Маттай 24:1—51

24  Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып үз юлы белән китәргә җыенганда, аның янына гыйбадәтханәнең биналарын күрсәтер өчен шәкертләре килде.  Ә ул аларга: «Боларның барысын да күрәсезме? Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»,— диде.+  Ул Зәйтүн тавында+ утырганда, аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны+ һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче»,— дип сорадылар.+  Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын.+  Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— диеп, күпләрне юлдан яздырыр.+  Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез, әмма хафага төшмәгез, чөнки болар булырга тиеш. Шулай да бу әле ахыр түгел.+  Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер,+ урыны-урыны белән ачлык+ һәм җир тетрәүләр булыр.+  Боларның барысы — газапларның башы.  Шунда кешеләр сезне газапларга дучар итәр+ һәм үтерер,+ сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр.+ 10  Ул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр. 11  Шунда күп ялган пәйгамбәрләр килер һәм күпләрне юлдан яздырыр.+ 12  Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр.+ 13  Ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.+ 14  Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер,+ һәм шунда ахыр килер. 15  Шуңа күрә сез, Дания́л пәйгамбәр аша әйтелгән һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең изге урында+ торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), 16  яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар.+ 17  Өй түбәсендәге кеше, өйдән әйберләрен алырга дип, анда кермәсен. 18  Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, өенә кире кайтмасын.+ 19  Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+ 20  Качу вакытыгыз кышка яки Шимбә көнгә туры килмәсен дип дога кылыгыз, 21  чөнки ул вакытта бөек афәт+ булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак.+ 22  Ул көннәр кыскартылмаса, һичкем* исән калмас иде. Әмма шул көннәр сайланганнар хакына кыскартылачак.+ 23  Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“+ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз,+ 24  чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр+ килер һәм, мөмкин булса, хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен, бөек билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтерләр.+ 25  Менә мин сезне алдан кисәтәм. 26  Шуңа күрә сезгә: „Менә ул чүлдә“,— дисәләр, анда бармагыз һәм: „Менә ул эчке бүлмәләрдә“,— дисәләр, ышанмагыз.+ 27  Чөнки Адәм Улының килү чоры көнбатышка кадәр яктырткан көнчыгыштагы яшен кебек булачак.+ 28  Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр.+ 29  Шул көннәрдәге афәт үтү белән кояш каралыр,+ ай үз яктысын бирмәс, күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер.+ 30  Шунда күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә сугар.+ Алар кодрәт һәм бөек дан* белән күк болытларында килүче Адәм Улын+ күрерләр.+ 31  Шунда көчле быргы тавышы яңгырар, һәм Адәм Улы үз фәрештәләрен җибәрер. Алар аның сайланганнарын бар яклардан — күкләрнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр җыяр.+ 32  Инҗир агачыннан сабак алыгыз: аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз.+ 33  Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә.+ 34  Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер. 35  Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+ 36  Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми:+ күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә.+ 37  Нух көннәрендә ничек булган булса,+ Адәм Улының килү чорында да шулай булачак.+ 38  Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган.+ 39  Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр.+ Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак. 40  Ул вакытта кырда ике кеше булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. 41  Ике хатын-кыз кул тегермәнендә тартыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.+ 42  Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез.+ 43  Ләкин сезгә шул билгеле булсын: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә,+ ул уяу торыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.+ 44  Шуңа күрә сез дә әзер булыгыз,+ чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк. 45  Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?+ 46  Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле!+ 47  Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр. 48  Ләкин ул хезмәтче явыз булып, күңеленнән: „Хуҗам тоткарланадыр“,— дип уйласа,+ 49  башка хезмәтчеләрне кыйный башласа һәм эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, 50  Хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтыр да+ 51  аны каты җәзага тартыр, һәм аны икейөзлеләр янына ыргытыр. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатыр.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «бернинди тән».
Я, бәлки, «бөек кодрәт һәм дан».

Искәрмәләр

хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

монда таш өстендә таш калмаячак: Гайсәнең пәйгамбәрлеге б. э. 70 елында, римлылар Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимергәч, шаккатмалы итеп үтәлгән. Алар бу шәһәрне, аның берничә диварыннан тыш, җир белән тигезләгән.

ахыр: Яки «тулы ахыр». Монда кулланылган грек сүзе те́лос Мт 24:3 тә «ахырына якынлашуын» дип тәрҗемә ителгән синте́лейа дигән грек сүзеннән аерылып тора. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

ахыр: Яки «тулы ахыр». (Мт 24:3, 6 га аңлатмаларны кара.)

Зәйтүн тавында: Ул Иерусалимның көнчыгыш ягында урнашкан булган, һәм аны шәһәрдән Кидрон үзәне аерып торган. Шул таудан Гайсә һәм аның шәкертләре «Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри» (Мк 13:3, 4) шәһәрне һәм гыйбадәтханәне бик яхшы күрә алган.

килү чорыңны: Монда кулланылган грек сүзе паруси́а (күп тәрҗемәләрдә «килү» дип бирелгән) сүзгә-сүз «янәшәдә булу» дигәнне аңлата. Ул каядыр килү генә дигәнне түгел, ә анда берникадәр вакыт дәвамында булуны аңлата. Моны Мт 24:37—39 дан күреп була; анда «Нух көннәре... Туфан килер алдыннан» «Адәм Улының килү чоры» белән чагыштырыла. Паул Фп 2:12 дә үзенең филипиялеләр янында «булуын», алар янында «булмавы» белән чагыштыра һәм алар янында булуын сурәтләр өчен бу грек сүзен куллана.

дөнья төзелешенең: Яки «гасырның». Монда айо́н дигән грек сүзе агымдагы хәл-вакыйгаларга я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләренә карый. (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

Мәсих: Монда грек сүзе хо христо́с тора. Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм «майланган зат» дигәнне аңлата. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий әйтүенчә, б. э. беренче гасырында үзләрен пәйгамбәрләр я коткаручылар дип атаган кайбер кешеләр килеп чыккан; алар яһүдләрне Рим җәберләвеннән азат итәргә вәгъдә иткән. Аларны тарафдарлары сәяси мәсихләр дип санагандыр.

ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

ахыр: Яки «тулы ахыр». Монда кулланылган грек сүзе те́лос Мт 24:3 тә «ахырына якынлашуын» дип тәрҗемә ителгән синте́лейа дигән грек сүзеннән аерылып тора. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

Бар халыкларга... бөтен җиһанда: Бу сүзтезмәләрнең икесе дә вәгазьләү эшенең киң колач алуын ассызыклый. «Бөтен җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Лк 2:1; Рс 24:5). Гомуми мәгънәдә «халык» дип бирелгән грек сүзе э́тнос якын я ерак туганлык мөнәсәбәтендә булган һәм бер телдә сөйләшкән берәр кешеләр төркемен аңлата. Андый милли я этник төркем еш кына билгеле бер территориядә яши.

Халык: Грек сүзе э́тнос киң мәгънәгә ия. Ул берәр сәясәт я территория белән берләштерелгән кешеләрне, мәсәлән, берәр ил халкын, һәм шулай ук берәр этник төркемне дә аңлатырга мөмкин. (Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)

күтәрелер: Яки «кузгатылыр; күтәртелер». Монда кулланылган грек сүзе «дошманлык белән каршы бару» дигән мәгънә йөртә һәм «сугышка күтәрелү» я «сугышырга бару» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин.

газапларның: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз бала тудыручы хатын кичергән көчле авыртуны аңлата. Монда бу сүз гомуми мәгънәдә кайгы-хәсрәт, авырту һәм газапларны күрсәтер өчен кулланыла. Шулай да ул шуны да аңлатырга мөмкин: алдан әйтелгән бәла-казалар һәм газаплар, тулгак тоту газаплары кебек, ешлыгы, көче һәм озынлыгы буенча Мт 24:21 дә искә алынган бөек афәт алдыннан арта барачак.

исемең: Дүрт еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының шәхси исеме. Ул гадәттә татар телендә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем Еврей Язмаларында — 6 979 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. (Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең кулланышы турында белер өчен, А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Чг 34:5, 6; Гс 22:1, иск. белән чагыштыр.)

минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда ни өчен бу дөнья кешеләре үзенең шәкертләрен эзәрлекләячәк икәнен аңлата: алар бит Гайсәне Җибәрүчене белми. Аллаһыны белү аларга Гайсәнең исеме нәрсә аңлата икәнен аңларга һәм танырга ярдәм итәр иде (Рс 4:12). Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш. (Ях 17:3; Ач 19:11—16; шулай ук Зб 2:7—12 белән чагыштыр.)

минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда аңлатканча, кешеләр аның шәкертләрен аның исеме аркасында нәфрәт итәчәк. Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш. (Ях 15:21 гә аңлатманы кара.)

алар аңа иман итәргә теләмәде: Сүзгә-сүз «алар аның аркасында абынды». Яки «алар аңа үпкәләде». Бу контекстта скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны (мәгънәсе «үпкәләү») аңлата. Башка контекстларда бу грек сүзе гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә ала. (Мт 5:29 га аңлатманы кара.)

иманнан ваз кичәргә этәрә: Яки «киртәләр куя». Монда «иманнан ваз кичәргә этәрә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ска́ндалон берәр тозакны аңлаткан дип санала; кайберәүләр бу сүз җим беркетү өчен тозактагы чыбыкны белдергән дип уйлый. Киң мәгънәдә ул берәр кешенең абынуына я егылуына сәбәп булган теләсә нинди комачаулыкны аңлата башлаган. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул берәүне ялгыш юлдан барырга, әхлакый яктан абынырга я егылырга, ягъни гөнаһ кылырга, этәргән берәр гамәлгә я шартка карый. Бу сүзнең тамырдаш фигыле скандали́зо Мт 18:8, 9 да «гөнаһ кылуга тартса» дип тәрҗемә ителгән, аны шулай ук «абыну ташы булса» дип тә тәрҗемә итеп була.

иманнан ваз кичәр: Мәсихче Грек Язмаларында скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны аңлата. Ә ул гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә алырга мөмкин. Бу төшенчә Изге Язмаларда кулланылганда, гөнаһ Аллаһы кануннарының берәрсен бозуны, иман югалтуны я ялган тәгълиматларга иярүне аңлатырга мөмкин. Бу контекстта шушы төшенчәне «гөнаһ кылыр; абыныр» дип тә тәрҗемә итеп булыр иде. Бу грек сүзе шулай ук «үпкәләү» мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин. (Мт 13:57; 18:7 гә аңлатмаларны кара.)

Канунсызлыкның: «Канунсызлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кануннарны бозу я хөрмәт итмәүне, кешеләрнең кануннар булмагандай эш итүен аңлата. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһы кануннарын санга сукмауны күздә тота (2Кр 6:14; 2Тс 2:3—7; 1Ях 3:4).

күпләрнең: Бу гомумән «күпләрне» түгел, ә Мт 24:11, 12 дә искә алынган «ялган пәйгамбәрләр» һәм «канунсызлык» тәэсир иткән кешеләрнең «күпчелеген» аңлата.

ахыр: Яки «тулы ахыр». Монда кулланылган грек сүзе те́лос Мт 24:3 тә «ахырына якынлашуын» дип тәрҗемә ителгән синте́лейа дигән грек сүзеннән аерылып тора. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

ахыр: Яки «тулы ахыр». (Мт 24:3, 6 га аңлатмаларны кара.)

ахырга: Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны кара.

нык калган: Яки «нык калучы». «Нык калу» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле хипоме́но сүзгә-сүз «астында (тору) калу» дигәнне аңлата. Ул еш кына «качу урынына калу; ныклык белән кичерү; түзә алу; нык тору» мәгънәсендә кулланыла (Мт 10:22; Рм 12:12; Ев 10:32; Яг 5:11). Бу контекстта ул, каршылыкларга һәм сынауларга карамастан, Мәсихнең шәкертләре буларак тормыш юлын дәвам итүне күрсәтә (Мт 24:9—12).

минем шаһитләрем: Тугры яһүдләр буларак, Гайсәнең беренче шәкертләре инде Йәһвәнең шаһитләре булган һәм аның бердәнбер хак Аллаһы икәненә шаһитлек биргән (Иш 43:10—12; 44:8). Әмма хәзер бу шәкертләр Йәһвәнең дә һәм Гайсәнең дә шаһитләре булырга тиеш булган. Алар Йәһвәнең исемен изгеләндерүдә Гайсәнең мөһим ролен билгеле итәргә тиеш булган; Мәсих бу исемне Йәһвә ниятендәге яңа як — үзенең җитәкчелегендәге Патшалык — ярдәмендә изгеләндерәчәк. Яхъяның Яхшы хәбәреннән тыш, Рәсүлләр китабы «шаһит» (ма́ртис), «шаһитлек бирергә» (мартире́о), «төпле шаһитлек бирергә» (диамарти́ромай) дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәләрен һәм тамырдаш сүзләрне Изге Язмаларның башка китапларына караганда ешрак куллана. (Ях 1:7 гә аңлатманы кара.) Шаһит булу һәм Аллаһының ниятләре, шул исәптән аның Патшалыгы һәм Гайсәнең мөһим роле, турында төпле шаһитлек бирү — бөтен Рәсүлләр китабы буенча үтә торган тема (Рс 2:32, 40; 3:15; 4:33; 5:32; 8:25; 10:39; 13:31; 18:5; 20:21, 24; 22:20; 23:11; 26:16; 28:23). Кайбер беренче гасыр мәсихчеләре Гайсәнең тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүе турындагы тарихи фактлар хакында шаһитлек биргән, ягъни аларны раслаган, чөнки моны үзләре күргән (Рс 1:21, 22; 10:40, 41). Гайсәгә соңрак иман итә башлаган шәкертләр аның тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүенең мөһимлеге турында игълан итеп шаһитлек биргән. (Рс 22:15; Ях 18:37 гә аңлатманы кара.)

Патшалыгы: Басиле́йа дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул берәр патша идарә иткән хөкүмәтне, шулай ук патша идарәсендәге территорияне һәм кешеләрне белдерә. Мәсихче Грек Язмаларында бу грек сүзе 162 мәртәбә очрый. Аларның 55 ен Маттайның Яхшы хәбәрендә табып була һәм аларның күбесе Аллаһының күктәге идарәсен күрсәтә. Маттай бу сүзне шулкадәр еш куллана ки, аның Яхшы хәбәрен Патшалык турындагы Яхшы хәбәр дип атап була. (Сүзлектән «Аллаһы Патшалыгы» кара.)

яхшы хәбәрне: Бу эуанге́лион дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул татар телендәге кайбер Изге Язмаларда «инҗил» дип тәрҗемә ителгән. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).

Аллаһы Патшалыгы: Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы Патшалыгы яхшы хәбәр төшенчәсе белән тыгыз бәйле. Аллаһы Патшалыгы Гайсәнең вәгазьләү һәм өйрәтү эшенең төп темасы булган. Төп нөсхәдә «Аллаһы Патшалыгы» дигән сүзтезмә Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә 32 мәртәбә, Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә 14 мәртәбә, ә Маттайның Яхшы хәбәрендә 4 мәртәбә очрый. Әмма Маттай якынча 30 тапкыр «күкләр Патшалыгы» дигән параллель сүзтезмәне куллана. (Мт 3:2; 24:14; Мк 1:15 кә аңлатмаларны кара.)

вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.

ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

ахыр: Яки «тулы ахыр». Монда кулланылган грек сүзе те́лос Мт 24:3 тә «ахырына якынлашуын» дип тәрҗемә ителгән синте́лейа дигән грек сүзеннән аерылып тора. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

Бар халыкларга... бөтен җиһанда: Бу сүзтезмәләрнең икесе дә вәгазьләү эшенең киң колач алуын ассызыклый. «Бөтен җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Лк 2:1; Рс 24:5). Гомуми мәгънәдә «халык» дип бирелгән грек сүзе э́тнос якын я ерак туганлык мөнәсәбәтендә булган һәм бер телдә сөйләшкән берәр кешеләр төркемен аңлата. Андый милли я этник төркем еш кына билгеле бер территориядә яши.

шаһитлек бирелсен өчен: Ягъни бар халыклар яхшы хәбәрне ишетәчәкләр икәненә ышандыру буларак. Грек сүзе марти́рион (шаһитлек) һәм тамырдаш грек сүзләре еш кына берәр нәрсәгә кагылышлы фактларны һәм вакыйгаларны сөйләүне белдерә. (Рс 1:8 гә аңлатманы кара.) Бу очракта Гайсә бөтен җиһанда Аллаһының Патшалыгы башкарачак эшләр турында шаһитлек биреләчәк һәм шул Патшалык белән бәйле вакыйгаларны сөйләячәкләр дип әйтә. Гайсә күрсәткәнчә, Патшалык турындагы дөньякүләм вәгазьләү эше үзенең «килү чорын» күрсәтүче билгенең мөһим үзенчәлеге булачак (Мт 24:3). Әйе, бөтен халыклар бу шаһитлекне алачак, әмма бу бөтен халыклар мәсихчеләр булып китәчәк дигәнне аңлатмый, алар бу шаһитлекне ишетәчәкләр генә.

Патшалык: Ягъни Аллаһы Патшалыгы. Мәсихче Грек Язмаларында «яхшы хәбәр» төшенчәсе (шушы шигырьдәге бу яхшы хәбәр сүзләренә аңлатманы кара) Аллаһы Патшалыгы белән тыгыз бәйле. Аллаһы Патшалыгы Гайсәнең вәгазьләү һәм өйрәтү эшенең төп темасы булган. (Мт 3:2; 4:23; Лк 4:43 кә аңлатмаларны кара.)

бу яхшы хәбәр: Грек сүзе эуанге́лион «яхшы; әйбәт» дигәнне аңлаткан эу һәм «хәбәр китерүче; игълан итүче (белдерүче)» дигән мәгънә йөрткән а́нгелос сүзләреннән барлыкка килгән. (Сүзлекне кара.) Кайбер татар Изге Язмаларында ул «инҗил» дип тәрҗемә ителә. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәр вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).

вәгазьләнер: Яки «халык алдында игълан ителер». (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)

ахыр: Яки «тулы ахыр». (Мт 24:3, 6 га аңлатмаларны кара.)

Багышлау бәйрәме: Бу бәйрәмнең еврей исеме Ханука (ханукка́), мәгънәсе «тантаналы ачылыш; багышлау». Ул кышкы кояш торгынлыгы алдыннан, 25 кислевта башланып, сигез көн дәвам иткән. (Бу шигырьдәге кыш дигән сүзгә аңлатманы һәм Ә15 кушымт. кара.) Ул бәйрәм Иерусалимдагы гыйбадәтханә б. э. к. 165 елны Йәһвәгә яңа баштан багышланганга, үткәрелгән. Чөнки Сурия патшасы Антиох IV Эпифан яһүдләр Аллаһысы Йәһвәне санга сукмаганын күрсәтеп, аның гыйбадәтханәсен нәҗесләгән булган. Мәсәлән, ул көндәлек яндыру корбаны китерелә торган бөек мәзбәх өстенә икенче бер мәзбәх төзегән. Б. э. к. 168 елны 25 кислевта, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен тулысынча нәҗесләр өчен, Антиох шул мәзбәхтә корбанга дуңгыз китергән һәм дуңгыз шулпасын бөтен гыйбадәтханәгә бөркеп чыккан. Ул гыйбадәтханәнең капкаларын яндырган, руханиларның бүлмәләрен җимергән һәм алтын мәзбәхне, багышланган икмәкләр өстәлен һәм алтын шәмдәлне алып киткән. Аннары ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсен мәҗүсиләрнең Олимп илаһы Зевска багышлаган. Ике ел үткәч, Яһүд Маккавей сугышып, шәһәрне һәм гыйбадәтханәне кире кайтарган. Гыйбадәтханә чистартылганнан соң, б. э. к. 165 елны 25 кислевта аны яңадан Йәһвәгә багышлаганнар; бу нәкъ, Антиох Зевс мәзбәхендә үзенең җирәнгеч корбанын китергәннән соң, өч ел үткәч булган. Шуннан соң көндәлек яндыру корбаннары Йәһвәгә яңадан китерелә башлаган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда Йәһвәнең Яһүд Маккавейга җиңү биргәне һәм гыйбадәтханәне яңадан торгызырга җитәкчелек биргәне турында турыдан-туры әйтелми. Әмма Йәһвә чит халыклар ир-атларын, мәсәлән Фарсы патшасы Кирны, гыйбадәт кылуга кагылышлы кайбер ниятләрен үтәр өчен кулланган булган (Иш 45:1). Шуңа күрә Йәһвә, үз ихтыярын үтәр өчен, үзенең багышланган халкыннан булган кешене куллана алган дигән нәтиҗә ясау урынлы. Изге Язмалардан күренгәнчә, Мәсих турындагы, аның хезмәте һәм корбаны турындагы пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, гыйбадәтханә бар булырга һәм эш итәргә тиеш булган. Шулай ук левилеләр дә, Мәсих кешелек өчен бөегрәк корбанны — үзенең тормышын корбанга китергәнчегә кадәр, корбаннар китерергә тиеш булган (Дн 9:27; Ях 2:17; Ев 9:11—14). Мәсих шәкертләренә Багышлау бәйрәмен үткәрергә әмер бирелмәгән (Кл 2:16, 17). Әмма беркайда да Гайсә я аның шәкертләре бу бәйрәмне үткәрүне хөкем иткән дип язылмаган.

изге шәһәргә: Иерусалимны белдерә; ул еш изге дип аталган, чөнки анда Йәһвәнең гыйбадәтханәсе урнашкан булган (Нк 11:1; Иш 52:1).

һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең: Даниял «чирканыч [ягъни «җирәнгеч»] нәрсә(ләр)» һәлакәт китерү белән бәйле булачак дип алдан әйткән (Дн 9:27; 11:31; 12:11). Гайсә монда күрсәткәнчә, «һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсә» әле хасил булмаган; ул киләчәктә барлыкка килергә тиеш булган. Гайсәнең үлеменнән соң 33 ел үткәч, мәсихчеләр җирәнгеч нәрсәнең изге урында торуын күргән һәм шушы пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешенә шаһитләр булган. Лк 21:20 дәге параллель хәбәрдә әйтелә: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты». Б. э. 66 елында мәҗүси Рим гаскәрләре «изге шәһәрне» — Иерусалимны чолгап алган; бу шәһәрне яһүдләр изге дип санаган, һәм анда алар Римга каршы фетнә күтәргән (Мт 4:5; 27:53). Зирәк мәсихчеләр Рим гаскәре һәм аларның пот булып торган байраклары «җирәнгеч нәрсә» булганын аңлаган һәм моны «тауларга качар» өчен соңгы билге итеп кабул иткән (Мт 24:15, 16; Лк 19:43, 44; 21:20—22). Мәсихчеләр качканнан соң римлылар шәһәрне дә, халыкны да һәлак иткән. Иерусалим б. э. 70 елында җимерелгән, ә яһүдләрнең соңгы ныгытмасын — Масаданы — римлылар б. э. 73 елында яулап алган. (Дн 9:25—27 белән чагыштыр.) Бу пәйгамбәрлекнең нечкәлекләренә кадәр беренче үтәлүе аның зуррак үтәлешенең дә һичшиксез булачагына ышаныч бирә; ул Гайсәнең «кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүе» белән тәмамланачак (Мт 24:30). Гайсә Даниял пәйгамбәрлеге киләчәктә үтәләчәк дип әйткән булса да, күпләр моны кире кага. Алар яһүдләрнең ышануларына ияреп, Даниял пәйгамбәрлеген б. э. к. 168 елдагы вакыйгага карата куллана: шул елда Сурия патшасы Антиох IV (Эпифан) Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсен нәҗесләгән булган. Антиох Йәһвәгә гыйбадәт кылуны юкка чыгарырга тырышкан; ул хәтта Йәһвәнең бөек мәзбәхе өстендә мәзбәх төзегән һәм анда Олимпның мәҗүси илаһы Зевска дуңгызлар корбан иткән. (Ях 10:22 гә аңлатманы кара.) Апокрифик китапта, Маккавейларның беренче китабында (1:54) Даниял китабындагы (һәлакәт белән бәйле җирәнгеч нәрсәләр турында) сүзтезмәгә охшаш сүзтезмә бар һәм ул б. э. к. 168 елдагы вакыйгага карата кулланыла. Әмма яһүдләрнең ышанулары һәм Маккавейларның беренче китабындагы хәбәр Аллаһы тарафыннан рухландырылган ачылышлар түгел, ә кеше аңлатмалары. Һичшиксез, Антиох гыйбадәтханәне нәҗесләп, җирәнү хисләре тудырган, ләкин аның һөҗүме аркасында Иерусалим һәм гыйбадәтханә җимерелмәгән, шулай ук яһүд халкы һәлак ителмәгән.

изге урында: Бу пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә Иерусалим белән гыйбадәтханәгә күрсәтә. (Мт 4:5 кә аңлатманы кара.)

(укыган кеше зирәк булсын): Укучылар Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә һәрвакыт зирәк булырга тиеш, ләкин Даниял пәйгамбәрлегенең бу өлешен куллануга килгәндә, күрәсең, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Гайсә үзенең тыңлаучыларын бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше үткәндә түгел, ә киләчәктә булачак дип кисәткән. (Бу шигырьдәге һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең дигән сүзләргә аңлатманы кара.)

яһүдиядәгеләр: Ягъни Римның провинциясе Яһүдиядә яшәүчеләр.

тауларга: IV гасырда яшәгән тарихчы Евсевий әйтүенчә, Яһүдиядә һәм Иерусалимда торган мәсихчеләр Үрдүн елгасын кичеп, Пеллага качкан. Бу шәһәр Декаполисның таулы җирендә урнашкан булган.

Өй түбәсендәге: Йорт түбәләре яссы булган һәм төрле максат белән кулланылган, мәсәлән, анда нәрсәдер саклаганнар (Йш 2:6), ял иткәннәр (2Иш 11:2), йоклаганнар (1Иш 9:26) һәм дини бәйрәмнәр үткәргәннәр (Нк 8:16—18). Шуңа күрә анда култыкса ясарга кирәк булган (Кн 22:8). Түбәгә баскычтан менгәннәр. Гадәттә, баскыч йортның тышкы ягыннан төзелгән булган яисә баскычны сөяп куйганнар. Кеше түбәдән өйгә кермичә төшә алган. Бу Гайсәнең качу турындагы кисәтүенең ашыгыч булганын ассызыклый.

кышка: Кышкы көннәрдә коеп яуган яңгыр, су басу һәм салкын һава торышы аркасында сәяхәт итү, ризык һәм сыеныр урын табу авыр булыр иде (Ез 10:9, 13).

Шимбә көнгә: Яһүдия кебек җирләрдә Шимбә көне турындагы канун белән бәйле тыюлар аркасында кешегә зур ара үтү һәм йөк күтәреп бару кыен булыр иде. Шулай ук Шимбә көнне шәһәр капкалары ябык булган. (Рс 1:12 һәм Ә12 кушымт. кара.)

Мәсих: Монда грек сүзе хо христо́с тора. Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм «майланган зат» дигәнне аңлата. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий әйтүенчә, б. э. беренче гасырында үзләрен пәйгамбәрләр я коткаручылар дип атаган кайбер кешеләр килеп чыккан; алар яһүдләрне Рим җәберләвеннән азат итәргә вәгъдә иткән. Аларны тарафдарлары сәяси мәсихләр дип санагандыр.

ялган Мәсихләр: Грек сүзе псеудо́христос монда һәм Мк 13:22 дәге параллель урында гына очрый. Ул, хокукы булмый торып, үзен Мәсих (сүзгә-сүз «Майланган зат») итеп күрсәткән һәркемне аңлата. (Мт 24:5 кә аңлатманы кара.)

Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.

Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)

килү чорыңны: Монда кулланылган грек сүзе паруси́а (күп тәрҗемәләрдә «килү» дип бирелгән) сүзгә-сүз «янәшәдә булу» дигәнне аңлата. Ул каядыр килү генә дигәнне түгел, ә анда берникадәр вакыт дәвамында булуны аңлата. Моны Мт 24:37—39 дан күреп була; анда «Нух көннәре... Туфан килер алдыннан» «Адәм Улының килү чоры» белән чагыштырыла. Паул Фп 2:12 дә үзенең филипиялеләр янында «булуын», алар янында «булмавы» белән чагыштыра һәм алар янында булуын сурәтләр өчен бу грек сүзен куллана.

Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

килү чоры: Мт 24:3 кә аңлатманы кара.

Адәм Улының билгесе: Бу билге Мт 24:3 тә искә алынган Гайсәнең «килү чорын» күрсәтүче билге түгел. Монда искә алынган билге Адәм Улының бөек афәт вакытында «килүе» белән бәйле; ул Хаким буларак хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен киләчәк. (Бу шигырьдәге килүче сүзенә аңлатманы кара.)

кайгырып күкрәкләренә сугар: Яки «көенер». Кеше бик кайгырганын я гаеп һәм үкенү хисләрен белдерер өчен куллары белән кат-кат күкрәгенә суккан (Иш 32:12; Нм 2:7; Лк 23:48).

күк болытларында: Болытлар берәр нәрсәне яхшырак күрергә булышмый, ә комачаулый гына, әмма күзәтеп торучылар вакыйгаларның мәгънәсен аң күзләре белән «күрә» ала (Рс 1:9).

килүче: Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә Гайсәнең килүе турында сигез мәртәбә әйтелә (Мт 24:42, 44, 46; 25:10, 19, 27, 31). Бу — беренчесе. Шушы очракларның һәрберсендә «килергә» дигәнне аңлаткан э́рхомай дигән грек фигыленең берәр формасы кулланыла. Бу сүз монда игътибарны кешелеккә юнәлтү мәгънәсендә, аеруча Гайсәнең килүенә: аның бөек афәт вакытында Хаким буларак хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен килүенә карата кулланыла.

күрерләр: «Күрерләр» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле сүзгә-сүз «берәр нәрсәне күрү; -га/-гә карау; күзәтү» дигәнне аңлатырга, әмма шулай ук күчмә мәгънәдә дә кулланылырга һәм «аңлау; белеп алу» дигәнне аңлатырга мөмкин (Эф 1:18).

бар яклардан: Монда кулланылган грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «дүрт җил» дигәнне аңлата. Ул компасның дүрт юнәлешен: көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньякны күрсәтә һәм «бар яклар; һәркайда» дигән мәгънә йөртә (Ир 49:36; Йз 37:9; Дн 8:8).

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.

сабак: Яки «гыйбрәтле хикәя; мисал». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)

Күк һәм җир юкка чыгар: Башка шигырьләр күкнең һәм җирнең мәңге булачагын күрсәтә (Яр 9:16; Зб 104:5; Вг 1:4). Шуңа күрә Гайсәнең мондагы сүзләрен гипербола буларак аңлап була. Мәгънәсе: хәтта мөмкин булмаган нәрсә килеп чыкса да, ягъни күк белән җир юкка чыкса да, Гайсәнең сүзләре барыбер үтәлер. (Мт 5:18 белән чагыштыр.) Әмма монда әйтелгән күк белән җир Ач 21:1 дә «элекке күк һәм элекке җир» дип аталган образлы күкләр белән җирне дә аңлатырга мөмкин.

минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас: Яки «минем сүзләрем, һичшиксез, юкка чыкмас». Монда «юк» дигәнне аңлаткан ике грек сүзен фигыль белән куллану ниндидер фикернең, һичшиксез, кире кагылуын ассызыклый һәм Гайсә сүзләренең үзгәрмәс икәненә басым ясый.

килү чорыңны: Монда кулланылган грек сүзе паруси́а (күп тәрҗемәләрдә «килү» дип бирелгән) сүзгә-сүз «янәшәдә булу» дигәнне аңлата. Ул каядыр килү генә дигәнне түгел, ә анда берникадәр вакыт дәвамында булуны аңлата. Моны Мт 24:37—39 дан күреп була; анда «Нух көннәре... Туфан килер алдыннан» «Адәм Улының килү чоры» белән чагыштырыла. Паул Фп 2:12 дә үзенең филипиялеләр янында «булуын», алар янында «булмавы» белән чагыштыра һәм алар янында булуын сурәтләр өчен бу грек сүзен куллана.

килү чорыңны: Монда кулланылган грек сүзе паруси́а (күп тәрҗемәләрдә «килү» дип бирелгән) сүзгә-сүз «янәшәдә булу» дигәнне аңлата. Ул каядыр килү генә дигәнне түгел, ә анда берникадәр вакыт дәвамында булуны аңлата. Моны Мт 24:37—39 дан күреп була; анда «Нух көннәре... Туфан килер алдыннан» «Адәм Улының килү чоры» белән чагыштырыла. Паул Фп 2:12 дә үзенең филипиялеләр янында «булуын», алар янында «булмавы» белән чагыштыра һәм алар янында булуын сурәтләр өчен бу грек сүзен куллана.

Нух көннәрендә: Изге Язмаларда «-нең/-ның көн(нәр)е» дигән төшенчә кайвакыт аерым бер кеше яшәгән вакытка карата кулланыла (Иш 1:1; Ир 1:2, 3; Лк 17:28). Монда Адәм Улының килү чоры «Нух көннәре» белән чагыштырыла. Лк 17:26 да язылган охшаш сүзләрдә «Адәм Улы көннәре» дигән сүзтезмә кулланыла. Гайсә бу чагыштыруны аерым бер көн белән — Нух көннәрендә булган хәлиткеч Туфан көне белән чикләми. «Нух көннәре» чынлыкта күп елларга сузылган, шуңа күрә алдан әйтелгән «Адәм Улының килү чоры [яки «көннәре»]» шулай ук күп елларга сузылырга тиеш дигән нәтиҗә ясарга нигез бар. Нух көннәре Туфан белән тәмамланган кебек «Адәм Улының килү чоры» да котылуны эзләмәгән кешеләрнең юк ителүе белән тәмамланачак. (Мт 24:3 кә аңлатманы кара.)

килү чорында: Мт 24:3 кә аңлатманы кара.

Туфан: Яки «су басу; һәлакәт». Грек сүзе катаклисмо́с җимергеч көче булган зур су басуны белдерә. Изге Язмаларда бу сүз Нух көннәрендәге Туфанны күрсәтер өчен кулланыла (Мт 24:39; Лк 17:27; 2Пт 2:5).

көймәгә: Монда кулланылган грек төшенчәсе «әрҗә; тартма» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу әрҗә сыман, бәлки, туры почмаклы һәм яссы төпле көймәне күрсәтә.

алыныр: Монда «алыныр» дип бирелгән грек сүзе төрле контекстта, еш кына уңай мәгънәдә, кулланыла. Мәсәлән, Мт 1:20 дә ул «өеңә алып кайтырга», Мт 17:1 дә «үзе белән... алып» һәм Ях 14:3 тә «яныма алачакмын» дип тәрҗемә ителгән. Бу контекстта ул, күрәсең, «Хуҗабыз» белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булуны һәм коткарылуны аңлата (Лк 17:37). Ул шулай ук Нухның Туфан килгән көнне көймәгә алынганын һәм Лутның Сәдүмнән кулыннан алып чыгарылганын хәтерләтергә мөмкин (Лк 17:26—29). Калдырылган булу, димәк, һәлак ителүгә лаеклы дип хөкем итүне аңлата.

алыныр... калдырылыр: Лк 17:34 кә аңлатманы кара.

уяу торыгыз: Сүзгә-сүз «йокламагыз». Гайсәнең шәкертләре аның килүенең көнен һәм сәгатен белмәгән. Шуңа күрә Гайсә аларга рухи яктан йокламаска кирәклеген ассызыклаган. (Мт 24:42; 25:13 кә аңлатмаларны кара.) Ул бу сүзләрне монда һәм Мт 26:41 дә кабатлап әйтә. Анда ул уяу торуны өзлексез дога кылу белән бәйли. Охшаш сүзләр Мәсихче Грек Язмаларының башка китапларында да очрый, һәм бу мәсихчеләргә рухи яктан уяу калу мөһим икәнен күрсәтә (1Кр 16:13; Кл 4:2; 1Тс 5:6; 1Пт 5:8; Ач 16:15).

уяу торыгыз: Монда кулланылган грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «йокламау», ләкин күп контекстларда ул «сак булу; игътибарлы булу» дигәнне аңлата. Маттай бу төшенчәне Мт 24:43; 25:13; 26:38, 40, 41 дә куллана. Мт 24:44 тә ул аны «әзер» булырга кирәк икәне белән бәйли. (Мт 26:38 гә аңлатманы кара.)

идарәче: Яки «йорт хуҗалыгын алып баручы». Монда кулланылган грек сүзе ойконо́мос хезмәтчеләр өстеннән куелган, әмма үзе дә хезмәтче булган кешене күрсәтә. Борынгы заманнарда андый хезмәтне еш кына ышанычлы хезмәтче башкарган, һәм аңа хуҗаның бар милке ышанып тапшырылган булган. Шуңа күрә бу бик җаваплы вазифа булган. Ибраһимның «үзенең бөтен милке өстеннән куелган» хезмәтчесе шундый идарәче, ягъни йорт хуҗалыгын алып баручы булган (Яр 24:2). Яр 39:4 тән күренгәнчә, шуны ук Йосыф турында да әйтеп була. Гайсәнең мисалында «идарәче» сүзе берлек формасында кулланыла, әмма бу шушы идарәче аерым бер кешене генә күрсәткән дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда берәр исемнең берлек формасы кулланылып, җыелма образны күрсәткән мисаллар аз түгел. Мәсәлән, Йәһвә Исраил халкына мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Сез минем шаһитләрем [күплек сан]... әйе, син минем сайланган хезмәтчем [берлек сан]» (Иш 43:10). Бу мисалда да идарәче турында җыйма мәгънәдә әйтелә. Мт 24:45 тә язылган охшаш мисалда бу идарәче «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атала.

үз өендәге хезмәтчеләренә: Яки «үз өйдәгеләренә». Монда кулланылган төшенчә хуҗа өендә эшләгән бар кешеләргә карый.

акыллы: Монда кулланылган грек сүзе аң-зиһен, алдан күрүчәнлек, аера белү, уйлап эш итүчәнлек һәм зирәклек кулланып, аңлап эш итүне аңлата. Шул ук грек сүзе Мт 7:24 һәм 25:2, 4, 8, 9 да кулланыла. Септуагинтада бу сүз Яр 41:33, 39 да Йосыфка карата кулланыла.

хезмәтче: Гайсәнең мисалында «хезмәтче» сүзенең берлек формасында кулланылуы бу хезмәтче аерым бер кешене генә күрсәткән дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда берәр исемнең берлек формасы кулланылып, җыелма образны күрсәткән мисаллар аз түгел. Мәсәлән, Йәһвә Исраил халкына мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Сез минем шаһитләрем [күплек сан]... әйе, син минем сайланган хезмәтчем [берлек сан]» (Иш 43:10). Лк 12:42 дә язылган охшаш мисалда бу хезмәтче «ышанычлы һәм акыллы идарәче» дип атала. (Лк 12:42 гә аңлатманы кара.)

килүче: Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә Гайсәнең килүе турында сигез мәртәбә әйтелә (Мт 24:42, 44, 46; 25:10, 19, 27, 31). Бу — беренчесе. Шушы очракларның һәрберсендә «килергә» дигәнне аңлаткан э́рхомай дигән грек фигыленең берәр формасы кулланыла. Бу сүз монда игътибарны кешелеккә юнәлтү мәгънәсендә, аеруча Гайсәнең килүенә: аның бөек афәт вакытында Хаким буларак хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен килүенә карата кулланыла.

кайткач: Мт 24:30 га аңлатманы кара.

бу хезмәтче: Монда искә алынган хезмәтче — Лк 12:42 дә сурәтләнгән идарәче ул. «Бу хезмәтче» тугры булса, бүләкләнәчәк (Лк 12:43, 44). Ә инде «бу хезмәтче» тугры булмаса, аны «каты җәзага тартырлар» (Лк 12:46). Гайсәнең мондагы сүзләре — чынлыкта ышанычлы идарәчегә әйтелгән кисәтү. Шулай ук Гайсә, Мт 24:45—51 дә язылган охшаш мисалда «ул хезмәтче явыз булып, күңеленнән... уйласа» дип әйткәндә дә, явыз хезмәтчене билгеләми һәм аның булачагын алдан әйтми. Ул ышанычлы хезмәтчене, явыз хезмәтченең сыйфатларын күрсәтә башласа, нәрсә булачагы турында кисәтә.

ул хезмәтче явыз булып: Гайсәнең мондагы сүзләре — чынлыкта Мт 24:45 тә искә алынган ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә әйтелгән кисәтүе. Гайсә явыз хезмәтчене билгеләми һәм аның булачагын алдан әйтми. Ул ышанычлы хезмәтчене, явыз хезмәтченең сыйфатларын күрсәтә башласа, нәрсә булачагы турында кисәтә. Андый тугрылыксыз хезмәтче «каты җәзага тартылыр» иде. (Мт 24:51; Лк 12:45 кә аңлатманы кара.)

икейөзлеләр: Башта грек сүзе хипокрите́с грек (соңрак Рим) актерларына карата кулланылган; алар тавыш көчәйтер өчен билгеләнгән зур битлекләр кигән. Бу сүзне соңрак күчмә мәгънәдә: икейөзлеләнеп я кыланып, чын ниятләрен я йөзен яшергән кешегә карата куллана башлаганнар. Гайсә монда «икейөзлеләр» дип яһүд дине җитәкчеләрен атый (Мт 6:5, 16).

тешләрен шыкырдатачаклар: Яки «тешләрен кысачаклар». Бу сүзтезмә җәфалану, өметсезлек һәм ачуны аңлатырга һәм бу хисләр белән бергә тупас сүзләр һәм мәрхәмәтсез гамәлләр булырга мөмкин.

аны каты җәзага тартыр: Сүзгә-сүз «аны икегә ярыр». Бу көчле сүзтезмәне туры мәгънәдә аңларга кирәк түгел. Ул каты җәзаны аңлата.

икейөзлеләр: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.

тешләрен шыкырдатыр: Мт 8:12 гә аңлатманы кара.

Медиаматериал

Гыйбадәтханә тавы ташлары
Гыйбадәтханә тавы ташлары

Көнбатыш диварның көньяк өлешендә табылган бу ташлар беренче гасырдагы гыйбадәтханә тавында төзелгән корылмаларның өлеше булып торган дип санала. Алар шунда римлыларның Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимерүе турында дәһшәтле хатирә буларак калдырылган.

Зәйтүн тавы
Зәйтүн тавы

Зәйтүн тавы (1) — Иерусалимнан көнчыгышка таба урнашкан һәм шәһәрдән Кидрон үзәне белән аерылган түгәрәк известьташ калкулыклары тезмәсе. Гыйбадәтханә тавы (2) каршысындагы калкулык түбәсенең биеклеге якынча 812 м, һәм гадәттә нәкъ ул Изге Язмаларда Зәйтүн тавы дип атала. Гайсә үз шәкертләренә үзенең килү чоры билгесе турында Зәйтүн тавында сөйләгән.

Өс киеме
Өс киеме

«Өс киеме» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хима́тион, күрәсең, симла́ дигән еврей сүзенә туры килә. Кайчак ул иркен япанчаны, ә ешрак турыпочмаклы тукыма кисәген аңлаткан. Аны кияргә дә, салырга да җиңел булган.

Инҗир агачы
Инҗир агачы

Монда яз көне яфраклары һәм беренче җимешләре бергә үсеп чыккан инҗир агачының ботагы күрсәтелгән. Израильдә инҗир агачы җимешләренең беренче бөреләре гадәттә февральдә барлыкка килә, ә яфраклары апрельнең азагында я майда үсеп чыга, һәм шулай итеп җәйнең якынлашуын күрсәтә (Мт 24:32). Инҗир агачлары ел дәвамында ике уңыш бирә: беренче җимешләр июньдә я июльнең башында пешә (Иш 28:4; Ир 24:2; Һш 9:10), ә аннан соңгы җимешләр яшь ботакларда үсеп чыга һәм гадәттә август аенда өлгерә башлый. Алар төп уңыш булып санала.

Кул тегермәне
Кул тегермәне

Мондый кул тегермәнендә гадәттә ике хатын-кыз эшләгән; бу Изге Язмалар язылган чорда кулланылган тегермәннәрнең бер төре булган (Лк 17:35). Алар капма каршы утырып, һәрберсе бер кулы белән өске ташны әйләндерер өчен аның тоткасына тотынган. Бер хатын буш кулы белән өске ташның тишегенә аз-азлап орлык салган, ә икенчесе тегермәннең астына куелган савытка я җәелгән тукымага аның кырыеннан коелган онны җыеп барган. Хатын-кызлар иртән-иртүк торып, көнлек икмәк өчен кирәкле онны әзерләргә дип, һәр көн ашлык тарттырган.