Римлыларга 13:1—14

13  Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын,+ чөнки Аллаһыдан булмаган хакимлек юк.+ Аллаһы гамәлдәге хакимлекләрне төрле урыннарга урнаштырган.+  Шуңа күрә хакимлеккә каршы килүче Аллаһының билгеләнгән тәртибенә каршы килә, ә шул тәртипкә каршы килүчеләр хөкем ителәчәк.  Идарә итүчеләр яхшылык кылучылар өчен түгел, ә яманлык кылучылар өчен куркыныч.+ Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшисең киләме? Яхшылык эшлә,+ һәм ул сине мактар.  Ул бит Аллаһы хезмәтчесе һәм сиңа файда булсын дип эш итә. Әмма яманлык кыласың икән, курык: ул тикмәгә генә кылыч тагып йөрми. Ул Аллаһы хезмәтчесе, үч алучы, яманлык кылучыларны җәзага тартучы.  Шуның өчен сез җәза алудан куркып кына түгел, ә вөҗдан кушуы буенча да буйсынып яшәргә тиеш.+  Шуңа күрә сез салым түлисез дә инде. Алар бит башкаларга хезмәт күрсәтүче Аллаһының хезмәтчеләре һәм бу эшләрен өзлексез башкарып торалар.  Һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым — салым;+ кемгә ясак — ясак; кемгә курку — курку;+ кемгә ихтирам — ихтирам.+  Үзара мәхәббәттән башка,+ беркемгә һичнәрсә белән бурычлы калмагыз, башканы яратучы канунны үтәгән була бит.+  Чөнки «зина кылма»,+ «кеше үтермә»,+ «урлама»,+ «кешенекенә нәфесеңне сузма»+ дигән әмерләр һәм башкалары «якыныңны үзеңне яраткандай ярат»+ дигән әмердән гыйбарәт. 10  Яратучы кеше үз якынына явызлык кылмый,+ шуңа күрә башкаларны яратучы канунны үти.+ 11  Һәм боларның барысын нинди заманда яшәвегезне белеп эшләгез. Сезгә йокыдан уяну сәгате инде килеп җитте,+ чөнки без иман итә башлаган вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак. 12  Төн үтеп бара, таң атарга җыена. Шуңа күрә караңгылык эшләреннән арыныйк+ та яктылык коралларын алыйк.+ 13  Үзебезне, көндез эш иткәндәй, әдәпле тотыйк,+ тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашмыйк, эчкечелеккә, җенси әхлаксызлыкка, азгынлыкка,*+ тарткалашуга һәм көнчелеккә бирелмик.+ 14  Ә Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән үрнәк алыйк*+ һәм гөнаһлы тән нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйланып йөрмик.+

Искәрмәләр

Яки «оятсыз тәртипкә». Асе́лгейа дигән гр. сүзенең күплек формасы. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Хуҗабыз Гайсә Мәсихне киегез».

Искәрмәләр

Медиаматериал