Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән

Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән

1. Петер үз тормышында кичергән нинди мизгел иң күңелсез булган?

АЛАРНЫҢ күзләре очраша. Бу коточкыч мизгелне Петер һичкайчан онытмаячак. Ул Гайсәнең карашында берәр нинди рәнҗү яки үпкә күрәме? Бу билгесез. Инҗилдә: «Хуҗа, борылып, Петергә карады»,— дип кенә әйтелә (Лүк 22:61). Бер караш, әмма ул Петергә үз хатасының бар җитдилеген күрергә булыша. Ул нәкъ Гайсә алдан әйткәнне эшләде һәм үзенең яраткан Остазыннан, моны беркайчан да эшләмәячәк дисә дә, ваз кичте. Аның үзен алай начар хис иткәне юк иде әле, болай да күңелсез көн тагы да яманрак булып китә.

2. Петергә нинди сабак алырга кирәк булган, һәм бу безгә ничек кагыла?

2 Шулай да Петернең хәле өметсез түгел. Ул нык иманлы кеше булганга, хата кылса да, әле төзәлә ала. Аңа Гайсәдән бер мөһим сабак аласы бар. Бу — кичерү турында сабак. Безгә дә кичерергә өйрәнергә кирәк, шуңа күрә Петернең бу сабакны ничек үзләштергәнен карап чыгыйк.

Аның әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар

3, 4. а) Петер Гайсәдән нәрсә турында сораган, һәм ул үзе моның турында, күрәсең, нәрсә уйлаган? ә) Гайсә Петергә аның шул көннәрдәге карашка бирелгәнен ничек күрсәткән?

3 Якынча алты ай алдарак үзенең туган шәһәре Кәпернаумда Петер Гайсәдән: «Хуҗам, кардәшем миңа каршы гөнаһ кылып торса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сораган. Петер үзен шәфкатьле кеше дип санагандыр. Чөнки ул көннәрдәге дини җитәкчеләр кешене нибары өч тапкыр гына кичерергә кирәк дип өйрәткән! Гайсә Петергә: «Җиде тапкыр түгел, ә 77 тапкыр»,— дип җавап кайтарган (Мат. 18:21, 22).

4 Гайсә Петергә үзенә каршы гөнаһ кылган кешенең хаталарын язып барырга киңәш иткәнме? Юк. Киресенчә, ул Петернең җидесен җитмеш җидегә әйләндереп, кешене кичерер өчен бернинди чикләр юк икәнен күрсәткән (1 Көр. 13:4, 5). Гайсә Петергә аның карашларына ул көннәрдә өстенлек иткән рәхимсез һәм кичерергә яратмаган кешеләрнең карашлары тәэсир иткәнен күрсәткән. Андый кешеләр башкаларның хаталарын бурычлар китабына язгандай санап барган. Ә Аллаһыдан үрнәк алып яшәргә теләүче кеше кичерүгә юмарт булырга тиеш. (1 Яхъя 1:7—9 укы.)

5. Кайвакыт кичерүнең нәрсә икәнен без кайчан аңлый башлыйбыз?

Петер Гайсә белән бәхәсләшеп тормаган. Ләкин бу сабак аның өйрәгенә үтеп кергәнме? Кайвакыт кичерүнең нәрсә икәнен үзебез башка кешенең кичерүенә мохтаҗ булганда аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә, әйдә, Гайсәнең үлеме алдыннан булган вакыйгаларга игътибар итик, чөнки ул авыр сәгатьләрдә Петер күп кенә хаталар эшләп, үз Остазының кичерүенә мохтаҗ булган.

Петер кичерүгә мохтаҗ

6. Гайсә үз рәсүлләрен басынкылыкка өйрәткәндә, Петер нәрсә эшләгән һәм Гайсә үзен ничек тоткан?

6 Көн кичкә авышып бара. Ул Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы төне. Аның үз рәсүлләрен әле күп нәрсәгә, шул исәптән басынкылыкка да өйрәтәсе бар. Кич җиткәч, ул, рәсүлләрнең аякларын юып, аларга үрнәк күрсәтә. Гадәттә, бу эшне коллар башкара. Башта Петер Гайсәнең моны ни өчен эшләгәнен аңламый. Аннан соң аңа каршы чыга. Ә азакта: «Хуҗам, аякларымны гына түгел, ә кулларымны да, башымны да юа күр»,— дип үтенә! Сабырлыгын югалтмыйча, Гайсә рәсүлләргә үз эшенең мөһимлеген дә, мәгънәсен дә йомшак кына аңлатып бирә (Яхъя 13:1—17).

7, 8. а) Петер Гайсәнең сабырлыгын ничек сынаган? ә) Гайсә үзенең шәфкатьле, кичерергә әзер булуын ничек күрсәткән?

7 Күп тә үтми, Петер кабат Гайсәнең сабырлыгын сыный. Рәсүлләр «араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип» бәхәсләшә башлый, һәм Петер дә бу бәхәстән читтә калмый. Бу бәхәс — кеше горурлыгының хурлыклы чагылышы булган. Шулай да Гайсә аларны йомшак кына төзәтә һәм хәтта, аларның яхшы якларына игътибар итеп, үзенә — Остазларына тугры булып калганнары өчен мактый. Ләкин шуннан соң: «Бөтенегез дә мине ташлап китәчәк»,— ди. Шунда Петер, хәтта үлем янаса да, Гайсәне калдырмаячак дип әйтә. Ә Гайсә аңа: «Бүген, бу төнне үк, әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— ди. Шунда Петер, Гайсә белән ризалашмыйча, рәсүлләрнең иң тугрысы булачак дип мактана (Мат. 26:31—35; Марк 14:27—31; Лүк 22:24—28; Яхъя 13:36—38).

8 Гайсә үз сабырлыгын югалтканмы? Юк. Ул шул авыр вакытта камил булмаган рәсүлләрендә яхшы якларны эзләвен дәвам итә. Гайсә Петернең үзеннән ваз кичәчәген белсә дә: «Мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым, һәм син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт»,— дип әйтә (Лүк 22:32). Бу сүзләр белән Гайсә Петернең тәүбә итеп тугры хезмәтен дәвам итәчәгенә ышанычын белдерә. Әйе, Гайсә шәфкатьле, кичерергә әзер булган!

9, 10. а) Петер Гитсимән бакчасында нинди төзәтүгә мохтаҗ булган? ә) Петернең хаталары нәрсәне исебезгә төшерә?

9 Соңрак Гитсимән бакчасында Петерне тагын берничә тапкыр төзәтергә туры килә. Гайсә Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны уяу булырга сорый да дога кылырга китә. Ул бик көчле җан газаплары кичерә, һәм аңа башкаларның таянычы кирәк. Петер белән башка рәсүлләр исә берничә тапкыр йоклап китә. Шунда Гайсә: «Әйе, рух көчле, ә тән хәлсез»,— ди. Бу сүзләрне әйтеп, ул аларның хәлен аңлаганын һәм аларны кичергәнен күрсәтә (Марк 14:32—41).

10 Тиздән кылычлар, чукмарлар һәм факеллар тотып, халык төркеме якынлаша. Андый вакытта үзеңне сак тотарга һәм уйлап эш итәргә кирәк, ә Петер һич тә уйламыйча эш итә: үз кылычын тартып чыгара да баш рухани хезмәтчесе Малхуска селтәнеп, аның колагын чабып өзә. Шунда Гайсә Петерне тыныч кына төзәтә һәм хезмәтченең колагын савыктыра. Шуннан соң ни өчен аның шәкертләре көч кулланмаска тиеш икәнен аңлата. Бүген дә Гайсәнең шәкертләре ул әйткән шул принципны тотып яши (Мат. 26:47—55; Лүк 22:47—51; Яхъя 18:10, 11). Остазы Петерне инде күп тапкыр кичергән иде, һәм бу «барыбыз да еш кына абына» дигән сүзләрне исебезгә төшерә. (Ягъкуб 3:2 укы.) Аллаһының көн саен кичерүенә кайсыбыз мохтаҗ түгел? Әмма шул төнне Петер тагы да начаррак бер хата эшләячәк.

Петернең иң зур хатасы

11, 12. а) Гайсә кулга алынгач, Петер кыю булуын ничек күрсәткән? ә) Гайсә өчен кирәк булса, үләргә әзер дип әйтсә дә, Петернең эшләреннән нәрсә күренмәгән?

11 Гайсә бу кешеләрнең үзен кулга алырга килгәннәрен белә һәм аларга рәсүлләренә китәргә рөхсәт итсеннәр дип әйтә. Шунда Гайсәне тотып бәйлиләр. Петер, бернәрсә дә эшли алмыйча, карап кына тора. Шуннан соң ул, башка рәсүлләр кебек, качып китә.

12 Гайсәне, сорау алыр өчен, башта элекке баш рухани Һаннасның йортына алып баралар. Петер белән Яхъя, «арттарак калып», аңа ияреп бара һәм шул йорт янына киләләр (Мат. 26:58; Яхъя 18:12, 13). Петер куркак түгел. Аңа шул кешеләргә ияреп барыр өчен, һичшиксез, кыюлык кирәк. Өстәвенә, кешеләр коралланып килсә дә, ул хәтта аларның берсен яралый алды. Шулай да Петер, Гайсә өчен кирәк булса үләргә әзер дип, аны үз тугры мәхәббәтенә ышандырырга тырышса да, аның эшләреннән андый мәхәббәт бер дә күренми (Марк 14:31).

13. Мәсихнең чын шәкерте булыр өчен, нинди шартны үтәргә кирәк?

13 Бүген күп кешеләр Мәсихкә, Петер кебек, «арттарак калып», ягъни башкаларга күренмәслек итеп иярергә тырыша. Әмма, Петер үзе соңрак язганча, Мәсихнең чын шәкерте булыр өчен, нәрсә генә булмасын, аңардан һәрьяктан үрнәк алып яшәргә кирәк. (1 Петер 2:21 укы.)

14. Петер төнлә, Гайсә хөкем ителгәндә, нәрсә эшләгән?

14 Петер теге кешеләргә сак кына ияреп бара һәм Иерусалимдагы иң затлы йортларының берсе янына килеп җитә. Бу — баш руханиның, зур хакимлеккә ия бай Каяфәснең йорты. Андый йортларның ишегалды, гадәттә, стена белән уратып алынган. Петер капка янына килгәч, аны эчкә кертмиләр. Әмма баш рухани белән таныш булган Яхъя инде ишегалдында, һәм ул капка саклаучы хезмәтче кызны Петерне кертергә күндерә. Петер, күрәсең, Яхъя янында калмый. Әмма, Остазын яклар өчен, өй эченә дә керми. Ул ишегалдында гына басып тора. Монда кайбер коллар һәм хезмәтчеләр салкын төнне якты учак янында җылынып тора. Петер Гайсәгә каршы ялган шаһитлек бирүче кешеләрнең өй эченә кереп чыкканнарын күзәтеп тора (Марк 14:54—57; Яхъя 18:15, 16, 18).

15, 16. Гайсәнең Петергә: «Син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дигән сүзләре ничек үтәлгән?

15 Петерне ишегалдына керткән кыз учак яктылыгында аның йөзен күргәч: «Син дә гәлиләяле Гайсә белән бергә булдың бит!» — ди. Петер үзен танырлар дип бер дә уйламаган иде! Ул Гайсәне белмим дип әйтә һәм үзен кызның нәрсә хакында сөйләгәннәрен аңламагандай тота. Кеше күзенә күренмәскә тырышып, ул капка янына килә, әмма анда аны бүтән кыз танып ала һәм: «Бу кеше насаралы Гайсә белән бергә булды»,— дип әйтә. Петер: «Мин ул кешене белмим!» — дип ант итә (Мат. 26:69—72; Марк 14:66—68). Бәлки, нәкъ шушы вакытта, ягъни Гайсәдән икенче тапкыр ваз кичкәннән соң, Петер әтәчнең кычкыруын ишеткәндер дә, ләкин, каушап калганга, Гайсәнең берничә сәгать элек әйткән пәйгамбәрлеген исенә төшермәгән.

16 Петер кеше күзенә күренмәскә тырышып йөрсә дә, булып чыкмый: аның янына бер төркем кеше килә. Аларның берсе — Петер яралаган хезмәтче Малхусның туганы. Ул Петердән: «Мин сине аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дип сорый. Петер аларны ялгышалар дип ышандыра башлый, хәтта: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин сез сөйләгән кешене белмим!» — дип ант итә. Шул сүзләрне әйтүе була, әтәч кычкыра. Бу инде әтәчнең икенче тапкыр кычкыруы була (Яхъя 18:26, 27; Марк 14:71, 72).

«Хуҗа, борылып, Петергә карады»

17, 18. а) Петер үз Остазыннан ваз кичкәнен аңлагач, нәрсә хис иткән? ә) Петернең нинди уйлары тугандыр?

17 Нәкъ шул вакытта ишегалдына карый торган балконга Гайсә чыга һәм, бүлек башында әйтелгәнчә, борылып Петергә карап ала. Шунда Петер үз Остазыннан ваз кичкәнен аңлый. Үз гаебенең авырлыгыннан сыгылып, ул урам якка чыга һәм тулы ай яктысында шәһәр урамы буйлап китә. Аның күзләре яшь белән тула, һәм бар нәрсә тоныкланып китә. Түзә алмыйча ул елап җибәрә (Марк 14:72; Лүк 22:61, 62).

18 Моңа охшаш хәлгә эләккән кеше үз гөнаһы чиктән тыш авыр һәм кичерелмәслек дип уйларга мөмкин. Петер дә шулай уйлагандыр. Аның гөнаһы кичерелмәслек булганмы?

Петер кичерүгә лаеклы булганмы?

19. Остазыннан ваз кичкәннән соң Петер нәрсә кичергәндер, һәм аның өметсезлеккә бирелмәгәнен нәрсә күрсәтә?

19 Икенче көнне Гайсәне, озак кына газаплаганнан соң, үтерәләр. Моның турында белгәч, Петер кичергән җан әрнүләрен хәтта күз алдына китерү дә авыр. Петер үзен бик каты гаепләгәндер! Остазының җирдәге тормышының соңгы көнендә ул аңардан ваз кичте бит! Шул уйлар аркасында ул бик нык кайгырып йөргәндер. Шулай да Петер өметсезлеккә бирелмәгән, чөнки, Инҗилдә әйтелгәнчә, тиздән ул үз кардәшләренә кушылган (Лүк 24:33). Һичшиксез, рәсүлләрнең һәрберсе шул коточкыч төнне кылган эшләренә үкенгән һәм бер-берсен юатып торган.

20. Петер мисалыннан без нинди сабак алабыз?

20 Шулай итеп, Петер үз тормышында иң акыллы адым ясый. Аллаһы хезмәтчесе берәр хата эшләсә, аның кылган хатасының җитдилеге түгел, ә хатаны төзәтеп, кире торып басар өчен куйган тырышлыклары күпкә мөһимрәк. (Гыйбрәтле сүзләр 24:16 укы.) Петер бик боеккан булса да, үз кардәшләре янына барып, нык иманын күрсәткән. Кайгыга төшкән яки гаебе аркасында боеккан кешенең, гадәттә, башкалардан читләшеп, ялгыз гына каласы килә, ләкин бу куркыныч (Гыйб. сүз. 18:1). Имандашларыбыз белән бергә калып рухи көчләребезне яңартып тору күпкә акыллырак (Евр. 10:24, 25).

21. Рухи кардәшләре белән бергә калганга, Петер нинди яңалык ишеткән?

21 Гайсәнең шәкертләре белән бергә калганга, Петер шаккатыргыч яңалык ишетә: Гайсәнең гәүдәсе кабердән юкка чыккан. Петер белән Яхъя таш белән каплап мөһер сугылган Гайсәнең кабере янына йөгереп китә. Яхъя, күрәсең, яшьрәк булганга, кабер янына беренче булып килә, әмма кабернең ачык булуын күргәч, эченә кермичә икеләнеп тора. Ә Петер, йөгерүеннән хәлсез калса да, кабер эченә шундук кереп китә. Кабер буш! (Яхъя 20:3—9)

22. Ни өчен Петер кичергән кайгының һәм шикләрнең эзе дә калмаган?

22 Петер Гайсәнең үледән терелгәненә ышанганмы? Башта ышанмаган. Хәтта тугры хатыннар үзләре янына фәрештәләрнең килеп Гайсәнең үледән терелүе турында хәбәр иткәннәрен сөйләгәч тә, ул ышанмаган (Лүк 23:55—24:11). Әмма көн азагына күңелендәге кайгының һәм шикләрнең эзе дә калмаган. Гайсә тере һәм кодрәтле рухи зат булып киткән! Соңрак ул бар рәсүлләренә күренәчәк, ә башта Петергә генә күренә. Рәсүлләр: «Хуҗабыз чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде!» — дигәннәр (Лүк 24:34). Соңрак шул гаҗәеп көн турында язганда, рәсүл Паул да Гайсә «Кифаска, соңрак 12 рәсүлгә күренгән» дип әйткән булган (1 Көр. 15:5). Кифас һәм Шимун — Петернең башка исемнәре. Күрәсең, шул көнне Гайсә Петернең үзенә генә күренгән булган.

Петер үз Остазының кичерүенә мохтаҗ булган. Аллаһының көн саен кичерүенә кайсыбыз мохтаҗ түгел?

23. Ни өчен гөнаһ кылган мәсихчегә Петер мисалын истә тотарга кирәк?

23 Алар очрашкач нәрсә эшләгәннәр? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми. Анысын Петер белән Гайсә генә белә. Күз алдыңа китер: Петер үзенең яраткан Хуҗасын яңадан күргәч, кылганнарына үкенгәне һәм тәүбә иткәне турында дулкынланып сөйли. Аңа бер генә нәрсә кирәк: кичерү. Һичшиксез, Гайсә аны кичергән. Гөнаһ кылган мәсихчегә Петер мисалын истә тотарга кирәк. Ул беркайчан да Аллаһы мине кичермәячәк дип уйламасын. Атасының сыйфатларын камил чагылдырган Гайсә мисалыннан Аллаһы «ихластан кичерә» икәнен күрәбез (Ишаг. 55:7).

Тагын бер дәлил

24, 25. а) Петер Гәлиләя диңгезендә төнлә нәрсә эшләгән? ә) Гайсәнең иртән кылган могҗизасын күргәч, Петер үзен ничек тоткан?

24 Гайсә үз рәсүлләренә Гәлиләягә барырга куша. Анда алар бергә очрашырга тиеш. Анда килгәч, Петер һәм башкалар Гәлиләя диңгезенә балык тотарга китә. Шушы күл янында Петер гомеренең зур өлеше үткән, һәм хәзер ул кабат монда килде. Көймә шыгырдавы, дулкыннар тавышы, балык тоту ятьмәсен үз кулларыңда тою — моның барсы да аңа якын. Ул төнне алар бер балык та тотмый (Мат. 26:32; Яхъя 21:1—3).

Петер көймәдән сикереп, ярга йөзеп килгән

25 Таң атканда яр буендагы бер кеше аларга дәшә һәм ятьмәләрен көймәнең икенче ягына салырга куша. Алар шулай эшли һәм 153 балык тота! Петер ул кешене таный һәм көймәдән сикереп, ярга таба йөзеп китә. Гайсә үзенең тугры дусларына кызган күмерләр өстендә пешерелгән балык бирә. Аннары ул Петергә мөрәҗәгать итә (Яхъя 21:4—14).

26, 27. а) Гайсә Петергә нәрсәне өч тапкыр расларга мөмкинлек биргән? ә) Гайсә Петерне тулысынча кичергәнен ничек күрсәткән?

26 Гайсә, күрәсең, әле генә тотылган балыкка күрсәтеп, Петердән: «Син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорый. Петер Гайсәне ныграк яратамы я балык тоту эшенме? Петер үз Хуҗасыннан өч тапкыр ваз кичкән иде, һәм хәзер Гайсә аңа башка шәкертләр алдында өч тапкыр үзенең мәхәббәтен расларга мөмкинлек бирә. Шуннан соң ул аңа бу мәхәббәтне ничек күрсәтеп була икәнен аңлата: изге хезмәтне беренче урынга куеп, Мәсих көтүен, ягъни аның тугры шәкертләрен, тукландырырга, ныгытырга һәм көтәргә куша (Лүк 22:32; Яхъя 21:15—17).

27 Шулай итеп Гайсә Петерне ул әле дә үз Остазы һәм аның Атасы файдасына күпне эшли алганына ышандыра. Ул Петергә Мәсих җитәкчелеге астындагы җыелышта мөһим роль уйныйсы бар әле дип әйтә. Бу Гайсәнең аны тулысынча кичергәненә көчле дәлил булып тора! Әлбәттә, мондый шәфкатьлелек Петергә бик нык тәэсир иткән, һәм ул үз хаталарыннан сабак алган.

28. Петер үз исеменең җисеменә туры килеп нәрсә эшләгән?

28 Шуннан соң Петер гомере буе үзенә билгеләнгән хезмәтне тугры башкарып яши һәм, Гайсәнең үз үлеме алдыннан әйткән сүзләрен үтәп, үз кардәшләрен ныгыта. Ул Мәсихнең шәкертләрен сабырлык һәм игелек күрсәтеп, көтүче сарыкларны көткәндәй, көтә һәм аларны тукландыра. Петер үз исеменең җисеменә туры килеп, ягъни Кыя булып, җыелыш өчен ышанычлы, нык таяныч булып тора. Моны, Изге Язмаларның бер өлеше булган Петернең ике хатын — ярату тулы сүзләрне укыгач, күреп була. Бу хатлар шулай ук шуны күрсәтә: Гайсәнең кичерү турындагы сабагы Петернең хәтерендә мәңгегә уелып калган булган. (1 Петер 3:8, 9; 4:8 укы.)

29. Петер иманын үрнәк итеп тотар өчен һәм аның Остазы кебек шәфкатьле булыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

29 Әйдәгез, без дә үзебез өчен сабак алыйк. Без Аллаһыдан күп төрле хаталарыбызны кичерүен сорап көн саен дога кылабызмы? Аның кичерүен кабул итәбезме? Бу кичерүнең безне сафландыра алуына ышанабызмы? Үзебез башкаларны кичерәбезме? Шулай эшләп, без Петер иманын үрнәк итеп тотабыз һәм аның Остазы кебек шәфкатьле булырга тырышабыз.