Беренче Петер 4:1—19

4  Мәсих кеше булып яшәгәндә газап кичергән икән,+ сез дә шундый ук фикер йөртү рәвеше* белән коралланыгыз, чөнки тән газабы кичерүче гөнаһ кылуын ташлый.+  Ул моны, әлегә тәндә яшәгәндә, инде кеше нәфесе буенча түгел,+ ә Аллаһы ихтыяры буенча яшәр өчен эшли.+  Үткәндә сез бу дөнья кешеләре кебек+ азгынлыкка,* тыелгысыз тән теләкләренә, эчкечелеккә бирелеп, котырынкы һәм тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашып, җирәнгеч потларга табынып яшәдегез.+ Бүтән алай эшләмәгез.  Алар азгынлык сазлыгына алып барган пычрак юлдан чабалар һәм, сез аларга башка иярмәгәнгә, гаҗәпләнәләр, һәм сезне яманлыйлар.+  Әмма бу кешеләр үлеләрне һәм тереләрне хөкем итәргә әзер торучыга җавап бирәчәк.+  Менә ни өчен яхшы хәбәр үле булганнарга да игълан ителде.+ Бу, аларны бу дөньяга хас карашлы кешеләр хөкем итсәләр дә, алар Аллаһы карашыннан тере булсын өчен һәм рух буенча яшәсеннәр өчен башкарылды.  Ләкин һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә аек фикерле булыгыз+ һәм дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз.*+  Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз,+ чөнки ярату күп гөнаһларны каплый.+  Зарланмыйча, бер-берегезгә кунакчыл булыгыз.+ 10  Аллаһыдан нинди бүләк алган булсагыз, һәрберегез шул бүләкне, төрлечә күрсәтелә торган Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак, бер-берегезгә хезмәт итәр өчен кулланыгыз.+ 11  Берәү сөйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткәндәй сөйләсен. Берәү хезмәт итә икән, Аллаһы биргән көчкә таянып хезмәт итсен.+ Шулай итеп һәрнәрсәдә Гайсә Мәсих аша Аллаһы данланыр.+ Аңа мәңге дан һәм кодрәт. Амин. 12  Кадерле кардәшләр, сез кичергән ялкындай сынауларга,+ бу нинди сәер хәл икән дип, гаҗәпләнмәгез. 13  Киресенчә, шатланыгыз,+ чөнки сез Мәсих газапларында катнашасыз+ һәм, нәтиҗәдә, аның даны ачылганда, шатланып куана алырсыз.+ 14  Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле,+ чөнки бу сездә дан рухы, Аллаһы рухы, бар икәнен күрсәтә. 15  Берәрегез газап чиксә дә, кеше үтерүче, карак, явызлык кылучы я кеше эшенә тыкшынучы буларак газап чикмәсен.+ 16  Ә инде берәрсе мәсихче буларак газап чигә икән, оялмасын,+ ә мәсихчеләрчә яшәп, Аллаһыны данласын. 17  Хөкем итәр өчен билгеләнгән вакыт җитте, һәм ул Аллаһы йортыннан башланачак.+ Әгәр дә ул бездән башлана икән,+ ул чакта Аллаһының яхшы хәбәренә буйсынмаучыларның ахыры нинди булыр?+ 18  «Әгәр тәкъва кеше көчкә котылып кала икән, бозык һәм гөнаһ кылучы белән нәрсә булыр?»+ 19  Шулай итеп, Аллаһы ихтыярын үтәгәндә газап чигүче кешеләр, игелек кылуларын дәвам итеп, үз җаннарын тугры Барлыкка Китерүчегә тапшырсыннар.+

Искәрмәләр

Яки «тәвәккәллек; катгый ният».
Яки «оятсыз тәртипкә». Асе́лгейа дигән гр. сүзенең күплек формасы. Сүзлекне к.
Яки «әзер булыгыз; уяу булыгыз».

Искәрмәләр

Медиаматериал