Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ СӨЙЛӘШҮ

Аллаһы газапларыбызны күргәндә кайгырамы?

Аллаһы газапларыбызны күргәндә кайгырамы?

Аста китерелгән сөйләшү — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Миләүшә исемле Йәһвә Шаһите Сания исемле хатын-кыз янына килә.

НИ ӨЧЕН УЛ МОҢА ЮЛ КУЙГАН?

Миләүшә: Исәнмесез. Бүген мин бөтен кешеләргә мондый мәгълүмат бирәм. Бу трактатның исеме: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» Бу сезгә.

Сания: Бу дин белән бәйлеме?

Миләүшә: Әйе. Монда алты сорау карала. Менә карагыз, бу сорауларның кайсысы...

Сания: Туктагыз, туктагыз. Минем белән сөйләшеп, вакытыгызны әрәм итмәгез.

Миләүшә: Ник алай дисез?

Сания: Мин үземне дини кеше дип әйтмәс идем.

Миләүшә: Туры җавабыгыз өчен рәхмәт. Ә сез элек тә Аллаһыга ышанмый идегезме?

Сания: Юк, кайчандыр ышана идем, ә хәзер ышанмыйм.

Миләүшә: Шулай икән. Без танышмадык та бит. Минем исемем Миләүшә.

Сания: Ә минеке Сания.

Миләүшә: Сания, сезгә үз ышануларымны тагасым килми. Шулай да миңа шунсы кызык: ни сәбәпле сез Аллаһының барлыгына шикләнә башладыгыз?

Сания: Беләсезме, 17 ел элек минем әнием юл һәлакәтенә эләккән иде.

Миләүшә: Бик кызганыч. Үзе зыян күргәнме соң?

Сания: Әйе, ул шул вакыттан бирле параличланган булып калды.

Миләүшә: Нинди кайгы. Сезгә алай яшәү бик авырдыр?

Сания: Шулай шул. Шуңа күрә мин гел үз-үземнән сорыйм: Аллаһы булса, ник ул моңа юл куйган? Ни өчен Ходай андый газапларны рөхсәт итә?

«НИ ӨЧЕН?» ДИП СОРАУ УРЫНЛЫМЫ?

Миләүшә: Бу сораулар бик тә урынлы, Сания. Күпләрдә андый хисләр туа. Газапларның сәбәбен белергә теләсәк, моның бернинди дә начар ягы юк. Хәтта Изге Язмаларда искә алынган кайбер дини кешеләр дә моның турында сораган булган!

Сания: Шулаймыни?

Миләүшә: Әйе. Бер мисал күрсәтимме?

Сания: Әйдәгез.

Миләүшә: Мәсәлән, Аввакум китабының 1 нче бүлегендә, 2 нче һәм 3 нче шигырьләрдә тугры пәйгамбәр Аввакумның Аллаһыга биргән сораулары язылган: «И Йәһвә, мин синнән ярдәм сораганда син ишетмисең, мәрхәмәтсезлек аркасында ярдәмне сораганда коткармыйсың. Күпме инде бу дәвам итәчәк? Ни өчен син миңа явызлыкны күрергә рөхсәт итәсең?» Әллә бу сүзләр сезнең сорауларыгызга охшаш түгелме?

Сания: Охшаш.

Миләүшә: Аллаһы Аввакумны андый сораулар биргәне өчен беркайчан да орышмаган һәм аңа иманы җитми дип әйтмәгән.

Сания: Кызык.

ЙӘһВӘГӘ ГАЗАПЛАРНЫ КҮРҮ АВЫР

Миләүшә: Изге Язмаларда Аллаһы безнең газапларыбызны күреп, үзе дә кайгыра дип әйтелә.

Сания: Кайгыра?

Миләүшә: Әйе. Моның турында Чыгыш 3:7 дә әйтелә. Үзегез укып чыкмассызмы?

Сания: Ярый. «Раббы әйтте: „Мин халкымның Мисырда нинди газап чигүен күрдем һәм назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин ул халыкның ачы кайгысын беләм“».

Миләүшә: Рәхмәт. Бу сүзләр буенча, Ходай безнең кайгыларыбызны күрәме?

Сания: Әйе, күрә.

Миләүшә: һәм игътибар итегез, Аллаһы: «Мин ул халыкның ачы кайгысын беләм»,— ди. Бу сүзләрне әйткән Аллаһыны ваемсыз һәм салкын күңелле дип атап буламы?

Сания: Юктыр.

Миләүшә: Әйе, берәр хәлне күрү — бер нәрсә, ә аның аркасында кайгыру — гел икенче нәрсә.

Сания: Әйе шул.

Миләүшә: Моны истә тотып, әйдәгез, тагын бер мисалга игътибар итик. Аллаһы халкының газаплануы турында Ишагыйя 63:9 да болай диелгән: «Алар газапланган чакта, ул да газапланган». Димәк, Аллаһының халкы кайгы-хәсрәт кичергәндә, ул үзе нинди хисләр кичергән?

Сания: Монда «газапланган» дип әйтелә.

Миләүшә: Әйе, Сания, Аллаһы безнең турында чыннан да бик нык кайгыра. Безнең кайгы-хәсрәттә булуыбызны күрү аңа авырту китерә. Без газап чиккәндә, ул да газап чигә.

НИ ӨЧЕН УЛ ЭШ ИТМИ?

Миләүшә: Китәр алдыннан сезгә тагын бер фикер әйтәсем килә.

Сания: Нинди фикер?

Миләүшә: Изге Язмаларда Аллаһының кодрәте турында да әйтелә. Иремия 10:12 не укый алмассызмы?

Сания: Әйдәгез. «Ул җиһанны үз кодрәте белән булдырган, зирәклеге белән уңдырышлы җиргә нигез салган һәм акылы белән күкләрне җәйгән».

Миләүшә: Рәхмәт. Уйлап карагыз: чиксез галәмне һәм анда булган бар нәрсәне булдырыр өчен, Аллаһыга күп көч кирәк булганмы?

Сания: Әлбәттә.

Миләүшә: Әгәр аның бар нәрсәне барлыкка китерер өчен җитәрлек көче бар икән, ул кешеләргә ярдәм итә алмыймы әллә?

Сания: Ала.

Миләүшә: Әниегез турында уйланыгыз. Ни өчен сезгә аның газапларын күрү авыр?

Сания: Чөнки ул минем әнием бит. Мин аны яратам.

Миләүшә: Сез аны сәламәтләндерә алсагыз, моны эшләр идегезме?

Сания: Сүз дә юк. Эшләр идем.

Миләүшә: Ә хәзер уйлап карагыз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы безнең газапларыбызны күрә, безнең хәлебезгә керә һәм аның көче күп. Аллаһы безгә ярдәм итәргә теләп тә, үзен тыя икән, димәк, ул никадәр түземле. Моны күз алдыгызга китерә аласызмы?

Сания: Кызык. Моның турында уйлаганым юк иде әле.

Миләүшә: Ә ни өчен ул үзен тыеп тора? Бәлки, моңа сәбәпләр бардыр? *

Сания: һм... белмим дә.

Миләүшә: Күрәсең, өегездә телефон шалтырый. Әйдәгез, икенче тапкыр очрашып, моның турында сөйләшеп алыйк.

Сания: Ярар, әйдәгез *.

Изге Язмалар белән бәйле, сезне борчый торган берәр соравыгыз бармы? Йәһвә Шаһитләренең ышанулары һәм дине турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.

^ 59 абз. Күбрәк белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр» дигән брошюраның 8 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 62 абз. Бу рубриканың киләсе мәкаләсендә ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә дигән сорау каралыр.