Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | САРА

Аллаһы аны «бикә» дип атаган

Аллаһы аны «бикә» дип атаган

САРА эшләгән җиреннән тураеп баса да, офыкка таба борылып карый. Аның акыллы җитәкчелегендә хезмәтчеләр теләп һәм тырышып эшли. Эш яратучан Сара үзе дә үз өлешен башкара. Күз алдына китерегез, ул уйга батып, сызлаган кулларын уып тора. Ул, бәлки, өйләре булып хезмәт иткән чатырның ертылган бер җиренә ямау салып утыргандыр. Кәҗә йоныннан ясалган тупас бу тукыма еллар дәвамында кояштан һәм яңгырдан төсен югалткан, һәм Сарага күпме еллар күчмә тормыш алып барганнарын хәтерләтеп тора. Көн кичкә авыша, һәм офык алтын төскә керә бара. Сара иртән китеп баручы Ибраһимны * күзәтеп калган иде, һәм хәзер ул аны көтеп, шул ук якка карап тора. Иренең таныш гәүдәсе якындагы калкулыкта күренгәч, аның сөйкемле йөзен елмаю яктыртып җибәрә.

Ибраһим үзенең зур гаиләсен, Евфрат елгасын кичеп, Кәнган җиренә алып килгәннән бирле инде 10 ел үткән. Сара үз иренә билгесезлеккә илткән бу зур сәяхәттә бик теләп булышлык иткән, чөнки ул белгән: Ибраһим Йәһвә ниятендә — илтифат казанган токым һәм халык булдыруда — мөһим роль уйнарга тиеш булган. Әмма Сараның роле нинди? Ул балага уза алмаган, һәм хәзер аңа 75 яшь. Бәлки, ул: «Мин Ибраһимның хатыны булганга, Йәһвәнең нияте ничек үтәлә алсын?» — дип уйлагандыр. Ул борчылган я хәтта түземлеген югалта башлаган булса, бу бик аңлаешлы.

Без дә, бәлки, кайвакыт Аллаһының вәгъдәләре кайчан үтәлер микән дип уйлыйбыздыр. Еш кына түземле булу җиңел түгел, аеруча бу берәр өметебезнең тормышка ашуын түземсезлек белән көткәндә, авыр бирелә. Бу күренекле хатынның иманын без үрнәк итеп ничек тота алабыз?

«ЙӘҺВӘ МИҢА БАЛА БИРМӘДЕ»

Ибраһим гаиләсе күптән түгел генә Мисырдан Кәнганга әйләнеп кайткан (Яратылыш 13:1—4). Алар Бәйтелнең көнчыгыш ягындагы таулы-калкулыклы җирдә урнашкан. Бәйтелне кәнганлылар Луз дип атаганнар. Бу югары урнашкан яссы таулыктан Сара Вәгъдә ителгән җирнең күп өлешен күрә алган. Анда кәнганлы авыллар җәелеп ята һәм сәяхәтчеләрне ерак илләргә илтә торган юллар сузылып китә. Әмма бар бу күренештә Сара үзенең туган шәһәренә охшаган бернәрсә дә күрми. Ул шул җирдән 1 900 километр ераклыкта урнашкан Месопотамия шәһәре Урда үскән булган. Ул анда үзенең күп туганнарын, гөрләп алга барган шәһәрнең уңайлыкларын, аның базарларын калдырып киткән. Шулай ук ул нык түбәсе, стеналары һәм хәтта суы булган уңайлы йортын калдырган. Әмма үзенең туган йортының уңайлыкларын сагынып, сагышлы күзләр белән көнчыгышка карап торучы Сараны күз алдына китерәбез икән, димәк, без Аллаһыдан куркып яшәгән бу хатынны яхшы белмибез.

Игътибар итегез, якынча 2 000 ел үткәч, рәсүл Паул нинди сүзләр язарга рухландырылган булган. Сара белән Ибраһимның иманнары турында әйтеп, ул болай дигән: «Алар калдырып киткән җирләрен хәтерләренә төшереп торган булса, аларның анда кире кайту мөмкинлекләре дә булыр иде» (Еврейләргә 11:8, 11, 15). Сара да, Ибраһим да үткәнгә моңсуланып карамаган. Андый уйларга ирек бирсәләр, алар өйгә кайтырга карар иткән булыр иде. Шулай эшләсәләр, алар Йәһвәнең үзләренә биргән искиткеч йөкләмәсен кулдан ычкындырыр иде. Һәм, һичшиксез, беркемнең дә хәтерендә булмас иде. Әмма алар миллионлаган йөрәкләргә тәэсир иткән иман үрнәге булып киткән.

Сара артка түгел, ә алга караган. Ул үз иренә, алар ил буйлап сәяхәт иткәндә, булышлык итеп торган: чатырларны җыярга, юлда малны карарга һәм яңадан чатырларны корырга ярдәм иткән. Ул өстәмә авырлыклар һәм җан газаплары кичергән. Йәһвә Ибраһимга үз вәгъдәсен яңадан кабатлаган, ләкин Сараны тагын искә алмаган! (Яратылыш 13:14—17; 15:5—7)

Бер көнне Сара башында йөрткән бер уйны Ибраһимга сөйләргә булган. Йөзендә каршылыклы хис-тойгылар чагылган Сараны күз алдына китерегез. Ул Ибраһимга: «Тыңла әле! Йәһвә миңа бала бирмәде»,— дип әйткәннән соң, аңа үз хезмәтчесе Һаҗәрне хатынлыкка алып, балалы булып китәргә тәкъдим иткән. Сез Сараның үз иренә моны әйткәндә, кичергән җан әрнүен күз алдына китерә аласызмы? Бу үтенеч безнең өчен сәер булып тоелырга мөмкин, ләкин ул вакытларда ир-ат өчен, варис тудырырга дип, икенче хатын, я җария, алу гадәттән тыш нәрсә булмаган *. Сара, бәлки, шулай итеп Аллаһының Ибраһим аша халык булдыру нияте үтәлер дип уйлагандыр. Һәрхәлдә, ул зур фидакарьлек күрсәтергә әзер булган. Ибраһим моңа ничек караган? Изге Язмаларда ул Сараның «сүзен тыңлаган» диелә (Яратылыш 16:1—3).

Бу хәбәрдә Сараны андый тәкъдимне ясарга Йәһвә дәртләндергән дип әйтеләме? Юк. Киресенчә, аның тәкъдиме тик кеше карашын гына чагылдыра. Ул үзенә андый хәсрәтләрне Аллаһы биргән дип уйлаган һәм бу хәлне аның башка юл белән чишәчәген күз алдына да китерә алмаган. Сараның бу хәлне үзенчә чишүе аның үзенә авырту һәм кыенлыклар китергән. Шулай да аның тәкъдиме аңарда үз-үзен генә яратуның юклыгын күрсәткән. Кешеләр еш кына үз теләкләрен башкаларныкыннан өстенрәк куеп яшәгән дөньяда Сараның фидакарь рухы искиткеч түгелме? Аллаһының ниятен үз ихтыяҗларыбыздан өстенрәк куярга әзер булсак, без дә Сараның иманын үрнәк итеп тотарбыз.

«ЮК, КӨЛДЕҢ»

Шуннан соң күп тә үтмәстән, Һаҗәр Ибраһимнан балага узган. Күрәсең, ул, авырга узгач, үзе турында Сарадан мөһимрәк булып киткән дип уйлаган һәм үз хуҗабикәсен санга сукмый башлаган. Балага уза алмаган Сара нинди гарьлек кичергәндер! Ибраһим рөхсәте һәм Аллаһының ярдәме белән, Сара ничектер Һаҗәргә җәза биргән. Һаҗәрнең Исмәгыйл исемле улы туган, һәм шуннан соң еллар үткән (Яратылыш 16:4—9, 16). Йәһвә тагын бер хәбәр җиткергәндә, Сарага 89, ә аның иренә 99 яшь булган. Нинди гаҗәеп хәбәр булган бу!

Йәһвә яңадан үз дусты Ибраһимга токымын ишәйтәчәге турында вәгъдә биргән. Аллаһы шулай ук аның исемен үзгәрткән. Моңа кадәр аның исеме Ибрам булган. Ләкин Йәһвә аңа Ибраһим дигән исем биргән. Бу исемнең мәгънәсе «күпләрнең атасы». Һәм беренче тапкыр Йәһвә Сараның үз ниятендәге ролен күрсәткән. Ул аның исеме Сараяны, бәлки, мәгънәсе «бәхәсләшүчән», безгә билгеле булган Сара исеменә үзгәрткән. Сара исеменең мәгънәсе «бикә»! Йәһвә бу газиз хатын өчен ни сәбәпле бу исемне сайлаганын болай дип аңлаткан: «Мин аны фатихалармын, һәм ул сиңа угыл тудырыр; мин аны фатихалармын, һәм аңардан халыклар, патшалар чыгар» (Яратылыш 17:5, 15, 16).

Йәһвәнең токым булдыру һәм аның аша барлык халыкларны фатихалау турындагы килешүе Сараның улы аша үтәләчәк! Бу малай өчен Аллаһы Исхак дигән исем сайлаган; аның мәгънәсе «көлү». Йәһвәнең Сараны угыл белән фатихаларга нияте турында белгәч, Ибраһим «йөзтүбән капланган» һәм көлә башлаган (Яратылыш 17:17). Ул хәйран калган һәм бик шатланган (Римлыларга 4:19, 20). Ә Сара турында нәрсә әйтеп була?

Шуннан соң күп тә үтмәстән өч ят кеше Ибраһимның чатыры янына килгән. Бу көндезге эссе вакыт булган, ләкин шушы олы яшьтәге ирле-хатынлы шунда ук бу кунакларны каршы алырга ашыккан. Ибраһим Сарага: «Әйдә тизрәк! Өч үлчәм яхшы он ал да камыр басып, икмәк пешер»,— дигән. Ул вакытта кунакчыллык күрсәтү өчен күпне эшләргә кирәк булган. Ибраһим бөтен эшне хатынына йөкләмәгән; ул бер яшь үгезне суйсыннар өчен һәм аш-су әзерләсеннәр өчен кайгырткан (Яратылыш 18:1—8). Бу «ир-атлар» Йәһвәнең фәрештәләре булып чыккан! Рәсүл Паул, күрәсең, шул очракны күздә тотып, болай дип язган: «Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз, кайберәүләр бит, кунакчыл булганга күрә, үзләре дә белмичә фәрештәләрне кабул иткән» (Еврейләргә 13:2). Әйе, Ибраһим белән Сара гаҗәеп кунакчыллык күрсәткән. Сез дә, алар кебек, кунакчыл була аласызмы?

Сарага кунакчыллык күрсәтү ошаган

Фәрештәләрнең берсе Ибраһимга Аллаһының вәгъдәсен — Сараның угыл тудырачагы турындагы вәгъдәсен кабатлаганда, Сара алар янында булмаган, ә чатыр эчендә тыңлап торган. Олы яшендә угыл тудырачак дигән фикер шулкадәр сәер булып күренгән ки, ул тыелып кала алмаган, ул эченнән көлеп: «Каян инде миңа андый бәхет килсен? Мин бит инде карт, хуҗам да олы яшьтә»,— дип уйлаган. Фәрештә Сараны: «Әллә Йәһвә булдыра алмаган нәрсә бармы?» — диеп төзәткән. Сараның үзен тотышы кешеләргә хас булган: ул куркып, үзен яклый башлаган. Ул: «Мин көлмәдем!» — дип акланган, әмма фәрештә: «Юк, көлдең»,— дигән (Яратылыш 18:9—15).

Сараның көлүе аның иманы зәгыйфь булганын күрсәткәнме? Һич тә юк. Изге Язмаларда болай диелә: «Иман ярдәмендә Сара да, инде карт булса да, балага узар өчен кодрәт алган, чөнки ул вәгъдә бирүчене тугры дип санаган» (Еврейләргә 11:11). Әйе, Сара Йәһвәне белгән; ул аның үзе биргән теләсә кайсы вәгъдәсен үти алганын белгән. Кайсыбызга күбрәк андый иман кирәк булмас иде? Безгә Изге Язмалардагы Аллаһыны яхшырак белергә кирәк. Шулчак без Сараның андый иманга ия булып, дөрес эшләгәнен күрербез. Йәһвә чыннан да тугры һәм һәр вәгъдәсен үти, һәм ул моны кайвакыт хәтта без көтмәгәнчә эшләргә мөмкин. Без хәйран калып я ышанып бетмичә көлеп җибәрербездер!

«АНЫҢ СҮЗЕН ТЫҢЛА»

Йәһвә Сараны нык иманы өчен бүләкләгән

90 яшендә Сара ниhаять бөтен өлкән гомерен зарыгып көткән хыялына ирешкән. Ул 100 яшен тутырган яраткан иренә угыл тудырган. Ибраһим баланы, нәкъ Аллаһы әйткәнчә, Исхак, ягъни «көлү», дип атаган. Сара болай дигән: «Аллаһы миңа шатланып көләргә сәбәп бирде. Моның турында ишеткән һәркем минем белән көләр». Без аның арыган йөзендә балкып торган елмаюын күз алдына китерә алабыз (Яратылыш 21:6). Йәһвә могҗиза кылып биргән бу бүләк аны, һичшиксез, соңгы көненә кадәр шатландырып торган. Әмма бу аңа шулай ук зур җаваплылык та өстәгән.

Исхакка биш яшь булганда, Ибраһим аны имчәктән аеру сәбәпле мәҗлес оештырган. Ләкин барысы да яхшы булган дип әйтеп булмый. Изге Язмаларда Сараның бер күңелсез нәрсә күреп алганы әйтелә. Һаҗәрнең 19 яшьлек улы Исмәгыйл кечкенә Исхактан мыскыллап көлгән. Бу уен-көлке генә булмаган. Рәсүл Паул соңрак Исмәгыйлнең тәртибен эзәрлекләү дип атарга рухландырылган булган. Сара моны дөрес бәяләп, бу тәртиптә үз улының иминлегенә җитди куркыныч күргән. Ул Исхакның үз улы булуын гына түгел, ә аңа Йәһвәнең ниятендә төп роль бирелгәнен белгән. Шуңа күрә ул кыюлык җыеп, Ибраһим белән турыдан-туры сөйләшергә булган. Ул аңа Һаҗәр белән Исмәгыйлне куып чыгар дигән (Яратылыш 21:8—10; Гәләтиялеләргә 4:22, 23, 29).

Ибраһим моңа ничек караган? «Улы турындагы бу сүзләр аркасында Ибраһимның күңеле төшкән». Ул Исмәгыйлне яраткан, шуңа күрә атага хас хис-тойгылары аркасында аның тәртибендә куркыныч күрмәгән. Әмма Йәһвә, бу хәлне яхшы аңлаганга, катышырга булган. Тәүратта болай диелә: «Аллаһы Ибраһимга болай диде: „Сараның малай һәм хезмәтче хатын турында әйткәннәре аркасында боекма. Аның сүзен тыңла, чөнки синең токымың Исхак аша киләчәк“». Йәһвә Ибраһимны Һаҗәр белән улын кайгыртачагына ышандырган. Тугры Ибраһим буйсынган (Яратылыш 21:11—14).

Сара Ибраһим өчен чын хатын, эчкерсез ярдәмче булган. Ул үз иренә ул ишетергә теләгәнне генә түгел, ә гаиләгә һәм үзләренең киләчәгенә янаган авырлыклар турында ачыктан-ачык әйткән. Аның туры итеп сөйләве хөрмәт итмәүне аңлатмаган. Рәсүл Петер — өйләнгән ир-ат — соңрак аны үз иренә тирән хөрмәт күрсәткән үрнәк алырлык хатын итеп телгә алган (1 Көринтлеләргә 9:5; 1 Петер 3:5, 6). Чынлыкта, Сара, бу хәл турында дәшмичә калган булса, Ибраһимны хөрмәт итмәгән булыр иде, чөнки бу аңа һәм бөтен гаиләгә бик кыйммәткә төшә алыр иде. Сара ярату белән нәкъ кирәк булганны әйткән.

Күп хатыннар Сараның үрнәген кадерли. Аннан алар үз ирләре белән намуслы булырга һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәнә. Кайбер хатыннар кайчак Йәһвәнең, Сара очрагындагы кебек, үз гаиләләренең берәр эшенә катышуын телидер. Шулай да, алар Сараның көчле иманын, яратуын һәм түземлеген үрнәк итеп тота.

Йәһвә Сараны «бикә» дип атаса да, Сара үзен бикәләрчә тотмаган

Йәһвә үзе бу кадерле хатынны «бикә» дип атаса да, Сара үзен бикәләрчә тотмаган. Шуңа күрә, Сара 127 яшендә үлеп киткәч, Ибраһимның «аның турында кайгырып елый башлаганына» гаҗәпләнәсе юк * (Яратылыш 23:1, 2). Ул үз «бикәсен» бик юксынган. Йәһвә дә, һичшиксез, бу тугры хатынны юксына һәм җирдәге оҗмахта аны яңадан тормышка кайтарырга ниятли. Сараны һәм аның иманын үрнәк итеп тотучыларның барысын бәхетле мәңгелек тормыш көтә (Яхъя 5:28, 29).

^ 3 абз. Чынлыкта, бу ирле-хатынлының исемнәре Ибрам һәм Сарая булган. Соңрак Аллаһы аларга яңа исемнәр биргән. Ләкин, җиңелрәк булсын өчен, без аларның күпләргә билгеле булган исемнәрен кулланырбыз.

^ 10 абз. Йәһвә күпхатынлылык һәм җариялекне вакытлыча түзгән, ләкин ул Гайсә Мәсихкә башлангычта Гадәндә урнаштырылган никах нормаларын кире кайтарырга вәкаләт биргән: бер ирнең бер хатыны булырга тиеш (Яратылыш 2:24; Маттай 19:3—9).

^ 25 абз. Хатын-кызлар арасында Сараның гына Изге Язмаларда ничә яшендә үлгәне язылган.