Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНЫНЧЫ БҮЛЕК

Ул хак гыйбадәт кылуны яклап торган

Ул хак гыйбадәт кылуны яклап торган

1, 2. а) Исраил халкы нәрсәдән интегеп яшәгән? ә) Кармил тавында Ильяска каршы кемнәр торган?

ИЛЬЯС пәйгамбәр Кармил тавына салмак кына менеп барган кешеләрне күзәтеп тора. Таң ата бара. Әмма хәтта иртәнге кояш яктысында да бу кешеләрнең ярлы һәм фәкыйрь булуы күренеп тора. Инде өч ел ярым алар коточкыч корылыктан интегеп яши.

2 Халык белән бергә Багал исемле ялган илаһның 450 пәйгамбәре дә менә. Алар масаеп атлый, күңелләре Йәһвәнең пәйгамбәре Ильяска карата ачы нәфрәт белән тулы. Исраил патшасының хатыны Изәбел Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләрен юк иткән булса да, Ильяс әле дә Багалга табынуга каршы нык тора. Ул берүзе генә нәрсә эшли алыр? Багалның пәйгамбәрләре Ильяс аларга каршы бернәрсә дә эшли алмый дип уйлый торгандыр (1 Пат. 18:4, 19, 20). Тауга, патша арбасына утырып, Ахаб патша да менә, ул да Ильясны үзенең дошманы дип саный.

3, 4. а) Ни өчен шул хәлиткеч көнне Ильяс курыккан? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Ильяс гомерендә андый көннең булганы юк иде әле. Явызлык белән игелек бер-берсенә каршы чыкты. Бу иртәнге сәгатьләрдә пәйгамбәр нәрсә хис итә? «Бездә булган хисләр Ильяста да булган». (Ягъкуб 5:17 укы.) Шуңа күрә ул курыкмый дип әйтеп булмый. Әмма шунысы һичшиксез: хак Аллаһыга хыянәт иткән халыкка, мөртәтлек юлына баскан патшага һәм Багалның аяусыз пәйгамбәрләренә карап торганда, Ильяс үзен ялгыз хис итә (1 Пат. 18:22).

4 Ни өчен соң Исраил андый бәлагә эләккән? Ул көннәрдәге вакыйгаларның безнең көннәргә ни кагылышы бар? Әйдә, Ильяс мисалын карап чыгыйк. Аның иманын үрнәк итеп тоту безгә нинди файда китерә ала?

Озакка сузылган көрәш кискенләшә

5, 6. а) Исраилгә нинди көрәштә катнашып яшәргә туры килгән? ә) Ахаб патша Йәһвәне ничек рәнҗеткән?

5 Исраил халкының иң кадерле нәрсәсе — Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләре. Бу мөнәсәбәтләр кире кагылган һәм тапталган. Ильяс моны күп еллар күзәтеп тора һәм бернәрсә дә эшли алмый. Әйе, Исраил озакка сузылган көрәштә катнаша: хак дин белән ялган дин, Йәһвә Аллаһыга иман итү белән тирә-яктагы халыкларның потка табынуы бер-берсенә каршы тора. Ильяс көннәрендә бу көрәш аеруча кискенләшкән.

6 Ахаб патша үз эшләре белән Йәһвәне рәнҗеткән. Ул Сидон патшасының кызы Изәбелгә өйләнгән, ә тегесе, Исраилдә яшәүче халык Багалга табынсын өчен һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылу юк ителсен өчен, бар көчен куеп тора. Ахаб шунда ук үз хатынының тәэсиренә бирелә. Ул Багалга гыйбадәтханә һәм мәзбәх төзегән һәм бу мәҗүси илаһка табынуда җитәкчелекне үз өстенә алган (1 Пат. 16:30—33).

7. а) Ни өчен Багалга табыну шулкадәр җирәнгеч булган? ә) Ильяс көннәрендәге корылык турында әйткәндә, ни өчен Изге Язмалардагы хәбәр төгәл дип әйтеп була? ( Рамканы да кара.)

7 Ни өчен Багалга табыну шулкадәр җирәнгеч булган? Багалга табыну Исраилне аздырган, күп кешеләрне хак Аллаһыдан читкә алып киткән. Ул шәфкатьсез, җирәнгеч дин булган. Багал гыйбадәтханәсендә фахишләр дә, фахишәләр дә булган, Багалга табынучылар котырынкы җенси мөнәсәбәтләргә кергәннәр һәм хәтта балаларны корбанга китергәннәр. Шуңа күрә Йәһвә Ильясны Ахаб патша янына корылык булачак һәм пәйгамбәр аны туктатканчы дәвам итәчәк дигән хәбәр белән җибәргән (1 Пат. 17:1). Берничә ел үтә, Ильяс кабат Ахаб янына бара һәм аңа Кармил тавында халыкны һәм Багал пәйгамбәрләрен җыярга куша. *

Багалга табынуның күп кенә үзенчәлекләре бүген дә киң таралган дип әйтеп була

8. Багалга табыну турындагы хәбәрне карап чыгудан безгә ни файда?

8 Әмма бу вакыйгаларны карап чыгудан безгә ни файда? Кемдер: «Бүген беркем дә Багалга табынмый, аның гыйбадәтханәләре дә, мәзбәхләре дә юк»,— дип әйтер. Ләкин Багал турындагы хәбәр борынгы тарих кына түгел шул (Рим. 15:4). «Багал» дигән сүз «хуҗа» яки «әфәнде» дигән мәгънә йөртә. Йәһвә әйткәнчә, аның халкы үз хуҗасы итеп, ягъни үз «багалы» итеп, аны сайларга тиеш булган (Ишаг. 54:5). Әмма бүген дә кешеләр Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга түгел, ә төрле «әфәнделәргә» хезмәт итәләр. Әллә алай түгелме? Аларның «әфәнделәре» — акча, карьера, ял, җенси ләззәт һәм башка күп төрле «илаһлар». Алар Йәһвәгә түгел, ә шул илаһларга табыналар (Мат. 6:24; Римлыларга 6:16 укы). Шуңа күрә Багалга табынуның күп кенә үзенчәлекләре бүген дә киң таралган дип әйтеп була. Йәһвә белән Багал арасындагы көрәш турындагы хәбәрне карап чыксак: «Кемгә хезмәт итәргә?» — дигән сорауга дөрес җавап бирә алырбыз.

«Аксап йөрү». Бу нәрсәне аңлата?

9. а) Ни өчен Кармил тавы — Багалга табынуның ялган булуын күрсәтер өчен иң яхшы урын? (Искәрмәне дә кара.) ә) Ильяс халыкка нәрсә әйткән?

9 Кармил тавы башыннан гаҗәеп матур күренеш ачыла: Кишон елгасы үзәне, аннан соң Бөек диңгез (Урта диңгез), ә төньякта еракта Ливан таулары. * Әмма ул хәлиткеч көнне пәйгамбәр, тауга менгәч, иртәнге кояш нурларында күргән күренеш бик күңелсез була. Аллаһы Ибраһим улларына биргән кайчандыр уңдырышлы җирләр өстеннән үлем җиле исеп йөри. Рәхимсез кояш нурлары аркасында җир каткан, чатнап яраланган. Боларның барысы Аллаһы халкының акылсызлыгы аркасында! Халык тау өстендә җыелгач, Ильяс алар янына килеп: «Күпме инде, ике төрле фикер йөртеп, аксап йөрергә була? Әгәр хак Аллаһы — Йәһвә икән, аңа иярегез, Багал икән, аңа иярегез!» — ди (1 Пат. 18:21).

10. Ильясның халкы нинди мәгънәдә «ике төрле фикер йөртеп, аксап йөргән», һәм алар нинди мөһим хакыйкатьне оныткан?

10 Ильясның халыкка: «Күпме инде, ике төрле фикер йөртеп, аксап йөрергә була?» — диеп нәрсә әйтәсе килә? Халыкка я Йәһвәгә, я Багалга табынуны сайларга кирәк, ә алар моны аңламый. Алар үзләренең җирәнгеч йолалары белән Багалның да күңелен таба алалар һәм шул ук вакыт Йәһвәгә дә гыйбадәт кыла алалар дип уйлый. Алар, күрәсең, Багал басуларын һәм малларын фатихалаячак, ә Йәһвә аларны сугышларда яклаячак дип фикер йөртә (1 Иш. 17:45). Әмма алар да, бүгенге күп кенә кеше дә мөһим бер хакыйкатьне оныта: Йәһвә үз данын һичкем белән дә уртаклашмый. Ул җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә, һәм ул моңа лаек та. Кешеләр аңа һәм шул ук вакыт берәр нәрсәгә яки берәр кемгә табынса, ул андый табынуны кабул итми, андый табыну аның өчен хәтта җирәнгеч тә! (Чыгыш 20:5 укы.)

11. Ильясның Кармил тавында әйткән сүзләре үз тормышыбызны һәм гыйбадәт кылуыбызны тикшереп чыгарга ничек булыша ала?

11 Исраиллеләр «аксап йөргән»: алар бер үк вакыт ике сукмактан барырга тырышкан кешегә охшаш булган. Бүген күп кешеләр моңа охшаш хата эшли. Алар Аллаһыга гыйбадәт кылуны читкә этеп, «багалларга» үз тормышларының бер өлеше булып китәргә рөхсәт итәләр! Ильясның аксап йөрүдән туктарга өндәве безгә үзебезне дә тикшереп чыгарга булышачак. Үзебезгә мондый сораулар бирик: тормышыбызда беренче урында нәрсә тора, Аллаһыга мөнәсәбәтебез нинди?

Хәлиткеч сынау

12, 13. а) Ильяс нинди сынау үткәрергә тәкъдим итә? ә) Без дә, Ильяс кебек, Йәһвәгә бер дә шикләнмичә өметләнеп торганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

12 Ильяс гади бер сынау үткәрергә тәкъдим итә. Багал пәйгамбәрләре мәзбәх төзеп, аның өстенә корбан салырга һәм Багалдан ут яндырып җибәрүен сорарга тиеш. Ильяс та шулай эшләргә тиеш. «Кем ут җибәреп җавап бирсә, шул үзенең хак Аллаһы булуын күрсәтер»,— дигән ул. Ильяс хак Аллаһы кем икәнен бик яхшы белә. Аның иманы шулкадәр нык ки, ул Багал пәйгамбәрләренә беренче булып корбанга үгезне сайларга һәм Багалга дога кылырга мөмкинлек бирә. Һәм шулай итеп аларга иң яхшы шартлар булдыра * (1 Пат. 18:24, 25).

13 Безнең көннәрдә могҗизалар булмый. Әмма Йәһвә үзгәрмәгән. Без аңа, Ильястан үрнәк алып, бер дә шикләнмичә өмет баглый алабыз. Мәсәлән, кешеләр Изге Язмаларда язылган тәгълиматлар белән ризалашмыйча берәр нәрсә әйтергә теләсәләр, әйтсеннәр, куркасы юк. Без дә, Ильяс кебек, хак Аллаһы үзе аларга хакыйкатьне ачар дип өметләнеп торыйк. Үз-үзебезгә түгел, ә «төзәтү» өчен бирелгән аның рухландырылган Сүзенә таяныйк (2 Тим. 3:16).

Ильяс Багалга табыну файдасыз икәнен яхшы белгән, әмма ул Аллаһы халкының да моны күрүен теләгән

14. Ильяс Багалның пәйгамбәрләреннән нәрсә әйтеп мыскыллап көлә һәм ни өчен алай эшли?

14 Багал пәйгамбәрләре, корбанны әзерләгәч, үз илаһларын: «Багал, безгә җавап бир!» — дип кат-кат чакыра. Минутлар, сәгатьләр үтә, әмма «өн дә чыкмады, җавап бирүче дә булмады». Көн уртасында Ильяс алардан мыскыллап көлә башлый: ул аларга төрттереп, Багал, бәлки, берәр эш белән мәшгуль, шуңа күрә җавап бирми торгандыр, дип әйтә. Ә бәлки, ул бәдрәфкә киткәндер, я йоклыйдыр һәм аны уятырга кирәктер ди. «Әйдәгез, бөтен тавышка кычкырыгыз!» — дип әйтә Ильяс шул шарлатаннарга. Багалга табынуның файдасыз икәнен ул бик яхшы белә, әмма ул Аллаһы халкының да моны күрүен тели (1 Пат. 18:26, 27).

15. Багал пәйгамбәрләре белән булган хәл хуҗа итеп Йәһвәне түгел, ә башка берәр кемне сайлау ахмаклык икәнен ничек күрсәтә?

15 Шунда Багал пәйгамбәрләре тагы да катырак котырынып, «тамак киереп кычкыра һәм, тәннәреннән атылып кан акканчы, йолалары буенча үзләрен хәнҗәр һәм сөңге белән кисә башладылар». Әмма юкка гына! Чөнки «өн дә чыкмады, җавап бирүче дә, игътибар итүче дә булмады» (1 Пат. 18:28, 29). Ни өчен? Багал ялган илаһ булганга. Аны, кешеләрне Йәһвәдән читкә алып китәр өчен, Шайтан уйлап чыгарган. Хакыйкать шул: кешеләр үз хуҗалары итеп Йәһвәне түгел, ә башка берәр кемне сайласа, канәгатьсезлек хис итеп яшәячәк, хәтта оятка калачак. (Зәбур 25:3; 115:4—8 укы.)

Сынауның нәтиҗәсе

16. а) Ильясның Кармил тавында Йәһвәнең мәзбәхен төзәтүе Исраил халкына нәрсәне исенә төшергәндер? ә) Ильяс Йәһвәгә иманын ничек күрсәткән?

16 Кичкә таба Ильяска корбан китерергә чират җитә. 12 таш алып, ул Йәһвәнең мәзбәхен төзәтә. Аны, күрәсең, хак Аллаһының дошманнары җимергән булган. Ильяс нәкъ 12 таш ала. Ул моны белеп эшли. Моның белән аның ун кабиләле Исраил патшалыгындагы кешеләрнең исләренә шуны төшерәсе киләдер: Канун бар унике кабиләгә бирелгән, һәм алар аңа буйсынырга тиеш. Ильяс корбанны мәзбәхкә урнаштыра һәм аның өстенә су түгәргә куша. Суны, күрәсең, якындагы Урта диңгездән алып киләләр. Ильяс хәтта мәзбәх тирәли канау казырга һәм аны су белән тутырырга куша. Багал пәйгамбәрләренә ул иң уңай шартлар тудырган булса, Йәһвәгә ул иң уңайсыз шартлар булдыра. Шулкадәр нык булган аның Йәһвәгә иманы! (1 Пат. 18:30—35)

Дога ахырында Ильяс үз халкы турында кайгыртканын күрсәткән: Йәһвәдән «аларның күңелләрен яңадан үзенә» юнәлтүен үтенгән

17. Ильясның догасы аның өчен нәрсә иң мөһиме икәнен ничек күрсәткән, һәм без аңардан үрнәк алганыбызны догаларыбызда ничек күрсәтә алабыз?

17 Барысын да әзерләгәч, Ильяс дога кыла. Аның гади генә сүзләреннән Ильяс өчен нәрсә иң мөһиме икәнен күрәбез. Беренчедән, ул кешеләрнең «Исраил Аллаһысы» Багал түгел, ә Йәһвә икәнен белүләрен тели. Икенчедән, аның шуны күрсәтәсе килә: ул — Йәһвә хезмәтчесе; Аллаһы бар данга һәм мактауга лаек. Дога ахырында ул үз халкы турында кайгыртуын күрсәтә: Йәһвәдән «аларның күңелләрен яңадан үзенә» юнәлтүен үтенә (1 Пат. 18:36, 37). Ильяс аларның имансыз булулары аркасында газап чиксә дә, аларны барыбер ярата. Безнең догаларыбызда Аллаһы исеменә карата андый караш, басынкылык һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга карата кызгану күренәме?

18, 19. а) Йәһвә Ильяс догасына ничек җавап кайтарган? ә) Ильяс халыкка нәрсә эшләргә кушкан, һәм ни өчен Багалның пәйгамбәрләре шәфкатькә лаек булмаган?

18 Кешеләр башта Йәһвә Багалдан бер дә аерылып тормый дип уйлагандыр. Әмма Ильяс дога кылгач, аларның карашлары үзгәрә. «Шунда Йәһвәдән ут иңеп, яндыру корбанын, утынны, ташларны, туфракны йотты һәм канаудагы суны ялмап алды»,— дип әйтелә 1 Патшалык 18:38 дә. Аллаһы могҗиза кылды! Шунда халык нәрсә эшли?

Шунда Йәһвәдән ут иңгән

19 «Йәһвә — хак Аллаһы! Йәһвә — хак Аллаһы!» — дип кычкыра башлый бар кеше (1 Пат. 18:39). Ниһаять, аларның күзләре ачыла! Шулай да халык чыннан да иман итә башлады дип әйтеп булмый әле. Догага җавап итеп күктән ут төшкәнгә генә, алар Йәһвәне хак Аллаһы дип атый. Бу алар чын иманга ия булды дигәнне әле аңлатмый. Шуңа күрә Ильяс аларга үз иманнарын күрсәтергә куша. Халык Йәһвә Канунына буйсынырга тиеш булган, һәм Ильяс аларны шул Канун буенча эш итәргә чакыра. Алар моны инде күптәннән эшләргә тиеш иде. Канунның бер әмере буенча, ялган пәйгамбәрләрне һәм потка табынучыларны үтерергә кирәк (Кан. 13:5—9). Багалның пәйгамбәрләре Йәһвә Аллаһының дошманнары булып тора һәм белә торып аның ихтыярына каршы килә. Аларга шәфкать күрсәтелергә тиешме? Ә алар үзләре, Багалга корбанга тере килеш бер гаепсез сабыйларны китергәндә, шәфкать күрсәткәнме? (Гыйбрәтле сүзләр 21:13 укы; Ирм. 19:5) Шуңа күрә аларның үзләрен дә жәллисе юк! Ильяс аларны үтерергә куша, һәм аларның берсе дә калмый (1 Пат. 18:40).

20. Ни өчен бүген белгечләрнең Багал пәйгамбәрләрен үтерү аркасында туган борчылулары нигезсез дип әйтеп була?

20 Безнең көннәрдәге Изге Язмаларны тәнкыйтьләүче белгечләр Кармил тавындагы сынауның нәтиҗәсен шик астына куя. Ә кайбер кешеләр дини фанатиклар, анда әйтелгәнгә нигезләнеп, үзләренең дини түземсезлеген һәм көч куллануларын акларга мөмкин дип курка. Кызганычка каршы, андый фанатиклар бүген күп. Әмма Ильяс фанатик булмаган. Йәһвә исеменнән эш итеп, ул гадел хөкемне үтәгән. Чын мәсихчеләр шуны да белә: аларның Ильяс кебек эш итәргә һәм явызларга каршы кылыч күтәрергә хаклары юк. Мәсихнең һәр шәкерте Гайсәнең Петергә: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр»,— дип әйткән сүзләрендә яңгыраган принцип буенча яши (Мат. 26:52). Йәһвә гадел хөкемнәрне үтәү эшен Улы Гайсәгә тапшырган. Мәсих моны киләчәктә башкарачак.

21. Ильясның үрнәге бүгенге мәсихчеләргә ничек булыша?

21 Мәсихчеләр иман итеп яшәргә тиеш (Яхъя 3:16). Бу яктан аларга Ильяс кебек тугры кешеләрдән үрнәк алырга кирәк. Ул Йәһвәгә генә хезмәт иткән һәм башкаларны да шулай ук эшләргә өндәгән. Шайтанның, кешеләрне Аллаһыдан читкә алып китәр өчен, кулланган дини ялганын Ильяс курыкмыйча фаш иткән һәм үзенә түгел, ә Йәһвәгә өметләнеп яшәгән. Ул хак гыйбадәт кылуны яклап торган. Аңардан үрнәк ал!

^ 9 абз. Диңгездән искән дымлы җилләр Кармил тавы битләрен сугарганга, анда, гадәттә, күп итеп төрле үсемлек үсә. Монда еш кына яңгырлар ява һәм мул булып чык төшә. Багалны яңгырлар илаһысы дип санаганнар, шуңа күрә, күрәсең, аңа табыныр өчен, кешеләр бу тауга килгәннәр. Уңдырышсыз, корып беткән Кармил тавы Багалга табыну дөрес түгел икәнен күрсәтер өчен яхшы урын булган.

^ 12 абз. Игътибар ит, Ильяс аларга корбанга «ут төртмәгез» дигән. Кайбер белгечләр болай дип әйтә: потка табынучыларның кайберләре мәзбәхтә яшереп ут куйганнар һәм аннан соң кешеләрне ут могҗиза булып янып китә дип ышандырганнар.