Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Телләр башлангычы һәм Бабил манарасы

Телләр башлангычы һәм Бабил манарасы

«Раббы адәм балаларын җир йөзе буйлап чәчте, алар бу шәһәрне төзүдән туктадылар. Шунлыктан шәһәр Бабил дип аталды. Чөнки Раббы адәм балаларының сөйләмә телен шунда буташтырды» (Яратылыш 11:8, 9).

ИЗГЕ Язмаларда язылган бу вакыйга чынбарлыкта булганмы? Күп төрле телләр чыннан да бер үк вакытта барлыкка килгәнме? Кайберәүләр телләрнең барлыкка килүе һәм таралуы турындагы бу хәбәрдән мыскыллап көлә. Мәсәлән, бер автор үз китабында: «Шик тә юк, Бабил манарасы турындагы миф — кешеләр сөйләгән иң акылга ятышсыз хәбәрләрнең берсе»,— дип язган. Хәтта бер яһүди раввины да бу хәбәрне «халыкларның барлыкка килүен үтә гади аңлата торган» хәбәр дип атаган.

Ни өчен кешеләр Бабил турындагы хәбәрне кире кага? Чөнки бу хәбәр телләрнең башлангычына кагылышлы билгеле теорияләргә каршы килә. Кайбер белгечләрнең фаразлары буенча, телләр төркемнәре бер ук вакытта «тумаган», алар бер «туган телдән» тора-бара барлыкка килгән. Башкаларның фикеренчә исә, беренче телләрнең берничәсе бер-берсеннән бәйсез рәвештә барлыкка килгән: мыгырдау авазлары берникадәр вакыт узгач, катлаулы сөйләмгә әйләнгән. Бер-берсенә туры килмәгән бу һәм башка теорияләр күп кешене профессор В. Фитч язган сүзләр белән килешергә этәрә. Ул үз китабында: «Без әле дә ышандырырлык җаваплар алмадык»,— дип язган («The Evolution of Language»).

Археологлар белән тикшерүчеләр телләрнең башлангычы һәм үсеше турында нәрсә ачыклаган? Аларның ачышлары теорияләрнең берсен генә булса да дәлиллиме? Яисә алар Бабил турындагы хәбәрне яклап чыгамы? Бу сорауларга җавап бирер алдыннан, әйдәгез, Изге Язмалардагы шул хәбәрне җентекләбрәк карап чыгыйк.

БУ КАЙДА һӘМ КАЙЧАН БУЛГАН?

Изге Язмалар буенча, Аллаһы телне соңрак Бабил дип атала башлаган Шинар җирендә буташтырган, һәм кешеләр бөтен җир йөзе буйлап таралган (Яратылыш 11:2). Ә бу кайчан булган? Тәүратта әйтелгәнчә, «җир йөзе», ягъни кешеләр, Ибраһимга кадәр якынча 250 ел алдарак туган Пелег заманында «бүленеп беткән». Шулай итеп, Бабилдагы вакыйгалар, күрәсең, якынча 4 200 ел элек булган (Яратылыш 10:25; 11:18—26).

Кайбер белгечләрнең фаразлары буенча, бүгенге телләр бер үк башлангыч телдән барлыкка килгән. Кешеләр шул «туган телдә», аларның фикеренчә, якынча 100 000 ел элек сөйләшкән *. Башкаларның уйлавынча исә, бүгенге телләр 6 000 ел элек кешеләр кулланган берничә төп телдән барлыкка килгән. Әмма тел белгечләре үле телләрнең ничек үсеп барганын кайдан белә? «Моны аңлатып бирү авыр,— дип әйтелә бер журналда.— Биологларның үткәндә яшәгән тереклек турында белер өчен казылдыклары булса, тел белгечләренең андый нәрсәләре юк». Моннан тыш, бу журналда һәрбер лингвист үз нәтиҗәләренә «математикага нигезләнгән фаразлар» кылып килә дип әйтелә («Economist»).

Шулай да, «лингвистик казылдыклар», ягъни борынгы язулар, бар. Нинди алар? Алар телләрнең башлангычы турында нәрсә ачыклый? Бер сүзлектә: «Язма телнең иң беренче язулары якынча 4—5 мең ел элек ясалган булган дип исәпләнә. Борынгырак язуларны табарга өметләнәсе юк»,— дип язылган («New Encyclopædia Britannica»). Археологлар язма телнең бу язуларын кайдан тапкан? Түбән Месопотамиядән. Ә бу борынгы Шинар урнашкан яклар *. Шулай итеп, андый язулар турында хәбәрләр Изге Язмаларда әйтелгәнне раслый.

ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘР — ТӨРЛЕЧӘ ФИКЕР ЙӨРТҮ

Тәүратта язылганча, Аллаһы Бабилдагы кешеләр «сөйләшкәндә берсе-берсен аңламасын» өчен аларның «телләрен буташтырган» (Яратылыш 11:7). Нәтиҗәдә, эшчеләр «бу шәһәрне [Бабилны] төзүдән туктаган» һәм «җир йөзе буйлап чәчелгән» (Яратылыш 11:8, 9). Димәк, бар бүгенге телләрнең бер «туган телдән» барлыкка килүе турында Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми. Әмма анда берничә өр яңа телнең бер үк вакытта барлыкка килгәне турында әйтелә. һәр кеше үз телендә хисләрен һәм фикерләрен белдерә ала, һәм бер тел икенчесеннән шактый аерылып тора.

Чөй язулы балчык такта. Месопотамия, б. э. кадәр өченче гасыр

Ә телләр төркемнәре турында нәрсә әйтеп була? Алар бер-берсенә охшашмы я бер-берсеннән аерылып торамы? Лера Бородицкая исемле когнитив лингвистика белгече болай дип язган: «Лингвистлар телләр дөньясына чума барган саен шуны күрә: телләр бер-берсеннән бик нык аерылып тора (ә аларның саны якынча 7 000, һәм аларның кайберләре генә тикшерелгән)». Бер үк төркемнән телләр һәм диалектлар, мәсәлән, Россиядә башкорт һәм татар телләре бер-берсенә охшаш булса, алар башка төркем телләреннән, мәсәлән, рус я украин телләреннән шактый аерылып тора.

Кешенең фикер йөртү рәвеше аның нинди телдә сөйләшүеннән тора. Ике төрле телдә сөйләшкән ике кеше төс, сан, урын һәм юнәлеш кебек төшенчәләргә ике төрле карый. Мәсәлән, бер телдә сөйләшкән кеше: «Карале, уң кулыңда бөҗәк утыра»,— дисә, икенче телдә сөйләшкән кеше: «Карале, көньяк-көнбатыш кулыңда бөҗәк утыра»,— ди. Андый аермалар ким дигәндә аңлашылмаучанлыклар тудыра. Шуңа күрә Бабил манарасын төзүчеләрнең үз эшләрен дәвам итә алмаганнарына гаҗәпләнәсе юк.

МЫГЫРДАУ АВАЗЛАРЫМЫ Я КАТЛАУЛЫ ТЕЛМЕ?

Беренче кешеләрнең телләре ниндирәк булган? Тәүрат буенча, Адәм хайваннарга һәм кошларга исем биргәндә, яңа сүзләр уйлап чыгара алган (Яратылыш 2:20). Шулай ук ул үз хатынына хисләрен белдерер өчен шигырь язган. Аның хатыны да Аллаһының әмерләрен һәм аңа буйсынмауның нәтиҗәләрен ачыктан-ачык аңлатып биргән (Яратылыш 2:23; 3:1—3). Шулай итеп, беренче тел ярдәмендә кешеләр үзара аралаша да алган, үз фикерләрен матур итеп аңлатып бирә дә алган.

Телләр Бабилда буташтырылганга, кешеләр үз ниятләрен тормышка ашыра алмаган. Шулай да аларның яңа телләре беренче тел кебек катлаулы булган. Берничә гасыр дәвамында кешеләр шау-гөр килеп торган шәһәрләр төзегән, көчле армияләр җыйган һәм халыкара сәүдә эшендә катнашкан (Яратылыш 13:12; 14:1—11; 37:25). Алар күп кенә төрле сүзләр кулланмаса һәм аларның грамматикасы булмаса, андый уңышларга ирешә алырлар идеме? Изге Язмалар буенча, беренче кешеләр кулланган тел һәм Бабилда барлыкка килгән башка телләр мыгырдау авазлары түгел, ә катлаулы телләр булган.

Моны бүгенге тикшерүләр дә исбатлый. «Тикшерелгән халыкларның гореф-гадәтләре гади булса да, телләре гади түгел. Андый халыкларның телләре „алдынгы“ илләрнең халыкларныкы кебек катлаулы»,— дип әйтелә бер сүзлектә («The Cambridge Encyclopedia of Language»). Гарвард колледжы профессоры Стивен Пинкер да үз китабында: «Таш гасыр теле дигән төшенчә юк»,— дип язган («The Language Instinct»).

ТЕЛНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ

Шулай итеп, без борынгы язмаларның кайчан һәм кайда табылганнарын карап чыктык, телләр төркемнәре арасындагы зур аерманы күрдек һәм борынгы телләрнең катлаулылыгына игътибар иттек. Боларның барысын исәпкә алганнан соң нинди нәтиҗә ясап була? Күп кенә кеше мондый нәтиҗәгә килә: Тәүратта Бабилда булган хәлләр турында язылган хәбәр ышанычка лаек.

Тәүраттан белгәнебезчә, Йәһвә Аллаһы Бабилдагы кешеләрнең телен алар фетнә күтәргәнгә буташтырган (Яратылыш 11:4—7). Шулай да ул: «Мин бар халыкларга, алар Йәһвәгә исеме белән мөрәҗәгать итсен өчен һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен өчен, саф тел бирәчәкмен»,— дип вәгъдә иткән (Софония 3:9). Бу «саф тел», ягъни Аллаһы Сүзендәге хакыйкать, инде бүген бөтен дөнья буенча яшәгән кешеләрне берләштерә. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр: киләчәктә Аллаһы, Бабилдагы кешеләр арасында туган буталчыкны бетереп һәм аларга бер тел биреп, кешеләрне берләштерәчәк.

^ 8 абз. Телгә кагылышлы теорияләрнең нигезендә, гадәттәгечә, кешеләр кешесыман маймылдан барлыкка килгән дигән фараз ята. Андый фаразларны карап чыгар өчен, «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраның 27—29 нчы битләрен карагыз. Бу басма Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 9 абз. Археологлар Шинар җире тирәсендә пирамида формалы берничә гыйбадәтханә тапкан. Тәүрат буенча, төзүчеләр Бабил манарасын таштан түгел, ә кирпечтән төзегән һәм измә итеп асфальт кулланган (Яратылыш 11:3, 4). Югарыда искә алынган сүзлектә әйтелгәнчә, Месопотамиядә таш «бик сирәк очраган я бөтенләй булмаган», ә асфальт бик күп булган («New Encyclopædia Britannica»).