Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиздән бар газаплар юк булачак!

Тиздән бар газаплар юк булачак!

Күз алдына китерегез: сез газап булмаган дөньяда яшисез, җинаятьчелек, сугышлар, авырулар һәм афәтләр инде юк. Иртән уянгач, сез дискриминация, җәберләү я экономик авырлыклар турында инде борчылмыйсыз. Бәлки, бу чынга ашмаслык хыял гына булып тоела торгандыр. Әйе, бер кеше дә һәм кешеләрнең бер оешмасы да андый тормыш булдыра алмый. Әмма Аллаһы бүгенге газапларның бар сәбәпләрен, шул исәптән үткән мәкаләдә каралган сәбәпләрне, юк итәргә вәгъдә биргән. Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда язылган вәгъдәләргә игътибар итик.

ЯХШЫ ХӨКҮМӘТ ИДАРӘ ИТӘЧӘК

«Күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Данил 2:44).

Аллаһының Патшалыгы — күктәге хөкүмәт. Аның Хакиме Гайсә Мәсих бар кешелек идарәчеләре урынына утырачак һәм Аллаһының ихтыяры күктә генә түгел, ә җирдә дә үтәлсен өчен көч куячак (Маттай 6:9, 10). Бу хөкүмәтне кешеләрнең бернинди хөкүмәтләре дә инде алмаштырмаячак, чөнки бу хөкүмәт — «Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек патшалыгы» булачак. Шунда беркайчан бетмәячәк тынычлык урнашачак (2 Петер 1:11).

ЯЛГАН ДИН ИНДЕ БУЛМАЯЧАК

«Шайтан үзе яктылык фәрештәсе булып кылана һәм шуңа күрә аның хезмәтчеләренең дә тәкъвалык хезмәтчеләре булып кылануларына шаккатасы юк. Әмма ахырлары эшләренә күрә булачак» (2 Көринтлеләргә 11:14, 15).

Ялган дин фаш ителәчәк, һәм аны Шайтан тудырган икәне билгеле булачак. Бар дини фанатизм һәм диннәр аркасында кан кою инде булмаячак. Шуңа күрә «тере һәм хак Аллаһыны» яратучылар «бер иман» тотып «рух һәм хакыйкать буенча табыначаклар» (1 Тисалуникәлеләргә 1:9; Эфеслеләргә 4:5; Яхъя 4:23).

КЕШЕЛӘР КАМИЛ БУЛАЧАК

«Аллаһы үзе алар белән булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).

Йәһвә моны үз Улы, үз гомерен бар кешеләр өчен биргән Гайсә ярдәмендә мөмкин итәчәк (Яхъя 3:16). Гайсә җитәкчелегендә кешелек камиллеккә ирешәчәк. һичнинди газап булмаячак, чөнки «Аллаһы үзе алар белән булачак» һәм «аларның һәр күз яшен сөртәчәк». Камилсезлек һәм газаплар тиздән үткәндә калачак; «гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29).

ЯВЫЗ РУХЛАР ИНДЕ БУЛМАЯЧАК

«Ул [Гайсә Мәсих] аждаһаны, борынгы еланны — Иблис Шайтанны тотып алды да, аны 1 000 елга чылбырлап куйды һәм ул халыкларны инде юлдан яздыра алмасын өчен, аны 1 000 елга упкынга ыргытты, упкынны бикләп куйды һәм мөһер сукты» (Ачылыш 20:2, 3).

Шайтан белән җеннәрне чылбырлап «упкынга ыргытачаклар», алар анда тоткынлыктагы хәлдә кебек булачак. Шунда Шайтан инде беркемне дә котыртып тора алмаячак. Кешелек аларның явыз идарә итүеннән азат булачак. Шайтан һәм явыз рухлардан азат булган дөньяда яшәү чыннан да рәхәт булачак!

«СОҢГЫ КӨННӘР» ТӘМАМЛАНАЧАК

«Соңгы көннәр» Гайсә «бөек афәт» дип атаган вакыйга белән тәмамланачак. Ул: «Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак»,— дип әйткән (Маттай 24:21).

Нинди мәгънәдә бу афәт бөек булачак? Чөнки андый афәтнең әле булганы булмаган. Бу афәтнең иң югары ноктасы «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге» сугыш, Армагеддон дип аталган сугыш булачак (Ачылыш 16:14, 16).

Дөреслекне яратучы һәр кеше бу явыз дөнья төзелешенең ахырын түземсезлек белән көтә. Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларның берничәсен карап чыгыйк.

АЛЛАһЫ ТАГЫН ДА КҮБРӘК БАШКАРАЧАК!

«Бихисап күп кеше», барысын кичереп чыгып, тыныч яңа дөньяда яшәячәк. Аллаһы Сүзендә санап чыга алмаслык «бихисап күп кеше» «бөек афәтне кичереп» чыгачак һәм, үлемне татымыйча, гадел яңа дөньяга керәчәк дип әйтелә (Ачылыш 7:9, 10, 14; 2 Петер 3:13). Алар Гайсә Мәсих — «дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне» ярдәмендә коткарылган булачак (Яхъя 1:29).

Аллаһы өйрәтүе мул фатихалар китәрәчәк. Яңа дөньяда «җир йөзе Йәһвә турындагы белем белән тулачак» (Ишагыйя 11:9). Аллаһы безне шулай ук башкалар белән тату яшәргә һәм табигатькә зыян китермәскә өйрәтәчәк. Ул: «Мин, Йәһвә, сине файдаңа өйрәтүче, син барырга тиеш юлдан сине алып баручы синең Аллаһың»,— дип әйтә (Ишагыйя 48:17).

Яраткан үлгән якыннарыбыз терелтелгән булачак: Җирдә яшәгәндә Гайсә үз дустын Лазарны үлемнән терелткән (Яхъя 11:1, 5, 38—44). Шулай итеп, ул Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә зуррак масштабта нәрсә эшләячәген күрсәткән (Яхъя 5:28, 29).

Тынычлык һәм гаделлек мәңгегә булачак. Мәсих идарәсе астында канунсызлык инде булмаячак. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Чөнки кешеләрнең нәрсә уйлаганнарын белә алган Гайсә шул сәләтен кулланып кем тәкъва һәм кем явыз икәнен билгели алачак. Явыз юлларны калдырырга теләмәгән кешеләргә яңа дөньяда яшәргә рөхсәт ителмәячәк (Мәдхия 36:9, 10; Ишагыйя 11:3, 4; 65:20; Маттай 9:4).

Изге Язмаларда искиткеч киләчәк турында башка күп вәгъдәләр язылган. Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә «тыныч тормыш» мәңгегә булачак (Мәдхия 36:11, 29). Кешеләрне интектерә торган газапларның һәм авыруларның сәбәпләре юк ителәчәк. Аллаһы үзе болай дип әйткән: «Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам... бу сүзләр ышанычлы һәм хак» (Ачылыш 21:5).