Марк 4:1—41

4  Ул кабат диңгез буенда өйрәтә башлады, һәм аның янына бик күп халык җыелды. Шуңа күрә ул көймәгә кереп утырды да ярдан читкәрәк китте, ә бар халык яр буенда калды.+  Гайсә төрле мисаллар китереп,+ аларны күп хакыйкатьләргә өйрәтә башлады һәм болай диде:+  «Тыңлагыз. Чәчүче чәчәргә чыккан.+  Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр.+  Башка орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан.+  Әмма кояш чыккач, алар шиңеп төшкән һәм, тамырлары булмаганлыктан, корыган.  Кайберләре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән, һәм орлыклар уңыш китермәгән.+  Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән, күтәрелеп үскән һәм уңыш китерә башлаган. Алар чәчелгәненнән 30, 60 һәм 100 тапкыр күбрәк уңыш биргән».+  Шунда ул: «Колагы булган тыңласын»+,— дип өстәде. 10  Гайсә үзе генә калгач, аның янына шәкертләре, шул исәптән 12 рәсүле, кабат килеп, аңардан бу мисаллар турында сораштыра башлады.+ 11  Ул аларга болай диде: «Сезгә Аллаһы Патшалыгының изге сере+ ачылган, ә калганнар өчен моның барысы мисал гына булып кала.+ 12  Шулай итеп, алар каравын карарлар, әмма бернәрсә дә күрмәсләр, ишетүен ишетерләр, әмма мәгънәсенә төшенмәсләр һәм беркайчан да Аллаһыга кире кайтмаслар, һәм алар кичерелмәс».+ 13  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Сез бу мисалны аңламыйсыз икән, башка бар мисалларны ничек аңларсыз? 14  Чәчүче Аллаһы сүзен чәчә.+ 15  Кайбер кешеләр юл буена чәчелгән орлык кебек: алар сүзне ишетү белән, алар янына Шайтан килә+ һәм йөрәкләренә чәчелгән сүзне алып китә.+ 16  Башкалары ташлы урынга чәчелгән орлык сыман: алар сүзне ишетү белән аны куанып кабул итә.+ 17  Ләкин орлык аларның йөрәкләрендә тамыр җибәрмәгәнгә, алар вакытлыча гына үсә. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән алар иманнарыннан ваз кичә.* 18  Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгәннәр дә бар. Алар сүзне ишетәләр,+ 19  әмма бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр,+ күпләрне алдаучы байлык*+ һәм төрле нәфесләр+ аларның йөрәкләренә үтеп керә, сүзне баса, һәм сүз инде уңыш китерми. 20  Яхшы җиргә чәчелгәне исә — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны теләп кабул итүчеләр. Алар чәчелгәненнән 30, 60 һәм 100 тапкыр күбрәк уңыш бирәләр».+ 21  Ул болай дип дәвам итте: «Әллә яктырткычны савыт белән каплар өчен яки сәке астына куяр өчен алып киләләрме? Аны югарырак урынга куяр өчен алып киләләр түгелме?+ 22  Чөнки билгеле булмаячак яшерен һичнәрсә юк; ачыкланмый калачак яшерен һичнәрсә юк.+ 23  Колагы булган тыңласын».+ 24  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Ишеткән нәрсәләргә игътибарлы булыгыз.+ Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагы да өстәлер. 25  Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер,+ ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр».+ 26  Ул сүзен дәвам итте: «Аллаһы Патшалыгын кешенең җиргә орлыклар чәчүе белән чагыштырып була. 27  Кеше төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык шытып чыга, үсә. Кеше исә аның ничек шытып чыкканын да, ничек үскәнен дә белми. 28  Җир үзе үз вакытында уңыш китерә: башта сабак үстерә, аннары башак җибәрә, соңыннан башак тула. 29  Ә уңыш өлгерү белән, кеше урак алып ура башлый, чөнки урак өсте җитә». 30  Шуннан соң ул болай диде: «Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып яки нинди мисал белән аңлатып була? 31  Ул горчица орлыгына охшаш. Горчица орлыгы туфракка чәчелгәндә җирдәге бар орлыкларның иң кечкенәсе була.+ 32  Әмма чәчелгәч, ул шытып күтәрелә һәм, зур ботакларын җәеп, бакчадагы бар үсемлекләрдән дә зуррак булып китә. Аның күләгәсендә кошлар ышык урын таба ала». 33  Моңа охшаш күп мисаллар китереп,+ Гайсә аларга Аллаһы сүзен алар аңларлык күләмдә сөйләде. 34  Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште, әмма үз шәкертләренә барын да башкалардан аерым аңлата иде.+ 35  Шул көнне, кич җиткәч, ул аларга: «Аръякка чыгыйк»,— диде.+ 36  Шәкертләр халыкны җибәрде дә Гайсә белән бергә көймәгә утырды. Анда башка көймәләр дә бар иде.+ 37  Кинәт чиктән тыш көчле давыл күтәрелде. Дулкыннар көймәгә бәргәнгә, көймә су белән тулды.+ 38  Ә Гайсә көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә куеп йоклый иде. Алар аны уятып: «Остаз, һәлак булабыз бит. Сиңа барыбермени?» — диделәр. 39  Шунда Гайсә, торып, җилне тыйды, ә диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!»+ — диде. Җил басылды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты.+ 40  «Ни өчен сез шулай курыктыгыз? Әле дә иманыгыз юкмыни?» — дип сорады ул алардан. 41  Ләкин аларны көчле курку биләп алган иде, һәм алар бер-берсенә: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— диделәр.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «абына».
Яки «бай булырга кызыгу».

Искәрмәләр

яр буенда: Гәлиләя диңгезе ярында, Кәпернаум янында табигый амфитеатр булдырган бер урын. Бу урынның яхшы ишетелү шартлары аркасында бар халык Гайсәнең көймәдән сөйләгәннәрен ишетә алган.

ярдан читкәрәк китте: Мт 13:2 гә аңлатманы кара.

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.

мисаллар: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.

ташлы урынга: Туфракта сирәк кенә ташлар яткан урынны түгел, ә туфрагы бик аз булган ташлы нигезне аңлата. Лүк үз хәбәрендә кайбер орлыклар «таш өстенә» төшкән дип әйтә (Лк 8:6). Андый урын орлыкларга кирәкле дым табар өчен тамырларын тирән җибәрергә комачаулаган.

ташлы урынга: Мт 13:5 кә аңлатманы кара.

чәнечкеле үсемлекләр арасына: Гайсә, күрәсең, үсеп беткән чәнечкеле куаклар турында түгел, ә сөрелгән туфрактан уталмаган чүп үләннәре турында әйтә. Алар үсеп, яңа утыртылган орлыкларны басып киткән.

чәнечкеле үсемлекләр арасына: Мт 13:7 гә аңлатманы кара.

Колагы булган тыңласын: Чәчүче турындагы мисалны сөйләр алдыннан Гайсә: «Тыңлагыз»,— дигән (Мк 4:3). Ул бу мисалны шушы өндәү белән тәмамлаган: шулай итеп ул үз шәкертләренә бу киңәшне игътибар белән тыңлау никадәр мөһим икәненә басым ясаган. Охшаш өндәүне Мт 11:15; 13:9, 43; Мк 4:23; Лк 8:8; 14:35; Ач 2:7, 11, 17, 29; 3:6, 13, 22; 13:9 да табып була.

дөнья төзелешендәге: «Гасыр» дигән төп мәгънәгә ия грек сүзе айо́н хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Монда бу сүз бүгенге дөнья төзелешендәге тормышка хас мәшәкатьләр һәм авырлыклар белән бәйле. (Сүзлекне кара.)

дөнья төзелешендәге: Мт 13:22 гә аңлатманы кара.

Яктырткычны: Борынгы заманнарда өйдә кулланылган гади яктырткыч зәйтүн мае тутырылган кечкенә балчык савыт булган.

савыт: Сибелмә әйберләр, мәсәлән, ашлык күләмен үлчәр өчен кулланылган. Монда искә алынган «савытның» (грекча мо́диос) күләме якынча 9 л булган.

яктырткычны: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.

савыт: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.

Нинди үлчәм белән үлчәсәгез: 23—25 нче шигырьләрнең контекстыннан күренгәнчә, әгәр шәкертләр Гайсәнең өйрәтүенә әз «үлчәм белән» кызыксыну һәм игътибар күрсәтсә, алар күп ала алмаячак. Ә бар игътибарларын аның өйрәтүенә тупласа, ул аларга көткәннәреннән дә күбрәк белем һәм аңлау бирәчәк. Димәк, алар рухи нәрсәләрне яхшырак аңлаячак һәм башкаларга яхшырак аңлата алачак. Юмарт булганга, Гайсә аларга көткәннәреннән дә күбрәк илтифат күрсәтәчәк.

Аллаһы Патшалыгын кешенең... орлыклар чәчүе белән чагыштырып була: Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына 26—29 нчы шигырьләрдәге мисалны китерә.

бар орлыкларның иң кечкенәсе: Горчица орлыгы борынгы яһүди язмаларда, иң кечкенә зурлыкны күрсәтер өчен, образлы әйтем итеп кулланылган. Бүген кечерәк орлыкларның барлыгы билгеле булса да, ул, күрәсең, Гайсәнең көннәрендә Гәлиләя игенчеләре җыйган һәм чәчкән орлыкларның иң кечесе булган.

горчица орлыгына: Мт 13:31 гә аңлатманы кара.

бар орлыкларның иң кечкенәсе: Мт 13:32 гә аңлатманы кара.

горчица орлыгына: Израилдә горчицаның берничә кыргый төре үсә. Гадәттә кара горчица (Brassica nigra) төрен үстерәләр. Аның чагыштырмача кечкенә орлыгыннан, диаметры 1—1,6 мм һәм авырлыгы 1 мг, агачка охшаш үсемлек үсеп чыга. Горчица үсемлегенең кайбер төрчәсе 4,5 м кадәр үсеп җитә.

аңларлык: Яки «тыңларлык». Монда «аңларлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «тыңлап игътибар итәргә» һәм «аңларга (төшенергә)» дигән мәгънә йөртергә мөмкин. (Рс 9:7; 22:9 га аңлатмалар белән чагыштыр.)

тавышын ишетмәделәр: Рс 9:3—9 да Лүк Паулның Дәмәшекъкә баргандагы очрагын сурәтли. Бу ике хәбәр бергә шул чакта нәрсә булганын тулырак аңларга ярдәм итә. Рс 9:7 гә аңлатмада әйтелгәнчә, Паулның юлдашлары «тавышны» ишеткән, ләкин, күрәсең, сүзләрне аңлый алмаган. Димәк, алар тавышны Паул ишеткәндәй ишетмәгән. Бу фикер Рс 22:7 дә әйтелгәннәр белән туры килә; анда «тавыш ишеттем» дигән сүзтезмәдәге «ишетү» дигәнне аңлаткан грек сүзе Паулның сүзләрне ишеткәнен һәм аңлаганын күрсәтә. Ә Паулның юлдашлары аңа әйтелгән хәбәрне аңламаган, чөнки бу тавыш берәр ничек басылган яки бозылган булгандыр. Күрәсең, алар шул мәгънәдә «тавышны ишетмәгәннәр». (Мк 4:33; 1Кр 14:2 белән чагыштыр, анда «ишетү» дигәнне аңлаткан шул ук грек сүзе «тыңларга» я «аңларга» дип бирелергә мөмкин.)

тавышны ишетсәләр: Рс 22:6—11 дә Паул Дәмәшекъкә барганда нәрсә булганын үзе сөйли. Ул хәбәр буенча, Паулның юлдашлары аның белән «сөйләшүченең тавышын ишетмәгән», ә мондагы хәбәр буенча, алар «тавышны ишеткән». Бу ике хәбәрдә дә бер үк грек сүзе кулланылган, ләкин аларның грамматик формалары төрле. Грек төшенчәсе фоне́ я «ниндидер тавышны гына ишетү», я «сүзләрне ачык итеп ишетү» дигәнне аңлатырга мөмкин. Мондагы грамматик формасы буенча, ул «ниндидер тавышны гына ишетү» дигәнне аңлата. (Рс 22:9 да бу сүзнең грамматик формасы аерылып тора, һәм ул «алар сөйләүченең сүзләрен ачык итеп ишетмәгәннәр» дигәнне аңлата.) Шулай итеп, Паулның юлдашлары ниндидер тавышны ишеткән, ләкин, күрәсең, сүзләрне аңлый алмаган, чөнки алар сүзләрне аермачык ишетмәгән. Башкача әйткәндә, алар тавышны Паул ишеткәндәй ишетмәгән. (Рс 26:14; Рс 22:9 га аңлатманы кара.)

Аръякка: Мт 8:18 гә аңлатманы кара.

аръякка: Ягъни Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш яры.

чиктән тыш көчле давыл: Бу сүзтезмә — сүзгә-сүз «көчле давыллы җил» дип тәрҗемә итеп булган өч грек сүзенең тәрҗемәсе. (Мт 8:24 кә аңлатманы кара.) Марк үзе анда булмаган, шуңа күрә аның давылны һәм бу очракта искә алынган башка нечкәлекләрне ачык, җанлы итеп тасвирлавы шуны күрсәтергә мөмкин: аңа бу мәгълүматны Петер биргән. (Петернең Марк бәян иткән Яхшы хәбәрне язудагы роле турында белер өчен, «Марк китабына кереш сүз» кара.)

көчле давыл: Андый давыллар Гәлиләя диңгезендә гадәти хәл. Аның су өсте диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк һәм су өсте температурасы тирә-яктагы яссы таулыклар һәм таулардагы температурага караганда җылырак була. Бу һава торышының бозылуына китерә, ә каты җилләр бик тиз дулкыннар күтәрергә мөмкин.

мендәргә: Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында шушында гына очрый. Монда грек телендә билгелелек артикле кулланыла. Бу шул мендәрнең көймә җиһазларының берсе булганын күрсәтәдер. Бу мендәр, бәлки, көймәнең арткы өлешендә, көймә төбендә балласт буларак сакланган ком капчыгы булгандыр яки көймәдәге койрыкчы өчен күн утыргыч я ишкәкче утырган мендәрчек булгандыр.

Медиаматериал

Өй яктырткычының аслыгы
Өй яктырткычының аслыгы

Бу өй яктырткычы аслыгының (1) рәсеме Эфестә һәм Италиядә табылган беренче гасыр табылдыкларына нигезләнеп ясалган. Яктырткыч аслыгының бу төре, күрәсең, бай йортларда кулланылган. Ярлырак йортларда яктырткычны түшәмгә асып куйганнар, стенадагы уемга (2) я балчыктан яки агачтан ясалган аслыкка куйганнар.

Балык тоту көймәсенең калдыклары
Балык тоту көймәсенең калдыклары

1985—1986 елларда корылык аркасында, Гәлиләя диңгезе суларының биеклеге кимеп, пычракка күмелгән борынгы көймә корпусының өлеше ачылган булган. Бу көймә калдыкларының озынлыгы 8,2 м, киңлеге 2,3 м һәм иң тирән урыны 1,3 м. Археологларның сүзләре буенча, бу көймә якынча б. э. к. I — б. э. I гасырларында төзелгән булган. Бу видеороликта шушы көймәнең якынча 2 000 ел элек суларны гизеп йөргәндә нинди була алганы күрсәтелгән. Ул хәзер Израильнең бер музеенда тора.

Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе
Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе

Бу рәсем беренче гасырга караган табылдыкларга нигезләнеп ясалган. Аларның берсе — балык тоту көймәсенең калдыклары — Гәлиләя диңгезенең яры буендагы пычракка күмелгән булган, һәм аны казып чыгарганнар. Икенчесе — диңгез буендагы Мигдал шәһәрчегендәге бер йортта табылган мозаика. Андый көймәдә мачта һәм җилкән(нәр) була алган. Ә командасы, бәлки, биш кешедән: дүрт ишкәкче һәм көймәнең арткы өлешендә урнашкан бер койрыкчыдан торгандыр. Бу көймәнең озынлыгы якынча 8 м, уртасында киңлеге якынча 2,5 м һәм тирәнлеге 1,25 м булган. Ул, күрәсең, 13 я күбрәк кеше сыйдыра алган.

Гайсә давылны тынычландыра
Гайсә давылны тынычландыра

Көчле давыл күтәргән дулкыннар көймәгә каты итеп бәрелә, һәм шәкертләр, Гәлиләя диңгезен кичкәндә, юешләнеп бетә. Бу ир-атлар, батып үлүдән котлары алынып, ярдәм сорап кычкыра. Йоклап яткан Гайсә уянып китә һәм диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — дип боера. Давыл шунда ук басыла һәм «гаҗәеп тынлык урнаша» (Мк 4:35—41). Бу могҗиза шуны күрсәтә: Гайсә җир белән идарә иткәндә, ул һәм аның Атасы табигать көчләренә беркайчан да Аллаһы Патшалыгының гражданнарына зыян китерергә юл куймаячак (Ач 21:4). Марк үзе бу очракта булмаган, ләкин ул бу вакыйганы, үзенең Яхшы хәбәренә хас стиль буенча, дулкынландыргыч итеп сурәтли. Аның давылны һәм бу очракта искә алынган башка нечкәлекләрне ачык, җанлы итеп тасвирлавы шуны күрсәтергә мөмкин: аңа бу мәгълүматны көймәдә булган берәү, бәлки, Петер биргән.