Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хатыным Табита белән вәгазьлибез

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Минем өчен Аллаһы юк иде

Минем өчен Аллаһы юк иде
  • ТУУ ЕЛЫ 1974

  • ТУГАН ИЛЕ ГЕРМАНИЯ ДЕМОКРАТИК РЕСПУБЛИКАСЫ

  • ҮТКӘНДӘ АТЕИСТ

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

Мин Саксониядәге бер авылда тудым; Саксония ул вакытта Германия Демократик Республикасының (ГДР) өлеше иде. Гаиләбездә мөнәсәбәтләр җылы иде, арабызда ярату хөкем сөрде. Әти-әнием мине югары әхлакый нормалар буенча тәрбияләде. ГДР коммунистик ил иде, шуңа күрә Саксониядәге күпчелек кеше өчен дин мөһим булмады. Минем өчен дә Аллаһы юк иде. 18 яшькә кадәр атеизм һәм коммунизм миңа көчле йогынты ясады.

Ни өчен коммунизм мине җәлеп итте? Чөнки миңа кешеләрнең бертигез булуы турындагы фикер ошый иде. Өстәвенә, мин бар материаль байлыклар гадел бүленергә тиеш дип уйладым. Бу байлар белән хәерчеләр арасын киметер иде. Шуңа күрә мин яшьләрнең коммунистик оешмасының эшчәнлегендә актив катнаштым. 14 яшемдә мин мохит саклау буенча бер хезмәтне башкарып, шактый вакыт үткәрдем. Ул кулланылган кәгазьне яңадан эшкәртү белән бәйле иде. Ауэ шәһәрчеге миңа шул кадәр рәхмәтле булды, хакимиятләр мине бик олылады. Яшь булсам да, мин ГДРның кайбер күренекле сәясәтчеләре белән таныш идем. Миңа максатларым дөрес, ә киләчәгем якты булып тоелды.

Әмма бер көн минем дөньям кинәт чәлпәрәмә килде. 1989 елны Берлин стенасы җимерелде, ә аның белән бергә Көнчыгыш Европаның коммунистик илләренең берләшмәсе таркалды. Тиздән мин тагын бер тетрәнү кичердем. ГДРда гаделсезлекнең гадәти булганы ачыкланды. Мәсәлән, коммунизмга булышлык итмәгән кешеләргә икенче дәрәҗәдәге кешеләргә караган кебек караганнар. Бу ничек мөмкин булган? Без, коммунистлар, әллә бар кешеләрнең бертигез булуларына ышанмый идекме? Коммунизм нибары уйдырма гына булганмы? Мин җаныма тынычлык таба алмадым.

Шуңа күрә мин теләк-омтылышларымны үзгәртеп, игътибарымны музыкага һәм рәсем ясауга тупладым. Музыкаль колледжта укыганга һәм университетка керергә мөмкинлегем булганга, мин музыкант булырга хыялландым. Шулай ук, мин бала чагымда өйрәнгән әхлак нормаларын кире кактым. Минем өчен хәзер башка нәрсә беренче урында булды: мин вакытны күңелле итеп үткәрдем, шул исәптән берүк вакыт берничә кыз белән йөрештем. Әмма музыка, рәсем сәнгате һәм кәеф-сафа кылу борчылуларымны киметмәде. Хәтта мин ясаган рәсемнәрдә дә куркуларым чагыла иде. Киләчәктә нәрсә булыр? Һәм тормышның максаты нинди?

Ахыр чиктә мин бу сорауларга җавапларны таптым, һәм алар мине хәйран калдырды. Бер кичне колледжта без башка студентлар белән киләчәк турында сөйләшеп утыра идек. Арабызда Мэнди * исемле бер Йәһвә Шаһите дә бар иде. Шул кичне ул миңа дөрес юлны күрсәтте. «Андреас,— диде ул,— тормыш һәм киләчәк турындагы сорауларга җавап табарга теләсәң, җентекләп Изге Язмаларны тикшер».

Мин берьюлы шикләнү дә, кызыксыну да сиздем, әмма кызыксынуым җиңде. Мэнди игътибарымны Даниял пәйгамбәр китабының 2 нче бүлегенә юнәлтте, һәм андагы пәйгамбәрлек мине шаккатырды. Анда бүгенге көнгә кадәр зур йогынтыга ия булачак берничә бөтендөнья держава сурәтләнә. Мэнди миңа киләчәккә кагылышлы башка пәйгамбәрлекләрне дә күрсәтте. Ниһаять мин үз сорауларыма җавап таптым! Әмма шул пәйгамбәрлекләрне кем язган һәм кем киләчәктәге вакыйгаларны шулкадәр төгәл әйтә алган? Әллә Аллаһы чыннан да бармы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

Мэнди мине Хорст һәм Ангелика исемле Шаһитләр белән таныштырды. Бу ирле-хатынлы миңа Аллаһы Сүзен яхшырак аңларга булышты. Мин шундук Йәһвә Шаһитләренең Аллаһының Йәһвә дигән шәхси исемен кулланган һәм аңа игътибар иткән бердәнбер дини оешма икәнен аңладым (Зәбур 83:18; Маттай 6:9). Мин Йәһвә Аллаһының кешелеккә җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өмет биргәнен белдем. Зәбур 37:9 да болай диелә: «Йәһвәгә өметләнүчеләр җирне мирас итеп алачак». Изге Язмаларда аңлатылганча, бу өметкә Аллаһының нормалары буенча яшәргә тырышкан бар кешеләр ия була ала. Бу миңа бик ошады.

Әмма миңа үз тормышымны Изге Язмалар буенча үзгәртер өчен күп тырышлыклар куярга туры килде. Музыкадагы казанышларым аркасында мин горур булып киттем, шуңа күрә миңа башта басынкылыкка өйрәнергә кирәк иде. Өстәвенә, миңа бозык тормышымны калдыру авыр булды. Мин Йәһвәгә бик рәхмәтлемен, чөнки ул Изге Язмалардан белгәннәрен тормышта кулланыр өчен, иң яхшысын эшләргә тырышкан кешеләргә карата сабыр, мәрхәмәтле һәм аларны аңлый.

Коммунизм һәм атеизм мине 18 яшькә кадәр формалаштырды, хәзер минем тормышымны Изге Язмалар үзгәртә бара. Белгәннәрем киләчәк турындагы борчылуларымны басты һәм тормышымны мәгънәле итте. 1993 елда мин Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылдым, ә 2000 елда Табита исемле ашкынучан кардәшкә өйләндем. Без башкаларга Изге Язмалардан белем алырга булышыр өчен мөмкин кадәр күбрәк вакыт багышлыйбыз. Без очраткан күп кеше минем кебек коммунизм һәм атеизм йогынтысы астында булган. Аларга Йәһвәне белергә булышканда, мин тирән канәгатьлек сизәм.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

Мин Йәһвә Шаһитләре белән аралаша башлагач, әти-әнием бик нык борчылды. Әмма алар Шаһитләр белән аралашу тормышыма уңай йогынты ясаганын күрде. Хәзер алар Изге Язмаларны укый һәм Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри. Мин моңа бик шатмын!

Без Табита белән тигез гомер итәбез, чөнки Изге Язмаларда ирле-хатынлыларга бирелгән киңәшләрне төгәл үтәргә тырышабыз. Мәсәлән, анда ирле-хатынлы бер-берсенә тугры булырга тиеш диелә (Еврейләргә 13:4). Бу киңәшкә колак салу никахыбызны ныгытып тора.

Мин инде тормышым өчен курыкмыйм һәм киләчәк турында да борчылмыйм. Мин үземне чын тынычлыкка һәм бердәмлеккә ия кардәшлекнең — бөтендөнья гаиләнең — өлеше итеп сизәм. Бу гаиләдә без барыбыз бертигез. Нәкъ моңа мин гомерем буе ышандым һәм омтылдым.

^ 12 абз. Исем үзгәртелгән.