Зәбур 31:1—24

Дирижер өчен. Давытның җыры. 31  Синдә, и Йәһвә, мин сыеныч таптым.+ Беркайчан да оятка калмасам иде.+ Тәкъвалыгың буенча коткар мине.+  Миңа колак сал,*Мине коткарырга ашык.+ Саклап калу өчен, миңа таулы ныгытма,Ныгытылган урын бул.+  Син бит кыяташым һәм ныгытмам минем,+Үз исемең хакына+ син мине алып барасың, йөртәсең.+  Яшерен куелган ятьмәләрдән син мине азат итәрсең,+Чөнки син — ныгытмам минем.+  Синең кулыңа рухымны тапшырам мин.+ Син мине йолып алдың, и Йәһвә, хакыйкать Аллаһысы.*+  Файдасыз, буш потларга табынучыларны* мин нәфрәт итәм. Миңа килгәндә, мин Йәһвәгә таянып яшим.  Мин синең тугры мәхәббәтеңә чиксез куанырмын,Чөнки син кайгы-хәсрәтемне күрдең,+Син ачы газабымны* беләсең.  Син мине дошман кулына бирмичә,Куркынычсыз* урынга бастырасың.  Илтифат күрсәт миңа, и Йәһвә, чөнки мин газап чигәм. Газапланудан күзләрем начарайды,+ бөтен тәнем* хәлсезләнеп бетте.+ 10  Гомерем — кайгы,+Елларым иңрәү белән тулы.+ Гөнаһларым аркасында көчем кими,Сөякләрем хәлсезләнә бара.+ 11  Бөтен дошманнарым,Аеруча якыннарым, миннән мыскыллап көлә.+ Танышларым өчен мин коточкыч нәрсә булып киттем. Мине урамда күрсәләр, качалар.+ 12  Алар мине үз күңелләреннән алып ташлады да онытты, әйтерсең лә мин үлгән. Мин ватык чүлмәк шикелле. 13  Мин күп яман хәбәрләр ишетәм,Мине курку чолгап ала.+ Бердәй булып миңа каршы җыелганда,Алар җанымны алырга дип хәйлә кора.+ 14  Ә мин, и Йәһвә, сиңа таянам.+ «Син минем Аллаһым»,— дип игълан итәм.+ 15  Гомерем синең кулыңда. Дошманнарым һәм эзәрлекләүчеләр кулыннан коткар мине.+ 16  Үз хезмәтчеңә якты йөз күрсәт.+ Тугры мәхәббәтең буенча мине коткар. 17  И Йәһвә, сиңа ялваргачтын, хурлыкка калмасам иде.+ Явызлар хурлыкка төшсен,+Кабердә* алар тынсыз калсын.+ 18  Һаваланып тәкъва кеше турында тәкәбберлек белән һәм мыскыллап сөйләүчеЯлган телләр өнсез булсын.+ 19  Яхшылыкка син шундый бай!+ Син аны үзеңне тирән хөрмәт итүчеләр өчен саклап тотасың,+Үзеңдә сыеныч табучылар хакына бар кешеләр алдында күрсәтәсең.+ 20  Син аларны кешеләрнең хәйләсеннән Үз яныңдагы яшерен урынга качырырсың,+Син аларны яман телләр һөҗүменнәнЫшык урыныңа яшерерсең.+ 21  Йәһвә макталсын,Чөнки камаулы шәһәрдә+ булган чагымда ул миңа гаҗәеп итеп тугры мәхәббәтен күрсәтте.+ 22  Ә мин куркуга төшеп: «Мине синең каршыңнан юк итәчәкләр»+,— дидем. Әмма син ярдәм сорап ялваруымны ишеттең.+ 23  Йәһвәгә тугры булганнарның барысы, аны яратыгыз!+ Йәһвә тугрыларны яклый,+Ә тәкәббер булган һәркемгә ул тулысы белән кайтара.+ 24  Йәһвәне сабырлык белән көткәннәрнең барысы,+Кыю булыгыз һәм йөрәкләрегез нык булсын.+

Искәрмәләр

Яки «Мине иелеп тыңла».
Яки «тугры Аллаһы».
Яки «багышланучыларны».
Яки «җан газапларымны».
Яки «Иркен».
Яки «җаным һәм эчем».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал