Ишагыя 45:1—25

45  Йәһвә үзенең майланган затына — Кирга+ әйтә,Аның алдында халыкларны буйсындырып,+ Патшаларны коралсызландырыр өчен,Аның алдында ике якка ачылмалы ишекләр ачылсынҺәм капкалар ябык булмасын өчен,Ул уң кулыннан тотып торган+ Кирга болай ди:  «Мин синең алдыңнан барырмын,+Калкулыкларны тигезләрмен. Мин бакыр ишекләрне җимерерменҺәм тимер бикләрне ватармын.+  Мин сиңа караңгылыктагы хәзинәләрне,Яшерен урыннарда качырылган байлыкларны бирермен,+ Шунда син минем Йәһвә икәнемне,Сине исемең белән атаган Исраи́л Аллаһысы икәнемне белерсең.+  Хезмәтчем Ягъкуб һәм сайланганым Исраил хакынаМин сине исемең белән атыйм. Мине белмәгән булсаң да, мин сиңа хөрмәтле исем бирәм.  Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк. Миннән башка Аллаһы юк.+ Мине белмәгән булсаң да, мин сине ныгытырмын.  Шунда көнчыгыштан алып көнбатышка кадәрМиннән башка беркем дә юк икәнен белерләр.+ Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.+  Мин яктылыкны булдырам+ һәм караңгылыкны бар итәм,+Тынычлык ясыйм+ һәм бәла-каза булдырам.+ Мин, Йәһвә, боларның барысын эшлим.  И күкләр, югарыдан яңгыр койдырыгыз,+Болытлар тәкъвалык яудырсын. Җир уянсын һәм котылу җимеше китерсенҺәм шул ук вакыт тәкъвалык булдырсын.+ Мин, Йәһвә, моны барлыкка китердем».  Үзенең Яратучысына* каршы торучы* кешегә кайгы,Чөнки ул җирдә ятучы башка чүлмәк ватыклары арасындагыЧүлмәк ватыгы гына! Кызыл балчык Чүлмәкчегә:* «Син нәрсә эшлисең?» — дип әйтерме?+ Я ясаган әйберең: «Аның куллары юк»,— диярме?* 10  Атасына: «Син кемгә ата буласың?» — дип әйтүчегә,Хатынга: «Син кемне* тудырасың?» — диючегә кайгы. 11  Исраилнең Изге Аллаһысы,+ аны булдырган Йәһвә болай ди: «Сез миннән булачак нәрсәләр турында сорарсызмы? Улларым хакында+ һәм кулларым булдырган нәрсәләр турында миңа боерык бирерсезме? 12  Мин җирне булдырдым+ һәм анда кешене барлыкка китердем.+ Мин кулларым белән күкләрне җәеп җибәрдем,+Аларның бөтен гаскәренә мин әмерләр бирәм».+ 13  «Мин тәкъва, шуңа күрә берәүне чакырдым,+Мин аның бөтен юлларын туры итәрмен. Ул, ул минем шәһәремне төзер,+Сөргендәге кешеләремне бушлай+ һәм ришвәтсез азат итәр»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә. 14  Йәһвә болай ди: «Мисыр табышы,* Хәбәшстанның сәүдә маллары* һәм озын буйлы шебалыларСинең яныңа килер һәм синеке булып китәр. Алар синең артыңнан чылбырланган килеш барыр. Алар килеп, сиңа сәҗдә кылыр.+ Сиңа хөрмәт күрсәтеп алар: „Һичшиксез, Аллаһы синең белән,+Аннан башка берәү дә юк, бүтән Аллаһы юк“,— дияр». 15  Чыннан да, син үзеңне яшерүче Аллаһы,И Исраил Аллаһысы, Коткаручы.+ 16  Алар барысы оятка калыр һәм кимсетелер. Потлар ясаучылар хурлыкка төшәр.+ 17  Ә Исраилне Йәһвә мәңгегә коткарыр.+ Сез мәңге оятка калмассыз һәм хур ителмәссез.+ 18  Күкләрне Барлыкка Китерүче,+ хак Аллаһы,Җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы,+Аны юкка гына* түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырганЙәһвә болай ди:+ «Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк. 19  Мин яшерен урында, караңгылык баскан җирдә сөйләмәдем.+ Мин Ягъкуб токымына:* „Мине эзләгез, ләкин тырышлыкларыгыз юкка гына булыр“,— дип әйтмәдем. Мин Йәһвә, гадел булганны сөйлим һәм дөрес булганны хәбәр итәм.+ 20  Бергә җыелыгыз һәм килегез. Якынлашыгыз, халыклар арасыннан качып котылганнар.+ Үз потларын күтәреп йөртүчеләрҺәм үзләрен коткара алмый торган илаһка дога кылучылар бернәрсә дә белми.+ 21  Үз эшегезне сөйләгез, дәлилләр китерегез. Алар бергә киңәшләшсен. Моны бик күптәннән үк кем әйтте? Борынгы заманнан ук кем хәбәр итте? Мин, Йәһвә, түгелме? Миннән башка Аллаһы юк,Миннән башка гадел* Аллаһы һәм Коткаручы юк.+ 22  Җирнең бөтен читләре, миңа борылыгыз һәм котылыгыз,+Чөнки мин Аллаһы, һәм бүтән берәү дә юк.+ 23  Мин үзем белән ант иттем,Авызымнан чыккан сүз хак,Һәм ул кире кайтмас:+ Алдымда һәрбер кеше тез чүгәр,Һәрбер тел тугрылыкта ант итәр+ 24  Һәм болай дияр: „Чын тәкъвалык һәм көч Йәһвәдә. Аңа каршы ярсыган һәркем оятка калып аның алдына килер. 25  Исраилнең барлык токымы* Йәһвәгә хезмәт итүнең дөрес булганын күрер,+Һәм аның белән мактаныр“».

Искәрмәләр

Яки «Үзен булдырган Аллаһыга».
Яки «Яратучысы белән бәхәсләшүче».
Яки «үзен булдырган Аллаһыга».
Я, бәлки, «Я кызыл балчык: „Ясаган әйбереңнең тоткычлары юк“,— диярме?»
Яки «кемне газапланып».
Я, бәлки, «эшчеләре».
Я, бәлки, «сәүдәгәрләре».
Я, бәлки, «буш булсын өчен».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «тәкъва».
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал