Зәбур 37:1—40

Давытның мәдхиясе. א [әлиф] 37  Яман кешеләр аркасында күңелсезләнмә,*Явызлык кылучылардан көнләшмә.+  Алар, чирәм кебек, тиз корыр,+Яшел үлән төсле шиңеп бетәр. ב [бәт]  Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл,+Җирдә яшә һәм тугрылык белән эш ит.+  Йәһвәдә чиксез шатлык тап,*Һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр. ג [гимел]  Юлыңны Йәһвәгә тапшыр.+ Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр.+  Ул тәкъвалыгыңны — таң яктысы күк,Гаделлегеңне төшке кояш күк яктыртыр. ד [дәлит]  Йәһвә алдында шым бул,+Аны өметләнеп* көт. Үз ниятләрен үтәүдә уңышлы булганКешене күреп, күңелсезләнмә.+ ה [хе]  Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр,+Күңелсезләнеп китмә һәм яманлык кылырга керешмә.*  Чөнки явыз кешеләр юк ителәчәк,+Ә Йәһвәгә өметләнүчеләр җирне мирас итеп алачак.+ ו [вав] 10  Тагын бераздан явызлар инде юк булачак,+Торган урыннарына карарсың,Ә алар анда булмас.+ 11  Ә юашлар җирне мирас итеп алачак+Һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак.+ ז [зәйин] 12  Явыз бәндә тәкъвага каршы мәкер ятьмәләре үрә,+Ул аңа тешләрен шыкырдата. 13  Ә Йәһвә аңардан көләчәк,Чөнки аның һәлак ителү көне киләчәген белә.+ ח [хет] 14  Җәберләнгәннәрне һәм ярлыларны аяктан егар өчен,Юлларында намуслы булганнарны һәлак итәр өчен,Явызлар кылычларын тартып чыгара һәм җәяләрен бөгә.* 15  Ләкин кылычлары үз йөрәкләренә кадалыр,+Җәяләре сындырылыр. ט [тет] 16  Бер тәкъваның кечкенә генә мөлкәтеКүп явызларның байлыгыннан күпкә артыграк.+ 17  Чөнки явызларның кулы сындырылыр,Ә тәкъваларга Йәһвә булышыр. י [йод] 18  Йәһвә саф кешеләрнең нәрсә кичергәннәрен* белә,Аларның мирасы мәңгегә калачак.+ 19  Бәла вакытында алар оятка калмас,Ачлык вакытында аларда муллык булыр. כ [каф] 20  Ә явызлар юк ителәчәк,+Йәһвәнең дошманнары яшел көтүлекләр кебек юкка чыгачак,Алар төтен шикелле юк булачак. ל [ләмид] 21  Явыз кеше әҗәткә ала һәм кайтармый,Ә тәкъва кеше юмартлык* белән бирә.+ 22  Аллаһы үз фатихасын биргән кешеләр җирне мирас итеп алачак,Ә Аллаһы ләгънәт иткән кешеләр юк ителәчәк.+ מ [мем] 23  Йәһвәгә кешенең юлы хуш килгәндә,+Ул аның адымнарын юнәлтә.*+ 24  Ул, егылса да, йөзтүбән егылмас,+Чөнки Йәһвә аны кулыннан* тотып тора.+ נ [нун] 25  Мин яшь идем һәм менә картайдым,Ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да,+Аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем.+ 26  Ул һәрчак теләп бурычка бирә,+Һәм аның балаларын фатихалар көтә. ס [сәмих] 27  Явызлыктан читтә торып, яхшылык кыл,+Шулчак син җирдә мәңге яшәрсең. 28  Чөнки Йәһвә гаделлекне ярата Һәм үзенә тугры булганнарны калдырмый.+ ע [әйин] Ул аларны һәрвакыт саклар,+Ә явызларның токымнары юк ителер.+ 29  Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак+Һәм анда мәңге яшәячәк.+ פ [пе] 30  Тәкъва кешенең авызы зирәклек сүзләре сөйли,*Теле гаделлек турында белдерә.+ 31  Аллаһысының кануны аның йөрәгендә.+ Йөргәндә, аяклары сөртенмәс.+ צ [тсаде] 32  Явыз бәндә тәкъваны сагалый,Аны үтерү әмәлен эзли. 33  Ләкин Йәһвә аны явызның кулына бирмәс,+Ул хөкем ителгәндә, аны гаепле дип тапмас.+ ק [коф] 34  Йәһвәгә өметлән һәм аның юлыннан йөр,Ул сине югары күтәрер, һәм син җирне мирас итеп алырсың. Явызлар юк ителгән чакта,+ син моны күрерсең.+ ר [реш] 35  Мин рәхимсез, яман кешене күрдем,Ул үз туфрагында гөрләп, җәелеп үскән агач шикелле иде.+ 36  Ләкин ул кинәт юкка чыкты, ул юк булды,+Мин аны эзләдем, әмма таба алмадым.+ ש [шин] 37  Саф* кешегә күз сал,Намуслы кешене+ күздән югалтма. Чөнки андый кешенең киләчәге тыныч-имин булачак.+ 38  Ә бөтен җинаятьчеләр исә юк ителәчәк,Явыз кешеләрнең киләчәге булмаячак.+ ת [тау] 39  Тәкъваларның котылуы Йәһвәдән килә,+Кайгы-хәсрәт вакытында ул аларның ныгытмасы.+ 40  Йәһвә аларга ярдәм итәчәк һәм аларны коткарачак.+ Ул аларны явызлардан коткарып, саклап калачак,Чөнки алар аңарда сыеныч таба.+

Искәрмәләр

Яки «кызып китмә».
Яки «Иң зур шатлыгың Йәһвәдә булсын».
Яки «сабырлык белән».
Я, бәлки, «Күңелсезләнеп китмә, чөнки бу тик зыян гына китерергә мөмкин».
Яки «тарттыра».
Сүзгә-сүз «көннәрен».
Яки «илтифат».
Яки «нык итә».
Яки «үзенең кулы белән».
Яки «акрын тавыш белән зирәклек сүзләре белдерә».
Яки «Сафлыгын саклаган».

Искәрмәләр

Медиаматериал