Рәсүлләр 4:1—37

4  Пете́р белән Яхъя халыкка моның турында сөйләп торганда, алар янына руханилар, гыйбадәтханә башлыгы+ һәм саддукейлар+ килде.  Аларның шул ике шәкерткә ачулары чыккан иде, чөнки рәсүлләр халыкны өйрәтеп Гайсәнең үледән терелүе турында ачык сөйли иделәр.+  Алар шәкертләрне кулга алдылар* һәм иртәгесе көнгә кадәр сак астына тапшырдылар,+ чөнки инде кич җиткән иде.  Әмма шәкертләрне тыңлап торган кешеләрнең күбесе аларның сүзләренә ышанды. Аларның саны якынча 5 000 иде.+  Икенче көнне Иерусалимда яһүдләрнең башлыклары, өлкәннәре һәм канунчылары җыелды.  (Анда шулай ук өлкән рухани Һанна́с,+ Каяфә́с,+ Яхъя, Искәндә́р һәм өлкән руханиның башка бар туганнары килгән иде.)  Алар Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: «Сез моны нинди кодрәт белән яки кем исеменнән эшләдегез?» — дип сорады.+  Шунда Петер, изге рух белән сугарылып,+ аларга болай диде: «Халык башлыклары һәм өлкәннәр,  бүген бездән бу аксак кешегә кылган игелегебез+ турында сорау алалар икән һәм сезнең аны кем савыктырганын* беләсегез килә икән, 10  сезнең барыгызга һәм бөтен Исраи́л халкына шул билгеле булсын: сез баганага кадаклаган,+ әмма Аллаһы үледән терелткән+ насаралы Гайсә Мәсих исеме хакына,+ аның ярдәмендә* бу кеше сәламәтләнде һәм монда, сезнең каршыгызда, басып тора. 11  Шул Гайсәне — „ташны сез, төзүчеләр, кире каксагыз да, ул иң мөһим почмак ташы булып китте“.+ 12  Безне аңардан башка беркем дә коткара алмый, чөнки җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткара алырдай+ башка исем+ юк». 13  Петер белән Яхъяның кыюлыгын күреп һәм аларның белемсез, гап-гади кешеләр булуына төшенеп,+ алар шаккаттылар. Петер белән Яхъяның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр булуын аңлый башладылар+ 14  һәм алар янында басып торучы савыккан кешегә карап,+ каршы бер сүз дә әйтә алмадылар.+ 15  Шунда аларга Югары киңәшмә залыннан чыгып торырга куштылар, ә үзләре бер-берсе белән киңәшләшә башладылар: 16  «Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә инде?+ Алар бит чыннан да гаҗәеп галәмәт кылдылар, һәм бу галәмәтне Иерусалимда яшәүче һәр кеше күрде,+ без аны инкяр итә алмыйбыз. 17  Шулай да бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны каты кисәтик: башка беркемгә дә беркайчан Гайсә исеменнән сөйләмәсеннәр».+ 18  Шуннан соң аларны чакырып керттеләр дә Гайсә исеменнән бер җирдә дә бернәрсә сөйләмәскә һәм бернәрсәгә дә өйрәтмәскә куштылар. 19  Ләкин моңа Петер белән Яхъя болай диделәр: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһы каршында аны түгел, ә сезне тыңлау дөрес булырмы?+ 20  Ә инде безнең турында әйткәндә, күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз». 21  Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча һәм халыктан куркып, Петер белән Яхъяга тагын бер тапкыр янадылар да аларны чыгарып җибәрделәр. Халык булган хәл аркасында Аллаһыны данлый иде, шуңа күрә алар курыктылар.+ 22  Ә савыгу могҗизасын татыган теге кеше 40 яшьтән узган иде инде. 23  Азат ителгәннән соң, Петер белән Яхъя имандашлары янына киттеләр һәм аларга өлкән руханилар белән өлкәннәр әйткәнне сөйләп бирделәр. 24  Моны ишеткәч, алар барысы бердәм рәвештә Аллаһыга дога кылды: «Аллаһы Тәгалә, син күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы бар нәрсәләрне Барлыкка Китерүче.+ 25  Син изге рух ярдәмендә үз хезмәтчең һәм атабыз Давыт аша+ болай дидең: „Ни өчен халыклар шаулаша, ни өчен халыклар буш нәрсәләр турында уйлана? 26  Җирдәге патшалар Йәһвәгә һәм аның майланганына каршы күтәрелә, һәм башлыклар, бердәй булып, аларга каршы җыелды“.+ 27  Чынлап та, Һиру́д һәм По́нти Пила́т,+ башка халык кешеләре һәм Исраилдәге халыклар син майлаган изге хезмәтчең Гайсәгә+ каршы бу шәһәрдә 28  син алдан билгеләнгәнне үтәр өчен бергә җыелдылар. Бу синең кодрәтең ярдәмендә һәм ихтыярың буенча булды.+ 29  Хәзер, Йәһвә, аларның янауларына игътибар ит һәм үз хезмәтчеләреңә синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир. 30  Һәм шул ук вакыт савыктырыр өчен үз кулыңны сузып, үзеңнең изге хезмәтчең Гайсә исеме аша+ галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр күрсәтүеңне дәвам ит».+ 31  Бу ялварулы догадан соң, алар җыелган урын селкенеп куйды, һәм барысы да изге рух белән сугарылып,+ Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башлады.+ 32  Ә бихисап күп иман итүче күңелләре һәм җаннары белән бердәм иде, һәм берсе дә үз милкен үзенеке дип атамады, һәрнәрсә уртак иде.+ 33  Рәсүлләр Хуҗалары Гайсәнең терелүе турында төпле шаһитлек бирделәр,+ һәм Аллаһы аларның барысына юмарт игелеген мул биреп торды. 34  Аларның берсе дә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады,+ чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын 35  рәсүлләргә тапшыра иделәр.+ Һәркемгә ихтыяҗына карап бирелә иде.+ 36  Мәсәлән, Кипрда туган Йосыф исемле бер ле́виле, рәсүлләр аны Барна́б+ (ягъни «Юаныч улы») дип атый иделәр, 37  үз җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «шәкертләр өстенә кулларны куйдылар».
Яки «коткарганын».
Я, бәлки, «бу исем хакына».

Искәрмәләр

гыйбадәтханә башлыклары: Монда грек текстында сүзгә-сүз «башлыклар» дип әйтелә, ләкин Лк 22:52 дә, нинди башлыклар турында сүз барганын күрсәтер өчен, «гыйбадәтханә» сүзе өстәлә. Шуңа күрә аңлаешлы булсын өчен монда «гыйбадәтханә» сүзе өстәлгән. Бу башлыкларны Лүк кенә искә ала (Рс 4:1; 5:24, 26). Алар гыйбадәтханә сакчыларының җитәкчеләре булган. Аларны Яһүд белән сөйләшергә, Гайсәнең булачак кулга алынуы законлы булып күренсен өчен, чакырганнардыр.

Петер белән Яхъя: Яки «Алар икесе». Сүзгә-сүз «Алар».

гыйбадәтханә башлыгы: Шулай ук ул Рс 5:24, 26 да искә алына. Б. э. I гасырына бу вазифаны дәрәҗә ягыннан баш руханидан соң икенче булган рухани үтәгән. Гыйбадәтханә башлыгы гыйбадәтханәдә хезмәт иткән руханилар белән җитәкчелек иткән. Ул шулай ук левилеләрдән торган гыйбадәтханә сакчылары ярдәмендә гыйбадәтханәдә һәм аның тирәсендә тәртип саклаган. Аңа буйсынган башлыклар гыйбадәтханә капкаларын иртән ачкан, ә кичен япкан левилеләрне күзәткән. Бу башлыклар гыйбадәтханә хәзинәсе өчен җаваплы булган, тулаем алганда халык арасындагы тәртипне саклаган һәм гыйбадәтханәнең билгеле бер өлешләренә чит кеше кермәсен өчен күзәткән. Левилеләр 24 төркемгә бүленгән булган. Һәр төркем елына ике тапкыр бер атна хезмәт иткән. Һәр төркемдә, күрәсең, башлык булган, һәм ул гыйбадәтханә башлыгы алдында җаваплы булган. Гыйбадәтханәдәге башлыклар зур хакимлеккә ия булган. Алар Гайсәне үтерергә сүз куешкан өлкән руханилар белән бергә искә алына. Гайсә сатылган төнне алар үз сакчылары белән аны кулга алырга килгән (Лк 22:4 (аңлатманы кара), 52).

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)

өлкәннәре: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.

Каяфәс һәм өлкән рухани Һаннас: Чумдыручы Яхъяның хезмәт итә башлаганын күрсәткәндә, Лүк яһүдләрнең руханилык хезмәте белән идарә иткән ике абруйлы кеше көннәрен искә ала. Һаннас Римның Суриядәге идарәчесе Квирини тарафыннан якынча б. э. 6 я 7 елында баш рухани итеп билгеләгән булган һәм якынча б. э. 15 елына кадәр хезмәт иткән. Римлылар Һаннасны баш рухани хезмәтеннән азат иткәннән соң да һәм ул инде шул титулны йөртмәсә дә, ул, күрәсең, баш рухани булгандагы һәм яһүди руханилар арасында югары абруйлы булгандагы кебек, зур хакимлеккә һәм тәэсиргә ия булган. Аның биш улы баш рухани булып хезмәт иткән булган, ә кияве Каяфәс баш рухани булып якынча б. э. 18 елыннан алып якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. Шуңа күрә б. э. 29 елында баш рухани булып Каяфәс хезмәт иткән булса да, Һаннас үзенең күренекле дәрәҗәсе аркасында тиешенчә «өлкән рухани» дип аталган (Ях 18:13, 24; Рс 4:6).

өлкән рухани Һаннас: Һаннасны Римның Суриядәге идарәчесе Квирини якынча б. э. 6 я 7 елында баш рухани итеп билгеләгән булган, һәм ул якынча б. э. 15 елына кадәр хезмәт иткән. Һаннас, баш рухани хезмәтеннән азат ителгәннән соң да һәм инде шул титулны йөртмәсә дә, күрәсең, элекке баш рухани буларак һәм яһүди руханилар арасында югары абруйлы булганга, зур хакимлеккә һәм тәэсиргә ия булган. Аның биш улы баш рухани булып хезмәт иткән булган, ә кияве Каяфәс баш рухани булып якынча б. э. 18 елыннан алып якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. (Лк 3:2 гә аңлатманы кара.) Ях 18:13, 19 да Һаннас «өлкән рухани» дип атала. Монда кулланылган архиере́ус дигән грек сүзе хезмәт итүче баш руханига карата да һәм руханилык хезмәтендәге күренекле берәр кешегә, шул исәптән элекке баш руханига, карата да кулланылырга мөмкин. (Сүзлектән «Өлкән рухани» кара.)

Каяфәс: Бу баш рухани Рим хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән булган. Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, нәкъ үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул якынча б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. Нәкъ ул Гайсәдән сорау алган һәм аны Пилатка илтеп тапшырган (Мт 26:3, 57; Ях 11:49; 18:13, 14, 24, 28). Рәсүлләр китабында ул исеме буенча монда гына искә алына, ә башка урыннарда аның турында «баш рухани» дип әйтелә (Рс 5:17, 21, 27; 7:1; 9:1).

Насаралы: Гайсәгә, ә соңыннан аның шәкертләренә карата кулланылган төшенчә (Рс 24:5). Күп яһүдләргә Гайсә исеме бирелгәнгә, аңа өстәмә исем кушу гадәти нәрсә булган. Изге Язмалар язылган чорда кешеләргә чыгышлары кайдан булса, шул урын исеме бирү гадәте киң таралган булган (2Иш 3:2, 3; 17:27; 23:25—39; Нм 1:1; Рс 13:1; 21:29). Гайсә үзенең күпчелек гомерен Гәлиләядә Насара шәһәрендә яшәгән, шуңа күрә аңа карата бу төшенчәне куллану гадәти булган. Гайсәне төрле очракларда һәм төрле кешеләр еш кына «насаралы» дип атаган (Мк 1:23, 24; 10:46, 47; 14:66—69; 16:5, 6; Лк 24:13—19; Ях 18:1—7). Гайсә үзе дә бу исемне кабул итеп кулланган (Ях 18:5—8; Рс 22:6—8). Җәфалану баганасы өстенә урнаштырылган тактага Пилат еврейчә, латинча һәм грекча «Яһүдләр Патшасы насаралы Гайсә» дип язган (Ях 19:19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң рәсүлләр һәм башкалар да еш кына Гайсәне насаралы дип атаган. (Рс 2:22; 3:6; 4:10; 6:14; 10:38; 26:9; шулай ук Мт 2:23 кә аңлатманы кара.)

баганага кадаклаган: Яки «баганага (колгага) беркеткән». (Мт 20:19 га аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)

насаралы: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.

баганага кадаклап үтерәчәк: Яки «баганага (колгага) беркетәчәк». Мәсихче Грек Язмаларында грек фигыле стауро́о 40 тан артык тапкыр кулланыла, һәм бу аларның беренчесе. Бу «җәфалану баганасы» дип тәрҗемә ителгән стауро́с дигән грек исеменең фигыль формасы. (Мт 10:38; 16:24; 27:32 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Багана», «Җәфалану баганасы» кара.) Бу фигыль Септуагинтада Әс 7:9 да кулланылган. Анда 20 метрдан биегрәк баганага Һәмәнне асып куярга боерык бирелә. Классик грек телендә шушы фигыль «колгалар белән киртәләү, койма я казык читән кую» дигән мәгънә йөрткән.

иң мөһим почмак ташы: Мт 21:42 гә аңлатманы кара.

иң мөһим почмак ташы: Яки «төп таш». Зб 118:22 дәге еврей сүзтезмәсе һәм монда кулланылган грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «почмак башы» дигәнне аңлата. Аны төрлечә аңлап булса да, ул, күрәсең, ике стена бергә нык торсын өчен, алар тоташкан урында өстә урнаштырылган ташны белдерә. Гайсә бу пәйгамбәрлекне өземтә итеп китергән һәм аны, үзен «иң мөһим почмак ташы» дип атап, үзенә кулланган. Берәр бинаның иң өске ташы күренгән кебек, Гайсә Мәсих тә майланганнардан торган мәсихче җыелышның — рухи гыйбадәтханәнең — баш ташы булып тора.

кыюлыгын: Грек сүзе парреси́а «ышану; сөйләү иреге» дип тә тәрҗемә ителгән (1Ях 5:14, иск.). Еш кына «кыюлык белән сөйләү» дип бирелгән бу исем һәм тамырдаш фигыль парресиа́зомай Рәсүлләр китабында күп мәртәбә очрый һәм беренче мәсихчеләрнең кыюлык белән вәгазьләгәннәрен күрсәтә (Рс 4:29, 31; 9:27, 28; 13:46; 14:3; 18:26; 19:8; 26:26).

белемсез: Яки «аз белемле». Монда кулланылган грек төшенчәсе агра́мматос надан дигәнне аңлатырга мөмкин, ләкин бу контекстта ул, күрәсең, раввиннар мәктәпләрендә белем алмаган кешеләрне күрсәтә. Мөгаен, беренче гасырда күпчелек яһүдләр, өлешчә синагогаларда төрле белем бирелгәнгә, укый һәм яза белгән. Әмма Петер белән Яхъя, Гайсә кебек, раввиннар мәктәпләрендә укымаган. (Ях 7:15 белән чагыштыр.) Гайсә көннәрендәге дини элита тиешле дини белемне андый мәктәпләрдә генә алып булган дип уйлаган. Саддукейлар һәм фарисейлар, һичшиксез, Петер белән Яхъяны Канунны халыкка өйрәтергә я аңлатырга яраклы түгел дип санаган. Өстәвенә, бу ике шәкерт тә Гәлиләядән булган, ә анда күпчелек кеше игенчеләр, көтүчеләр һәм балыкчылар булган. Иерусалимдагы һәм Яһүдиядәге дини җитәкчеләр һәм башка кешеләр, күрәсең, Гәлиләядән булган кешеләргә кимсетеп караган һәм Петер белән Яхъяны «белемсез» һәм «гап-гади» кешеләр дип санаган (Ях 7:45—52; Рс 2:7). Аллаһы исә аларга алай карамаган (1Кр 1:26—29; 2Кр 3:5, 6; Яг 2:5). Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә аларга һәм үзенең башка шәкертләренә бик күп белем биргән һәм аларны тырышып өйрәткән (Мт 10:1—42; Мк 6:7—13; Лк 8:1; 9:1—5; 10:1—42; 11:52). Терелтелгәннән соң, ул үз шәкертләрен өйрәтүен изге рух ярдәмендә дәвам иткән (Ях 14:26; 16:13; 1Ях 2:27).

Югары киңәшмә залыннан: Яки «Югары киңәшмәдән». (Лк 22:66 га аңлатманы кара.)

Югары киңәшмә залына: Яки «үзләренең Югары киңәшмәсенә». Югары киңәшмә яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды булган. «Югары киңәшмә залы» я «Югары киңәшмә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сине́дрион сүзгә-сүз «бергә утыру» дигәнне аңлата. Ул берәр очрашуны я җыелышны күрсәтер өчен гомуми төшенчә булса да, Исраилдә дини хөкем органын я судны да аңлата алган. Бу грек сүзе шул судны тәшкил иткән кешеләрне яки шул судның бинасын я урнашкан урынын аңлатырга мөмкин. (Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Югары киңәшмә» кара; шулай ук Югары киңәшмә залының кайдарак урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)

могҗизасын: Яки «билгесен». Еш кына «билге» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе семе́йон монда Аллаһы ярдәмен дәлилләүче могҗизалы вакыйганы аңлата.

Аллаһы Тәгалә: Монда кулланылган деспо́тес дигән грек сүзенең төп мәгънәсе «хуҗа» (1Тм 6:1; Тит 2:9; 1Пт 2:18). Бу сүз Аллаһыга мөрәҗәгать буларак кулланылганда, мәсәлән монда, шулай ук Лк 2:29 һәм Ач 6:10 да, ул, аның идарәсенең өстенлеген күрсәтер өчен, «Аллаһы Тәгалә» дип бирелә. Башка тәрҗемәләрдә «Раббы», «Хөкемдар» һәм «Ходай Тәгалә» дигән титуллар кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп тәрҗемәләре Адона́й (Аллаһы Тәгалә) дигән еврей төшенчәсен куллана, әмма ким дигәндә андый бер тәрҗемәдә монда тетраграмматон кулланыла.

Мәсихен: Яки «Майланган затын». Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. (Мт 1:1 гә аңлатманы һәм шушы шигырьдәге Йәһвәнең Мәсихен дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)

син майлаган: Яки «син Мәсих иткән». Монда кулланылган грек фигыле хри́о сүзгә-сүз берәрсенә май кою дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында ул рухи һәм күчмә мәгънәдә генә кулланыла һәм Аллаһының берәр шәхесне, үз җитәкчелегендәге берәр махсус вазифаны үтәр өчен, аерып куюын аңлата. Бу грек фигыле шулай ук Лк 4:18; Рс 10:38; 2Кр 1:21; һәм Ев 1:9 да очрый. Башка грек сүзе але́йфо тәнгә май я мазь сөртүне аңлата; мәсәлән, аны юынганнан соң сөрткәннәр, дару итеп кулланганнар яки ул мәетне җирләүгә әзерләгәндә кулланылган (Мт 6:17; Мк 6:13; 16:1; Лк 7:38, 46; Яг 5:14).

Мәсихне: Месси́ас дигән грек сүзе (маши́ах дигән еврей сүзенең транслитерациясе) Мәсихче Грек Язмаларында ике мәртәбә генә очрый. (Ях 4:25 кара.) Маши́ах титулы «(сыекча белән) майлау» һәм «майлау» дигәнне аңлаткан маша́х дигән еврей фигыленнән барлыкка килгән (Чг 29:2, 7). Изге Язмалар язылган чорда руханилар, идарәчеләр һәм пәйгамбәрләр, йола буенча, май белән майланган булган (Лв 4:3; 1Иш 16:3, 12, 13; 1Пат 19:16). Монда Ях 1:41 дә «Мәсих» титулы «майланган зат» дигәнне аңлата диелә. «Майланган зат» дигән мәгънәне грек сүзе христо́с та йөртә. Ул Мәсихче Грек Язмаларында 500 дән артык тапкыр очрый. Ул да татар телендәге Изге Язмаларда «Мәсих» дип тәрҗемә ителә. (Мт 1:1 гә аңлатманы кара.)

Йәһвәгә: Зб 2:2 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

аның майланганына: Яки «аның Мәсихенә». Монда өзек итеп китерелгән Зб 2:2 дә еврей төшенчәсе маши́ах (майланган зат) кулланыла. Бу төшенчәдән Мәсих титулы килеп чыккан. (Лк 2:26; Ях 1:41; Рс 4:27 гә аңлатмаларны кара.)

син майлаган: Яки «син Мәсих иткән». Монда кулланылган грек фигыле хри́о сүзгә-сүз берәрсенә май кою дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында ул рухи һәм күчмә мәгънәдә генә кулланыла һәм Аллаһының берәр шәхесне, үз җитәкчелегендәге берәр махсус вазифаны үтәр өчен, аерып куюын аңлата. Бу грек фигыле шулай ук Лк 4:18; Рс 10:38; 2Кр 1:21; һәм Ев 1:9 да очрый. Башка грек сүзе але́йфо тәнгә май я мазь сөртүне аңлата; мәсәлән, аны юынганнан соң сөрткәннәр, дару итеп кулланганнар яки ул мәетне җирләүгә әзерләгәндә кулланылган (Мт 6:17; Мк 6:13; 16:1; Лк 7:38, 46; Яг 5:14).

Йәһвәгә: Зб 2:2 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

Йәһвә: Бу сүзләр «Аллаһы Тәгаләгә» юнәлтелгән доганың өлеше (Рс 4:24ә); «Аллаһы Тәгалә» дип грек сүзе деспо́тес тәрҗемә ителә, һәм ул шулай ук Лк 2:29 да Аллаһыга әйтелгән догада кулланыла. Рәсүлләр китабындагы бу догада Гайсә «изге хезмәтчең» дип атала (Рс 4:27, 30). Шәкертләрнең догасы Зб 2:1, 2 дән алынган өзекне үз эченә ала; анда Аллаһы исеме кулланыла. (Рс 4:26 га аңлатманы кара.) Өстәвенә, Йәһвә, аларның янауларына, ягъни Югары киңәшмә янауларына, игътибар ит дигән бу үтенечтә Еврей Язмаларында язылган догалардагы төшенчәләргә охшаш сүзләр кулланыла; мәсәлән: 2Пат 19:16, 19 һәм Иш 37:17, 20 дә; бу шигырьләрдә Аллаһы исеме очрый. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 4:29 кара.)

галәмәтләр: Мәсихче Грек Язмаларында грек сүзе те́рас һәрвакыт семе́йон («билге») дигән сүз белән бергә кулланыла һәм икесе дә күплек санда килә (Мт 24:24; Ях 4:48; 2Кр 12:12). Башлыча, те́рас сүзе курку-хөрмәт я гаҗәпләнү уятучы берәр нәрсәне аңлата.

могҗизалы күренешләр: Рс 2:19 га аңлатманы кара.

ялварулы догадан соң: Яки «Үтенгәннән соң». Монда кулланылган грек фигыле де́омай көчле хисләр чагылдырып, эчкерсез дога кылуны аңлата. «Ялварулы дога» дип бирелгән тамырдаш исем де́есис «басынкы һәм эчкерсез үтенү» дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында бу исем Аллаһыга мөрәҗәгать ителгәндә генә кулланыла. Хәтта Гайсә дә «үзен үлемнән Коткара Алучыга ялварып һәм үтенеп, ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган» (Ев 5:7). Монда грек текстында шушы исем күплек санда кулланыла, һәм бу Гайсәнең Йәһвәгә бер тапкырдан күбрәк үтенгәнен күрсәтә. Мәсәлән, Гитсимән бакчасында Гайсә кат-кат һәм кайнар дога кылган (Мт 26:36—44; Лк 22:32).

Аллаһы сүзен: Бу сүзтезмә Рәсүлләр китабында күп тапкыр очрый (Рс 6:2, 7; 8:14; 11:1; 13:5, 7, 46; 17:13; 18:11). Монда «Аллаһы сүзе» төшенчәсе Йәһвә Аллаһыдан булган яхшы хәбәрне белдерә; анда Гайсә Мәсихнең Аллаһы ниятенең үтәлешендәге мөһим роле турында әйтелә.

күңелләре һәм җаннары белән бердәм иде: Яки «йөрәкләре һәм җаннары белән бер иде». Бу сүзтезмә бихисап күп иман итүче арасындагы бердәмлекне һәм тату мөнәсәбәтләрне сурәтли. Фп 1:27 дәге «бергәләшеп [«бер җанда», иск.]» дигән сүзтезмәне шулай ук «бер максат белән» я «бер кешедәй» дип тәрҗемә итеп була. Еврей Язмаларында «бербөтен йөрәк» яки «бер йөрәк» дигән сүзтезмә 1Ел 12:38 һәм 2Ел 30:12 дә (иск.) теләктә һәм берәр эшне үтәүдә бердәм булуны сурәтләр өчен кулланыла. Шулай ук «йөрәк» һәм «җан» дигән сүзләр, бөтен эчке кешене күрсәтер өчен, еш кына бергә искә алына (Кн 4:29; 6:5; 10:12; 11:13; 26:16; 30:2, 6, 10). Бу грек сүзтезмәсе монда охшаш мәгънәдә кулланыла, һәм аны «алар фикерләрдә һәм максатларда тулысынча бердәм иде» дип тәрҗемә итеп була. Бу Гайсәнең догасы буенча булган; ул үз шәкертләре төрле чыгышларына карамастан бердәмлектә булсын дип дога кылган булган (Ях 17:21).

Юаныч улы: Яки «Дәртләндерү улы». Бу — Йосыф исемле бер шәкерткә бирелгән Барнаб дигән икенче исемнең тәрҗемәсе. Яһүдләр арасында Йосыф исеме киң кулланылганга, рәсүлләр, бәлки, аңа Барнаб исемен гамәли яктан уңайлы булсын өчен биргәндер. (Рс 1:23 белән чагыштыр.) Бу шигырьдәге улы сүзенә аңлатмада аңлатылганча, ул кайчак берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен кулланыла. Юаныч улы дигән кушамат, күрәсең, Йосыфның кешеләрне дәртләндерергә һәм юатырга гаҗәеп сәләтен ассызыклый. Лүкнең хәбәре буенча, Йосыфны (Барнабны) Суриядәге Антиохтагы җыелышка җибәргәннәр һәм ул анда үз кардәшләрен какшамас йөрәкле булып калырга «өндәгән», ягъни дәртләндергән (Рс 11:22, 23). Монда «өндәү» дип бирелгән грек фигыле паракале́о Рс 4:36 да кулланылган «Юаныч» дигәнне аңлаткан грек сүзе пара́клесис белән тамырдаш. (Бу шигырьдәге улы сүзенә аңлатманы кара.)

улы: Еврей, арамей һәм грек телләрендә сүзтезмә «-нең/-ның ул(лар)ы» берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен я берәр кеше төркемен сурәтләр өчен кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, Кн 3:18 дәге «кыю ир-атлар», ягъни батыр гаскәриләр, сүзгә-сүз «сәләт уллары» дип атала. Әп 1:3 тә «Көнчыгышта яшәүче... кешеләр» дип бирелгән сүзтезмә сүзгә-сүз «Көнчыгыш уллары» дип атала. 1Иш 25:17 дә «юньсез кеше» дип сүзгә-сүз «Вилиал улы», ягъни «юньсезлек улы», дигән сүзтезмә тәрҗемә ителә. Мәсихче Грек Язмаларында үзен билгеле рәвештә тоткан я билгеле сыйфатлар күрсәткән шәхесләр «Аллаһы Тәгаләнең угыллары», «яктылык һәм көн уллары» һәм «тыңламаучанлык угыллары» дип атала (Лк 6:35; 1Тс 5:5; Эф 2:2).

Медиаматериал

Югары киңәшмә
Югары киңәшмә

Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)

1. Баш рухани

2. Югары киңәшмә әгъзалары

3. Гаепләнүче

4. Сәркатипләр