Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен сез болай да дин тоткан кешеләр янына килеп йөрисез?

Ни өчен сез болай да дин тоткан кешеләр янына килеп йөрисез?

 Без күп кенә динле кешеләрнең Изге Язмалар турында сөйләшергә шат икәнен күрдек. Әлбәттә, һәрбер кешенең үз карашында торырга хокукы бар, һәм без бу хокукны хөрмәт итеп, аларга үз карашыбызны такмыйбыз.

 Изге Язмалардагы киңәшне тотып, без дини темалар турында «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» сөйләшергә тырышабыз (1 Петер 3:15). Әлбәттә, кайбер кешеләр без сөйләгән хәбәрне кабул итмәсләр, һәм без моны беләбез (Маттай 10:14). Әмма хәбәребезгә алар колак салырмы, юкмы — бу безгә алар белән сөйләшкәнчегә кадәр билгеле түгел. Моннан тыш, кешеләрнең шартлары да үзгәреп тора.

 Мәсәлән, кешенең берәр көнне безнең белән сөйләшергә вакыты булмастыр да, ләкин башка вакытта сөйләшергә ул шат булыр иде. Кешеләр яңа проблемаларга очрый, яңа хәлләргә юлыга, һәм бу аларны Изге Язмалар белән якынрак танышырга дәртләндерергә мөмкин. Шуңа күрә без кешеләргә кабат килеп китәргә тырышабыз.