Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Миңа җыелышыбыздагы яшьләр белән вакыт үткәрү ошый

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Барыннан да бигрәк мин бейсбол яраттым!

Барыннан да бигрәк мин бейсбол яраттым!
  • ТУУ ЕЛЫ 1928

  • ТУГАН ИЛЕ КОСТА-РИКА

  • ҮТКӘНДӘ БАШАЯК СПОРТКА ҺӘМ КОМАРЛЫ УЕННАРГА ЧУМГАН БУЛГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

Мин Коста-Риканың көнчыгыш яр буендагы порт шәһәре Пуэрто-Лимон тирәсендә үстем. Без гаиләдә сигез бала идек, мин җиденчесе идем. Миңа сигез яшь булганда, әтием үлде. Шуңа күрә әнием безне берүзе үстерде.

Бейсбол тормышымда үзәк урын алып торды. Мин спортны балачактан ук яраттым. Яшүсмер булганда, мин һәвәскәрләр бейсбол командасына кушылдым. 20 яшьләремдә Никарагуа иленең бейсбол командасының бер хезмәткәре миңа Никарагуа иле өчен уйнарга тәкъдим ясады. Әмма, авырган әниемне караганга, минем Никарагуада яшисем килмәде. Шуңа күрә мин бу тәкъдимне кире кактым. Соңрак мине Коста-Риканың милли бейсбол командасы өчен уйнарга чакырдылар. Ул команда һәвәскәрләр лигасыннан сайланган бейсболчылардан торган иде. Бу юлы мин тәкъдимне кабул иттем. Бу милли командада мин 1949—1952 елларда уйнадым. Без Куба, Мексика һәм Никарагуада күп уеннарда катнаштык. Мин яхшы бейсболчы идем, хәтта бер тапкыр 17 уен дәвамында бер хатасыз уйнадым. Кешеләрнең исемемне кат-кат мактап кычкырганы миңа ошый иде!

Аяныч, ләкин мин шулай ук әхлаксыз тормыш алып бардым. Минем бер йөргән кызым булса да, мин башка хатыннар белән дә чуалдым. Мин шулай ук күп эчтем. Бер көнне шулкадәр исергән идем, хәтта икенче көнне айныгач, өемә ничек кайтканымны исемә төшерә алмадым! Мин шулай ук лотерея һәм акчага домино уйнадым.

Шул арада әнием Йәһвә Шаһите булып китте. Ул мине хакыйкать белән кызыксындырырга тырышты, ләкин башта ул уңышлы булмады, чөнки мин башаяк спортка чумган идем. Тренировка ясаганда, ашар вакыт җитсә дә, мин ачлык сизми идем! Бар уйлаганым уен иде. Барыннан да бигрәк мин бейсбол яраттым!

Әмма 29 яшемдә бер уен вакытында тупны тотарга тырышканда мин каты җәрәхәтләндем. Савыккач, мин командамны калдырдым. Шулай да бейсболдан китмәдем һәм яшәгән җиремдәге һәвәскәрләр бейсбол командасын өйрәттем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

1957 елны мин Йәһвә Шаһитләренең конгрессына бардым. Ул мин бейсбол уйнаган стадионда үтте. Анда утырганда, мин Йәһвә Шаһитләре арасындагы хөрмәтле тәртипне күрми калмадым. Бу бейсбол уеннарын караган кешеләрнең котырынкы тәртибеннән бик нык аерылып тора иде. Шул конгресста күргәннәрем мине Шаһитләр белән Изге Язмаларны өйрәнә башларга һәм аларның җыелыш очрашуларына йөрергә этәрде.

Изге Язмалардан өйрәнгән күп кенә тәгълиматлар миңа бик нык тәэсир итте. Мәсәлән, Гайсәнең пәйгамбәрлеге буенча, соңгы көннәрдә аның шәкертләре бөтен җиһанда Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә тиеш (Маттай 24:14). Мин шулай ук мәсихчеләрнең үз хезмәтләрен бушлай башкарганын белдем. Гайсә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дигән (Маттай 10:8).

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин анда язылганнарны Йәһвә Шаһитләре арасында күргәннәрем белән чагыштырдым. Мине аларның бөтен дөнья буйлап Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне таратыр өчен армый-талмый куйган тырышлыклары гаҗәпләндерде. Алар, Гайсә үз шәкертләренә кушканча, бирергә әзер булу рухын чагылдыра иделәр. Шуңа күрә Марк 10:21 дән Гайсәнең «яныма кил дә минем шәкертем бул» дигән чакыруын укыгач, мин Йәһвә Шаһите булырга теләдем.

Әмма Гайсәнең шәкерте булып китәр өчен, миңа күпмедер вакыт кирәк булды. Мәсәлән, күп еллар мин һәр атна үземнең «уңышлы» санымны язып, лотерея уйный идем. Әмма Изге Язмалардан мин Аллаһының «Уңыш илаһына» табынучыларны һәм комсыз кешеләрне хөкем иткәнен белдем (Ишагыя 65:11; Көләсәйлеләргә 3:5). Шуңа күрә комарлы уеннарны калдырырга булдым. Әмма лотерея уйнаудан туктаганнан соң, беренче якшәмбе минем «уңышлы» саным җиңде! Ул атнаны уйнамаганга башкалар миннән көлделәр һәм яңадан уйнарга этәреп көчле басым ясадылар, әмма мин бирешмәдем. Мин комарлы уеннар бүтән беркайчан уйнамадым.

Йәһвә Шаһитләренең бер конгрессында мин суга чумдырылу үттем, әмма шул көнне минем «яңа шәхесем» тагын бер сынауга дучар булды (Эфеслеләргә 4:24). Кичен үзем тукталган кунакханәгә кайткач, бүлмәмнең ишек төбендә мине элек йөрешкән кызым көтеп тора иде. «Әйдә инде, Самми, күңел ачыйк»,— дип кыстады ул. Ләкин мин шундук: «Юк!» — дип җавап бирдем. Мин хәзер Изге Язмалар нормалары буенча яшәгәнемне аның исенә төшердем (1 Көринтлеләргә 6:18). «Нәрсә?» — дип әйтеп җибәрде ул. Һәм Изге Язмалардагы әхлакый нормаларны хурлап, мөнәсәбәтләребезне дәвам итүебезне әйдәли башлады. Әмма мин бүлмәмә кереп китеп, ишекне бикләп куйдым. Әйе, мин тормышымда зур үзгәрешләр ясадым. 1958 елны Йәһвә Шаһите булып киткәннән бирле мин югары принциплар буенча яшим, һәм моңа мин бик шатмын.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

Изге Язмалар җитәкчелегенә буйсынудан алган фатихаларым турында мин үземне китап язардай хис итәм! Шул фатихаларның кайберләре: күп кенә эчкерсез дуслар, мәгънәле тормыш һәм чын бәхет.

Мин әле дә бейсбол яратам, әмма минем тормыш кыйммәтләрем үзгәрде. Бейсбол миңа дан һәм акча китерде, әмма алар мәңгелек түгел. Ә менә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрем һәм бөтендөнья кардәшлегем мәңгелек. Изге Язмаларда әйтелә: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк» (1 Яхъя 2:17). Хәзер мин барыннан да бигрәк Йәһвә Аллаһыны һәм аның халкын яратам!