Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалардагы хатын-кызлар. Аларның тормышларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

Изге Язмалардагы хатын-кызлар. Аларның тормышларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда күп хатын-кызлар искә алына. Аларның тормышларыннан күп нәрсәгә өйрәнеп була (Римлыларга 15:4; 2 Тимутигә 3:16, 17). Сез бу мәкаләдә аларның кайберләре белән танышырсыз. Кайберәүләре безгә яхшы үрнәк калдырса, башкалары начар үрнәк калдырган (1 Көринтлеләргә 10:11; Еврейләргә 6:12).

  Абигыя

 Абигыя кем булган? Ул Набал исемле бай һәм шул ук вакыт тупас кешенең хатыны булган. Абигыя зирәк, басынкы, рухи һәм төскә-биткә чибәр хатын булган (1 Ишмуил 25:3).

 Ул нәрсә эшләгән? Бәладән качар өчен, Абигыя зирәклек белән эш иткән. Исраилнең буласы патшасы Давыт Абигыя белән Набал яшәгән җирдә качып йөргән. Анда булганда, Давыт һәм аның кешеләре Набалның көтүләрен караклардан яклаган. Ләкин Давытның хәбәрчеләре Набалдан ризык сорагач, тәкәббер Набал аларның үтенечен кире каккан. Давытның бик нык ачуы чыккан! Шунда ул үз кешеләре белән Набалны һәм аның бар гаиләсен үтерергә чыккан (1 Ишмуил 25:10—12, 22).

 Иренең ни эшләгәне турында ишеткәч, Абигыя шунда ук эш итә башлаган. Ул үз хезмәтчеләре аша Давыт белән аның кешеләренә ризык тапшырган. Аннары ул үзе, алар артыннан барып, Давыттан шәфкатьле булуын үтенгән (1 Ишмуил 25:14—19, 24—31). Абигыянең басынкылыгын, бүләкләр китергәнен күргәч һәм аның акыллы киңәшен ишеткәч, Давыт бу хатынны Аллаһы җибәргән икәнен аңлаган. Абигыя аны кан коюдан тотып калган (1 Ишмуил 25:32, 33). Күп тә үтмәстән, Набал үлгән һәм Абигыя Давытның хатыны булып киткән (1 Ишмуил 25:37—41).

 Абигыя тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Чибәр һәм бай булуына карамастан, Абигыя үзен әллә кемгә куймаган. Тынычлык саклар өчен, ул хәтта үзе кылмаган гөнаһ өчен гафу үтенергә әзер булган. Хөрмәт, кыюлык һәм тапкырлык сыйфатлары аңа авыр хәлне җайга салырга булышкан.

  Әсфирә

 Әсфирә кем булган? Бу яһүд кызы Фарсы патшасы Ахашверошның хатыны булган.

 Ул нәрсә эшләгән? Дошманнар яһүд халкын бетерергә теләгәндә, Әсфирә патшабикә, үз хакимлеген кулланып, моңа комачаулаган. Илдә мондый боерык чыгарылган булган: билгеле бер көнне Фарсы империясендә яшәгән бар яһүдләр үтерелергә тиеш. Бу Һәмән исемле иң югары түрәнең явыз нияте булган (Әсфирә 3:13—15; 4:1, 5). Үзенең икетуган абыйсы Мардәкәйнең ярдәме белән Әсфирә, үз тормышын куркыныч астына куеп, Һәмәннең ниятен Ахашверошка сөйләп биргән (Әсфирә 4:10—16; 7:1—10). Шунда Ахашверош Әсфирә белән Мардәкәйгә яңа боерык чыгарырга рөхсәт иткән. Бу боерык буенча, яһүдләр үзләрен яклый алган. Ахыр чиктә яһүдләр үз дошманнарын тар-мар иткән (Әсфирә 8:5—11; 9:16, 17).

 Әсфирә тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Әсфирә патшабикә искиткеч кыюлык, басынкылык һәм тыйнаклык үрнәге булып тора (Зәбур 31:24; Филипиялеләргә 2:3). Үзенең гүзәллегенә һәм югары дәрәҗәсенә карамастан, ул башкалардан киңәш һәм ярдәм эзләгән. Үз ире белән ул курыкмыйча, ләкин ягымлы һәм хөрмәт белән сөйләшкән. Яһүдләрнең тормышлары кыл өстендә торганда, ул үзенең милләтен яшермәгән.

  Дәлилә

 Дәлилә кем булган? Бу хатынга Исраил хакиме Шимшон гашыйк булган (Хакимнәр 16:4, 5).

 Ул нәрсә эшләгән? Ул, филистиле идарәчеләрдән акча алып, Шимшонга хыянәт иткән. Шимшонны исә Аллаһы исраиллеләрне филистилеләрдән коткарыр өчен кулланган булган. Шимшон могҗизалы рәвештә гаять зур көчкә ия булган, һәм филистилеләр аны җиңә алмаган (Хакимнәр 13:5). Шуңа күрә идарәчеләр ярдәмне Дәлиләдән эзләргә булган.

 Шимшонның зур көченең серен ачыклар өчен, филистилеләр Дәлиләгә ришвәт биргән. Дәлилә, акчаны алып, Шимшоннан кат-кат серне ачуын сораган. Ахыр чиктә Шимшон аңа барысын сөйләп биргән (Хакимнәр 16:15—17). Дәлилә исә аның сүзләрен филистилеләргә сөйләгән. Тегеләр Шимшонны тотып алган да төрмәгә утырткан (Хакимнәр 16:18—21).

 Дәлилә тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Дәлилә кисәтүче үрнәк калдырган. Комсыз булганга, ул, үзе турында гына уйлап, Йәһвә Аллаһының хезмәтчесенә хыянәт иткән һәм аны алдаган.

  Дибра

 Дибра кем булган? Исраил Аллаһысы Йәһвә аны пәйгамбәр хатын итеп билгеләгән булган. Аллаһы Дибра аша исраиллеләргә үз ниятен җиткергән һәм халык арасында туган авырлыкларны җайга салган (Хакимнәр 4:4, 5).

 Ул нәрсә эшләгән? Дибра пәйгамбәр кыю итеп Аллаһы хезмәтчеләренә булышкан. Аллаһының җитәкчелеге буенча, ул, исраиллеләрне кәнганлыларга каршы алып барсын өчен, Баракны чакырткан (Хакимнәр 4:6, 7). Барак Дибрадан үзе белән баруын үтенгәч, Дибра куркуга бирелмәгән һәм аның белән киткән (Хакимнәр 4:8, 9).

 Аллаһы исраиллеләргә хәлиткеч сугышта җиңү биргәч, Дибра белән Барак шушы вакыйгага багышланган җыр җырлаган. Бу җырның ким дигәндә ниндидер өлешен Дибра үзе язган. Җырда Йаилә исемле башка кыю хатынның кәнганлыларны җиңүдә башкарган роле турында да сүз бара (Хакимнәр, 5 бүлек).

 Дибра тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Дибра фидакарь һәм батыр хатын булган. Ул кешеләрне тәкъвалык кылырга дәртләндергән. Кешеләр шулай эшләгәндә, Дибра аларны юмарт мактаган.

  Изәбел

 Изәбел кем булган? Ул Исраил патшасы Ахабның хатыны булган. Үзе ул исраилле булмаган һәм Йәһвәгә табынмаган. Изәбел кәнганлыларның илаһы Багалга табынган.

 Ул нәрсә эшләгән? Изәбел хакимлек яратучы, кырыс һәм явыз патшабикә булган. Аның аркасында илдә Багалга табыну һәм моның белән бәйле җенси әхлаксызлык киң таралган булган. Шул ук вакыт Изәбел чын гыйбадәтне бетермәкче булган (1 Патшалар 18:4, 13; 19:1—3).

 Үзе теләгәнне алыр өчен, Изәбел ялган кулланган һәм кеше үтергән (1 Патшалар 21:8—16). Аллаһы алдан әйткәнчә, Изәбел коточкыч үлем белән үлгән һәм аны җирләмәгәннәр (1 Патшалар 21:23; 2 Патшалар 9:10, 32—37).

 Изәбел тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Изәбел кисәтүче үрнәк булып тора. Ул шундый бозык һәм намуссыз булган ки, аның исеме хәтта оятсыз, әхлаксыз һәм тотнаксыз хатыннарга карата кулланыла башлаган.

  Йаилә

 Йаилә кем булган? Ул Хәбир исемле исраилле булмаган кешенең хатыны булган. Йаилә Аллаһының халкы яклы булырга курыкмаган.

 Ул нәрсә эшләгән? Кәнганлыларның гаскәр башлыгы Сисар Йаиләнең чатыры янына килгәч, Йаилә тәвәккәл эш иткән. Исраил белән сугышуда җиңелгән Сисар анда сыеныч эзләп килгән булган. Йаилә аны, яшеренеп ял итсен өчен, үз чатырына чакырган. Сисар йоклаганда, Йаилә аны үтергән (Хакимнәр 4:17—21).

 Шулай итеп Йаилә Дибраның мондый пәйгамбәрлеген үтәгән: «Йәһвә Сисарны бер хатын кулына бирәчәк» (Хакимнәр 4:9). Кылган эшләре аркасында Йаилә «хатын-кызлар арасында иң фатихалысы» дип аталган (Хакимнәр 5:24).

 Йаилә тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Йаилә тәвәккәллек һәм кыюлык белән эш иткән. Аның белән булган очрактан күренгәнчә, Аллаһы, пәйгамбәрлекләрне үтәр өчен, вакыйгалар белән идарә итә ала.

  Лия

 Лия кем булган? Ул Ягъкуб пәйгамбәрнең беренче хатыны булган. Аның сеңелесе Рәхилә Ягъкубның икенче хатыны булган (Яратылыш 29:20—29).

 Ул нәрсә эшләгән? Лия Ягъкубтан алты угыл тудырган (Рут 4:11). Ягъкуб Лиягә түгел, ә Рәхиләгә өйләнергә теләгән. Ләкин кызларның әтисе Лабан Рәхилә урынына Лияне хатынлыкка биргән. Алданганын аңлагач, Ягъкуб Лабанга каршы төшкән. Лабан аларда, гадәттә, кече кызны олысыннан алда кияүгә бирмиләр дип аңлаткан. Бер атнадан соң Ягъкуб Рәхилә белән никахлашкан (Яратылыш 29:26—28).

 Ягъкуб Рәхиләне Лиягә караганда күбрәк яраткан (Яратылыш 29:30). Лия моның аркасында көнләшкән. Аллаһы аның хисләренә игътибар иткән һәм аңа җиде бала: алты угыл һәм бер кыз биргән (Яратылыш 29:31).

 Лия тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Лия, дога кылып, Аллаһыга таянган һәм, гаиләдәге авырлыкларга карамастан, Аллаһының ярдәмен күрми калмаган (Яратылыш 29:32—35; 30:20). Аның тормышыннан күренгәнчә, полигамия, Аллаһы тарафыннан рөхсәт ителгән булса да, бәхеткә китерми. Аллаһының нияте буенча, гаиләдә бер ир һәм бер хатын булырга тиеш (Маттай 19:4—6).

  •   Лия турында күбрәк белер өчен, «Скорби сестер, которые „воздвигли дом Израиля“» дигән мәкаләне карагыз.

  •   Ни сәбәптән Аллаһы полигамиягә юл куйган икәнен белер өчен, «Полигамия. Дөресме?» һәм «Одобряет ли Бог многоженство?» дигән мәкаләләрне карагыз.

  Лут хатыны

 Лут хатыны кем булган? Изге Язмаларда аның исеме китерелми. Аның ике кызы булган, һәм ул гаиләсе белән Сәдүм шәһәрендә яшәгән (Яратылыш 19:1, 15).

 Ул нәрсә эшләгән? Лут хатыны Аллаһының боерыгын үтәмәгән. Аллаһы Сәдүм белән күрше шәһәрләрне җенси бозыклыкка батканнары өчен юк итәргә булган. Сәдүмдә яшәгән тәкъва Лутны һәм аның гаиләсен яратканга, Аллаһы, аларны коткарыр өчен, фәрештәләрен җибәргән (Яратылыш 18:20; 19:1, 12, 13).

 Фәрештәләр Лутның гаиләсенә ул җирдән качарга һәм артларына борылып карамаска кушкан. Югыйсә алар үләр иде (Яратылыш 19:17). Ләкин Лут хатыны «артына борылып карый башлаган һәм тоз баганасына әйләнгән» (Яратылыш 19:26).

 Лут хатыны тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Аның очрагыннан күренгәнчә, мал-мөлкәтне яраткан кеше Аллаһыны тыңламый башларга мөмкин. Аның үрнәген искә төшереп, Гайсә болай дип кисәткән: «Лут хатынын исегездә тотыгыз» (Лүк 17:32).

  Магдалалы Мәрьям

 Магдалалы Мәрьям кем булган? Ул Гайсәнең тугры шәкерте булган.

 Ул нәрсә эшләгән? Магдалалы Мәрьям Гайсә һәм шәкертләре белән йөргән хатыннарның берсе булган. Ул аларның ихтыяҗларын кайгыртыр өчен, акчаларын юмарт кулланган (Лүк 8:1—3). Магдалалы Мәрьям Гайсәнең хезмәте ахырына кадәр аңа ияреп йөргән һәм, Гайсә баганада үлгәндә, аның янында булган. Ул, Гайсә үледән терелгәннән соң, беренчеләрдән аны күргән (Яхъя 20:11—18).

 Мәрьям тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Магдалалы Мәрьям Гайсә хезмәтенә материаль яктан булышлык иткән һәм аның тугры шәкерте булган.

  Марта

 Марта кем булган? Ул Лазар белән Мәрьямнең бертуганы булган. Алар Иерусалим янындагы Битания авылында яшәгән.

 Ул нәрсә эшләгән? Марта Гайсәнең якын дусты булган. «Гайсә Мартаны, Мәрьямне һәм Лазарны яраткан» (Яхъя 11:5). Марта бик кунакчыл булган. Бер тапкыр Гайсә аларда кунакта булганда, Мәрьям Гайсәне тыңлап утырган, ә Марта табын әзерләп мәшәкатьләнеп йөргән. Марта Гайсәгә Мәрьям үзенә булышмый дип зарланган. Шунда Гайсә Мартаны йомшак кына төзәткән (Лүк 10:38—42).

 Лазар авырып киткәч, Марта белән Мәрьям Гайсәне, аны савыктырсын өчен, килергә сораган (Яхъя 11:3, 21). Ләкин Лазар үлеп киткән. Мартаның Гайсә белән сөйләшүеннән күренә: ул Изге Язмаларда вәгъдә ителгән үледән терелтелүгә һәм Гайсәнең Лазарны терелтә алуына нык иман иткән (Яхъя 11:20—27).

 Марта тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Марта кунакчыл һәм тырыш булган. Ул төзәтүне кабул иткән. Марта үз хисләрен һәм иманын ачык белдергән.

  •   Марта турында күбрәк белер өчен, «Ышанам» дигән мәкаләне карагыз.

  Мәрьям (Гайсәнең әнисе)

 Мәрьям кем булган? Бу яһүд хатыны, әле гыйффәтле кыз булганда, могҗизалы рәвештә балага узып, Аллаһы Улы Гайсәне тудырган.

 Ул нәрсә эшләгән? Мәрьям Аллаһы ихтыярын басынкылык белән үтәгән. Фәрештә, Мәрьям янына килеп, аның балага узачагы һәм озак көтелгән Мәсихне тудырачагы турында әйткән. Ул шунда ук ризалашкан. Ул вакытта Мәрьям инде Йосыфка ярәшелгән булган (Лүк 1:26—33). Гайсә тугач, Йосыф белән Мәрьямнең тагын дүрт улы һәм ким дигәндә ике кызы туган. Шуңа күрә Мәрьям гыйффәтле булып калмаган (Маттай 13:55, 56). Үзенә хөрмәтле вазифа бирелсә дә, Мәрьям Гайсәнең хезмәте вакытында да, соңрак мәсихче җыелышның әгъзасы булып киткәч тә, үзенә карата аерым мөнәсәбәт көтмәгән һәм дан эзләмәгән.

 Мәрьям тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Мәрьям тәкъва хатын булган һәм үз өстенә җитди җаваплылык алырга ризалашкан. Ул Изге Язмаларны бик яхшы белгән. Бер исәпләү буенча, Мәрьям, Лүк 1:46—55 тә язылган сүзләрне әйткәндә, Изге Язмалардан якынча 20 өзек китергән.

  Мәрьям (Марта белән Лазарның бертуганы)

 Мәрьям кем булган? Мәрьям, бертуганнары Лазар белән Марта кебек, Гайсәнең якын дусты булган.

 Ул нәрсә эшләгән? Мәрьям Аллаһы Улы Гайсәне кадерләгәнен күп тапкыр күрсәткән. Ул Гайсәнең Лазарны савыктыра алганына иманын белдергән. Гайсә Лазарны үледән терелткәндә, Мәрьям шунда булган. Мәрьям Гайсәне тыңлап утырганда һәм Мартага булышмаганда, Марта аны тәнкыйтьләгән. Ләкин Гайсә Мәрьямне рухи нәрсәләрне беренче урынга куйганы өчен мактаган (Лүк 10:38—42).

 Башка бер очракта Мәрьям, Гайсәгә карата искиткеч юмартлык күрсәтеп, аның башына һәм аякларына «кыйммәтле хуш исле май» агызган (Маттай 26:6, 7). Башкалар Мәрьямне әрәм итүчән булуында гаепләгән. Ләкин Гайсә, аны яклап, болай дигән: «[Аллаһы Патшалыгы хакындагы] яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр» (Маттай 24:14; 26:8—13).

 Мәрьям тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Мәрьям нык иманлы, басынкы хатын булган. Ул Аллаһыга гыйбадәт кылуны беренче урынга куйган. Мәрьям Гайсәгә карата искиткеч юмартлык һәм хөрмәт күрсәткән.

  Мириам

 Мириам кем булган? Ул Муса белән Һарунның апасы булган. Ул — Изге Язмаларда искә алынган пәйгамбәр хатыннарның беренчесе.

 Ул нәрсә эшләгән? Пәйгамбәр хатын буларак, ул башкаларга Аллаһының хәбәрләрен җиткергән. Ул исраиллеләр арасында күренекле кеше булган һәм, Аллаһы мисырлыларны Кызыл диңгездә юк иткәч, ир-атлар белән җиңү җырын җырлаган (Чыгыш 15:1, 20, 21).

 Соңрак Мириам белән Һарун Мусаны тәнкыйтьли башлаган. Алар моны горурлык һәм көнчелек аркасында эшләгән. «Ә Йәһвә тыңлап торган» һәм Мириам белән Һарунга җитди киңәш биргән (Саннар 12:1—9). Аннары Аллаһы Мириамны, ул беренче булып зарлана башлаганга күрәдер, махау чире белән җәзалаган. Муса аның өчен дога кылгач, Аллаһы аны савыктырган. Тукталу урыныннан читтә җиде көн яшәгәннән соң, аңа лагерьга кайтырга рөхсәт ителгән (Саннар 12:10—15).

 Изге Язмалардан күренгәнчә, Мириам төзәтүне кабул иткән. Гасырлар үткәч, Аллаһы аның хөрмәтле вазифасын күздә тотып, исраиллеләргә болай дигән: «Синең алдыңнан Муса, Һарун һәм Мириамны җибәрдем» (Микай 6:4).

 Мириам тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Мириам очрагыннан шуны күрәбез: Аллаһының хезмәтчеләре бер-берсе белән сөйләшкәндә я бер-берсе турында сөйләгәндә, ул аларны тыңлый. Без шулай ук шуны аңлыйбыз: Аллаһыга яраклы булыр өчен, без горурлык белән көнчелектән һәм башкаларның исемен хурлаудан качарга тиеш.

  Рабига

 Рабига кем булган? Ул Исхакның хатыны булган һәм аңа игезәк уллары Ягъкуб белән Исауны тудырган.

 Ул нәрсә эшләгән? Рабига, хәтта авыр булганда да, Аллаһы ихтыярын үтәп яшәгән. Рабига чишмәдән су алганда, бер кеше аңардан бераз су эчәргә сораган. Рабига аңа шунда ук су биргән һәм ул кешенең дөяләрен дә эчерткән (Яратылыш 24:15—20). Бу кеше Ибраһимның хезмәтчесе булган. Ул, аның улы Исхакка хатын табар өчен, зур ара үткән (Яратылыш 24:2—4). Ул Аллаһыдан фатихасын сораган. Рабиганың тырыш һәм кунакчыл булуын күргәч, ул Аллаһының үз догасына җавап биргәнен һәм Рабиганы Исхакның булачак хатыны итеп сайлаганын аңлаган (Яратылыш 24:10—14, 21, 27).

 Рабига, бу кешенең ни өчен килгәнен белгәч, аның белән барып, Исхакның хатыны булырга ризалашкан (Яратылыш 24:57—59). Вакыт узу белән, Рабиганың игезәк уллары туган. Аллаһы аңа олы улы Исауның кече улы Ягъкубка хезмәт итәчәген ачкан (Яратылыш 25:23). Исхак Исауга беренче угылга тиешле фатиханы бирергә җыенганда, Рабига, Аллаһының ихтыяры буенча эш итәр өчен, фатиханы Ягъкуб алсын дип кайгырткан (Яратылыш 27:1—17).

 Рабига тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Рабига тыйнак, тырыш һәм кунакчыл булган. Бу сыйфатлар ярдәмендә ул яхшы хатын, ана һәм Аллаһы хезмәтчесе булган.

  Рәхәб

 Рәхәб кем булган? Ул Кәнган шәһәре Әрихәдә яшәүче фахишә булган. Рәхәб Йәһвә Аллаһының хезмәтчесе булып киткән.

 Ул нәрсә эшләгән? Рәхәб ике исраилле шымчыны качырган, чөнки Йәһвә Аллаһының үз халкын Мисырдан азат иткәне һәм соңрак аморлылар һөҗүменнән яклаганы турында ишеткән булган.

 Рәхәб шул ике шымчыга булышкан һәм алардан, исраиллеләр Әрихәне тар-мар итәргә килгәч, үзен һәм гаиләсен коткаруларын үтенгән. Алар ризалашкан, ләкин Рәхәб кайбер таләпләр үтәргә тиеш булган: ул башкаларга аларның йөкләмәсе турында беркемгә сөйләмәскә; исраиллеләр һөҗүм итә башлагач, үз гаиләсе белән йортында калырга һәм тәрәзәгә, йорты күренсен өчен, кызыл бау бәйләп куярга тиеш булган. Рәхәб барысын шулай эшләгән һәм, исраиллеләр Әрихә шәһәрен камап алгач, үз гаиләсе белән котылып калган.

 Соңрак Рәхәб исраилле кешегә кияүгә чыккан. Аның аша Давыт патша һәм Гайсә Мәсих туган (Йошуа 2:1—24; 6:25; Маттай 1:5, 6, 16).

 Рәхәб тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Изге Язмаларда Рәхәбнең искиткеч иманы турында әйтелә (Еврейләргә 11:30, 31; Ягъкуб 2:25). Аның турындагы хәбәрдән Аллаһының кичерүчән булуы күренә. Ул кешеләрне аермый һәм, чыгышларына карамастан, үзенә таянганнарны фатихалый.

  Рәхилә

 Рәхилә кем булган? Ул Лабанның кызы һәм Ягъкуб пәйгамбәрнең яраткан хатыны булган.

 Ул нәрсә эшләгән? Рәхилә Ягъкубка кияүгә чыккан һәм аңа ике угыл тудырган. Уллары борынгы Исраилнең 12 кабиләсенең башлыклары арасында булган. Рәхилә, әтисенең көтүен көткәндә, булачак ире белән очрашкан (Яратылыш 29:9, 10). Үзенең олы апасы Лия белән чагыштырганда, ул сөйкемлерәк булган (Яратылыш 29:17).

 Ягъкуб Рәхиләгә гашыйк булган һәм, аңа өйләнер өчен, җиде ел эшләргә ризалашкан (Яратылыш 29:18). Ләкин Лабан, Ягъкубны алдап, башта аңа Лияне, ә соңыннан Рәхиләне хатынлыкка биргән (Яратылыш 29:25—27).

 Ягъкуб Рәхиләне һәм аннан туган ике улларын Лия белән балаларына караганда күбрәк яраткан (Яратылыш 37:3; 44:20, 27—29). Нәтиҗәдә, бу ике хатын арасында көнчелек булган (Яратылыш 29:30; 30:1, 15).

 Рәхилә тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Рәхилә Аллаһының үз догаларын тыңлаганына иман итеп, өмет өзмичә, гаиләдәге киеренке хәлне кичереп яшәгән (Яратылыш 30:22—24). Аның турындагы хәбәр полигамия аркасында гаиләдә күпме авырлыклар туа алганы күрсәтә. Рәхилә очрагыннан Аллаһының никахка кагылышлы нормаларының акыллы булуы күренә. Әйе, гаиләдә бер ир һәм бер хатын булырга тиеш (Маттай 19:4—6).

  •   Рәхилә турында күбрәк белер өчен, «Скорби сестер, которые „воздвигли дом Израиля“» дигән мәкаләне карагыз.

  •   Ни сәбәптән Аллаһы полигамиягә юл куйган икәнен белер өчен, «Полигамия. Дөресме?» һәм «Одобряет ли Бог многоженство?» дигән мәкаләләрне карагыз.

  Рут

 Рут кем булган? Ул, үз илаһларын һәм туган җирен калдырып, Исраилдә Йәһвәгә табына башлаган моаблы хатын булган.

 Ул нәрсә эшләгән? Рут үз каенанасы Нагомиягә искиткеч ярату күрсәткән. Нагомия үзенең ире һәм ике улы белән бергә ачлык вакытында Исраилдән Моабка күченгән булган. Соңрак аның уллары Моаб кызларына — Рут белән Өрпәгә өйләнгән. Ләкин, вакыт узгач, Нагомиянең ире дә, ике улы да вафат булган, һәм хатын-кызларның өчесе дә тол булып калган.

 Исраилдә корылык беткәч, Нагомия кире туган җиренә кайтырга булган. Рут белән Өрпә дә аның белән барырга булган. Ләкин Нагомия алардан үз туганнары янына кайтуларын үтенгән. Өрпә шулай эшләгән дә (Рут 1:1—6, 15). Рут исә, үз каенанасына тугры булып, аны калдырмаган. Ул Нагомияне бик яраткан һәм Нагомиянең Аллаһысы Йәһвәгә табынырга теләгән (Рут 1:16, 17; 2:11).

 Тугры килен һәм эшчән хатын-кыз буларак, Рут Нагомиянең туган шәһәре Бәйтлеһемдә яхшы исем казанган. Моны бер кыр хуҗасы, Богаз исемле бай кеше күреп алган. Ул Рут белән Нагомиягә күп итеп ризык биргән (Рут 2:5—7, 20). Вакыт узгач, Рут Богазга кияүгә чыккан, һәм аның аша Давыт патша һәм Гайсә Мәсих туган (Маттай 1:5, 6, 16).

 Рут тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Нагомияне һәм Йәһвәне яратканга, Рут туган җирен һәм гаиләсен калдырырга әзер булган. Авырлыкларга карамастан, ул тырыш, тугры булган һәм Аллаһыга бирелеп хезмәт иткән.

  Сара

 Сара кем булган? Ул Ибраһимның хатыны һәм Исхакның әнисе булган.

 Ул нәрсә эшләгән? Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсенә иман иткәнгә, Сара Ур дигән бай шәһәрдәге уңайлы тормышны калдырган. Аллаһы Ибраһимга, Урны калдырып, Кәнган җиренә барырга кушкан. Аллаһы аны фатихаларга һәм аңардан зур халык булдырырга вәгъдә иткән (Яратылыш 12:1—5). Сарага ул вакытта 60 лар тирәсе булгандыр. Шуннан бирле Сара белән Ибраһим, бер урыннан икенчесенә күчеп, чатырларда яшәгән.

 Күчмә тормыш куркыныч булса да, Сара Ибраһимга Аллаһы җитәкчелеге буенча эш итәргә булышкан (Яратылыш 12:10, 15). Озак вакыт дәвамында Сараның балалары булмаган, һәм бу аны бик боектырган. Шулай да Аллаһы Ибраһимга токым бирәчәк дип вәгъдә иткән булган (Яратылыш 12:7; 13:15; 15:18; 16:1, 2, 15). Күпмедер вакыт узгач, Аллаһы Ибраһимны Сарадан аның баласы туачак дип ышандырган. Олыгайган Сара, бала тудыру яшеннән узса да, бала тудырган. Ул вакытта аңа 90 яшь, ә иренә 100 яшь булган (Яратылыш 17:17; 21:2—5). Алар үз улын Исхак дип атаган.

 Сара тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Сараның мисалыннан күренгәнчә, Аллаһы үзенең бар вәгъдәләрен, хәтта бу мөмкин түгел кебек күренгәндә дә, үти! (Еврейләргә 11:11) Сараның яхшы үрнәгеннән никахта хөрмәт күрсәтү никадәр мөһим икәне күренә (1 Петер 3:5, 6).

  Хаува

 Хаува кем булган? Ул — җир йөзендә яшәгән һәм Изге Язмаларда искә алынган иң беренче хатын.

 Ул нәрсә эшләгән? Хаува Аллаһының әмерен бозган. Үзенең ире Адәм кебек, Хаува да камил булган. Аның ихтыяр иреге булган, һәм ул Аллаһының мәхәббәт белән зирәклек кебек сыйфатларын чагылдыра алган (Яратылыш 1:27). Хаува белгән: Аллаһы Адәмгә, билгеле бер агачтан ашасагыз, үләрсез дигән. Ләкин Шайтан аны алдаган: алар үлмәячәк дигән. Ахыр чиктә Хаува хәтта, Аллаһыны тыңламасам, яхшырак яши башлармын дип уйлый башлаган. Шунда ул агачның җимешен ашаган, ә соңрак иренә дә биргән (Яратылыш 3:1—6; 1 Тимутигә 2:14).

 Хаува тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Хауваның мисалы начар теләкләрдән арынмасаң, бу бәлагә китерә ала икәнен күрсәтә. Аллаһының ачык әмеренә карамастан, ул үзенеке булмаганны алу теләген үстергән (Яратылыш 3:6; 1 Яхъя 2:16).

  Һанна

 Һанна кем булган? Ул Илкананың хатыны һәм Ишмуилның әнисе булган. Соңрак Ишмуил Исраилдә күренекле пәйгамбәр булып киткән (1 Ишмуил 1:1, 2, 4—7).

 Ул нәрсә эшләгән? Һаннаның баласы булмаганга, ул Аллаһыдан ярдәм сораган. Аның ире Илкананың ике хатыны булган. Икенче хатыны Пәнинәнең балалары булган, Һаннаның исә озак вакыт балалары тумаган. Пәнинә аны мыскыллаган, ләкин Һанна Аллаһыдан юаныч эзләгән. Ул Аллаһыга, аңа угыл бирсә, баласын изге чатырда (Исраилдә гыйбадәт өчен кулланылган күчмә чатырда) хезмәт итәргә бирер дип вәгъдә иткән (1 Ишмуил 1:11).

 Аллаһы Һаннаның догасына җавап биргән, һәм Һанна Ишмуилны тудырган. Үз вәгъдәсенә тугры булып, ул кечкенә Ишмуилны изге чатырга хезмәт итәргә китергән (1 Ишмуил 1:27, 28). Ел саен ул үз улы өчен җиңсез күлмәк теккән. Вакыт узу белән, Аллаһы Һаннага тагын биш бала: өч угыл һәм ике кыз биргән (1 Ишмуил 2:18—21).

 Һанна тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Һаннаның эчкерсез догалары аңа үз авырлыкларын кичереп чыгарга булышкан. Аның 1 Ишмуил 2:1—10 да китерелгән догасы Аллаһыга карата нык иманын чагылдыра.

  Шулам кызы

 Шулам кызы кем булган? Ул чибәр авыл кызы булган һәм Изге Язмалардагы «Җырларның җыры» китабының төп персонажы булып тора. Изге Язмаларда аның исеме әйтелми.

 Ул нәрсә эшләгән? Шулам кызы үзе сөйгән көтүче егеткә тугры булып калган (Җырларның җыры 2:16). Бай Сөләйман патша аның чибәрлеген күрми калмаган һәм кызның мәхәббәтен яулап алырга тырышкан (Җырларның җыры 7:6). Башкалар Шулам кызын Сөләйманны сайларга дәртләндерсә дә, ул бирешмәгән. Ул гади көтүче егетне яраткан һәм аңа тугры булган (Җырларның җыры 3:5; 7:10; 8:6).

 Шулам кызы тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Чибәр булуына һәм патшаның үзенә игътибар иткәненә карамастан, ул тыйнак булган. Ул яшьтәшләренең басымына бирелмәгән, һәм байлык белән дәрәҗәгә ия булу мөмкинлеге аны кызыктырмаган. Шулам кызы үз хисләрен контрольдә тоткан һәм әхлакый яктан саф булып калган.

 Яшәгән вакытлары

  1.  Хаува

  2. Туфан (б. э. к. 2370)

  3.  Сара

  4.  Лут хатыны

  5.  Рабига

  6.  Лия

  7.  Рәхилә

  8. Чыгыш (б. э. к. 1513)

  9.  Мириам

  10.  Рәхәб

  11.  Рут

  12.  Дибра

  13.  Йаилә

  14.  Дәлилә

  15.  Һанна

  16. Исраилнең беренче патшасы (б. э. к. 1117)

  17.  Абигыя

  18.  Шулам кызы

  19.  Изәбел

  20.  Әсфирә

  21.  Мәрьям (Гайсәнең әнисе)

  22. Гайсә суга чумдырыла (б. э. 29)

  23.  Марта

  24.  Мәрьям (Марта белән Лазарның бертуганы)

  25.  Магдалалы Мәрьям

  26. Гайсә үлә (б. э. 33)