Төп мәгълуматка күчү

«Соңгы көннәрнең», ягъни «ахыр заманның», билгесе нинди?

«Соңгы көннәрнең», ягъни «ахыр заманның», билгесе нинди?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» нинди вакыйгалар аша күреп була икәне турында әйтелә (Маттай 24:3). Анда бу вакыт «соңгы көннәр» я «ахыргы вакыт» дип атала (2 Тимутигә 3:1; Даниял 8:19).

«Соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлекнең кайбер үзенчәлекләре

 Изге Язмаларда соңгы көннәрнең билгесен тәшкил иткән күп вакыйгалар һәм күренешләр турында алдан әйтелгән булган (Лүк 21:7). Аларның кайберләрен карап чыгыйк.

 Бөтендөнья сугышлары. Гайсә Мәсих: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер»,— дип әйткән булган (Маттай 24:7). Ачылыш 6:4 тә дә, сугышларны символлаштыра торган җайдакка «җирдән тынычлыкны алырга рөхсәт ителде» диелгән.

 Ачлык. Гайсә: «Урыны-урыны белән ачлык булыр»,— дип алдан әйткән булган (Маттай 24:7). Ачылыш китабында тагын бер символик җайдак искә алына. Ул килгәч, җирнең төрле урыннарында көчле ачлык башлана дип язылган (Ачылыш 6:5, 6).

 Көчле җир тетрәүләре. Гайсә төрле урыннарда җир тетрәүләре булачак дип әйткән булган (Маттай 24:7; Лүк 21:11). Бу көчле җир тетрәүләре зур кайгы һәм үлем китерергә тиеш булган.

 Авырулар. Гайсә «үләтләрнең», ягъни эпидемияләрнең булачагын алдан әйткән булган (Лүк 21:11).

 Җинаятьчелек. Җинаятьчелек инде гасырлар дәвамында киң таралган булса да, Гайсә соңгы көннәрдә «канунсызлык үсәчәк» дигән булган (Маттай 24:12).

 Җирне һәлак итү. Ачылыш 11:18 дә кешелекнең җирне һәлак итүе турында пәйгамбәрлек язылган. Алар җиргә төрлечә зыян китерәчәк. Кешеләр дөньяны да җәбер-золым белән тутырачак, тирә якка да зыян китереп эш итәчәкләр.

 Әхлакый яктан бозылу. Изге Язмаларда, 2 Тимутигә 3:1—4 алдан әйтелгәнчә, кешеләр гомумән алганда «яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз... килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан» булачак. Кешеләр шулкадәр бозылачак, хәтта бар бу чорны чыннан да «аеруча авыр вакытлар» дип атап була.

 Гаиләләрнең таркалуы. Изге Язмаларда 2 Тимутигә 3:2, 3 тә күп кешеләр хәтта үз гаилә әгъзаларын яратмаячак һәм балалар «ата-анасын тыңламаучы» булыр дип алдан әйтелгән булган.

 Аллаһыга карата ваемсызлык. Гайсә «күпләрнең мәхәббәте суыныр» дип алдан әйткән (Маттай 24:12). Аның күпчелек кешеләрдә Аллаһыны ярату суына барыр дип әйтәсе килгән. Ә 2 Тимутигә 3:4 тә соңгы көннәрдә кешеләр «Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» дип әйтелә.

 Дини икейөзлелек. 2 Тимутигә 3:5 тә кешеләр тик тышкы яктан диндар булып күренерләр һәм чынбарлыкта Аллаһының нормалары буенча түгел, ә үз нормалары буенча яшәрләр дип алдан әйтелгән булган.

 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең аңлавы артачак. Даниял китабында «ахыргы вакытта» күпләрнең Изге Язмалардагы хакыйкатьне, шул исәптән соңгы көннәргә кагылган пәйгамбәрлекләрне, ачыграк аңлый барулары турында алдан әйтелгән булган (Даниял 12:4).

 Бөтен дөнья буенча вәгазь эше. Гайсә: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер»,— дип алдан әйткән булган (Маттай 24:14).

 Ваемсызлык һәм мыскыллау. Гайсә алдан әйткәнчә, кешеләр, гомумән алганда, ахыр килүенә кагылышлы ачык дәлилләрне кире кагачак (Маттай 24:37—39). 2 Петер 3:3, 4 тә кайберәүләр шул дәлилләрдән мыскыллап көләчәк дип әйтелә. Бу шигырь буенча, алар бернәрсә дә үзгәрми һәм ничек булган, шулай кала бирә дип әйтә.

 Бар пәйгамбәрлекләр үтәлә. Гайсә «боларның барысын күргәч» дигән. Ягъни пәйгамбәрлекләрнең берничәсененең яисә күбесенең түгел, а барысының үтәлешен күргәч дип әйткән. Димәк, соңгы көннәрнең билгесе — бер үк вакытта бар пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше.

Без «соңгы көннәрдә» яшибезме?

 Әйе. Дөнья хәле дә, Изге Язмалар хронологиясе дә соңгы көннәрнең 1914 елда башланганын күрсәтә. Шул елда беренче бөтендөнья сугышы башланган. Соңгы көннәрдә яшәвебезне күрсәтә торган дәлилләрне белер өчен видеоны карагыз:

 1914 елда Аллаһы Патшалыгы күктә идарә итә башлаган һәм иң беренче итеп Шайтан Иблисне һәм аның җеннәрен күктән бәреп төшергән. Шул вакыттан башлап, алар җир чикләрендә генә эш итә ала (Ачылыш 12:7—12). Шайтан кешеләргә начар яктан тәэсир итә һәм без моны кешеләрнең начар якка үзгәрүеннән күрәбез. Шуңа күрә без соңгы көннәрнең «аеруча авыр вакытлар» дип аталуына гаҗәпләнмибез (2 Тимутигә 3:1).

 Күпләрне «соңгы көннәрдәге» хәл борчый. Аларны кешеләрнең бер-берсе белән тату эш итә алмаганы күңелсезләндерә. Кайберәүләр яхшы киләчәккә өметләрен югалткан.

 Ләкин киләчәккә өмет белән карый торган кешеләр дә бар. Аларны да тирә-яктагы хәл борчый, әмма алар яхшы киләчәккә өметләнеп яши. Алар Аллаһы Патшалыгының тиздән эш итәчәгенә һәм дөнья проблемаларын хәл итәчәгенә инанган (Даниял 2:44; Ачылыш 21:3, 4). Әлегә, алар түземлек белән Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешен көтәләр һәм Гайсәнең: «Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр»,— дигән сүзләрен истә тоталар (Маттай 24:13; Микай 7:7).