Гыйбрәтле сүзләр 18:1—24
18 Башкалардан читләшүче кеше үз теләкләрен генә кайгыртаҺәм зирәклекне кире кага.*
2 Акылсыз кешегә үткен акыл ошамый,Ә менә күңелендә булганны ачарга ул бик тә ярата.+
3 Явыз кеше белән бергә нәфрәт тә килә,Оятлы эшкә хурлык иярә.+
4 Кеше авызыннан чыккан сүзләр — тирән сулар ул.+
Зирәклек чишмәсе — агымсу ул.
5 Явыз кешене өстен күрү дә,+Тәкъваны гаделлектән мәхрүм итү дә дөрес түгел.+
6 Акылсызның теле — ызгыш-талашларга,+Сүзләре кыйналуына китерә.+
7 Акылсызның авызы — аның өчен һәлакәт,+Теле — җаны өчен тозак.
8 Яла ягучының сүзләре тәмле ризык* сыман,+Аларны йоталар да, алар туп-туры карынга эләгә.+
9 Эшендә ялкау кешеҖимерүчегә кардәш була.+
10 Йәһвәнең исеме — нык манара.+
Тәкъва кеше анда качып, яклау таба.*+
11 Байның милке — аның ныгытылган шәһәре,Аның хыялында ул яклап торган дивар кебек.+
12 Тәкәббер йөрәк — һәлакәткә,+Басынкылык данга китерә.+
13 Сүзне тыңламыйча җавап бирү —Ахмаклык һәм хурлык.+
14 Кешенең рухы аңа авыруын кичереп чыгарга булыша,+Әмма сынык рухка* кем түзә алыр?+
15 Төшенүчән кешенең күңеле гыйлем җыя,+Зирәкләр колагы белем эзли.
16 Бүләк кешегә киң мөмкинлекләр ача,+Аның ярдәмендә ул атаклы кешеләр алдына килеп баса.
17 Судта беренче булып сөйләүче хак булып күренә,+Әмма икенче як килә дә аны фаш итә.*+
18 Жирәбә салу бәхәсне туктата+
Һәм дәгъвалашучыларның эшен чишә.
19 Рәнҗегән кардәш янына баруга караганда, ныгытылган шәһәрне басып алу җиңелрәк.+
Кайбер бәхәсләр ныгытма бигенә охшаш шул.+
20 Кеше үз сүзләренең җимеше белән карынын тутырыр,+Теленең җимешләре белән тукланыр.
21 Үлем белән тормыш тел хакимлегендә,+Аны кулланырга яратучылар аның җимешләрен татыр.+
22 Яхшы хатын тапкан кеше игелек тапкан була+Һәм Йәһвәнең илтифатын казана.+
23 Ярлы кеше ялварып үтенә,Байның җавабы исә каты була.
24 Кайбер иптәшләр бер-берсен ботарлап ташларга әзер,+Әмма бертуганнан да якынрак дус була.+
Искәрмәләр
^ Яки «зирәклеккә җирәнеп карый».
^ Яки «комсызлык белән йотыла торган нәрсәләр».
^ Сүзгә-сүз «югары күтәрелә». Ягъни ул ирешмәслек урында, куркынычсызлыкта.
^ Яки «зур өметсезлеккә».
^ Яки «тикшерә».