Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Өмет өзелүгә карамастан ул тугры булып калган

Өмет өзелүгә карамастан ул тугры булып калган

1. Ни өчен Шило шәһәрен дәһшәтле кайгы болыты каплаган?

ШИЛО шәһәре кайгыга баткан, анда яшәүче халык — хатын-кызлар белән балалар үксеп-үксеп елый. Моның барысын Ишмуил пәйгамбәр күреп тора. Ни өчен бу кешеләрне дәһшәтле кайгы болыты каплаган? Чөнки аларга аталары, ирләре, уллары, абыйлары һәм энеләре инде беркайчан да үз өйләренә кайтмаячак дигән күңелсез хәбәр җиткергәннәр. Филистилеләргә каршы канкойгыч сугышта Исраил халкының 30 000 гә якын сугышчысы һәлак булган. Ә бит күптән түгел генә башка бер сугышта 4 000 исраилленең гомере өзелгән иде (1 Иш. 4:1, 2, 10).

2, 3. Бер-бер артлы баручы нинди бәлаләр аркасында Шило шәһәре хурлыкка калган?

2 Әмма бу бәлагә башкасын өстәп, баш рухани Илийнең явыз уллары Хөфни белән Пинхәс изге килешү сандыгын Шилодан алып чыгып киткәннәр. Кыйммәтле материаллардан ясалган бу сандык, гадәттә, изге чатырның Иң изге бүлмәсендә урнаштырылган булган, һәм ул Аллаһының анда булуын символлаштырган. Халык бу сандык аларга җиңү китерер дип уйлап, бик акылсыз адым ясаган: аны үзләре белән сугышка алган. Әмма филистилеләр Хөфни белән Пинхәсне үтереп, сандыкны үзләренә алганнар (1 Иш. 4:3—11).

3 Изге чатыр һәм сандык Шилода гасырлар буе торса да, хәзер Шило изге сандыксыз калган. Бу хәбәрне ишеткәч, 98 яшьлек Ели утырган урыныннан егылып вафат булган. Һәм нәкъ шул көнне тол булып калган аның килене бала тапканда үлгән. Ә үләр алдыннан ул: «Исраилне даныннан мәхрүм иттеләр»,— дигән. Әйе, Шилоның андый кайгыны әле кичергәне юк иде! (1 Иш. 4:12—22)

4. Бу бүлектә без нәрсә карап чыгарбыз?

4 Бу авыр, кайгылы чорда Ишмуил нәрсә эшләр? Аллаһының яклавын һәм хуплавын югалткан Исраил халкына булышыр өчен, аның иманының ныклыгы җитәрме? Бүген дә төрле авырлыклар һәм өмет өзелү аркасында безнең иманыбыз сынала. Шуңа күрә, әйдә, Ишмуил мисалын карап чыгыйк һәм үзебез өчен сабаклар алыйк.

Ул «гадел эшләр кылган»

5, 6. Изге Язмаларда 20 еллык чор турында нәрсә әйтелә, һәм шул вакыт эчендә Ишмуил нинди эшләр башкарган?

5 Шул вакыйгалар турында әйтелгәннән соң, Изге Язмаларда сүз инде килешү сандыгы турында гына бара һәм Ишмуил әлегә искә алынмый. Филистилеләр килешү сандыгын үзләренә алып кайтканнар, һәм бу аларга бәла-казалар китергән. Нәтиҗәдә, алар сандыкны кире кайтарырга мәҗбүр булган. Шуннан соң яңадан Ишмуил искә алына, инде 20 ел үткән була (1 Иш. 7:2). Ул елларда Ишмуил нинди эшләр башкарган? Аллаһы Сүзенә игътибар итик.

Ишмуил үз халкына зур югалтуны һәм өметсезлекне кичереп чыгарга ничек булышкан?

6 Бу чор башланганчы, «Ишмуил аның [Аллаһының] сүзен бөтен Исраилгә җиткереп торды» (1 Иш. 4:1). Ә 20 ел үткәч, Ишмуилны искә алганда, Изге Язмалар аның бер гадәте турында әйтә. Ул елга бер тапкыр өч шәһәргә йөри торган булган: анда туган төрле каршылыкларны, сорауларны чишәргә булышкан, ә аннары үз туган шәһәренә — Рамага кире кайткан (1 Иш. 7:15—17). Әйе, шул 20 ел эчендә Ишмуил бик күп эшләр башкарган булган.

Изге Язмаларда Ишмуил тормышының 20 еллык чоры турында бернәрсә дә әйтелмәсә дә, ул шул вакытта Йәһвәгә ашкынып хезмәт иткән дип һичшиксез әйтеп була

7, 8. а) Егерме ел тырышып хезмәт иткәннән соң, Ишмуил халыкка нәрсә дип әйтә? ә) Ишмуил сүзләрен ишеткәч, халык нәрсә эшли?

7 Ели улларының әхлаксызлыгы һәм бозыклыгы исраиллеләрнең иманнарын какшаткан. Аларның күпләре, күрәсең, потларга табына башлаган. Ике дистә ел ашкынып хезмәт иткәннән соң, Ишмуил халыкка болай дигән: «Сез бөтен йөрәгегез белән Йәһвәгә таба борыласыз икән, чит-ят илаһлардан һәм Иштар сыннарыннан арыныгыз һәм күңелләрегезне тулысынча Йәһвәгә баглап, фәкать аңа гына хезмәт итегез, шул чакта ул сезне филистилеләр кулыннан коткарыр» (1 Иш. 7:3).

8 Исраил өстенә яткан «филистилеләр кулы» аркасында халык сыгылып төшкән. Исраил армиясен җиңгәч, филистилеләр Аллаһы халкын теләсә ничек җәберли ала һәм үзләренә бер нәрсә дә булмаячак дип уйлаган. Әмма Ишмуил исраиллеләрне, алар Йәһвәгә борылсалар, хәл үзгәрәчәк дип ышандырган. Халык нәрсә эшләгән? Ишмуилны сөендереп, алар потларны юк иткәннәр һәм «Йәһвәгә генә хезмәт итә башлаган». Шунда Ишмуил халыкны Иерусалимнан төньякка таба таулы җирдә урнашкан Миспә шәһәрендә җыйган. Шул шәһәргә килгәч, халык ураза тоткан, тәүбә иткән һәм потларга табынуын калдырган. (1 Ишмуил 7:4—6 укы.)

Йәһвә халкы, үкенеп, бергә җыелгач, филистилеләр андый мөмкинлекне ычкындырмаска булган

9. Филистилеләр нинди мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышканнар, һәм Аллаһы халкы моны белгәч нәрсә эшләгән?

9 Филистилеләр халыкның шул шәһәргә җыелганын ишеткәч, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышканнар һәм, Йәһвә хезмәтчеләрен юк итәр өчен, анда үз армиясен җибәргән. Исраиллеләр моның турында ишеткәч куркуга төшкән һәм Ишмуилдан үзләре турында дога кылуын үтенгән. Ишмуил Аллаһыга корбан китереп аларның үтенечен үтәгәндә, Миспә янына филистилеләрнең армиясе килеп җиткән. Шул көнне Йәһвә Ишмуилның догасына җавап биргән һәм филистилеләргә «гөрселдәтеп күк күкрәтеп» үз ачуын күрсәткән (1 Иш. 7:7—10).

10, 11. а) Ни өчен филистилеләргә каршы яңгыраган күк күкрәве гадәти булмаган дип әйтеп була? ә) Миспә янында башланган сугыш нәрсәгә китергән?

10 Гадәттә, күк күкрәү тавышларын ишеткәч бәләкәй балалар үз әниләре артына кача. Филистилеләр үзләрен шул балалар сыман тотканмы? Юктыр, чөнки алар көчле, сугышларда чыныккан гаскәриләр булган. Шулай да аларның андый күк күкрәүне, күрәсең, әле ишеткәне булмаган. Бу күк күкрәүнең тавышы, бәлки, көпә-көндез яңгырагандыр я күкрәп таулардан кайтаваз булып кайткандыр. Һәрхәлдә, бу тавыш филистилеләргә шом салгандыр, бер мизгелдә һөҗүмчеләр эзәрлекләнүчеләргә әйләнгән. Миспәдән чыгып, исраиллеләр аларны тар-мар иткән һәм Иерусалимнан көньяк-көнбатышка таба эзәрлекли киткән (1 Иш. 7:11).

11 Бу сугыш Исраил халкының тормышын кискен үзгәрткән. Ишмуил Исраилне алга таба да хөкем итеп торган, һәм шул елларда филистилеләр исраиллеләрне җиңә алмаган. Аллаһы халкы бер-бер артлы үз шәһәрләрен кире кайтарган (1 Иш. 7:13, 14).

12. Ишмуилның «гадел эшләр кылганы» нәрсәдән күренеп тора, һәм аның хезмәтен нинди сыйфатлар уңышлы иткән?

12 Күп гасырлар үткәннән соң, рәсүл Паул тугры пәйгамбәрләр һәм хакимнәрне искә алганда Ишмуилны да әйтеп киткән. Алар барысы да «гадел эшләр кылган» (Евр. 11:32, 33). Әйе, Ишмуил Аллаһы алдында дөрес һәм гадел булганны эшләгән һәм башкаларны шулай ук эш итәргә дәртләндергән. Аның хезмәте уңышлы булган, чөнки ул сабырлык белән Йәһвәне көткән һәм, өмет өзелүгә карамастан, үзенә тапшырылган йөкләмәне тугры үтәп яшәгән. Ул шулай ук рәхмәтле кеше булган. Исраил Миспәдә җиңгәннән соң, Ишмуил һәйкәл куйган. Шул һәйкәл Йәһвәнең Исраилгә биргән җиңүен искә төшереп торган (1 Иш. 7:12).

13. а) Ишмуилдан үрнәк аласыбыз килсә, нинди сыйфатлар кирәк? ә) Ишмуилга хас сыйфатларны кайсы вакыттан башлап үстерә башларга кирәк дип уйлыйсыз?

13 Ә синең «гадел эшләр кыласың» киләме? Алайса, Ишмуилдан үрнәк ал: сабыр, басынкы һәм рәхмәтле кеше бул. (1 Петер 5:6 укы.) Барыбызга да бу сыйфатларны үстерергә кирәк. Ишмуил яшь чактан ук андый сыйфатларны үстереп яшәгән, шуңа күрә инде олыгайгач күпкә зуррак авырлыкларны кичереп чыга алган.

«Улларың синең юлларың буенча йөрми»

14, 15. а) Олы яшькә җиткән Ишмуилның нәрсә аркасында өмете өзелгән? ә) Ишмуилны Илий кебек начар ата дип атап буламы? Аңлат.

14 Изге Язмаларда Ишмуил кабат искә алынганда, ул инде олы яшькә җиткән кеше була. Аның ике улы, Йәил белән Абия инде зур булган һәм Ишмуил тапшырган эшне башкаралар. Алар аңа хөкем итү эшләрен алып барырга булыша. Кызганычка каршы, алар Ишмуилның ышанычын акламый. Намуслы һәм гадел әтиләреннән аермалы буларак, Йәил белән Абия үз дәрәҗәләрен үзләренә файда эзләп кулланалар: алар гаделлекне бозып йөри һәм ришвәт ала (1 Иш. 8:1—3).

15 Бер вакыт Исраилнең өлкәннәре олы яшьтәге пәйгамбәр янына килеп зарлана башлый: «Улларың синең юлларың буенча йөрми» (1 Иш. 8:4, 5). Ишмуил бу проблема турында белгәнме? Изге Язмаларда бу сорауга җавап юк. Әмма, Илийдән аермалы буларак, Ишмуил начар әти булмаган. Йәһвә Илийне хөкем иткән һәм аңа җәза биргән, чөнки ул үз явыз улларын төзәтмәгән һәм аларны Аллаһыга караганда күбрәк хөрмәт иткән (1 Иш. 2:27—29). Ә Ишмуилны Йәһвә беркайчан да андый нәрсәләрдә гаепләмәгән.

Ишмуил үз улларының бозык тәртибе турында белгәч, өмет өзелгәндә туган хисләрне ничек җиңгән?

16. Фетнәче баланың әти-әнисе нинди хисләр кичерә, һәм алар Ишмуилның үрнәгеннән юаныч һәм җитәкчелек ничек таба ала?

16 Ишмуил үз улларының бозык тәртибе турында ишеткәч, аның ничек борчылганы, хурлык кичергәне һәм өмет өзелгәне турында Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми. Шулай да күп кенә әти-әниләргә аның кичергән хисләре таныш. Бүгенге авыр заманда балалар әти-әниләрен тыңламыйча һәм аларның үгет-нәсыйхәтләренә колак салмыйча аларга каршы күтәреләләр. (2 Тимутигә 3:1—5 укы.) Ишмуилның үрнәге турында уйланып, андый кайгы кичергән ата-аналар юаныч һәм үзләре өчен җитәкчелек табар. Ул үз улларының бозык тәртибенә Йәһвәгә тугры калырга тәвәккәллеген какшатырга юл куймаган. Шуны истә тот: әти-әнисенең сүзләре һәм үгет-нәсыйхәтләре баланың каты күңеленә үтеп керә алмаса да, әти-әнисенең үрнәге аңа бик нык тәэсир итеп тора. Әти-әниләр, сез Ишмуил кебек, күктәге Атагызны — Йәһвә Аллаһыны һәрвакыт сөендереп тора аласыз!

«Безнең өстебездән патша куй»

17. Өлкәннәр Ишмуилдан нәрсә таләп иткән, һәм Ишмуил үзен ничек тоткан?

17 Ишмуилның уллары үзләренең комсызлыгы һәм үз-үзләрен генә яратуы нинди нәтиҗәләргә китерәчәген хәтта күз алдына да китерә алмаган. Исраилнең өлкәннәре Ишмуилга болай дигән: «Башка халыкларда булганча, безнең өстебездән патша куй. Ул безне хөкем итсен». Ишмуил нинди хисләр кичергән? Ул үзен кире кагалар дип уйлаганмы? Ул бит инде берничә дистә ел бу халыкны Йәһвә алдында хөкем итә. Әмма хәзер исраиллеләр үзләрен Ишмуил кебек гади пәйгамбәр түгел, ә патшаның хөкем итүен тели. Тирә-яктагы халыкларның патшалары бар, исраиллеләр дә шуны ук тели. Ишмуил үзен ничек тота? «Ишмуилга бер дә ошамады»,— дип әйтелә 1 Ишмуил 8:5, 6 да.

18. Йәһвә Ишмуилны ничек юата һәм шул ук вакыт халык кылган гөнаһның җитдилеген ничек күрсәтә?

18 Ишмуил дога кылып Йәһвәгә үз күңелен бушата. Йәһвәнең җавабына игътибар ит: «Халык сиңа ни генә әйтсә дә, тыңла, чөнки алар сине түгел, ә мине патша буларак кире кактылар». Һичшиксез, бу сүзләр Ишмуилга юаныч китергән, әмма исраиллеләрнең сүзләре Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыны рәнҗеткәндер! Йәһвә Ишмуилга исраиллеләрне кисәтергә һәм патша идарәсе нәрсәгә китерәчәк икәне турында әйтергә куша. Ишмуил халыкка Аллаһы сүзләрен тапшыра, әмма алар үзсүзләнеп: «Юк, безгә патша кирәк!» — ди. Аллаһыга һәрвакыт тыңлаучан Ишмуил юлга чыга һәм Йәһвә сайлаган патшаны майлый (1 Иш. 8:7—19).

19, 20. а) Йәһвәнең Шаулны патша итеп майларга кушуын Ишмуил ничек үтәгән? ә) Ишмуил халыкка алга таба да ничек ярдәм иткән?

19 Ишмуил Йәһвә биргән йөкләмәне ничек үтәгән? Канәгатьсезлек беләнме? Теләр-теләмәс кенәме? Ул үз күңелендә үпкәләүгә һәм өмет өзелүгә тамырланырга рөхсәт иткәнме? Моңа охшаш очракларда күп кеше шулай эшләр иде, әмма Ишмуил үзен башкача тота. Ул Шаулны майлый һәм аның Йәһвә тарафыннан сайланганын таный. Ишмуил Шаулны үбә, шулай эшләп яңа патшаны кабул иткәнен һәм аңа буйсынганын күрсәтә. Шуннан соң ул халыкка болай ди: «Күрәсезме, Йәһвә кемне сайлады. Халык арасында аңардай кеше юк!» (1 Иш. 10:1, 24).

20 Ишмуил Йәһвә сайлаган кешенең көчсез якларына түгел, ә яхшы якларына игътибарын туплаган. Ишмуил өчен карашлары һәрвакыт үзгәреп тора торган кешеләрнең хуплавы түгел, ә Аллаһының хуплавы мөһим булган (1 Иш. 12:1—4). Ул Йәһвәдән алган йөкләмәне тугры үти: Аллаһы халкын киләчәктәге рухи куркынычлар турында кисәтә һәм аларны Йәһвәгә тугры калырга дәртләндерә. Ишмуилның кисәтүе кешеләрнең күңел түрләренә үтеп керә, һәм алар аны үзләре хакына дога кылуын сорый. Ул аларга менә нинди дулкынландыргыч сүзләр әйтә: «Сезнең хакка дога кылудан туктау уемда да юк, югыйсә мин Йәһвәгә каршы гөнаһ кылган булыр идем. Мин сезне яхшы һәм дөрес юлга өйрәтүемне дәвам итәрмен» (1 Иш. 12:21—24).

Ишмуил үрнәген тоту безгә йөрәгебездә көнчелеккә һәм үпкәгә тамырланырга юл куймаска ярдәм итә

21. Берәр йөкләмә я хөрмәтле вазифа башка кешегә тапшырылганда, күңелсезләнеп китсәң, Ишмуил үрнәге сиңа ничек булыша ала?

21 Берәр йөкләмәне яки хөрмәтле вазифаны сиңа түгел, ә башка берәр кешегә тапшырсалар, син күңелсезләнеп йөрерсеңме? Ишмуилның үрнәге безгә шуны искә төшерә: без үпкәләүгә һәм көнчелеккә күңелдә тамырланырга рөхсәт итәргә тиеш түгел! (Гыйбрәтле сүзләр 14:30 укы.) Аллаһының бит һәр тугры хезмәтчесе өчен яхшы һәм канәгатьлек китерүче эше бар.

«Күпме инде Шаул турында кайгырырга була?»

22. Ни өчен Ишмуил, Шаулның яхшы сыйфатларына игътибар итеп, ялгышмаган дип әйтеп була?

22 Ишмуил Шаулның яхшы сыйфатларына игътибар итеп ялгышмаган. Шаул озын буйлы, матур, батыр, тапкыр һәм өстәвенә тыйнак та, басынкы да булган (1 Иш. 10:22, 23, 27). Шаулның шулай ук кыйммәтле бүләге — ихтыяр иреге булган, ягъни ул үзе үз тормыш юлын сайлый алган, һәм аның үз карарларын кабул итәргә мөмкинлеге булган (Кан. 30:19). Шаул үз ихтыяр иреген ничек кулланган?

23. Шаул иң беренче итеп нинди күркәм сыйфатын югалткан һәм тәкәббер булуын ничек күрсәткән?

23 Кызганычка каршы, кеше, хакимлеккә ия булгач, еш кына иң беренче итеп тыйнаклык сыйфатын югалта. Тиздән Шаул да тәкәббер кеше булып китә. Ул Йәһвәнең Ишмуил аша биргән әмерләрен үтәми башлый. Бервакыт Шаул, сабырлыгын югалтып, Ишмуил китерергә тиеш булган корбанны үзе китерә. Ишмуил Шаулны каты хөкем итә һәм патша хакимлеге аның гаиләсеннән алыначак ди. Ләкин Шаул үзгәрми һәм тыңламаучанлыгын күрсәтеп тагын да явызрак эшләр кыла (1 Иш. 13:8, 9, 13, 14).

24. а) Амаликлыларга каршы сугышта Шаул Йәһвәгә тыңламаучан булуын ничек күрсәтә? ә) Шелтә алгач, Шаул нәрсә эшли, һәм Йәһвә нинди карар чыгара?

24 Ишмуил аша Йәһвә Шаулга амаликлыларга каршы сугышка чыгарга һәм аларның бозык патшасын — Агакны үтерергә куша. Әмма Шаул Агакны да үтерми һәм юк ителергә тиешле табышның да иң яхшысын саклап кала. Ишмуил Шаулны төзәтергә килгәч, Шаулның начар якка бик нык үзгәргәне ачык күренеп тора. Шелтәне басынкылык белән кабул итү урынына, Шаул үз эшләрен аклап, сөйләшүне бүтән темага күчерә һәм гаепне халыкка сылтый. Җәзадан качарга теләп, ул табышны Йәһвәгә корбан китерер өчен сакладым ди. Ишмуил аңа: «Тыңлаучанлык корбаннардан... яхшырак»,— дип әйтә. Бүген бу сүзләр күпләргә таныш. Бер дә куркып тормыйча, ул патшаны хөкем итә һәм аңа Йәһвә карарын җиткерә. Ул Исраил өстеннән патша хакимлеге Шаулдан тартып алыначак һәм бүтән, яхшырак кешегә биреләчәк дип әйтә * (1 Иш. 15:1—33).

25, 26. а) Ни өчен Ишмуил Шаул турында кайгырган, һәм ничек Йәһвә аны йомшак кына төзәткән? ә) Ишай йортына килгәч, Ишмуил нинди сабак алган?

25 Ишмуил Шаулның тыңламаучанлыгы аркасында тирән кайгыга төшә. Төне буе ул Йәһвәгә дога кылып үз күңелен бушата. Ул хәтта Шаул турында кайгыра. Ишмуил Шаулга зур өметләр багласа да, алар акланмый. Шаул бик нык үзгәргән: үз яхшы сыйфатларын югалтып, ул Йәһвәгә каршы чыккан. Шуңа күрә Ишмуилның патшаны башка күрәсе килми. Берникадәр вакыт үткәннән соң, Йәһвә үз пәйгамбәрен йомшак кына төзәтә: «Күпме инде Шаул турында кайгырырга була? Мин Шаулны Исраилдә патша тәхетеннән мәхрүм иттем. Мөгезгә май сал да, бар, мин сине бәйтлеһемле Ишай янына җибәрәм, чөнки мин аның уллары арасыннан үземә патша сайладым» (1 Иш. 15:34, 35; 16:1).

26 Камил булмаган кешеләр Аллаһыга тугрылыкларын югалтса да, Йәһвә үз ниятен барыбер үти. Берәрсе Йәһвәгә тугры булып калмаса, Аллаһы үз ихтыярын үтәр өчен башка кешене табачак. Олы яшьтәге Ишмуил Шаул турында инде кайгырмый. Йәһвә сүзен үтәп, ул Бәйтлеһемдә яшәүче Ишайга юл тота. Ишайның берничә матур улы булган. Ләкин Ишмуил Ишайның олы улын күргәч, Йәһвә Ишмуилга тышкы кыяфәткә карап кына бәяләмәскә куша. (1 Ишмуил 16:7 укы.) Ахыр чиктә, Ишмуил Ишайның иң кече улын — Давытны очрата, һәм ул Йәһвәнең сайланган заты була!

Ишмуил шуңа инанган: кешенең өмете өзелсә дә, Йәһвә хәлне төзәтә ала һәм хәтта фатихага әйләндерә ала

27. а) Ишмуилның иманы нәрсә ярдәмендә ныгыган? ә) Ишмуил мисалы синдә нинди хисләр уята?

27 Әйе, Йәһвәнең Шаулны Давыт белән алмаштырганы дөрес булган икәнен Ишмуил үз гомеренең соңгы елларында тагын да ачыграк аңлаган. Шаулның күңелен ахыр чиктә явыз көнчелек баскан, һәм ул мөртәт булып киткән. Ә Давыт кыюлык, сафлык, иман һәм тугрылык кебек искиткеч сыйфатлар күрсәтеп яшәгән. Ишмуилның иманы үз гомеренең соңгы елларында тагы да ныгыган, һәм ул шуны күргән: кешенең өмете өзелсә дә, Йәһвә хәлне төзәтә ала һәм хәтта фатихага әйләндерә ала. Ишмуил якынча йөз ел яшәгән һәм аның тормышы гаҗәеп булган. Шуңа күрә бу тугры пәйгамбәр вафат булгач, бөтен Исраилнең кайгырып елаганына гаҗәпләнәсе дә юк! Йәһвәнең һәрбер хезмәтчесе үзенә мондый сорау бирсә, яхшы булыр иде: «Мин Ишмуилның иманын үрнәк итеп тотармынмы?»

^ 24 абз. Ишмуил Агакны үзе үтергән. Бу явыз патша да, аның гаиләсе дә шәфкатькә лаек булмаган. Гасырлар узганнан соң Агакның токымнары, шул исәптән «агаклы Һәмән» дә, Аллаһы халкын тулысынча юк итәр өчен тырышлык куйган (Әсф. 8:3; бу китапның 15 һәм 16 нчы бүлекләрен кара).