Рәсүлләр 24:1—27

24  Биш көннән соң өлкәннәр, Терту́л исемле оста сөйләүче бер кеше һәм баш рухани Һанани́+ килде. Алар идарәче+ алдында Пау́л өстеннән шикаятьләрен җиткерде.  Тертулны чакырдылар, һәм ул Паулны гаепли башлады: «Мөхтәрәм Феликә́с, без сезнең җитәкчелек астында тыныч-тату яшибез, һәм сез алдан күреп эш иткәнгә, халык тормышы үзгәрешләр кичерә.  Без бөтенебез боларның барысын таныйбыз һәм сезгә бик рәхмәтле.  Сезнең күп вакытыгызны аласым килми, шуңа күрә игелекле булыгыз һәм безне бераз тыңлагызчы.  Без бу кешенең җәмгыятьнең чире,+ бөтен җиһанда яшәүче яһүдләр арасында чуалыш күтәрүче+ һәм насаралылар сектасының башлыгы* булуын ачыкладык.+  Ул гыйбадәтханәне нәҗесләргә тырышты, шуңа күрә без аны кулга алдык.+  ——  Үзегез аңардан сорау алсагыз, безнең аны нәрсәдә гаепләвебезне белерсез».  Шунда яһүдләр дә, шул гаепләүләргә кушылып, бу сүзләрне раслый башладылар. 10  Идарәче Паулга, сөйләргә мөмкин дип, ишарә ясагач, Паул болай диде: «Мин сезнең күп еллар буе бу халыкка хаким булып хезмәт итүегезне беләм, шуңа күрә мин үземне сезнең алдыгызда яклавыма шатмын.+ 11  Аллаһыга табыныр өчен Иерусалимга килгәнемә+ 12 көннән дә артык булмады. Моны сез үзегез дә тикшерә аласыз. 12  Минем гыйбадәтханәдә берәрсе белән бәхәсләшкәнемне дә, синагогаларда я шәһәрнең үзендә халыкны котыртып йөргәнемне дә күргән кеше юк. 13  Алар хәзер миңа ташлаган гаепләүләрен дә исбат итә алмыйлар. 14  Әмма сезнең алда шуны таныйм: мин, алар „секта“ дип атаган юлдан барып, ата-бабаларым Аллаһысына изге хезмәт башкарам,+ Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында язылганнарның барысына ышанам.+ 15  Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да+ үледән тереләчәк+ дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга өмет баглыйм. 16  Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы һәм кешеләр алдында саф вөҗдан сакларга тырышам.+ 17  Инде күп кенә еллар узгач, мин үз халкыма хәер һәм бүләкләр китерергә+ дип Иерусалимга килгән идем. 18  Алар мине гыйбадәтханәдә, мин пакьләнү йоласын үтәп анда булганда очраттылар.+ Анда халык та җыелмаган, шау-шу да юк иде, ләкин анда А́сия өлкәсеннән килгән яһүдләр бар иде.+ 19  Алар, мине гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, сезнең каршыгызга килеп, мине гаепләргә тиеш иделәр.+ 20  Яисә бу кешеләр, мине Югары киңәшмәдә хөкем иткәндә, миндә нинди гаеп тапканнарын әйтсеннәр. 21  Мин анда булганда: „Мине үлеләрнең терелүенә өметләнгәнем өчен хөкем итәләр!“+ — дип кычкырган идем, алар мине шул сүзләрне әйтүдә генә гаепләр». 22  Әмма шул Юл+ хакында шактый күп белгән Феликәс: «Сезнең эшегез буенча гаскәр башлыгы Ли́сий килгәч карар чыгарырмын»,— дип, аларның эшен кичектерде. 23  Ә йөзбашына Паулны сак астында тотарга, аңа кайбер яклардан ирек бирергә һәм аның дусларына аңа хезмәт күрсәтүдә комачауламаска кушты. 24  Берничә көннән соң Феликәс үз хатыны Дрөсилә́ белән килде, аның хатыны яһүд иде. Ул Паулны чакыртып алды да аның Мәсих Гайсәгә иман итү турында сөйләгәнен тыңлап утырды.+ 25  Әмма Паул тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында сөйләгәнгә,+ Феликәс куркып калды һәм: «Хәзер китсәң дә була, уңайлы вакыт тапкач, сине тагын чакыртырмын»,— диде. 26  Ә үзе, Паул аңа акча бирер дип өметләнә иде, шуңа күрә аны тагы да ешрак чакыртып, аның белән әңгәмәләр корды. 27  Әмма ике ел узгач, Феликәс урынына По́рки Фисте́ килде. Феликәс, яһүдләргә ярарга тырышып,+ Паулны төрмәдә калдырды.

Искәрмәләр

Яки «баш җитәкчесе».

Искәрмәләр

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)

өлкәннәр: Монда яһүд халкының җитәкчеләре турында сүз бара; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.)

оста сөйләүче: Яки «юрист; адвокат». Монда кулланылган ре́тор дигән грек сүзенең мәгънәсе башта «оста сөйләүче; оратор» булган, ә соңыннан ул «судта сөйләүче; адвокат» дигәнне дә аңлата башлаган. Тертул Кайсариядә идарәче Феликәс алдында яһүдләрнең Паул өстеннән шикаятьләрен җиткергән.

җәмгыятьнең чире: Яки «тынычлык бозучы». Сүзгә-сүз «үләт». Монда кулланылган грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында тагын бер тапкыр гына, Лк 21:11 дә очрый. Анда ул үләтләрне, ягъни киң таралган чирләрне, күрсәтер өчен кулланыла. Монда Рс 24:5 тә ул образлы кулланыла һәм «җәмгыятьнең чире», ягъни проблемалар тудыручы, тынычлык бозучы я җәмгыять өчен куркыныч булып торучы, дип саналган кешене аңлата.

җиһанда: Лк 2:1 гә аңлатманы кара.

насаралылар: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.

сектасының: Монда «секта» дип тәрҗемә ителгән ха́йресис (аннан «ересь» сүзе барлыкка килгән) дигән грек сүзенең мәгънәсе башта, күрәсең, «сайлау» булган. Шул мәгънәдә бу сүз Септуагинтада Лв 22:18 дә кулланыла; анда «үз сайлаулары буенча» бүләкләр китергән исраиллеләр турында әйтелә. Мәсихче Грек Язмаларында кулланылганда, бу төшенчә башкаларныкыннан аерылып торган карашларга я тәгълиматларга ия кешеләр төркемен аңлата. Бу сүз яһүд диненең ике төп агымына — фарисейлар белән саддукейларга карата кулланылган (Рс 5:17; 15:5; 26:5). Мәсихчеләр динен тотмаган кешеләр мәсихчеләрне, күрәсең, яһүд диненнән аерылган төркем итеп санап, «секта» я «насаралылар сектасы» дип атаган (Рс 24:5, 14; 28:22). Грек сүзе ха́йресис шулай ук мәсихче җыелышта барлыкка килгән төркемнәргә карата да кулланылган. Гайсә үз шәкертләре арасында бердәмлек хөкем сөрәчәгенә басым ясаган һәм моның турында дога кылган (Ях 17:21), һәм рәсүлләр мәсихче җыелышта бердәмлек сакларга тырышкан (1Кр 1:10; Яһ 17—19). Җыелыш әгъзалары төркемнәргә бүленсә, бу шул бердәмлекне бозар иде. Шуңа күрә, грек сүзе ха́йресис, андый төркемнәрне сурәтләгәндә, тискәре мәгънәдә — бүленешләр китереп чыгаручы төркем, ягъни секта, мәгънәсендә кулланыла башлаган. Ышануларда бердәмлек булмау кайнар бәхәсләр, фикер каршылыклары һәм хәтта дошманлык тудыра алган. (Рс 23:7—10 белән чагыштыр.) Шуңа күрә сектантлыктан сакланырга кирәк булган, һәм ул «гөнаһлы тәннең эшләре» дип саналган (Гл 5:19—21; 1Кр 11:19; 2Пт 2:1).

Насаралы: Гайсәгә, ә соңыннан аның шәкертләренә карата кулланылган төшенчә (Рс 24:5). Күп яһүдләргә Гайсә исеме бирелгәнгә, аңа өстәмә исем кушу гадәти нәрсә булган. Изге Язмалар язылган чорда кешеләргә чыгышлары кайдан булса, шул урын исеме бирү гадәте киң таралган булган (2Иш 3:2, 3; 17:27; 23:25—39; Нм 1:1; Рс 13:1; 21:29). Гайсә үзенең күпчелек гомерен Гәлиләядә Насара шәһәрендә яшәгән, шуңа күрә аңа карата бу төшенчәне куллану гадәти булган. Гайсәне төрле очракларда һәм төрле кешеләр еш кына «насаралы» дип атаган (Мк 1:23, 24; 10:46, 47; 14:66—69; 16:5, 6; Лк 24:13—19; Ях 18:1—7). Гайсә үзе дә бу исемне кабул итеп кулланган (Ях 18:5—8; Рс 22:6—8). Җәфалану баганасы өстенә урнаштырылган тактага Пилат еврейчә, латинча һәм грекча «Яһүдләр Патшасы насаралы Гайсә» дип язган (Ях 19:19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң рәсүлләр һәм башкалар да еш кына Гайсәне насаралы дип атаган. (Рс 2:22; 3:6; 4:10; 6:14; 10:38; 26:9; шулай ук Мт 2:23 кә аңлатманы кара.)

җир йөзендә яшәүче: «Җир йөзендә яшәүче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Рс 24:5).

Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган борынгы тәрҗемәләрдә 6—8 нче шигырьләрнең өлешләре буларак мондыйрак сүзләр өстәлгән: «һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек. (7) Ләкин гаскәр башлыгы Лисий килеп, аны безнең кулдан көч белән тартып алды. (8) Аны гаепләүчеләргә яныгызга килергә кушты». Әмма бу сүзләр иң борынгы һәм иң ышанычлы кулъязмаларда очрамый һәм, күрәсең, Рәсүлләр китабының төп нөсхәсендә булмаган. (А3 кушымт. кара.)

изге хезмәт башкарам: Яки «гыйбадәт кылам». Монда кулланылган грек фигыле латре́уо башлыча хезмәт итүне күрсәтә, ләкин кайбер контекстларда аны «гыйбадәт кылырга» я «табынырга» дип тәрҗемә итеп була. Изге Язмаларда кулланылганда, грек сүзе латре́уо гадәттә Аллаһыга хезмәт итүне аңлата я аңа гыйбадәт кылу белән бәйле хезмәтне (Мт 4:10; Лк 1:74; 2:37; 4:8; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3), шул исәптән изге чатырда яки гыйбадәтханәдә хезмәт итүне белдерә (Ев 8:5; 9:9; 10:2; 13:10). Берничә очракта ул ялган табынуны — барлыкка китерелгән нәрсәләргә хезмәт итү я табынуны аңлата (Рс 7:42; Рм 1:25).

үледән тереләчәк: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла. (Менә кайбер мисаллар: Мт 22:31; Рс 2:31; 4:2; 17:18, 32; 23:6; 1Кр 15:12, 13.) Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы очрый; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. (Сүзлекне кара.)

Юл: Ягъни «мәсихче юл».

йөзбашына: Яки «гаскәр башлыгына». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри белән җитәкчелек иткән.

Дрөсилә: Бу — Рс 12:1 дә искә алынган Һирудның, ягъни Һируд Әгрип I нең, өченче һәм иң кече кызы. Дрөсилә якынча б. э. 38 елында туган. Ул Әгрип II һәм Бәрникәнең сеңелесе булган. (Рс 25:13 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Һируд (Ирод)» кара.) Аның икенче ире идарәче Феликәс булган. Дрөсилә башта Сурия шәһәре Эмесның патшасы Азизга кияүгә чыккан, әмма соңрак аның белән аерылышкан һәм якынча б. э. 54 елында үзенә якынча 16 яшь булганда Феликәскә кияүгә чыккан. Паул Феликәс алдында «тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында» сөйләгәндә, Дрөсилә дә, бәлки, шунда булгандыр (Рс 24:25). Феликәс идарә итүне Фистегә тапшырганда, «яһүдләргә ярарга тырышып», Паулны төрмәдә калдырган (Рс 24:27). Кайберәүләр уйлаганча, моны ул үзенең яшь яһүд хатынының күңелен табар өчен эшләгән.

Бәрникә: Ул Һируд Әгрип II нең сеңелесе булган һәм аның (үзенең кан кардәше) белән җенси мөнәсәбәтләрдә торган. Соңрак Бәрникә Титның (ул Рим императоры булып киткәнче) сөяркәсе булып киткән.

Медиаматериал

Югары киңәшмә
Югары киңәшмә

Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)

1. Баш рухани

2. Югары киңәшмә әгъзалары

3. Гаепләнүче

4. Сәркатипләр