Ишагыя 43:1—28

43  Хәзер исә, и Ягъкуб, синең Барлыкка Китерүчең,И Исраи́л, үзеңне булдырган Йәһвә болай ди:+ «Курыкма, чөнки мин сине йолып алдым.+ Мин сине исемең белән атадым. Син минеке.  Син сулар аша үткәндә, мин синең белән булырмын,+Елгаларны кичкәндә, су астында калмассың.+ Син ут аша үткәндә, утка пешмәссең,Ялкын сине көйдереп алмас.  Чөнки мин синең Аллаһың Йәһвә,Исраилнең Изге Аллаһысы, синең Коткаручың. Мин Мисырны синең өчен йолым итеп бирдем,Сине Хәбәшстан белән Сибага алмаштырдым.  Чөнки син минем өчен кыйммәтле булып киттең,+Мин сине хөрмәткә лаек дип санадым һәм яраттым.+ Шуңа күрә мин синең урыныңа кешеләрне,Синең җаның өчен халыкларны бирермен.  Курыкма, чөнки мин синең белән.+ Мин синең токымыңны* көнчыгыштан алып килермен,Сине көнбатыштан бергә җыярмын.+  Мин төньякка: „Аларны кайтар!“ — диярмен,+Ә көньякка әйтермен: „Аларны тоткарлама. Улларымны ерактан һәм кызларымны җирнең читләреннән китер,+  Минем исемем белән аталучы һәркемне,+ Мин үземне данлау өчен барлыкка китергән,Мин булдырган һәм яраткан һәркемне китер“.+  Күзләре булса да сукыр халыкны,Колаклары булса да саңгырау халыкны алып кил.+  Бөтен милләтләр бер урынга җыелсын, Халыклар бергә туплансын.+ Аларның* кайсысы моның турында сөйли ала? Баштагы нәрсәләрне* алар әйтеп бирә аламы?+ Хаклы булганнарын дәлилләр өчен шаһитләрен китерсен,Я кешеләр ишетеп: „Бу дөрес!“ — дисен».+ 10  «Сез минем шаһитләрем+,— ди Йәһвә,—Әйе, син минем сайланган хезмәтчем.+ Сез мине танып белсен һәм миңа иман итсен* өчен,Минем шул ук Аллаһы икәнемне аңласын өчен мин сезне сайлап алдым.+ Миңа кадәр Аллаһы булмаганҺәм миннән соң да булмады.+ 11  Мин, мин Йәһвә,+ һәм миннән башка коткаручы юк».+ 12  «Арагызда чит илаһ булмаганда,+Мин хәбәр иттем, коткардым һәм билгеле иттем. Сез минем шаһитләрем,— дип игълан итә Йәһвә,— ә мин Аллаһы.+ 13  Мин һәрвакыт шул ук Аллаһы,+Минем кулымнан беркем дә бернәрсә дә тартып ала алмый.+ Мин эшкә керешкәндә, кем моңа комачаулый ала?»+ 14  Сезнең Йолып Алучыгыз,+ Исраилнең Изге Аллаһысы+ Йәһвә болай ди: «Сезнең хакка мин аларны Бабылга җибәрермен һәм капкаларның бөтен бикләрен ватармын,+Һәм калдайлылар үз корабларында кайгы-хәсрәттән кычкырачак.+ 15  Мин Йәһвә, сезнең Изге Аллаһыгыз,+ Исраилне Барлыкка Китерүче,+ сезнең Патшагыз».+ 16  Йәһвә диңгез аша юл сала,Котырынган сулар аркылы юл булдыра.+ 17  Ул хәрби арбаларны һәм атларны,+Гаскәрне һәм көчле гаскәриләрне бергә алып чыга. Ул болай ди: «Алар ятар һәм тормас.+ Алар юкка чыгар, янып торган филтә сүндерелгәндәй сүндерелер». 18  «Элекке нәрсәләрне хәтергә төшермәгез,Үткәннәр турында уйланмагыз. 19  Менә, мин яңа нәрсә булдырам.+ Ул инде хәзер барлыкка килә. Әллә моны күрмисезме? Мин чүл аша юл салырмын+Һәм сахра аша елгалар җибәрермен.+ 20  Кырдагы кыргый хайваннар,Шакаллар һәм тәвә кошлары мине олылар,Чөнки мин чүлдә су бирәм,Сахрада елгалар агызам.+ Мин моны үз халкым — сайланганым+ эчсен өчен, 21  Үзем өчен булдырган халкымМине мактасын өчен эшлим.+ 22  Ләкин син мине чакырмадың, и Ягъкуб,+Чөнки син миннән туйдың, и Исраил.+ 23  Син миңа тулаем яндыру корбаннары китерер өчен сарыклар алып килмәдең,Корбаннарың белән мине данламадың. Миңа бүләкләр китерергә мин сине мәҗбүр итмәдем,Ла́дан сорап сине йончытмадым.+ 24  Син үз акчаңа минем өчен хуш исле камыш сатып алмадың,Корбаннарыңның мае белән мине сөендермәдең.+ Моның урынына син мине гөнаһларың белән борчыдың,Җинаятьләрең белән мине алҗыттың.+ 25  Мин үз исемем хакына+ сезнең җинаятьләрегезне* юкка чыгарам+Һәм гөнаһларыгызны искә алмам.+ 26  Хәтеремә төшер, эшебезне судта тикшерик,Хаклы икәнеңне исбатлар өчен үз сүзеңне әйт. 27  Синең иң беренче бабаң гөнаһ кылды,Синең вәкилләрең* миңа каршы баш күтәрде.+ 28  Шуңа күрә мин изге урынның мирзаларын нәҗесләрмен,Ягъкубны юк итәрмен,Исраилне мәсхәрәгә калдырырмын.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Бәлки, киләчәктә булачак баштагы нәрсәләргә карый.
Күрәсең, илаһлар.
Яки «таянсын».
Яки «фетнәле эшләрегезне».
Бәлки, Канунга өйрәтүчеләр.

Искәрмәләр

Медиаматериал