Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК

«Ышанам»

«Ышанам»

1. Марта кичергән кайгыны һәм аның ни өчен кайгырганын сурәтләп бир.

МАРТА моны бер дә оныта алмый: аның туганын кабергә салалар һәм каберне — мәгарә авызын зур таш белән каплап куялар. Марта бик нык кайгыра, һәм бу кайгы йөрәгенә авыр, салкын таш булып ята. Аның күңеле яраткан туганы Лазарның үлемен һич тә кабул итәргә теләми. Аның үлеменнән соң үткән шушы дүрт көнне ул бик начар хәтерли: кемдер килде, кемдер китте, кемдер ниндидер юатучы сүзләр әйтте.

2, 3. а) Гайсә килгәч, Марта нәрсә хис иткән? ә) Мартаның әйткән мөһим сүзләре аның турында нәрсә ачыклый?

2 Хәзер Мартаның каршында Лазарның иң кадерле дусты Гайсә басып тора. Аңа карап торганда, кайгы-хәсрәт Мартаның җанын тагы да ныграк телгәләп куя торгандыр, чөнки Гайсә генә аның туганын үлемнән саклап кала алыр иде. Шул ук вакыт Гайсәнең кечкенә шәһәрләре Битаниягә килүе Мартаның җанын юата. Гайсә күзләрендәге игелек, кызгану аңа көч өстәп тора. Гайсә Мартага берничә сорау бирә, һәм бу аңа үз иманы, терелтүгә ышануы турында тирәнрәк уйланырга булыша. Шунда Марта үз гомерендә әйткән иң мөһим сүзләрне әйтә: «Синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам» (Яхъя 11:27).

3 Шушы сүзләрдән күренгәнчә, Марта гаҗәеп иманлы хатын булган. Изге Язмаларда аның турында әллә ни күп әйтелмәсә дә, аның турындагы хәбәрдән иманыбызны ныгытырга булыша торган мөһим сабаклар ала алабыз. Моның өчен Изге Язмалардагы Марта искә алынган беренче өзеккә игътибар итик.

Борчыла һәм мәшәкатьләнеп йөри

4. Марта гаиләсендә тагын кемнәр булган, һәм алар Гайсә белән нинди мөнәсәбәтләрдә торган?

4 Берничә ай алдарак Лазар әле исән һәм сау-сәламәт булган. Аның Битаниядәге өенә иң кадерле кунак — Гайсә Мәсих килергә тиеш. Лазар, Марта һәм Мәрьям — бертуганнар, һәм алар бер йортта яшиләр. Ул вакытлар өчен бу гадәти булмаган гаилә. Кайбер белгечләр Марта иң олысы булгандыр дип саный, чөнки ул үзен хуҗабикә итеп тота һәм кайвакыт беренче булып искә алына (Яхъя 11:5). Аларның берәрсе кайчан да булса никахта булганмы? Бу билгесез. Әмма аларның Гайсәнең якын дуслары булып китүе төгәл билгеле. Гайсә Яһүдиядә хезмәт иткәндә, кешеләр аңа еш кына каршы килгәннәр һәм аның белән үзләрен дошманнарча тотканнар. Андый сәяхәтләр вакытында ул шул дусларының йортларында тукталган. Анда ул тынычлык тапкан һәм көч-хәл җыйган. Һичшиксез, моның өчен ул аларга рәхмәтле булган!

5, 6. а) Ни өчен Марта Гайсәнең килүенә аеруча тырышып әзерләнгән? ә) Гайсә кунакка килгәч, Мәрьям нинди мөмкинлектән файдалана?

5 Марта, йортларында яшәү уңайлы булсын өчен һәм кунаклар үзләрен иркен хис итсен өчен, бик күп көч куя. Эшчән, тиктормас хатын буларак, ул һәрвакыт берәр нәрсә эшләп йөри. Гайсә килер алдыннан да ул үзен шулай тота. Ул бу мөһим кунак һәм, бәлки, аның белән киләчәк юлдашлары өчен мул табын җәяргә була. Ул заманда кунакчыллык бик мөһим булган. Кунак килсә, аны үбеп сәламләгәннәр, аяк киемнәрен салдырып аякларын юганнар, ә башына хуш исле май сөрткәннәр. (Лүк 7:44—47 укы.) Гадәттә, кунакка уңайлы урын һәм тәмле ризык биргәннәр.

6 Марта белән Мәрьям Гайсәнең килүенә әзерләнеп мәш киләләр. Күпләр Мәрьямне уйчан, хисле хатын итеп күз алдына китерсәләр дә, ул да Мартага булышып йөри. Ләкин Гайсә килгәч, хәл үзгәрә. Гайсә бу вакытны башкаларны өйрәтер өчен уңайлы вакыт дип саный, шуңа күрә өйрәтә башлый. Ул шул көннәрдәге дини җитәкчеләргә бер дә охшаш түгел: ул хатын-кызларны хөрмәт итә һәм аларны Аллаһы Патшалыгы турында теләп өйрәтә. Мәрьям, андый мөмкинлеккә шатланып, Гайсәнең аяк очына утыра да аны йотылып тыңлый башлый.

7, 8. Ни өчен Мартаның ачуы чыккан, һәм ахыр чиктә ул нәрсә эшләгән?

7 Мартага бу бер дә ошамый. Аңа бит әле күп төрле ризык әзерлисе, кунаклар турында кайгыртасы бар! Ул тагы да ныграк борчыла башлый, аның күңеле китә. Күз алдыңа китер: үз эшләрен башкарып, тегендә-монда чабып йөргәндә, ул эшсез утырган сеңелесен күреп тора. Мартаның кашлары җыерыла, ачуы чыга, ул авыр сулап куя, ә сеңелесе уйлап та бирми. Әйе, Марта хисләрен аңлап була. Ул бар эшләрне бер үзе генә башкарып чыга алмый ич!

8 Ахыр чиктә, Марта түзми. Гайсәнең сүзен бүлеп, ул болай ди: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын» (Лүк 10:40). Бу сүзләр катырак яңгырый. Бер тәрҗемәдә аның соравы болай дип тәрҗемә ителә: «Раббым! ...Бер дә пошынмыйсыңмы?» Аннары Марта Гайсәне сеңелесе Мәрьямне үзенә ярдәм итәргә җибәрергә сорый.

9, 10. а) Гайсә Мартага нәрсә дип әйткән? ә) Гайсәнең Марта юкка гына борчылып ризык әзерләп йөри дип әйтәсе килмәгәнен без кайдан беләбез?

9 Гайсәнең сүзләре Мартаны гаҗәпләндергәндер. Изге Язмаларның бу өзеген укучы күп кенә кешеләр дә шундый ук хис кичерә. Гайсә йомшак кына болай ди: «Марта, Марта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең. Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр. Мәрьям исә яхшырагын сайлады, һәм бу аңардан алынмас» (Лүк 10:41, 42). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул Мартаны Аллаһыга караганда күбрәк материаль әйберләрне яратучы кеше дип атаганмы? Юкка гына борчылып тәмле ризык әзерләп йөри дип әйтәсе килгәнме?

Марта күп нәрсә турында борчылып һәм мәшәкатьләнеп йөрсә дә, төзәтүне басынкылык белән кабул иткән

10 Юк. Мартаны моның барысын башкарырга ярату дәртләндерә һәм аның эчке теләкләре саф. Гайсәгә бу билгеле. Ул мул өстәл әзерләп кунакчыллык күрсәтү ниндидер начар нәрсә дип санамый. Алдарак ул үзе Маттай аның хөрмәтенә җыйган «зур мәҗлескә» теләп барган (Лүк 5:29). Гайсәне нәрсә борчыган соң? Мартаның ризык әзерләве түгел. Аны Мартаның рухи нәрсәләргә карашы борчый. Марта сый турында борчылып йөреп, күпкә мөһимрәк нәрсә турында оныткан. Нәрсә турында?

Гайсә Мартаның кунакчыл булуын кадерләгән һәм аның барысын яратудан һәм саф ниятләрдән чыгып эшләгәнен белгән

11, 12. Гайсә Мартаны ничек төзәткән?

11 Йәһвә Аллаһының бердәнбер Улы — Гайсә Мартаның йортына хакыйкатькә өйрәтер өчен килде. Бернәрсә дә, шул исәптән ярату белән әзерләнгән ризык та, моннан мөһимрәк була алмый. Мартаның үз иманын ныгытыр өчен искиткеч мөмкинлеге бар, ә ул аны кулланмый. Һичшиксез, моның аркасында Гайсә күңелсезләнә, шулай да ул Мартага үзенә сайлау ясарга мөмкинлек бирә. * Мәрьямнең дә үзе өчен нәрсә мөһим икәнен сайларга хакы бар, һәм Марта аның бу хокукын хөрмәт итәргә тиеш.

12 Гайсә, Мартаны тынычландырыр өчен, аның исемен йомшак кына кабатлый һәм аны ипләп кенә төзәтә. Шуннан соң ул аңа күп нәрсә турында борчыласы һәм мәшәкатьләнеп йөрисе юк дип әйтә. Кунаклар өчен рухи мәҗлес әзерләнгән булган, шуңа күрә аларга бер-ике гади ризык төре дә җитәрлек булыр иде. Өстәвенә, Мәрьям «яхшырагын сайлады», ягъни Гайсәдән өйрәнергә теләде, һәм Гайсәнең, һичшиксез, аңардан моны аласы килми!

13. Гайсәнең Мартаны төзәтүеннән үзебез өчен нинди сабаклар алабыз?

13 Мәсихнең бүгенге шәкертләре шул кечкенә өзектән күп нәрсәгә өйрәнә ала. Бернәрсәгә дә «рухи нәрсәләрдән» мөһимрәк булып китәргә рөхсәт итмик! (Мат. 5:3) Безнең Марта кебек юмарт, эшчән буласыбыз килә, әмма шул ук вакыт, кунакчыллык күрсәткәндә, әллә ни мөһим булмаган нәрсәләр турында борчылып һәм мәшәкатьләнеп йөреп күпкә мөһимрәк нәрсәләрне онытасыбыз килми. Имандашларыбыз белән очрашуыбызның төп максаты мул ризык әзерләп аны ашау түгел, ә бер-беребезне дәртләндерү һәм бер-беребезгә рухи бүләк тапшыру булсын! (Римлыларга 1:11, 12 укы.) Андый очрашулар өчен хәтта гади ризык та җитәрлек була.

Яраткан туганы вафат була һәм терелә

14. Ни өчен без Марта төзәтүне кабул итеп яхшы үрнәк калдырган дип әйтә алабыз?

14 Марта Гайсәнең йомшак кына төзәтеп әйткән сүзләрен кабул иткәнме һәм үзе өчен сабак алганмы? Әйе. Рәсүл Яхъя Лазар турындагы хәбәрнең башында: «Гайсә Мартаны, Мәрьямне һәм Лазарны ярата иде»,— дип язган булган (Яхъя 11:5). Гайсә Битаниягә кунакка килеп киткәннән соң, берничә ай үтә. Марта Гайсәгә аның ярату күрсәтеп биргән киңәше өчен үпкәләп һәм ачу саклап йөриме? Юк. Ул аның киңәшен кабул иткән һәм шулай итеп безгә гаҗәеп иман үрнәген калдырган. Һәрберебез бит вакыт-вакыт төзәтүгә мохтаҗ.

15, 16. а) Лазар авырып киткәч, Марта, күрәсең, нәрсәләр эшләгән? ә) Ни өчен Марта белән Мәрьямнең өметләре акланмаган булган?

15 Лазар авырып киткәч, Марта аның турында, әлбәттә, кайгыртып торгандыр. Аның хәлен җиңеләйтер өчен һәм ул сәламәтләнсен өчен, ул, һичшиксез, көченнән килгәнне эшләгән. Шулай да Лазар хәле әкрен-әкрен генә начарая барган. Марта белән Мәрьям көне-төне аның турында кайгыртып торган. Марта, Лазарның авырудан арыган йөзенә карап торганда, аның белән бергә үткәргән елларын, бергә шатлыкны да, кайгы-хәсрәтне дә уртаклашып яшәгәннәрен исенә төшергәндер.

16 Марта белән Мәрьям, Лазарга инде берничек тә ярдәм итә алмаганнарын күреп, Гайсәгә хәбәр җибәрәләр. Ул вәгазьләп йөргән җиргә кадәр ике көнлек юл. Гайсәгә җибәргән хәбәрләре бик гади була: «Хуҗабыз, яраткан дустың Лазар авырый» (Яхъя 11:1, 3). Марта белән Мәрьям Гайсәнең Лазарны яратканын беләләр һәм үз дустына һичшиксез булышачагына ышаналар. Алар Гайсәнең Лазар үлгәнче килеп җитәчәгенә өметләнгәнме? Алай булса, аларның өметләре акланмый. Лазар үлә.

17. Марта нәрсәгә аптырап йөргән һәм Гайсәнең үз шәһәрләре янында булуын ишеткәч, нәрсә эшләгән?

17 Лазарның үлеме аркасында кайгыручы Марта белән Мәрьям бергәләп аны җирләр өчен кирәкле эшләр турында кайгыртып һәм Битания белән тирә-яктан килгән күп кенә кешеләрне кабул итеп йөри. Ә Гайсәдән һаман бер хәбәр дә юк. Вакыт үткән саен Марта, күрәсең, моңа тагы да ныграк аптырый. Ахыр чиктә, Лазарның үлеменнән соң дүрт көн үткәч, Мартага Гайсә аларның шәһәрләре янында дигән хәбәр ирешә. Хәрәкәтчән Марта, хәтта бу кайгы-хәсрәтле вакытта да, торып, Мәрьямгә бер сүз дә әйтмичә, Гайсәне каршы алырга ашыга. (Яхъя 11:18—20 укы.)

18, 19. Марта нинди өмете турында әйткән, һәм ни өчен аның иманы аеруча игътибарга лаек?

18 Марта үз Хуҗасын күргәч, үзен һәм Мәрьямне шул көннәрдә борчыган уен ачыклап болай ди: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде». Марта Гайсә хәлне үзгәртә ала дип әле дә өметләнә һәм ышана. Ул: «Шулай да хәзер дә ышанам: син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, ул сиңа бирәчәк»,— дип өсти. Шунда Гайсә аның иманын ныгытыр өчен: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— ди (Яхъя 11:21—23).

19 Гайсә киләчәктәге терелтү турында әйтә дип уйлап, Марта: «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»,— дип әйтә (Яхъя 11:24). Аның бу тәгълиматка иман итүе аеруча игътибарга лаек. Яһүдләрнең саддукейлар дип аталган кайбер дини җитәкчеләре, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларда терелтү турында ачык әйтелсә дә, бу тәгълиматка ышанырга теләми (Дан. 12:13; Марк 12:18). Әмма Марта Гайсәнең терелтү өмете турында сөйләгәнен һәм хәтта үзе кешеләрне терелткәнен белә. Шулай да ул кешеләрнең берсе дә, Лазар кебек, үлгән хәлдә дүрт көн ятмаган. Марта алда нәрсә буласын әле белми.

20. Гайсәнең Яхъя 11:25—27 дә язылган онытылмаслык сүзләренең һәм Марта җавабының мәгънәсен аңлатып бир.

20 Шуннан соң Гайсә онытылмаслык мондый сүзләр әйтә: «Мин — терелү һәм тормыш». Әйе, Йәһвә Аллаһы үз Улына киләчәктә күп кешеләрне терелтергә вәкаләт биргән. Гайсә Мартадан: «Моңа ышанасыңмы?» — дип сорый. Шуннан соң Марта бу бүлекнең башында әйтелгән җавапны бирә. Ул Гайсәнең Мәсих булуына, Йәһвә Аллаһының Улы икәненә иман итә. Аңа шулай ук пәйгамбәрләрнең дөньяга киләчәк зат турында әйткән сүзләре билгеле, һәм ул шул зат Гайсә икәненә ышана (Яхъя 5:28, 29; Яхъя 11:25—27 укы).

21, 22. а) Гайсә кайгырган кешеләрне кызганганын ничек күрсәткән? ә) Лазарның терелгәнен сурәтләп бир.

21 Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы — Гайсә Мәсих Марта иманына охшаш иманны кадерлиме? Бу сорауга җавапны киләсе вакыйгалардан белеп була. Марта үз сеңелесе янына ашыга. Шуннан соң ул Гайсәнең Мәрьям белән һәм кайгырган күп кенә башка кешеләр белән сөйләшеп торганда кайгы-хәсрәт кичерүен күрә. Гайсә, үлемнең нинди газаплар китергәнен күреп, бик нык кайгыра, һәм аның күз яшьләре ага башлый. Марта моны күрә. Шуннан соң ул: «Ташны алып куегыз»,— дигән Гайсәнең сүзләрен ишетә (Яхъя 11:28—39).

22 Һәрвакыт акыл белән эш итүче Марта: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип әйтә. Шунда Гайсә болай ди: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?» Марта ышанган һәм Йәһвә Аллаһының данын күргән. Шунда Аллаһы үз Улына Лазарны терелтер өчен кодрәт биргән! Шул вакыйгалар Мартаның хәтерендә гомергә уелып калгандыр. Башта Гайсә: «Лазар, чык!» — дип кычкыра. Шуннан соң төрбәдән ниндидер әкрен тавыш ишетелә башлый: кәфен белән уралган төрбәдәге кеше торып баса, әкрен генә чыга башлый. Шунда Гайсә: «Чишегез аны, йөрсен»,— дип әйтә, һәм Марта белән Мәрьям шатланып Лазарның кочагына ташлана. (Яхъя 11:40—44 укы.) Мартаның кайгысы шатлыкка әйләнә!

Мартаның Гайсәгә иман итүе бүләкләнгән булган: ул Мәрьям белән үз туганының үледән терелтелүен күргән

23. Йәһвә белән Гайсәнең синең өчен нәрсә эшлисе килә, һәм сиңа үзеңә нәрсә эшләргә кирәк?

23 Бу хәбәрдән шуны күрәбез: үледән терелү ниндидер хыял гына түгел, ә Изге Язмалардагы күңелләребезне юата торган тәгълимат, һәм бу тәгълиматның дөреслеген тарихтагы вакыйгалар раслый (Әюп 14:14, 15). Марта, Мәрьям һәм Лазар очрагыннан күргәнебезчә, Йәһвә һәм аның Улы иман итүче кешеләрне бүләкләргә ярата. Син дә шундый нык иман үстереп торсаң, алар сине дә бүләкләячәк.

«Марта хезмәт күрсәтеп йөрде»

24. Изге Язмаларда Марта соңгы тапкыр искә алынганда, аның турында нәрсә әйтелә?

24 Шул вакыйгадан соң Марта Изге Язмаларда бер тапкыр гына искә алына. Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы атнасы башлана. Гайсә үзен алда көткән газапларны белеп, Битаниядәге үз дусларының йортына бара. Шуннан ул өч километр ераклыкта урнашкан Иерусалимга китәчәк. Гайсә белән Лазар махаулы Шимунның йортына кичке ашка бара. Изге Язмаларда моның турында әйтелгәндә, Марта соңгы тапкыр искә алына. «Марта хезмәт күрсәтеп йөрде»,— дип әйтелә анда (Яхъя 12:2).

25. Ни өчен бүгенге мәсихче җыелышлар өчен Марта кебек хатыннар — чын фатиха?

25 Бу эшчән хатынның хезмәт күрсәтеп йөргәненә гаҗәпләнәсе юк! Без Изге Язмаларда беренче тапкыр аның турында укыганда, ул эшләп йөргән иде, һәм хәзер дә, ул инде соңгы тапкыр искә алынганда, ул башкалар турында кайгыртып эшләп йөри. Бүгенге мәсихче җыелышлар өчен Марта кебек хатыннар — чын фатиха. Алар да Марта кебек нык торалар һәм юмартлык күрсәтәләр. Алар үз иманнарын Йәһвәгә хезмәт итеп һәм башкаларга булышып белдерәләр. Марта алга таба да шулай эшләгәнме? Күрәсең, әйе, һәм шулай эшләп бик акыллы эш иткән, чөнки алда аны әле авырлыклар көткән.

26. Мартаның иманы аңа ничек ярдәм иткән?

26 Берничә көн үткәч, Марта зур кайгы — яраткан Хуҗасы Гайсәнең үлемен кичерә. Өстәвенә, Гайсәне үтергән икейөзле кешеләр Лазарны да үтерергә җыена, чөнки аның терелүе аркасында күп кенә кешеләрнең иманнары ныгытылган булган. (Яхъя 12:9—11 укы.) Ахыр чиктә, үлем аркасында Марта белән аның туганнары арасындагы бәйләнеш өзелгән. Моның кайчан һәм ничек булганын без төгәл белмибез, шулай да бер дә шикләнмичә шуны әйтеп була: Мартаның кыйммәтле иманы аңа ахырга кадәр нык булып калырга ярдәм иткән. Шуңа күрә бүгенге мәсихчеләр, Мартадан үрнәк алып, акыллы эш итәләр.

^ 11 абз. Беренче гасырда яһүдләр җәмгыятендә хатын-кызларга, гомумән алганда, академик белем алырга мөмкинлек бирелмәгән. Аларны күбесенчә өй эшләрен башкарырга өйрәткәннәр. Шуңа күрә Марта остазның аяклары очында утырып тыңлау хатын-кызга һич тә килешми дип санагандыр.