Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЛӘРЕ

Икенче никах. Бәхетле булыр өчен киңәшләр

Икенче никах. Бәхетле булыр өчен киңәшләр

ГАЛИ *: «Беренче хатыным белән без 34 ел гомер иттек. Ул рак белән авырый башлады һәм вафат булды. Мин икенче хатынга өйләндем. Иптәшем Ләйлә: „Син мине һәрвакыт беренче хатының белән чагыштырып торасың“,— дип зарлана иде. Җитмәсә, дусларым да беренче хатынымның яхшы сыйфатларын һәрвакыт телгә алып тора иде. Ләйлә күңелсезләнә иде».

ЛӘЙЛӘ: «Галигә кияүгә чыкканнан бирле сизеп торам: аның беренче хатыны әле дә арабызда тора. Хатыны йомшак күңелле һәм нәфис бер хатын-кыз булган; аны барысы да яраткан. Кайвакыт мин үз-үземнән: „Мин иремә, беренче хатыны аңа якын дус булган кебек, шундый ук якын дус була алырмынмы?“ — дип сорый идем».

Ләйлә беренче ире белән аерылган. Алар Гали белән бер-берсен очратканнарына шатланып туя алмый. Шулай да аларның сүзләре икенче никахның үз кыенлыклары бар икәнен күрсәтә *.

Сез дә икенче тапкыр никахка кергәнсез икән, нинди хисләр кичереп яшисез? Тәнзилә исемле бер хатын, ире белән аерылышудан соң өч ел узгач, яңадан кияүгә чыккан. Ул болай дип әйтә: «Беренче тапкыр кияүгә чыкканда, ирең белән гомер буе яшәрсең дип уйлыйсың. Әмма икенче тапкыр гаилә корганда, син, беренче тапкыр өметләрең акланмаганга, инде алай дип уйламыйсың».

Шулай да икенче тапкыр никахка кергән күп кенә ирле-хатынлылар бәхетле яши. Сезнең дә гаиләгез бәхетле була ала! Сез моның өчен нәрсә эшли аласыз? Әйдәгез, еш очраган өч авырлыкка игътибар итик һәм Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә аларны ничек җиңеп булганын белик *.

БЕРЕНЧЕ АВЫРЛЫК. ИКЕНЧЕ ТОРМЫШ ИПТӘШЕН БЕРЕНЧЕСЕ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРУ.

Көньяк Африкада яшәүче Элен исемле бер хатын болай дип сөйли: «Беренче ирем белән без төрле җирләргә барып ял итә идек. Хәзер шул җирләргә икенче ирем белән барганда, алар белән бәйле истәлекләр күз алдыма килә. Әлбәттә, мин аларны һәм беренче ирем белән бәйле башка хатирәләрне күңелемнән сызып ташлый алмыйм». Ул болай дип өсти: «Кайчак мин иремне беренче тормыш иптәшем белән чагыштыра башлыйм». Әйтик, тормыш иптәшегез, сез үзегез кебек, икенче тапкыр никахка кергән һәм беренче хатынын гел искә алып тора, ди. Сез нинди хисләр кичерерсез? Бәлки, сезнең аңа ачуыгыз чыгар.

Бер-берегезгә тагы да якынрак итә торган яңа истәлекләргә ия булыгыз

КИҢӘШ. һичшиксез, беренче тормыш иптәшегезне, аеруча аның белән берничә ел яшәгән булсагыз, хәтердән ансат кына алып ташлап булмаячак. Онытмагыз: яңа иптәшегезгә дә моны эшләү авырдыр. Кайберәүләр, үзләре дә сизмичә, яңа тормыш иптәшенә, беренче тормыш иптәшенең исеме белән дәшә. Андый я охшаш хәлгә эләксәгез, нишләр идегез? Инҗилдә: «Бер-берегезнең хәленә кереп... яшәгез»,— дип әйтелә (1 Петер 3:8).

Бәлки, сез тормыш иптәшегез беренче хатыны я ире турында еш сөйләгәнгә көнләшәсездер. Шулай да беренче иптәшен һич тә искә алмаска кушмагыз. Аның беренче тормыш иптәше белән тормыш иткәннәрен сөйлисе килсә, аның хәленә кереп тыңлагыз. Ул сезне беренче тормыш иптәше белән чагыштыра дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. «Хатыным Айсылу беренче иптәшемне искә алып әйткән сүзләремне беркайчан да тыймый иде,— дип әйтә ун ел элек икенче тапкыр өйләнгән Илгиз исемле бер ир.— Ул андый сөйләшүләребезне файдалы дип таба иде, чөнки шулай итеп ул минем белән яхшырак таныша иде». Сез дә, бәлки, арагызны ныгытыр өчен, андый сөйләшүләрне файдалы дип табарсыз.

Икенче иптәшегезнең үзенә генә хас яклары вә уңай сыйфатлары бар. Игътибарыгызны шуларга тупларга тырышыгыз. Аның сыйфатлары я сәләтләре беренче тормыш иптәшегезнеке кебек булмаска да мөмкин. Шуңа аларны чагыштырмагыз. Аны нәрсә өчен яратасыз? Моның урында уйланыгыз һәм аның яхшы якларын кадерләгез (Гәләтиялеләргә 6:4). Шулай эшләсәгез, арагыз ныгыр. Икенче тапкыр өйләнгән Ринат исемле бер ир: «Ике төрле кеше белән дуслык та төрле була. Нәкъ шулай ук ике төрле кеше белән никах та төрле булачак»,— дип әйтә.

Бер яктан, беренче иптәшегез белән бәйле кадерле истәлекләрне дә онытып булмый, икенче яктан, инде яңа иптәшегез белән тормыш итәргә кирәк. Нәрсә эшләп була? Алмаз исемле бер ир болай дип әйтә: «Бер тапкыр хатыныма беренче иптәшем белән яшәвем бергә язган эчтәлекле китап сыман булды дидем. Кайчак мин ул китапны ачып укыйм, үткәннәрне хәтеремдә яңартам. Ләкин бу китапта язылганнар инде үтеп киткән. Хәзер без яңа хатыным белән бергә үз китабыбызны язабыз, һәм мин аның белән бәхетле яшим».

КУЛЛАНЫП КАРАГЫЗ. Элекке тормыш иптәшләре турында сүз чыкса, тормыш иптәшегездән ул үзен уңайсыз хис итмиме дип сорагыз. Андый сөйләшү урынсыз булган очракларны билгеләп куегыз.

ИКЕНЧЕ АВЫРЛЫК. ЭЛЕККЕ ДУСЛАР БЕЛӘН АРАЛАШУ АВЫР.

Хатыны белән аерылып алты ел узганнан соң яңадан өйләнгән Равил: «Яңа хатыныма минем дусларым аны тикшерә я сыный кебек тоела иде»,— дип әйтә. Ленар исемле бер ирнең исә хәле башкарак. «Кайберәүләр хатыныма аның беренче ирен бик яратканнарын һәм сагынганнарын сөйли иде. һәм моны минем каршымда әйтә иде!» — дип зарлана ул.

КИҢӘШ. Дусларыгыз күзлегеннән чыгып карарга тырышыгыз. Искә алынган Илгиз: «Минемчә, дуслар кайвакыт, яңа никахтагы ике кешенең берсен генә белсә, алар белән аралашырга кыенсына»,— ди. Шуңа күрә акыл белән эш итегез һәм «бар кешеләр белән үзегезне юаш» тотыгыз (Титус 3:2). Онытмагыз: дусларыгызга һәм туганнарыгызга яңа никахыгызга ияләшер өчен вакыт кирәк. Яңа иптәшегез белән яңа тормыш башлаган кебек, яңа дусларны да табып була. Искә алынган Равил икенче хатыны белән үзләренең элекке дуслары белән яңадан аралаша башлаганнары турында әйтә. «Әмма без, гаилә буларак, яңа дуслар табарга тырышабыз. Бу безне бәхетлерәк итә»,— дип өсти ул.

Үзегезгә сорау бирегез: «Элекке дусларым белән вакыт үткәрсәм, тормыш иптәшем нәрсә хис итәр?» Әйтик, сез дусларыгыз белән беренче иптәшегез турында сөйләшә башладыгыз, ди. Ирегез я хатыныгыз үзен чит кеше итеп хис итмәсен өчен, игътибарлы булыгыз һәм акыл белән эш итегез. Сөләйман пәйгамбәр язган Гыйбрәтле сүзләр китабында: «Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 12:18).

КУЛЛАНЫП КАРАГЫЗ. Сезне һәм тормыш иптәшегезне уңайсыз хәлдә нәрсә калдыра? Дусларыгыз беренче иптәшегез турында сораганда я сөйләгәндә, үзеңне ничек тотарга? Бу сорауларны алдан хәл итегез һәм моның турында тормыш иптәшегез белән алдан сөйләшергә тырышыгыз.

ӨЧЕНЧЕ АВЫРЛЫК. БЕРЕНЧЕ ИПТӘШЕГЕЗ ҮЗЕГЕЗГӘ ХЫЯНӘТ ИТКӘНГӘ, СЕЗ ИКЕНЧЕСЕНӘ ЫШАНЫП БЕТМИСЕЗ.

Айдар исемле бер ирне беренче хатыны ташлап киткән булган. Ләкин соңрак ул икенче тапкыр өйләнгән. Ул болай дип әйтә: «Мин икенче хатыным Рәисә дә миңа хыянәт итәр дип курыктым. Аның элекке иренә беркайчан да тиң булмам дип санадым, аның өметләрен акламам, һәм ул, башканы табып, мине ташлап китәр дип борчыла идем».

КИҢӘШ. Иптәшегез белән ачыктан-ачык сөйләшеп үз күңелегезне бушатыгыз. Изге Язмаларда: «Киңәшсез эш таркалыр, ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 15:22). Айдар белән Рәисә «киңәшләшә», ягъни ачыктан-ачык сөйләшә башлагач, бер-берсенә ышана башлаган. «Мин Рәисәгә, нинди генә проблемалар килеп чыкмасын, аның белән аерылышмам дип вәгъдә иттем,— дип әйтә Айдар.— Рәисә дә миңа шундый ук вәгъдә бирде. Тора-бара мин аның тугры булачагына бер дә шикләнми башладым».

Яңа иптәшегез элекке ире я хатыны хыянәт иткәнгә аерылышкан булса, сезгә ышанып торсын өчен хәлегездән килгәнне эшләгез. Мәсәлән, Марат белән Сания элекке тормыш иптәшләре белән очрашса я сөйләшсә, моның турында бер-берсенә сөйләргә сүз биргәннәр. «Андый вәгъдә биргәнгә, без бер-беребезгә ышанып яшибез»,— дип әйтә Сания (Эфеслеләргә 4:25).

КУЛЛАНЫП КАРАГЫЗ. Башка җенестәге кеше белән йөзгә-йөз, телефон аша, Интернет кулланып я башка төрле аралашканда, үзегезгә чикләр куегыз.

Күп кенә кеше икенче никахта бәхетле яши. Сез дә никахыгызны бәхетле итә аласыз. Шунсын да әйтергә кирәк: сез бит хәзер икенче никахка кердегез, шуңа күрә үзегезне инде яхшырак беләсез. «Рәисәгә өйләнгәч, мин зур юаныч таптым,— дип әйтә искә алынган Айдар.— 13 ел бергә яшәп, без иң якын дуслар булып киттек. Бу дуслыкны бер дә бозасыбыз килми».

^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 5 абз. Кешенең икенче никахка керүе төрле булырга мөмкин: кемнеңдер тормыш иптәше вафат булган, кемдер ире я хатыны белән аерылышкан. һәрхәлдә, икенче никахны да бәхетле итеп була. Бу мәкалә нәкъ шул максат белән бастырылган да инде.

^ 7 абз. Үги балаларны үстергәндә туган авырлыкларны җиңү турында белер өчен, «Аллаһы шәфкатьсезме?» дигән брошюраның 10—13 нче битләрендәге «Үги ата һәм үги аналы гаиләләр» дигән мәкаләне карагыз. Бу басма Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Мин иптәшемнең аеруча нинди якларын кадерлим?

  • Элекке иптәшем турында сүз чыкса, яңа тормыш иптәшемне яратуыма һәм хөрмәт итүемә ышандырыр өчен нәрсә эшли алам?