйтәсе килгәнме Гайсәнең? Юк, чөнки ул үзе, ахыр якынлашып килгәндә, дөньяның хәлен җентекләп сурәтләп биргән булган. «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» күрсәтүче билгенең нечкәлекләре ничек үтәлеп барганын һәр кеше үзе күрә ала. (Маттай 24:3—7 укы.)

Бер кечкенә болыт Ильясны Йәһвәнең тиздән эш итәчәгенә ышандырган. Соңгы көннәр билгесе безне ашкынып хезмәт итәргә дәртләндерә

14 Шул билгенең һәр өлеше соңгы көннәрдә яшәвебезгә көчле һәм ышанычлы дәлил булып тора. Ә бу безне Йәһвәгә ашкынып хезмәт итәргә дәртләндермиме? Офыктан күтәрелгән бер кечкенә болыт Ильясны Йәһвәнең тиздән эш итәчәгенә ышандырган. Тугры пәйгамбәрнең өметләре акланганмы?

Йәһвә юата һәм фатихалый

15, 16. Нинди вакыйгалар бер-бер артлы тиз алмашына бара, һәм Ильяс Ахабтан нәрсә көткәндер?

15 Шуннан соң: «Шул арада күк йөзен кара болытлар каплап алды, җил күтәрелде һәм каты яңгыр коеп яварга тотынды. Ахаб исә арбасында Йәзриилгә юл тота иде»,— дип әйтелә 1 Патшалар 18:45 тә. Вакыйгалар бер-бер артлы тиз алмашына башлый. Хезмәтче Ахабка Ильясның хәбәрен җиткергән арада кечкенә болыт зурая башлый, күкне каплый һәм бөтен җир караңгылана. Каты җил күтәрелә. Ниһаять, өч ел ярым үткәннән соң, Исраил җиренә яңгыр ява. Корылыктан яраланып беткән җиргә дәва итеп су тамчылары төшә. Коеп яуган яңгырдан Кишон елгасы үз ярларыннан чыгып Багал пәйгамбәрләренең каннарын агызып китә. Аллаһыдан читкә киткән исраиллеләргә дә Багалга табынып үз җирләренә төшергән тапны юып бетерергә мөмкинлек бирелә.

«Каты яңгыр коеп яварга тотынды»

16 Нәкъ шуны көткән дә инде Ильяс! Ул, бәлки, Ахаб бу гаҗәеп вакыйгаларны күреп нәрсә эшләр икән дип уйлый торгандыр. Ахаб тәүбә итәрме һәм Багалга пычрак табынуны ташлармы? Шушы көннең вакыйгалары алай эшләр өчен җитди сәбәпләр бирә. Ул вакытта Ахабның башында нинди уйлар туган? Бу безгә билгеле түгел. Изге Язмаларда: «Ахаб... арбасында Йәзриилгә юл тота иде»,— дип кенә әйтелә. Ул үзенә берәр сабак алганмы? Берәр үзгәреш ясарга булганмы? Юк. Бу соңрак булган вакыйгалардан күренә. Шулай да Ахаб өчен дә, Ильяс өчен дә бу көн әле тәмамланмаган.

17, 18. а) Ильяс Йәзриилгә юл тотканда, аның белән нәрсә булган? ә) Ильяс Кармил тавыннан Йәзриилгә йөгергәндә, нинди могҗиза була? (Искәрмәне дә кара.)

17 Йәһвә пәйгамбәре Ахаб киткән юлдан китә. Аңа озын, караңгы һәм пычрак юл буйлап барырга кирәк. Шунда бер гаҗәеп нәрсә була.

18 «Йәһвәнең кулы Ильяс белән иде; ул киеменең итәген биленә кыстырып, Йәзриилгә кадәр Ахаб алдыннан йөгереп барды» (1 Пат. 18:46). Әйе, «Йәһвәнең кулы» Ильяска гаҗәеп көч бирә. Йәзриил шәһәренә кадәр 30 километр араны үтәргә кирәк, ә Ильяс инде олы яшьтә. * Күз алдыңа китер: бу пәйгамбәр, озын киемнәре йөгергәндә комачауламасын өчен, кием итәген күтәреп билбавы астына кыстырып куя да яңгырдан пычранган юлдан йөгереп китә. Башта ул Ахаб арбасын куып җитә, ә аннан соң аны хәтта узып та китә. Шулкадәр тиз йөгерә ул!

19. а) Аллаһы Ильяска биргән көч-куәт нинди пәйгамбәрлекләрне хәтеребезгә төшерә? ә) Ильяс Йәзриилгә йөгергәндә, нәрсәгә бер дә шикләнмәгән?

19 Ильяс өчен бу чын фатиха булгандыр! Ул үзен көчле, дәртле һәм куәтле бер кеше итеп сизгәндер, хәтта яшь чагында да аның үзен алай сизгәне булмагандыр. Ул шаккатып йөгергәндер! Бу вакыйга кайбер пәйгамбәрлекләрне исебезгә төшерә. Аларда тиздән җирдәге булачак оҗмахта Аллаһының тугры хезмәтчеләре көч-куәт белән тулы һәм камил сәламәтлеккә ия булачаклар дип әйтелә. (Ишагыя 35:6 укы; Лүк 23:43.) Пычрак юл буйлап йөгергәндә, Ильяс бердәнбер хак Аллаһы Йәһвә — күктәге Атасы аны хуплый икәненә бер дә шикләнмәгән!

20. Йәһвәнең фатихаларын алыр өчен нәрсә эшләргә?

20 Йәһвәнең безне бик фатихалыйсы килә. Аның фатихалары бик кадерле, шуңа күрә, әйдәгез, аларны алыр өчен, бар көчебезне куярга тырышыйк. Бу куркыныч соңгы көннәрдә безгә Ильястан үрнәк алып, уяу калырга һәм Йәһвәнең тиздән эш итә башлаячагын күрсәтүче дәлилләргә игътибар итеп торырга кирәк. Без дә, Ильяс кебек, «хакыйкать Аллаһысы» Йәһвә вәгъдәләренең үтәләчәгенә бер дә шикләнмичә яши алабыз (Зәб. 31:5).

^ 18 абз. Күрәсең, ул вакытта Ильяс олы яшьтә булган. Ни өчен алай әйтеп була? Шул вакыйгалардан күп тә үтми, Йәһвә Ильяска Илишаны өйрәтергә куша. Соңрак Илишаны «Ильяска хезмәт иткән» кеше дип атый башлыйлар (2 Пат. 3:11). Илиша, күрәсең, бу олы яшьтәге пәйгамбәргә һәр яктан булышып торган.