Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Һәр иман итүче өчен ата

Һәр иман итүче өчен ата

1, 2. Нух көннәреннән соң дөнья ничек үзгәргән, һәм Ибраһимның моңа карашы нинди булган?

ИБРАҺИМ * үз туган шәһәре Урдагы зиккуратка — формасы белән пирамидага охшаш бинага башын күтәреп карап ала. Шул бина ягыннан тавышлар ишетелә, һәм төтен күтәрелә. Ай илаһысының руханилары кабат корбаннар китерәләр. Күз алдыңа китер: Ибраһим читкә борыла да башын чайкап куя, аның кашлары җыерылган. Өенә кайтканда, аңа кеше тулы урам буйлап барырга туры килә. Ибраһим, бәлки, Ур шәһәрен тутырган потларга табыну турында уйлап бара торгандыр. Әйе, Нух көннәреннән соң андый җирәнгеч табыну җир йөзендә бик таралган!

2 Ибраһим Нухның үлеменнән соң ике ел үткәч туган. Туфаннан соң Нух һәм аның гаиләсе көймәдән чыккач, ыруг башлыгы Нух Йәһвә Аллаһыга корбан китергән, ә Аллаһы салават күпере булдырган (Ярат. 8:20; 9:12—14). Ул вакытта гыйбадәт кылуның бер төре генә, хак гыйбадәт кылу гына булган. Әмма хәзер, Нухның унынчы буыны җир йөзендә яшәгәндә, Йәһвәгә гыйбадәт кылучыны бик сирәк очратып була. Кешеләр һәр җирдә мәҗүси илаһларга табына. Хәтта Ибраһимның атасы Тирах та, күрәсең, потлар ясап, потларга табынуда катнаша (Йошуа 24:2).

Ибраһим шундый гаҗәеп иманга нәрсә ярдәмендә ия булган?

3. Олыгайган саен Ибраһим башкалардан нинди сыйфат белән аерыла барган, һәм моннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

3 Ибраһим Ур шәһәрдә яшәгән кешеләрдән бик нык аерылып тора. Олыгайган саен ул, Йәһвәгә иман иткәнгә, шул кешеләрдән тагы да ныграк аерыла бара. Рәсүл Паул соңрак, Аллаһы тарафыннан рухландырылып: «Ибраһим аларга [иман итүчеләргә] ата булып киткән»,— дип язган. (Римлыларга 4:11 укы.) Әйдә, Ибраһимга андый иманны үстерергә нәрсә булышкан икәнен белик. Шулай итеп без иманда үсәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белербез.

Туфаннан соң Йәһвәгә хезмәт итү

4, 5. Ибраһим, күрәсең, кемнән Йәһвә турында белем алган, һәм ни өчен андый нәтиҗә ясау урынлы?

4 Ибраһим Йәһвә Аллаһы турында кайдан белгән? Белгәнебезчә, ул көннәрдә җирдә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре яшәгән. Аларның берсе Шем булган. Ул Нух улларының иң олысы булмаса да, гадәттә, беренче булып искә алына. Күрәсең, моның сәбәбе — аның гаҗәеп иманы. * Туфаннан соң берникадәр вакыт үткәч, Нух Йәһвәне «Шемнең Аллаһысы» дип атаган (Ярат. 9:26). Шем Йәһвәне дә, хак гыйбадәт кылуны да хөрмәт иткән.

5 Ибраһим Шем белән таныш булганмы? Бәлки, таныш булгандыр. Ибраһимның балачагын күз алдыңа китер. Кешелек тарихын 400 елдан артык вакыт үз күзләре белән күреп торган зирәк бабасыннан Ибраһим күп нәрсәләрне белгәндер! Шем Туфан алдыннан таралган явызлыкны, җир йөзен чистарткан бөек Туфанны, кешеләрнең үрчеп беренче халыкларның барлыкка килүен, Бабыл манарасының төзелүен һәм Нәмрудның фетнәсе аркасында туган караңгы көннәрне үз күзләре белән күреп торган. Тугры Шем ул фетнәдә катнашмаган, шуңа күрә Йәһвә манара төзүчеләрнең телләрен буташтыргач, Шем белән аның гаиләсе беренче кешеләр телендә — Нух телендә сөйләшүен дәвам иткән. Ибраһим да шул гаиләдән булган. Һичшиксез, Ибраһим Шемне бик хөрмәт иткән. Ибраһим инде олы яшькә җиткәч тә, Шем әле исән булган. Шуңа күрә Ибраһим Шемнән Йәһвә турында белем ала алган.

Ибраһим Урда киң таралган потка табынуны кире каккан

6. а) Ибраһим Туфан вакытындагы вакыйгалардан күп нәрсәгә өйрәнгәнен ничек күрсәткән? ә) Ибраһим белән Сара бергәләп нинди тормыш алып барган?

6 Ничек кенә булмасын, Ибраһим Туфан вакытындагы вакыйгалардан күп нәрсәгә өйрәнгән. Ул, Нухтан үрнәк алып, Аллаһы юлында йөрергә тәвәккәл булган. Нәкъ шуңа күрә Ибраһим, потларга табынуны кире кагып, Ур шәһәрендә яшәүчеләрдән, хәтта, күрәсең, якын туганнарыннан аерылып торган. Ләкин ул үзенә гаҗәеп тормыш иптәшен тапкан. Ул Сарага * — үз чибәрлеге белән генә түгел, ә Йәһвәгә нык иманы белән дә аерылып торган бер хатынга өйләнгән. Балалары булмаса да, алар Йәһвәгә бергә хезмәт итеп, һичшиксез, шатланып яшәгәннәр. Алар шулай ук үз гаиләләренә Ибраһим бертуганының улын — ятим калган Лутны алганнар.

7. Гайсәнең шәкертләре Ибраһимнан кайсы яклардан үрнәк алырга тиеш?

7 Ибраһим беркайчан да Йәһвәне калдырып, Урдагы потларга табынмаган. Алар Сара белән бергә потларга табынучы кешеләрдән аерылып торган. Чын иманга ия буласыбыз килсә, безгә дә шулай эшләргә кирәк. Башкалардан аерылып торырга курыкмыйк. Гайсә үз шәкертләренә: «Сез дөньяныкы түгел»,— дигән һәм шулай итеп бу дөнья аларны нәфрәт итәчәк икәнен күрсәткән. (Яхъя 15:19 укы.) Йәһвәгә хезмәт итәргә булганга, туганнарың я тирә-яктагы кешеләр сине кире кага торгандыр. Моның аркасында йөрәгең әрнеп торса, шуны онытма: син ялгыз түгел. Синең белән бергә Аллаһы юлында, Ибраһим белән Сараның гаҗәеп үрнәгенә ияреп, башкалар да йөри.

Торган җиреңне калдыр

8, 9. а) Ибраһим тормышында нинди онытылмаслык бер вакыйга булган? ә) Йәһвә Ибраһимга нинди хәбәр җиткергән?

8 Бер тапкыр Ибраһимның тормышында онытылмаслык бер вакыйга булган. Ул Йәһвә Аллаһыдан хәбәр алган! Изге Язмаларда моның турында җентекләп әйтелми. Әмма анда бу тугры кешегә «Шөһрәтле Аллаһы» күренде дип әйтелә. (Рәсүлләр 7:2, 3 укы.) Аллаһы, күрәсең, Ибраһим янына үз фәрештәсен җибәргән, һәм Ибраһим Галәмнең Хакиме данының чагылышын күргән. Ибраһим үз замандашлары табынган җансыз потлар белән тере Аллаһы арасындагы аерманы күргәч, чыннан да таң калгандыр!

9 Йәһвә Ибраһимга нинди хәбәр җиткергән? «Торган җиреңне һәм туганнарыңны калдырып, мин күрсәтәчәк җиргә бар». Йәһвә аңа нинди җир турында сүз бара икәнен аңлатып тормаган, ул аңа аны күрсәтәчәк кенә дип әйткән. Әмма башта Ибраһимга үз туган җирләрен һәм үз туганнарын калдырып китәргә кирәк булган. Борынгы Якын Көнчыгыш культурасында гаилә бик зур роль уйнаган. Кеше үз туганнарын калдырып ерак җирләргә китсә, бу еш кына зур бәхетсезлек дип саналган; кайберәүләр өчен бу үлемнән дә начаррак булган!

10. Ни өчен Ибраһим белән Сара өчен Урдагы йортларын калдырып китү корбан булган?

10 Үз туган җиреңне ташлап китү — зур корбан ул. Ур шәһәре, күрәсең, бай булган, һәм анда күп халык яшәгән. ( «Ибраһим белән Сара калдырып киткән шәһәр» дигән рамканы кара.) Археологлар әйтүенчә, борынгы Урдагы кешеләр бик уңайлы йортларда яшәгән. Кайбер гаиләләр ун, я хәтта күбрәк, бүлмәле йортларда торган һәм аларның хезмәтчеләре булган. Йортларының бүлмәләре таш белән түшәлгән эчке ишегаллары тирәли урнашкан булган. Йортларга хәтта су үткәрелгән, анда бәдрәфләр һәм канализация булган. Шунсы да бар: Ибраһим белән Сара инде олы яшьтә булган. Ибраһимга якынча 70 булса, Сарага якынча 60 яшь булган. Һәр яхшы ир үз хатынының уңайлыклар булган йортта яшәвен, үз-үзен карап торуын тели. Әлбәттә, Ибраһим да моны теләгән. Аларның Аллаһы биргән йөкләмә, күңелләрендә туган сораулар, борчулар турында сөйләшеп утырганнарын күз алдыңа китер. Сара бу авыр йөкләмәне үтәргә ризалашкач, Ибраһимның йөрәге шатлык белән тулгандыр! Сара да йорт белән бар уңайлыкларны калдырып китәргә әзер булган.

11, 12. а) Урны калдырып китәр алдыннан нинди эшләр башкарырга һәм нинди карарлар кабул итәргә кирәк булган? ә) Кәрван юлга чыккан иртәне сурәтләп бир.

11 Китәр алдыннан Ибраһим белән Сарага бик күп эшләрне башкарып чыгарга кирәк булган. Алар әйберләр җыйган, барысын оештырган. Кая барасын һәм нәрсә буласын белмәгәнгә, аларга нәрсәне алырга, ә нәрсәне калдырырга дигән сорауны хәл итәргә кирәк булган. Әмма үз якыннары белән бәйле сорауны хәл итү күпкә мөһимрәк булган. Мәсәлән, инде олы яшьтәге Тирах белән нәрсә эшләргә? Алар аны үзләре белән алырга һәм, гомере өзелгәнче, аның турында кайгыртып торырга булган. Тирах, күрәсең, шунда ук ризалашкан, чөнки Изге Язмаларда аның турында үз гаиләсен Ур шәһәреннән алып чыгып киткән ыруг башлыгы дип әйтелә. Һичшиксез, ул үз потларын ташлап калдырган. Алар белән бергә сәяхәткә Лут — Ибраһим бертуганының улы да чыккан (Ярат. 11:31).

12 Күз алдыңа китер: таң атып килә, Ур шәһәрен уратып алган чокыр белән стена янында кәрван җыела. Дөяләр белән ишәкләр өстенә йөкләр инде салынган, көтүләр җыелган, гаилә белән хезмәтчеләр үз урыннарында көтеп тора. * Барысы, бәлки, Ибраһимга карап тора: һәркем аңардан кузгалырга рөхсәт көтә. Ниһаять, Ибраһим рөхсәт бирә, һәм кәрван, Урны мәңгегә калдырып, сәяхәткә чыга.

13. Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре Ибраһим белән Сара күрсәткән рухка охшаш рухны бүген ничек күрсәтә?

13 Бүген Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган җирләргә күчәләр. Башкалары хезмәтләрен киңәйтер өчен, яңа телне өйрәнәләр я, авыр булса да һәм уңайсызлыклар тудырса да, хезмәтнең башка төрләрендә катнашырга булалар. Андый адым ясар өчен, гадәттә, үз тормышыңда үзгәрешләр ясарга: кайбер уңайлыкларны калдырып, башка җирләргә күченергә туры килә. Йәһвә хезмәтчеләренең Ибраһим белән Сарадан үрнәк алып, андый рух күрсәтүләре мактауга лаек! Бездә андый иман булса, бер дә шикләнмичә шуны әйтеп була: Йәһвә һәрвакыт без аңа биргәннән күпкә күбрәк кайтарып торачак. Ул беркайчан да иманны бүләкләми калмый (Евр. 6:10; 11:6). Ул Ибраһимны бүләкләгәнме?

Евфратны кичү

14, 15. Урдан Харанга сәяхәт ничек үткән? Һәм ни өчен, күрәсең, Ибраһим Харанда берникадәр вакыт яшәргә булган?

14 Көн артыннан көн үтә, кәрван үз юлын дәвам итә. Ибраһим белән Сараны күз алдыңа китер: алар берникадәр вакыт атланып баралар, аннары җәяү юлларын дәвам итәләр. Аларның сөйләшкән тавышларына кушылып, малга тагылган кыңгыраулар тавышы яңгырый. Әкрен-әкрен генә, әллә ни күп сәяхәт иткәннәре булмаса да, бу сәяхәтчеләр чатырлар корырга һәм аларны кире җыярга өйрәнәләр. Алар олы яшьтәге Тирахка булышып торалар: аңа дөя я ишәккә атланып бару уңайлырак булсын өчен көч куялар. Кәрван төньяк-көнбатышка юл тота һәм бөек Евфрат елгасы буйлап бара. Көннәр, атналар уза, тирә-яктагы күренешләр әкрен генә үзгәрә бара.

15 Ахыр чиктә, якынча 1 000 километр үткәч, сәяхәтчеләр гөрләп чәчәк аткан Харан шәһәренә барып җитәләр. Харан йортлары умартага охшаш. Шәһәр көнчыгыштан көнбатышка илтә торган сәүдә юллары кисешкән урында урнашкан. Кәрван шушы шәһәрдә туктала һәм анда берникадәр вакыт яши. Күрәсең, Тирахның сәяхәтне дәвам итәрлек көче инде юк.

16, 17. а) Ибраһимга нинди килешү көч өстәп җибәргән? ә) Ибраһим Харанда яшәгәндә, Йәһвә аны ничек фатихалаган?

16 Соңрак 205 яшендә Тирах вафат була (Ярат. 11:32). Шул авыр вакытта Йәһвә Ибраһимга кабат мөрәҗәгать итә, һәм бу Ибраһимга юаныч бирә. Аллаһы аңа Урда бирелгән күрсәтмәләрне кабатлый һәм үз вәгъдәләрен тагы да ачыграк аңлатып бирә: Ибраһимнан «бөек халык» туачак, һәм җир йөзендәге барлык кабиләләр аның аша фатихаланачак. (Яратылыш 12:2, 3 укы.) Аллаһы белән төзелгән бу килешү Ибраһимга үз сәяхәтен дәвам итәр өчен көч өстәп җибәрә.

17 Ләкин бу очракта бар әйберләрне җыяр өчен тагы да күбрәк вакыт китә, чөнки Йәһвә Ибраһимны Харанда тагы да баерак итә. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул шәһәрдән чыкканда, «җыелган бар мал-мөлкәтләрен һәм Харанда үзләре белән булган хезмәтчеләрен алган» (Ярат. 12:5). Ибраһимнан «бөек халык» чыксын өчен, аңа байлык һәм хезмәтчеләр — зур хуҗалык кирәк. Йәһвә үз хезмәтчеләренә һәрвакыт та байлык биреп тормый, ул аларга, үз ниятен үтәр өчен нәрсә кирәк, шуны бирә. Шуннан соң Ибраһим үз кәрваны белән таныш булмаган җиргә юлын дәвам итә.

Ибраһим белән Сара Урдагы уңайлы тормышларын калдырып киткәч, авырлыклар белән очрашкан

18. а) Аллаһы халкының тарихындагы бер мөһим вакыйга кайчан булган? ә) Соңрак 14 нче нисан көнне тагын нинди мөһим вакыйгалар була? ( «Изге Язмалар тарихындагы мөһим дата» дигән рамканы кара.)

18 Берничә көннән соң алар Кархемишка барып җитә. Гадәттә, шушы урында кәрваннар Евфратны кичеп чыга. Күрәсең, нәкъ шул вакытта Аллаһы халкының тарихында бер мөһим вакыйга була. Ул вакыйга, мөгаен, б. э. к. 1943 елның соңрак нисан дип аталачак айның 14 нче көнендә була, нәкъ шул көнне Ибраһим үз кәрваны белән Евфрат елгасын кичеп чыга (Чыг. 12:40—43). Елганың аръягында көньякка таба Йәһвә Ибраһимга күрсәтергә вәгъдә иткән җирләр җәелеп ята. Шул көнне Аллаһының Ибраһим белән төзелгән килешүе гамәлгә керә.

19. Йәһвә, Ибраһимга вәгъдә биргәндә, нәрсәне искә алган, һәм бу Ибраһимның исенә нәрсәне төшергәндер?

19 Ибраһим көньякка таба барганда, кәрван Шехем янындагы Мөре агачлары янында туктала. Анда Йәһвә Ибраһимга кабат мөрәҗәгать итә. Бу очракта Аллаһы шушы җирләргә хуҗа булачак Ибраһимның токымын, ягъни нәселен, искә алып вәгъдә бирә. Шунда Ибраһим Йәһвәнең Гадән бакчасында әйткән пәйгамбәрлеген: кешелекне бер көн азат итәчәк «токым» турында әйткәнен исенә төшергәнме? (Ярат. 3:15; 12:7) Бәлки, төшергәндер дә. Ул вакытта Ибраһим шуны бераз аңлый башлагандыр: Йәһвәнең гаҗәеп ниятенең үтәлешендә ул үзе дә катнаша.

20. Ибраһим Йәһвәнең үзенә күрсәткән хөрмәте өчен рәхмәтле булуын ничек күрсәткән?

20 Ибраһим Йәһвәнең үзенә күрсәткән хөрмәте өчен бик рәхмәтле булган. Шул җирләр аша үткәндә, ул туктап, башта Мөредәге зур агачлар янында, ә аннан соң Бәйтел янында Йәһвәгә мәзбәхләр төзегән. Һичшиксез, аларны төзегәндә, ул үзен сак тоткан, чөнки ул җирләрдә әле кәнганлылар яшәгән. Анда ул, күрәсең, үз нәселенең киләчәге турында уйланып, Йәһвә исемен мактаган һәм Аллаһыга эчкерсез рәхмәтләрен җиткергән. Ул шулай ук кәнганлыларга вәгазьләгәндер. (Яратылыш 12:7, 8 укы.) Әлбәттә, Ибраһимның иманын әле зур сынаулар көткән. Ибраһим Урда калдырган йорты белән уңайлыкларына кире борылып карамаган, һәм бу акыллы булган. Аның карашы Йәһвәнең вәгъдәләренә төбәлгән булган. Еврейләргә 11:10 да Ибраһим турында: «[Ул] төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган какшамас нигезле шәһәрне көткән»,— дип әйтелә.

21. Без, Ибраһим белән чагыштырганда, Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә беләбез, һәм бу сине нәрсә эшләргә дәртләндерә?

21 Без, бүген Йәһвәгә хезмәт итүчеләр, ул символик шәһәр — Аллаһы Патшалыгы турында Ибраһимнан күпкә күбрәк беләбез. Безгә ул Патшалыкның күктән идарә итүе һәм тиздән бу явыз дөнья төзелешен юк итәчәге билгеле. Без шулай ук Ибраһимга күптән вәгъдә ителгән Токым — Гайсә Мәсих — шул Патшалык белән хәзер идарә итә икәнен беләбез. Без терелтелгән Ибраһимны күрә алырбыз, бу чыннан да гаҗәеп вакыт булачак! Шунда Ибраһим Йәһвә ниятен тулысынча аңлаячак. Йәһвәнең үзенең һәр вәгъдәсен ничек үтәячәген күрәсең киләме? Алайса, алга таба да Ибраһимнан үрнәк алып эш ит. Фидакарь рухлы, тыңлаучан бул һәм Йәһвәнең үзеңә биргән һәр йөкләмәсе өчен дога кылып рәхмәтләреңне әйт. Һәр иман итүчегә «ата булып киткән» Ибраһим иманын үрнәк итеп тотып яшәсәң, ул синең дә атаң булып китәр!

^ 1 абз. Ул вакытта Ибраһимның исеме Ибрам булган. Еллар узгач, Аллаһы Ибрам исемен Ибраһим дип үзгәрткән. Ул исем «күпләрнең атасы» дигән мәгънә йөртә (Ярат. 17:5).

^ 4 абз. Ибраһим да Тирах улларының иң олысы булмаса да, еш кына беренче булып искә алына.

^ 6 абз. Ул вакытта Сараның исеме Сарая булган. Еллар узгач, Аллаһы Сарая исемен Сара дип үзгәрткән. Ул исем «бикә» дигән мәгънә йөртә (Ярат. 17:15).

^ 12 абз. Кайбер белгечләр Ибраһим көннәрендә дөяләрне йорт хайваны итеп тотмаганнар дип саный. Әмма андый караш нигезсез. Изге Язмаларда Ибраһимның мал-мөлкәте турында әйтелгәндә, дөяләр берничә тапкыр искә алына (Ярат. 12:16; 24:35).