Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Хәзер инде мин дөньяны үзгәртергә тырышмыйм»

«Хәзер инде мин дөньяны үзгәртергә тырышмыйм»
  • ТУУ ЕЛЫ: 1966

  • ТУГАН ИЛЕ: ФИНЛЯНДИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ҖӘМӘГАТЬ АКТИВИСТЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин табигатьне бала чактан ук яратам. Без гаиләбез белән туган шәһәрем Ювяскюляне (Үзәк Финляндия) чолгап алган мап-матур урманнар белән таң калдырырлык күлләргә ял итәргә чыга идек. Мин хайваннарны да яратам. Бала чагымда мин очраган һәр песине, һәр этне кочакка алырга тели идем. Үсеп җиткәч, кешеләр үзләрен хайваннар белән начар тотканда, минем ачуым чыга иде. Вакыт узу белән мин хайваннарны саклау оешмасына кушылдым һәм карашларымны уртаклашкан кешеләр белән таныштым.

Без хайваннарны саклау кампанияләре уздырып, аларда актив катнаша идек. Мәсәлән, без мәгълүмат таратып, мех кибетләренә һәм хайваннар өстендә лаборатор тәҗрибәләргә каршы маршлар белән демонстрацияләр үткәрә идек. Без хәтта хайваннарны саклау белән шөгыльләнгән яңа оешма булдырдык. Кайвакыт андый эшләрдә үтә ашкынып катнашканга, безнең хөкүмәтләр белән авырлыклар туа иде. Берничә тапкыр мине кулга алып, судка тарттылар.

Мине хайваннарның хәле генә түгел, ә дөньядагы проблемалар да борчый иде. Тора-бара мин күпсанлы оешмаларга, шул исәптән «Халыкара амнистия» һәм «Гринпис» оешмасына кушылдым. Мин бөтен көчемне шул оешмалар эшендә катнашуга тупладым һәм ярлы, ач, мескен кешеләрнең хокукларын якладым.

Әмма соңрак мин дөньяны үзгәртә алмаячагымны аңлый башладым. Бу оешмалар кечкенә генә авырлыкларны хәл итә алса да, дөньядагы авыр хәлләр начарая гына бара кебек тоела иде. Миңа бөтен дөньяны явызлык чолгап алган, һәм барысы да ваемсыз кебек күренә иде. Минем өметем тәмам өзелде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Боегып киткәнгә күрә, мин Аллаһы һәм Изге Язмалар турында уйлана башладым. Моңа кадәр мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән идем инде. Миңа аларның игелеге һәм эчкерсез кызыксынулары ошаса да, ул вакытта мин үз тормышымны үзгәртергә әзер түгел идем. Хәзер исә күп нәрсә үзгәрде.

Мин Изге Язмаларымны укый башладым. Андагы сүзләр минем йөрәгемә май булып ятты. Изге Язмалардагы күп кенә өзекләр хайваннар белән яхшы мөгамәлә итәргә өйрәтә. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 12:10 да: «Тәкъва кеше үзенең мал-туары турында да кайгыртып яшәр»,— дип әйтелә. Мин шулай ук Аллаһының дөньядагы газаплар өчен җаваплы булмаганын аңладым. Киресенчә, кешеләр аның җитәкчелегенә буйсынмаганга, үз хәлен начарайта гына. Йәһвәнең яратуы һәм сабырлыгы турында белү мине бик юатты (Мәдхия 102:8—14).

Ул вакытта мин, купон тутырып, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапка заказ бирдем. Тиздән бер ирле-хатынлы пар, Йәһвә Шаһитләре, яныма килеп, миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Мин бу тәкъдимне кабул иттем һәм Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залына очрашуларга йөри башладым. Нәтиҗәдә, Изге Язмалардагы хакыйкатьләр минем йөрәгемдә әкренләп тамыр җәйде.

Изге Язмалар ярдәмендә мин тормышымда күп үзгәрешләр ясый алдым. Тәмәкене һәм эчкечелекне ташладым. Тышкы кыяфәтемне үзгәрттем, начар сүзләрдән арындым. Хакимияткә карашым да үзгәрде (Римлыларга 13:1). Шулай ук әхлаксыз тормыш рәвешемне дә ташладым.

Ләкин иң авыры җәмәгать оешмаларына карашымны үзгәртү иде. Әйе, моның өчен күп вакыт кирәк булды шул. Башта ул оешмаларны ташлап китү миңа хыянәт кебек тоела иде. Әмма тора-бара мин Аллаһы Патшалыгы гына дөньяны үзгәртә ала икәнен аңладым. Мин җаным-тәнем белән бу Патшалыкның эшләрендә катнашырга һәм башкаларга аның турында сөйләргә булдым (Маттай 6:33).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Элек җәмәгать эшләрендә актив катнашучы буларак, мин кешеләрне ике төркемгә — яхшылар белән яманнарга гына бүлеп, яманнарга каршы чыга идем. Ләкин Изге Язмалар ярдәмендә мин кешеләрне бүтән нәфрәт итмим. Мин һәммәсенә дә мәсихче мәхәббәт күрсәтергә тырышам (Маттай 5:44). Мәсәлән, мин алар белән Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрне уртаклашам. Бу эш кешеләргә иминлек һәм бәхет китерә һәм чын өмет бирә икәнен күрү мине бик шатландыра.

Бөтен борчуларымны Йәһвәгә тапшыргач, мин җан тынычлыгы таптым. Иманым камил, Аллаһы, Барлыкка Китерүче буларак, хайваннарның һәм кешеләрнең мәңге газап чигүенә дә, җирнең һәлак булуына да юл куймаячак. Патшалык ярдәмендә ул китерелгән бөтен зыянны юк итәчәк (Ишагыйя 11:1—9). Моны белү дә, белгәннәремне кешеләр белән уртаклашу да миңа зур сөенеч китерә. Хәзер инде мин дөньяны үзгәртергә тырышмыйм.