Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда пандемияләр турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда пандемияләр турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, соңгы көннәрдә үләтләр (эпидемияләр, пандемияләр) булырга тиеш (Лүк 21:11). Пандемия — Аллаһы биргән җәза түгел. Тиздән Аллаһы үзенең Патшалыгы ярдәмендә сәламәтлек белән бәйле бар проблемаларны, шул исәптән пандемияләрне, юк итәчәк.

 Изге Язмаларда пандемияләр турында алдан әйтелгән булганмы?

 Изге Язмаларда конкрет чирләр я пандемияләр, мәсәлән COVID-19, СПИД, туберкулез, малярия я испанка гриппы, искә алынмый. Ләкин анда «үләтләр» һәм «үлемгә китерүче авырулар» булачак дип әйтелә (Лүк 21:11; Ачылыш 6:8). Бу вакыйгалар «соңгы көннәрнең» һәм «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуының» билгесе булып тора (2 Тимутигә 3:1; Маттай 24:3).

 Аллаһының кешеләрне кайчан да булса чирләр белән җәзалаганы бармы?

 Изге Язмаларда Аллаһының кешеләрне чир белән җәзалаганы турында берничә тапкыр әйтелә. Мәсәлән, кайбер кешеләргә ул махау авыруын җибәргән (Саннар 12:1—16; 2 Патшалар 5:20—27; 2 Елъязма 26:16—21). Ләкин бу аерым очраклар гаепсез кешеләргә таралган пандемия булмаган. Бу очракларда Аллаһы үзенә каршы чыккан аерым кешеләргә хөкем чыгарган булган.

 Бүгенге пандемияләр Аллаһының җәзасы дип әйтеп буламы?

 Юк. Күпләр Аллаһы бүгенге көндә кешеләрне үләтләр һәм чирләр белән җәзалый дип әйтә. Ләкин Изге Язмалар моңа өйрәтми. Ни өчен шулай әйтеп була?

 Бер яктан, Аллаһының кайбер борынгы һәм бүгенге хезмәтчеләре чирләрдән интеккән. Мисал өчен, тәкъва кеше Тимути еш авырган (1 Тимутигә 5:23). Ләкин Изге Язмаларда Аллаһы аны хупламаган дип әйтелми. Шулай ук бүген дә кайбер Аллаһының тугры хезмәтчеләре авырый һәм аларга да чир йога. Еш кына бу кешеләр тиешсез вакытта тиешсез урында булганга гына чирләп китә (Вәгазьче 9:11).

 Моннан тыш, Изге Язмалар өйрәтүенчә, Аллаһының явызларны җәзалау вакыты әле килеп җитмәгән. Киресенчә, без «котылу көнендә» яшибез, ә бу вакытта Аллаһы бар кешеләрне, үзенә якынлашып, котылып калырга чакыра (2 Көринтлеләргә 6:2). Ул моны бөтен дөнья буенча Патшалык хакындагы «яхшы хәбәрне» вәгазьләү эше аша эшли (Маттай 24:14).

 Пандемияләр кайчан да булса бетәрме?

 Әйе. Изге Язмаларда якын киләчәктә беркем дә авырмаячак дип язылган. Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында сәламәтлек белән бәйле бар проблемалар юк ителәчәк (Ишагыя 33:24; 35:5, 6). Газап, авырту һәм үлем инде булмаячак (Ачылыш 21:4). Аллаһы үлгәннәрне тормышка кайтарачак, һәм алар, яхшы сәламәтлеккә ия булып, җирдә, матур шартларда яшәячәк (Зәбур 37:29; Рәсүлләр 24:15).

 Изге Язмаларның чир-авырулар турындагы өзекләре

 Маттай 4:23: «Гайсә бөтен Гәлиләя буйлап китте. Ул аларның синагогаларында өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләде, кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып йөрде».

 Мәгънәсе: Гайсәнең могҗизалары тиздән Аллаһы Патшалыгының бөтен кешелек өчен нәрсә эшләячәген күрсәткән.

 Лүк 21:11: «Үләтләр булыр».

 Мәгънәсе: Киң таралган чирләр соңгы көннәр билгесенең өлеше булып тора.

 Ачылыш 6:8: «Шунда аксыл-саргылт төстәге атны күрдем. Аның җайдагының исеме Үлем, ә аңа ияреп Кабер бара иде. Аларга кешеләрне... үлемгә китерүче авырулар... белән үтерер өчен... хакимлек бирелгән иде».

 Мәгънәсе: Ачылыш китабының дүрт җайдак турындагы пәйгамбәрлеге пандемияләрнең бүгенге көндә булырга тиешлеген күрсәтә.